Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июль 2021, 16:18

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (3)

 – Хатын-кыз күбрәк йортта булырга тиеш, сиңа ни җитми? – ди иде ире, азрак эчеп алса, бөтен батырлыгын җыеп.  – Бәлки, синең мине хезмәтче урынында күрәсең киләдер, алай булдыра алмыйм шул, кадерлем, – дип бик тиз авызын йомдыра иде иренең хатын. – Үзең белеп торасың ич, өйне тизрәк төзеп бетерергә кирәк, без дә кешечә яшәргә тиештер бит...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (3)

(Ахыры.)

Семинарда катнашучыларны кунакханәгә урнаштырдылар. Чара ике көнгә исәпләнеп, беренче көнне бик киеренке булды, укулар соң гына тәмамланды. Җәмил кызның хәлен шылтыратып белешкәч, иртәгә очрашырга сүз куештылар. Икенче көнне төшкә кадәр шәһәр мәктәпләрендә төрле чаралар карасалар, арытаба эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылды. Игътибарлы булырга тырышса да, Гөләндәмнең уйлары гел бүген булачак очрашу тирәсендә уралды. Ул Җәмилне күз алдына китерергә тырышты: хәзер фән кешесе булгач, үзгәрдеме икән? Әллә һаман шул шаянлыгы калганмы?

 Кунакханәгә кайткач, очрашу өчен дип алып килгән яшел йон күлмәген киим дисә, бераз борчылган икән, үтүкләргә дип коридорга чыкты. Автоматка акча сала, ни өчендер үтүк кабынмый. Аптыраудан нишләргә дә белми торганда, буфеттан көлешеп, сөйләшә– сөйләшә өч ир– егет килеп чыкты.

 – Бу чибәркәй нигә аптырап тора? – диде арадан берсе аның ягына күз ташлап.

 – Аңа Сезнең ярдәмегез кирәк иде, – диде кыз кыяр-кыймас кына.

 – Сезнең кебек туташларга нигә ярдәм итмәскә?

 – Ашыгыч кына үтекләргә кирәк иде, автомат эшләми, күрәсең. Бөтен тиен акчамны салып бетердем инде.

 – Кая әле, мин салып карыйм, – диде теге таныш булмаган егет, кулындагы әйберләрен икенче иптәшенә тоттырып.

Ни гаҗәп, үтек кабынды да куйды. Гөләндәм аңа рәхмәтләр укыган арада ул итагатьле генә итеп, кызның ничәнче бүлмәдә яшәвен сорап өлгерде. Шуның белән кыз әлеге таныш түгел кешеләр хакында онытты, бүлмәсенә кергәч, күлмәген киеп, матур муенсасын такты, бизәнде-төзәнде. Инде Җәмиле килсә дә була. Ләкин егет һаман юк иде. Ике сәгатьләп көтте Гөләндәм, бер-бер хәл булмаса ярар иде дип, ишекле-түрле йөренде, тәрәзәдән күзен алмады. Кинәт шылтыраган бүлмә телефоны аны сискәндереп җибәрде, Җәмилдер, дип трубканы күтәрде. Ләкин анда баягы таныш булмаган кеше тавышы иде.

 – Күңелсезләнеп утырмыйсызмы, туташ? – диде ул күңелгә ятыш тавыш белән.

 – Туташ сезнең кебек бер чибәр егетне көтә әле, – диде Гөләндәм дә шаярту катыш, үзе әдәпсезлек булды бугай дип, кыенсынып куйды.

 – Алай булгач, аны мин дә алыштыра аламдыр, әгәр рөхсәт итсәгез.

 Сүз хәтсезгә сузылды. Гөләндәм бер дә таныш булмаган кеше белән шулай ачылып сөйләшүенә үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Нинди сихри көч тарткандыр, үзе дә аңламады, ниһаять, бераз саф һавада йөреп керергә ризалык бирде.

Мирсәет, дип таныштырды үзен яңа танышы. Урам буйлап киттеләр. Кичке Уфа шулкадәр матур, Гөләндәм сокланып туя алмады. Мирсәет сабыр гына кыз хакында сораша, ул ни өчендер аңа җиңел генә җавап бирә. Сөйләшә-сөйләшә, Александр Мотросов паркына да килеп җиттеләр. Кире борылгач, егет “Агыйдел” ресторанына кереп, тамак ялгап чыгарга тәкъдим итте. Ризалашмый чара юк, кыз төштән бирле тамагына бөртек ризык та капмаган. Чакыруны кабул итеп, җылы бинага килеп кергәч, аңа бик тә рәхәт булып китте. Мирсәет инде үзен чын егет итеп күрсәтергә тырыша иде, ипләп кенә өс киемнәрен салып эләргә булышты, аннары терсәгеннән җиңелчә генә тотып, залга алып керде...

 Кайда абынып егылырыңны белсәң, келәм җәеп куяр идең диләр бит. Бу очрашуга Гөләндәм әлләни әһәмият бирмәде, чарасыздан бер адым итеп кенә карады. Әмма алар ресторанга килеп кергәндә, Җәмил хезмәттәшләре белән ишектән чыгарга тора иде. Нишләптер, кыз аны бөтенләй исләмәде. Сөйгәнен башка кеше белән, җитмәсә, аларның бик җылы мөгаламәдә кебек кылануларын күреп торган егетнең башы әйләнеп китте, дулкынлануын сиздермәс өчен тизрәк урамга чыгып, тәмәке кабызды һәм хезмәттәшләре белән ашык-пошык хушлашып, кайту юлына борылды. Әйе, алар бүген очрашырга тиеш иде, ләкин эш көне беткәндә генә яңарак диссертация яклап кайткан хезмәттәше ресторанга чакырды. Ике ут арасында калды ул: барса, очрашуга соңга калачак, бармаса, хезмәттәшенең әллә ни уйлавы бар. Ярый, барып бераз утырыр да, гафү үтенеп, Гөләндәм янына китәр. Шулай кулайрак булыр. Ләкин... Их, шылтыратып дөресен әйтәсе калган да бит, соң инде, Гөләндәм башканы тапкан.

Йөрәге әрнегән егет төрлечә фикер йөртте: бер яктан үзен гаепләде, икенче яклап, мәхәббәткә хыянәт иткән кызга үпкәләде. Әнисенең: "Авыл кызлары икенчерәк төрле уйлый ул" дигән сүзләре исенә төшеп, алар ниндирәк мәгънәдә әйтелде икән дип, бу сүзләрнең асылына төшенергә тырышты...

 ***

 Быел Гөләндәмнең бердәнбер кызы Ләйсән, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, юридик факультетка укырга керде. Бер кайтуында әнисе белән уку хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утырганда, аларга математика фәне буенча дәресләрне бик тә тирән белемле, итагатьле, югары зыялы профессор Җәмил Ишгилдин алып баруын соклану катыш телгә алды. Гөләндәм беразга өнсез калды. Әлеге профессорның ул белгән, гомере буе яратып яшәгән Җәмиле икәне бәхәссез иде. Җаен китереп, математика буенча лекцияләрнең кайсы көннәрдә булуын сорап куйды. Бераз гаҗәберәк тоелса да, кызы өстәмә сорау биреп тормады.

 Көннәрдән бер көнне, Ләйсәннең хәлләрен белешеп кайту сылтавы белән, Гөләндәм Уфага юл тотты, читтән генә булса да, Җәмилне күрәсе килә иде аның. Нинди икән хәзер сөйгәне, үзгәрдеме икән? Әгәр очрашсалар, танырмы? Ул таныр да, Гөләндәм ни әйтер? Егерме ел инде бетмәс-төкәнмәс "Ни өчен?" дигән сорауга җавап эзли ул. Дөрес, теге вакытта бүлмәдә Җәмилен генә көтеп утырасы урынга очраклы кеше белән ияреп урамга чыгып киткәне өчен үзен гомере буе битәрләде. Ә ни өчен килә алмагач, шылтыратып хәбәр итмәскә? Гөләндәм Мирсәет белән сөйләшүдән ары аңа хыянәт итмәде ич. Ни өчен кабат шылтыратуларга җавап бирмәде? Кыскасы, суга төшеп югалган кебек юк булды да куйды. Ә кыз мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы белән торып калды.

 Җәмил киләсе аудиторияне озак кына күзәтте Гөләндәм, үч иткәндәй, ул күренмәде. Профессор бу көннәрдә Казанга симпозиумга киткән иде. Гөләндәм кызын ашыгыч кына күреп сөйләште дә, соңрак очрашырга сүз куешып, урамга чыкты. Бер максатсыз урамы буйлап китте. Элекке Матросов паркына җиткәч, каерылып, сукмак буйлап эчкә узды. Хәзер монда бик матур сквер эшләнгән, уртасында зур фонтан, аллеялар буйлап эскәмияләр куелган. Шуларның берсенә барып утыргач, биредәге серле тынлык тәмам кәефе кырылган хатынны бөтереп кабат уйлар диңгезенә алып керде.

Шулвакыт янына кемнеңдер килеп басуын шәйләп, башын күтәреп караса, алдында чаларган чәчле, юантык гәүдәле, пөхтә итеп киенгән ирне күреп, аптырап калды. Гөләндәм, гипнозланган кеше кебек озак кына аның күзенә карап торды: бу күзләрдә тирән сагыш та, үкенү дә ярылып ята иде.

Башлап теге ир сүз кушты:

 – Гөләндәм, бу синме? Менә могҗиза! Хәер, әлеге сукмакларны күпме таптадым, ләкин сине очратудан өметемне өзмәдем! Әллә мине оныттыңмы?

 Бу кеше белән очрашуны башына да китермәгән хатын ни әйтергә дә белмәде.

 – Мирсәет... Нишләп йөрисез монда?

 – Әйтәм бит, узган егерме ел эчендә мин сине бер генә көнгә дә оныта алмадым. Уфага юл төшкән саен, шушы сукмаклардан сине эзләдем. Менә бүген язмышмы, ялгышмы, үз күземә үзем ышанмый, озак кына синең янга килергә куркып тордым. Я, син ничек соң, нишләп монда килеп чыктың?

 – Үзем дә белмим, аякларым үзеннән-үзе бирегә тартты.

 – Ничек яшисең, Гөләндәм? Йә, сөйлә инде.

 – Ни сөйлим инде, бәхетле була алмадым мин, теге вакытлардагы очрашу тормышымның астын өскә әйләндерде.

 – Әйе, үзең гаепле, бер сүзең җитә иде бит мине үзеңнеке итәргә. Минем дә гомерем сине уйлап, йөрәгем әрнеп үтте.

 – Их, Мирсәет! Синең ике балаңны ятим итеп, чын бәхетле була алыр идек микән?!

 – Шулай шул, син бервакытта да үз бәхетеңне тотып кала алмагансың шикелле...

 – Ярар инде, болай да яралы йөрәгемне яралама...

 Мирсәет гомерлек мәхәббәтен кабат очратуына һаман ышанып бетә алмый иде әле. Аны кулларына алып каядыр очып китәсе килде, галәмнәр гизәрдәй ашкынулы хисләргә бирелде. Ләкин аек акыл аңа: "Язмышны үзгәртергә соңрак шул инде..." – дип пышылдагандай тоелды. Яшь чактагыча, Гөләндәмнең кулларыннан сак кына тотып, сквердан чыгу юлына әйдәде. Алар беренче тапкыр очрашкан урыннар буйлап киттеләр...

 Моннан егерме ел элек Гөләндәм шәһәрдән семинардан кайткач, Җәмилне югалтуын аңлап бетерми, көн саен аннан хәбәр көтте. Ләкин егет хәбәрсез-нисез юк булды. Аптырагач, Гөләндәм аның эшенә дә, өенә дә шылтыратып карады, әмма ул һәрвакыт: “Ул юк!” – дигән җавап ишетте. Уфа юлын әллә ничә урар иде дә, мәктәп тормышының мәшәкатьләре, аннары кызлык горурлыгы тыеп калгандыр, күрәсең.

Аның каравы, Мирсәет еш кына шылтыратып торды. Ул авыл хуҗалыгы институты янындагы җитәкче кадрлар әзерләү курсларында укый икән. Ял көннәренең берсендә авылга да килеп китте. Үзе өчен өзелеп торган ир-егеткә карата кыз күңеленең кайсыдыр почмагында җылы хисләр туа да башлаган кебек иде. Әмма сүз арасында аның гаиләсе барлыгын аңлады һәм башкача үзе белән очрашу эзләмәвен үтенде. Мирсәет аны бик яратуын, әле өметен өзмәячәген белдерде.

 Шулай билгесезлек эчендә ярты еллап вакыт үтте. Гөләндәмнең эченнән сызып, ябыгып киткәнен күзәтеп торган дус кызы Нурсилә Яңа ел бәйрәменә кунакка чакырды. Кунаклар шактый иде, арадан Фидаил дигәнен баштан ук кыз янына утыртып куйдылар. Егет кыенсынып тормады, Гөләндәмгә сүз кушып, әле эчәргә, әле ашарга кыстады. Музыка уйный башлагач, биергә чакырды. Тора-бара дуслашып киткән яшьләр ике ай үтү белән гөрләтеп туй иттеләр. Ярата идеме соң аны Гөләндәм? Бу хакта артык уйлап та тормады шикелле. Фидаил авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли, буй-сыны, матурлыгы бар, әти-әниләре дә затлы гына нәселдән. Үзенең әнисе дә егетне беренче күрүдән үк ошатты, тагын ни кирәк? Шулай да Мирсәеткә шылтыратып киңәш сорады ул. "Нәрсә әйтим, күгемдәге кояшым сүнә инде", – дигән җаваптан башканы ишетмәде. "Беразга сабыр ит", – дисә, нидер вәгъдә итсә, бәлки кияүгә чыгудан тыелып та калыр иде.

 Яшь гаиләгә озакламый бер бүлмәле аерым фатир бирделәр. Еллар үтү белән икесе дә үсеш баскычларыннан күтәрелә бардылар: Гөләндәмне мәктәп директоры, Фидаил баш агроном итеп күчерделәр. Җаваплы эштә булу аркасында Гөләндәм бер баладан ары бәби  табарга теләмәде. Үзенең әнисе мәрхүм булгач, Ләйсәнне үстерешергә дә бианалары ярдәм итте. Хатынының бар күңел җылысын эшенә биргәнен Фидаил бик яхшы аңлый, еш кына бу хакта сүз дә ачып карый, тынычрак урынга күчәргә күндерергә тырыша иде.

 – Хатын-кыз күбрәк йортта булырга тиеш, сиңа ни җитми? – ди иде ул, азрак эчеп алса, бөтен батырлыгын җыеп.

 – Бәлки, синең мине хезмәтче урынында күрәсең киләдер, алай булдыра алмыйм шул, кадерлем, – дип бик тиз авызын йомдыра иде иренең хатын. – Үзең белеп торасың ич, өйне тизрәк төзеп бетерергә кирәк, без дә кешечә яшәргә тиештер бит.

 Өйләре дә төзелеп бетте, кызлары да урта мәктәптә укып йөри. Тик соңгы вакытта Фидаил еш кына соңлап кайта, кызмача да була. Читтән мәхәббәт эзләми микән, дип шикләнеп тә куя кайчак хатын. Ни өчендер көнләшми ул аннан, хыянәт итәдерме, юкмы – күңеле битараф. Фидаил начар ир булмаса да, ярата алмады ул аны. Югыйсә, ире һәрдаим аңа ярату сүзләрен кабатлап кына торды. Ул да – адәм баласы бит, бәлки, Гөләндәм бирә алмаган күңел җылысына мохтаҗдыр. Ә бәлки аның сүзләре чын йөрәктән түгелдер? Хатынының эчке дөньясын аңлау өчен нидер эшләдеме соң ул? Искә төшерсәң, дөнья мәшәкатьләре сизелми генә Гөләндәм җилкәсенә өелә барды. Ә Фидаил җиңелчәрәк яшәргә өйрәнеп китте, арка терәрлек, дөнья йөген алдан сөйрәрлек ир була алмады. Кыскасы, ике арадагы бушлык торган саен тирәнәйде.

 Туксанынчы еллар башында илдә үзгәртеп кору давыллары купкач, тормыш кына түгел, кешеләрнең дә эчке дөньялары актарылган кебек булды. Гөләндәмне, яхшы оештыручы булуын исәпкә алып, район мәгариф бүлеге начальнигы итеп тәгаенләделәр. Моңарчы да гаиләгә бик аз вакытын бүлгән хатыныннан риза булмаган Фидаилга бу бер дә ошамады, я мин, я эшең, дип, икенең берсен сайларга кушты. Гөләндәм исә чигенмәде. Ире тотты да ерак колхозларның берсенә рәис булып эшкә китәргә ризалык бирде. Ул гаиләдә бик сирәк, айга бер-ике тапкыр гына күренә башлады. Ләкин Фидаил ничек кенә тырышмасын, үзгәртеп кору сөреме каплаган хуҗалык озакламый бөлгенлеккә төште. Сөренте җирләр, техника, кайбер мал тораклары арендага бүлеп, яки сатып бирелде.

Чарасыз калган Фидаил үзе дә арендага җир алып, фермерлык эшенә тотынды. Бер-ике ел булышып карады да, кул селтәде. Ныклап эчкечелеккә тартыла башлаган ирнең андый авыр йөкне тартырлык көче дә, дәрте дә калмаган иде инде. Шешәдәш дусларына еш кына гаилә җылысы булмавыннан зарланды. Гөләндәм теләсә, бәлки, ирне ир итү өчен нидер эшли, аны бу сазлыктан тартып чыгара алыр идеме? Ләкин ул бу хакта ныклап уйламады шикелле. Авыл җиренә күчеп яшисе килмәде, кызларын район үзәгендә укыту өчен мөмкинлекләр күбрәк иде. Үзе дә җитәкче вазыйфага күнегеп китте. Рухи бушлыкны затлы йорт җиһазы һәм кием-салым белән тулыландырырга тырышты.

 Фидаил алдында үзен бераз гаепле тойса да, мәхәббәткә ышанычын югалткан хатынның күңеле нишләптер җылына алмады шул. Уйланылмаган бер ялгыш адымнан бүтәннәре башлануын күз алдына да китермәде ул. Булды шул, булды хаталары. Мәхәббәт мәсьәләсендә бәлки җиңелрәк уйлагандыр, ни генә булса да, кызының әтисен сакларга кирәк булгандыр? Бәлки, Җәмиле өчен ныграк көрәшергә кирәк булгандыр. Кияүгә чыгарга ризалык бирмәсә, Фидаил да башканы табар, бәхетлерәк булып яшәр иде.

Соңгы көнне дә нык исергән иргә үз куллары белән машина ачкычын биреп чыгарды, әйтерсең, күрәләтә үлемгә этәрде. Мөгаен, сөяркәсе янына барадыр дип уйлады. "Башкача кайтып йөрмә!"  – дип калды. Ә ул әнә ничек кайтты.

 Мең төрле уйларга чумып, ялгыз гына тәрәзәдән карап торган Гөләндәм янына тавышсыз-тынсыз гына кызы Ләйсән килеп басты.

 – Әнием, хәлең ничек? Нигә кузгалдың, ятып торырга иде, – дип, муеныннан кочаклады.

 – Үзем дә аңламыйм әле хәлемне, балам.

 – Сабыр итик инде, әнием, бары да җайланыр.

 "Белмим шул, җайланыр микән? Берүк кенәсе инде син минем хаталарны кабатлама!" –  диясе килде аның кызына, ләкин теле әйләнмәде, сүзсез генә башыннан сыйпап, маңгаеннан үпте...                                                                                                                                             

(Автор стиле сакланды.)

Фото: Pixabay.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: