Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июль 2021, 16:50

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет

Көне-төне укый торгач башкаеңа зыян килдеме икән?

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет

Таһирының соңгы кайтуында сәер кыланышларын, юкка гына да кабынып китәргә, үртәлергә торуын күреп, тоеп, Рәмилә бик аптыраса да, дәшмирәк торырга булды әле. Әмма пошаманга төште ана. Аграр университетта укып йөри бит улы, иң авыр факультетта җитмәсә. Алай дисәң, имтиханнарын йә алдан бирә, йә автомат – сессия барышында әйбәт укыганы өчен имтихан бирдерми генә «бик яхшы» билгесе куялар үзенә укытучылары. Яратышып йөргән кызы Алсу белән дә мөнәсәбәтләре бик әйбәт бугай, «көзгә өйләнешербез инде» дип, «уйлана торырга» куштылар әти-әниләренә.

Тик менә әллә нинди сәер төшләр күрә башлады әле бу араларда Рәмилә. Хәерлегә генә булса ярар иде инде...

...Сөйләшә-сөйләшә кичке ашны ашап утырганда, Таһир юктан гына үртәлә башлады, кашыгын атып бәрде дә, өйдән чыгып йөгерде. Җиткән егеттән мондый пырдымсызлыкны көтмәгән әтисе, ачулана биреп:

– Нинди чебен тешләгән моны, тиктомалга кашыгын атып бәреп, чыгып йөгерерлек нәрсә эшләдек соң әле без ул фетнәгә? – дип, Рәмиләгә сораулы карашын төбәде. Улының бәрәңге бакчасыннан чыгып, басу капкасына табан йөгерүен күреп, Рәмилә курка төште. Бераз йөгерә дә, чүгәләп башын тотып тора, аннары тагын йөгерә. Ходаем, артыннан әллә нәрсә ялтлап кала түгелме? Әллә яшен уты инде! Баламны харап кына итә күрмәсен дип, ачкан ишеген дә ябып тормыйча, Рәмилә улы киткән якка йөгерде. «Балам, балакаем, ниләр булды соң ул сиңа? Көне дә бит ялт кояшлы, яңгыр болытларының әсәре дә юк күктә. Нинди афәтләргә тарыдың, нәрсә куа сине артыңнан? Әллә?.. Көне-төне укый торгач башкаеңа зыян килдеме икән?» Дүрт улы арасында иң миһербанлысы, иң кешелеклесе, иң зиһенлесе, иң тазасы Таһир уллары ич! Сәламәтлеге ташып торган япь-яшь егет!

Улы янына килеп җитәргә биш-алты адым калгач, чигәләрен куллары белән кысып җиргә тезләнгән, кара тиргә баткан Таһир, куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Әни, якын килмә, берүк якын килмә!

 


Фото: ctel.msk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: