Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 июль 2021, 13:13

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (2)

Күзләрен ачканда янәшәсендә елмаеп утырган Таһирын күреп, шатлыгыннан тагын аңын югалта язды Рәмилә.

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (2)
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (2)

Улы өчен кайгырып акылыннан язар чиккә җиткән ананы бу минутларда туктатып буламыни инде? Бер-ике адым гына атларга өлгерде ул. Өченче адымын атлый алмады. Чөнки өстән килгән ниндидер көчле басым дулкыны аны шундук җиргә сеңдерде. Бу басымнан гәүдәсен кыймылдатырлык та хәле калмаган ана, «И

Ходаем, ярдәм итсәнә!» – дип, өзгәләнеп, эчтән генә телен тибрәтте, аннары, соңгы көчен җыеп, читкә тәгәрәде һәм аңын югалтты...

Күзләрен ачканда янәшәсендә елмаеп утырган Таһирын күреп, шатлыгыннан тагын аңын югалта язды Рәмилә. Тик үзенең нишләп басу капкасы буендагы чокырлы урында ятуын, нишләп улының аның янәшәсендә утыруын гына һич аңлый алмады. Ни булганын ана оныткан иде. Үзенең әле булып үткән хәлләр турында улыннан сорашып белешү теләге дә юк иде бугай...

Дулап өйдән чыгып йөгергән улы артыннан киткән хатынын ишегалдында көткән Галимҗан, тегеләрнең шым гына бик мәслихәт кыяфәттә кайтып килүен күреп, тынычланып, эшенә китте.

Икесе дә исәңгерәгән, икесенең дә җеп өзәрлек тә хәлләре юк иде. Күз төпләре күм-күк булган улын жәлләп, Рәмилә аңа йокы бүлмәсендә урын салып бирде. Үзе залдагы диванга ауды. Әле ана һаман зиһенен җыя алмаган иде...

– Әни, хәлең ничек? Башың авыртмыймы? Ач инде күзләреңне, ач! Куркытма мине, әни дим, әни! – дип, улының өзгәләнеп дәшүенә уянып китте Рәмилә. Йомшак шифалы кулларын маңгаен куеп торуына гаҗәпләнгән ана сискәнеп китте хәтта. Бераз вакыт дәшми торды. Аннары, нәрсәнедер исенә төшереп, куркып улына карады. Улының сап-сау килеш каршында елмаеп торуын күргәч, елап җибәрде.

– Улым, нәрсә булды ул безгә? Нигә безгә ачуландың, нигә кашыгыңны ташлап чыгып йөгердең? Әллә, ялгыш берәр авыр сүз әйтеп хәтереңне калдырдыкмы? Алай дисәң, һәр сүз өчен күтәрелеп бәрелергә, үпкәләргә син бит инде бала-чага түгелсең. Өлгергән, акыл утырткан егет. Бер елдан дипломлы белгеч – инженер-механик булачаксың. Әтиеңнең бик хәтере калды бугай, шаккатты бу кыланышыңа. Әллә... әллә авырып киттеңме, башың авыртамы? Әйдә соң, табибларга күреник, карасыннар, тикшерсеннәр, дәваласыннар... Әллә... әллә наркотиклар белән шаярасыңмы, улыкаем? Ә?..

 


Фото: geekometr.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: