Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июль 2021, 10:55

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (2)

Кыз ябалдашлары җиргә кадәр салынып төшкән бөдрә каен күләгәсенә барып утырды да, алан чәчкәләрен берәм-берәм күздән кичерә-кичерә, уйга талды. Ни өчен Җәмилнең бер тапкыр да аңа "яратам" дип әйткәне юк соң?..

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (2)

 (Дәвамы.)

Сөйгәнен озату Җәмилгә дә җиңел булмады, бер-берсенә ияләшкән иде инде алар. Шәһәрдә туып үссә дә, ул бер дә шәһәр егетләре кебек кыланчык түгел. Махсус математика һәм чит телләрне өйрәтүче мәктәптә белем алганлыктан, күп вакытын китаплар белән үткәрергә туры килде аңа. Аннан буш вакытларында спорт белән шөгыльләнде. Шул рәвешле югары уку йортына бер авырлыксыз барып керде. Математикага сәләтле студентны профессор Михаил Васильевич Петровский тиз күреп алды һәм акрынлап фәнни эшкә әзерли башлады.

Хәзер инде Җәмил диссертациясен язып бетерде, Мәскәүдә гыйльми совет алдында яклыйсы калды. Зур өметләр баглаучы профессор аны киң колачлы галим итеп күрә иде. Муеныннан эшкә чумган егетнең кызлар белән очрашуларга йөрергә вакыты юк диярлек. Дөрес, университетта студентлар өчен уздырылган чаралардан читтә калмады, кичәләрдә кызларны биергә чакырды, кайвакыт озата да барды, әмма бәйләнешләр шуннан ары узмады. Күңеле ятканы очрамагач, миңа дигән кыз тумагандыр әле, дип уйлап куйган чаклары да булды.

Ә менә теге вакытта китапханәдә Гөләндәм белән очрашкач, тәненнән электр тогы үткәндәй, әллә нишләп китте, эше бик киеренке булса да, кыз бер минутка да уеннан чыкмады. Ул аны бер күрүдән үк ошатты. Очрашуларның көне түгел, һәр сәгате ике арадагы якынлыкны ныгыта барып, мәхәббәт утын кабызды. Инде аны сүндерергә ярамый, кандидатлык дәрәҗәсе алу белән Гөләндәмгә тәкъдим ясарга кирәк. Шулай фикер йөртте егет. Ләкин әтисе белән әнисе дә бар бит әле, алар ни дияр? Дөрес, гаиләдә алар сеңлесе Алия белән үзләре карар кылырга өйрәнеп үстеләр, чөнки әти-әниләренең икесе дә җаваплы эштә булганлыктан, балаларны иркәләргә вакытлары калмый иде. Ярый, танышу өчен вакыт җитәр әле, дип уйлады егет эчтән генә.

 Гөләндәмне, үзе укыган авыл мәктәбендә урын булмаганлыктан, эшкә район үзәгендәге мәктәпләрнең берсенә билгеләделәр. Әнисенең: "Белем бирү өчен иң башта бала күңеленә юл табарга кирәк" дигән киңәшен тормыш маягы итеп алган кыз беренче көннәрдән үк баш-аягы белән мәктәп эшенә чумды. Дәресләргә ныклап әзерләнергә тырыша, укучылар белән үткәрелгән чараларның уртасында кайный, кызыклы темаларга викториналар, балаларны уйланырга мәҗбүр итүче уеннар оештыра. Ата-аналар алдында тәрбия темасына методик лекцияләр белән чыгыш ясый. Үзе шылтыратмаса, кайвакыт Җәмилен дә онытып куя.

Әнә шулай мәшәкатьле мәктәп тормышы белән мавыгып, уку елының узып киткәне сизелми дә калды. Каникуллар башланып, җәйге ялга туктаган Гөләндәмгә көтмәгәндә Җәмил шылтыратты.

 – Матурым, Мәскәү белән танышасың килмиме? – диде ул, сүзне ерактанрак башлап. – Тик атна азагына монда булырга кирәк, мин каршы алырмын.

– Хәзер үк очам, – диде сөенеченнән нишләргә белмәгән кыз. – Ә ни өчен атна ахырына?

 – Килгәч белерсең, акыллым.

 – Ярый соң, синеңчә булсын.

 Серле сөйләшүнең асылы – Җәмил уңышлы рәвештә диссертациясен яклап, математика фәннәре кандидаты исемен алуы иде. Куанычын сөйгәне белән истәлекле урында – башкалада уртаклашасы килде.

 Көткән көн бик тиз килеп җитте, ике гашыйк янә очрашты. Иркенләп Мәскәүне карадылар, музейларда булдылар, иң мөһиме, Зур театрга балет карарга бардылар. Гөләндәм, башкалада беренче тапкыр булганлыктан, сәфәрдән аеруча зур тәэсирләр белән кайтты. Җәмил аны автовокзалда озатып калды һәм авылга килергә вәгъдә бирде. Ерак сәфәрдән күңеле җилкенеп кайткан кыз өй җыештыра, ихата-кураны тәртипкә китерә башлады. Әнисе нидер сизенгәндәй:

 – Кызым, әллә берәр кунак киләме? – дип сорап куйды.

 – Әйе шул әнием, бер егет килергә тиеш.

 – Нинди егет соң ул, каян килә?

 – Әйбәт егет, килгәч күрерсең, шәһәрнеке ул.

 – И кызым... шәһәр егете сине иш итәрме соң?

 Зәкия апа инде ничә еллар ир-ат кулы тимәгән ихата-курага күз йөртеп, хафаланып куйды, барысы да искереп, тузып беткән диярлек. Андый затлы кеше алдында читенрәк булмас микән соң? Шул рәвешле бер айлап вакыт үтте. Капка төбенә ялтырап торган чит ил машинасы килеп туктагач, ананың шикләнүе тагын да арта төште. Җәмил авылда бер генә көн торды, эше күплеккә сылтанып, тизрәк китү ягын карады. Аны университетка укытучы итеп эшкә билгеләгәннәр. Озакламый кабул итү имтиханнары башлана, әзерләнәсе бар икән. Үзе дә йөкләтелгән эшкә җаваплы карарга өйрәнгән кыз үпкәләмәде, егет белән җылы итеп хушлаштылар.

– Әйттем бит, кызым, шәһәр егете безне ошатмас дип, югыйсә, алай тиз китмәс иде, – диде Зәкия апа, авыр сулап. – Үз ишеңне карарга кирәк, авылда егетләр бетмәгән.

 – Юкка борчылма әле, әнием, ул – галим кеше, эше бик тыгыз, – диде Гөләндәм, аны тынычландырырга теләп. Үзе дә шикләнеп тә куйды, ни өчендер Җәмил һаман әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмый, авылга килгәч тә өйләнешү турында сүз катмады. Кыз көткән иде, бик көткән иде ул сүзләрне.

 Җәмилнең башында әллә ничә төрле уй – университетта яхшы итеп эшләп китәргә, Михаил Васильевичның ышанычын акларга кирәк. Өстәвенә, Мәскәүдән кайткач, әниләре аның хөрмәтенә гаилә бәйрәме уздырдылар да, җылы якка ял итәргә киттеләр. Сеңлесе туристик походта иде. Егеткә өйләнү турында сүз башларга вакыт та булмады. Икесенә дә көтәргә кала, димәк. Гөләндәм – акыллы кыз, аңларга тиеш.

 Гөләндәмнәрнең авылы табигатьнең бик матур урынында. Аларның ындыр артыннан челтерәп кечкенә инеш агып ята. Аргы яктан исә катнаш урман белән капланган тау башлана. Җәмилне озаткач, нигәдер тирә-юнь боегып, күңеле бушап калгандай тоелды, кулы эшкә бармады. Ул әнисенә дә әйтеп тормастан, бәрәңге бакчасы аша урманга чыгып китте, зифа гәүдәле кызлардай матур, ак каеннарга эч серләрен бушатасы килде. Акланга килеп чыгу белән күңелен аңлата алмаслык хозурлык биләп алды. Җәйнең иң матур чагы икән лә. Нинди генә чәчкәләр юк монда! Биредәге сихри тынлыктан җанына сихәт өстәлгәндәй булды. Киеренке хезмәт белән үткән уку елыннан соң, әле ял итеп тә өлгермәгән икән ул. Ял эзләп әллә кая ерак барасы да түгел, шушы хуш исләргә төренгән аклан үзе генә дә ни тора! Кыз ябалдашлары җиргә кадәр салынып төшкән, бөдрә каен күләгәсенә барып утырды да, алан чәчкәләрен берәм-берәм күздән кичерә-кичерә уйга талды. Ни өчен Җәмилнең бер тапкыр да аңа "яратам" дип әйткәне юк соң? Чын йөрәгеннән сөйгән, бар булмышы белән бары тик "Җәмилем" дип хыялланган кызның җаны иркәләүгә, назга сусаган иде бит. Егетнең исә сүзләре күбесенчә фән яңалыкларына яки шаяртып сөйләшүгә барып тоташа. Яңа ачышлар хакында хыяллана башласа, янында Гөләндәм барлыгын да онытып куярга мөмкин. Әллә галим кешеләр мәхәббәт дигән олы тойгыларны үзләренчә аңлыймы икән? Әллә ул егеткә булган мәхәббәтен артык идеаллаштырдымы? Гөләндәмнең яшьтәшләре кияүгә чыгып, өйләнешеп бетте дияргә була, ә аңа исә сөйгәне юри генә дә ым какмый.

– Я, әйт, каенкаем, килерме ул бәхет миңа? – дип дәште ул, ак кәүсәле каенны кочып.

 – Килер, килер, сабыр ит… – дип шыбырдагандай булды салмак кына тирбәлгән яфраклар. Урмандагы сихри тынлык белән хисләнгән кыз үзе дә сизмәстән җыр көйли иде:

... Синең белән пар сукмактан үтәр идем,

 Юлларыңа ак чәчәкләр сибәр идем.

 Салкын җилләр исү белән көзләр җитә,

 Бәгырьләрне өтә-өтә гомер үтә...

 Әнисенең хафаланачагын исенә төшергән кыз, каены белән хушлашып, тар сукмактан бакчаларына таба атлады.

 Җәйге ял үтеп, борчу-мәшәкатьләре белән тагын яңа уку елы килеп җитте. Баштан ук үзен тырыш, белемле итеп таныткан яшь укытучыны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп үрләттеләр. Яңа вазыйфаның нинди җаваплылык өстәвен аңлый иде Гөләндәм. Ул игътибарын башлап яңача укыту алымнарын куллану буенча методик эш оештыруга юнәлтте. Беренче чирек тәмамлангач, нәкъ менә шундый максатта директор урынбасарларын семинарга чакырдылар. Башкалага киләчәген Җәмилгә алдан хәбәр итте.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле сакланды.)

Фото: Pixabay.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: