Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июль 2021, 08:41

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (6)

Рәүил аягына басмый: рахит чире, аның нәзек аякларын йөрмәслек хәлгә китереп, корсагын иләмсез зурайтып куйган иде. Шул хәлендә дә ул арт саны белән шушып йөри, кечкенә булса да, әнисенә олы ярдәмче!

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (6)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (6)

(Дәвамы.)

“Пычрак” ботка

Рәүилне яслегә яздылар. Бер-ике ай чамасы йөргәч, тәрбиячеләрнең бер начар гамәле билгеле булды. Урынында тычып утыра торган баланы кем яратсын?! Ни эшләтсәләр дә, сыңар кулыннан тотып йөртер булганнар. “Кулак малаена ничек тә ярый”, – дип мыскыллаганнар.

Боларны ишетеп-күреп йөргән бер ахирәте, җаен туры китереп, Кифаяга әйтте.

Бу хәлне белгәч, Рәүилне яслегә бүтән алып бармадылар. “Паёгын бирерсез”, – дип кенә әйтеп кайтты рәнҗегән ана...

Менә бүген дә Нурия, кичке сәгать алтылар булганны көтте дә, Рәүилгә бирелергә тиешле көндәлек ашау ризыгын алырга дип, икенче урамда урнашкан яслегә менеп китте.

Ашау пешерүче Мәрзимә Нуриянең кулындагы 3 литрлы котелогына башка балалардан артып калган манный боткасын салып бирде.

Өйгә алып кайтып, алдына куйгач, 5 яшьлек Рәүил котелок эченә үрелеп карады да:

 – Пычрак ботка җибәргәннәр, – диеп, бер кабып та карамады. Тәрбиячеләрнең начар карашларына яшь бала шушы юл белән протест белдергәндер, бәлки...

 – Инәйнең боткасын бир миңа!.. – бу аның кечерткән ашын соравы иде. Нурия тиз генә, коры кычытканны кайнап торган су белән пешекләп, он сипте дә, бераз болгатып, апаеның алдына куйды. Тиз арада бушап калган тустаганын апасына сузып:

 – Апа, мә ал җамаякны, туйдым. Рәхмәт! – диде, чынлап та тамагы туйган бала. – Инәй тәмлерәк пешерә, синекенең мае юк...

Шунда гына май салмаганы исенә төште Нуриянең. Бәләкәй малай талымсызламый гына ашап куйган! Нинди чыдам һәм түземле үзе...

Рәүил аягына басмый: рахит чире, аның нәзек аякларын йөрмәслек хәлгә китереп, корсагын иләмсез зурайтып куйган иде. Шул хәлендә дә ул арт саны белән шушып йөри, кечкенә булса да, әнисенә олы ярдәмче!

Канат сорап алып, идән себерү – аның өчен чиксез куаныч чыганагы булып тора. Идән ярыкларындагы пычракны йә канат белән базга төртеп төшерә, йә бармаклары белән чокып чыгарып, җыеп алырга боера... Әнисеннән чи бәрәңге сорап алып кала, тырнаклары белән чистартып утыра. Гомере генә кыска булды, үкенечкә каршы...

Шундый авыр газапланулар белән айлар үтә торды. “Ходай биргән чирдән котылулар юк шул”, – дип, үзен тынычландырып, гарип апаена бер дә кычкырмады, юк-барга орышмады Нурия. Хәлен җиңеләйтергә генә тырышты.

Күп вакытларда кечкенә малайның сызлану-ыңгырашулары үзенең әрнүләрен дә оныттыра иде. Үз туганыңа ярдәм итү – изге бурыч шул!

 

Укырга һәм укырга!

Нурия мәктәпкә йөри башлады. Ул өчьеллык дип атала. Авылның иң биек җирендә урнашкан. Колхоз өмә ясап салдырган бу мәктәптә күңелле.

Дәресләр арасында тәнәфесләр була. Иң кызыгы шул минутлар. Туйганчы йөгерешеп, бер-береңне куалап уйнап, кечкенә җиз кыңгырауның шалтыравын да ишетми каласың.

Соңлап кергәннәрне укытучы почмакка бастыра. Шунысы бик оят Нуриягә, чөнки ул – араларында иң өлкәне. Укырга соңлап керелде, гарип Рәүил апаен карарга кирәк булды, моңа чаклы абыйсы укырга йөрде. Хәзер күп вакытта Гаптелбаян Рәүил белән булаша, ә Нурия укый... Кием дә юк, ашарга да юк... Абыйсы укыганда, сигез яшендә мәктәпкә баргач, тегесе куып кайтарды: “Бар кайт, сине ашатмыйлар да монда”, – диде.

Шул сәбәпләрдәндерме, кыз икенче елны гына укырга барды.

Латин хәрефләрен язарга өйрәнү артык кыен түгел. Лотфия апасының гарәпчә язуыннан күпкә җиңелрәк. Укытучы апалары кулдан тотып яздыра. Аннан соң үзең шул хәрефне бер юлны тутырганчы язасың. Кызык!

Мәктәптә күргәннәрен абыйсына түкми-чәчми сөйли Нурия:

 – Абый, арифметика дәресен беләсең ич, әйме? Шунда чыбыктан ясалган таякчыклар белән саннарны бер-берсенә кушып уйныйбыз. Укытучы апа, акбур белән тактага мисал язып куя да, ничә булганын бездән сорый. Таякчыклар белән исәпләп әйтәбез. Мин гел беренче булып табам җавапларны, күп вакытта таякчыклар белән чутлап та тормыйм, аларны кулда тоткан килеш кычкырам. Апа: “Кул күтәреп әйтәбез, балалар”, – ди. Мин кул күтәрсәм, гел Наилә дә күтәрә. Юри сорыйм тегеңәрдән, ничә булды дип. Һич дөрес булмый аныкы...

Абыйсы көлеп кенә куя.

 – Ләкин мин дөресен Наиләгә әйтмим. Апа сорагач кына, кычкырып әйтеп бирәм...

Укудан кайткач, һәркөнне анда булган хәлләрне Нурия иң беренче абыйсына сөйли. Тегесе тыңлап тора да:

 – Апаем, чутларга әйбәтләп өйрән, яме, – ди, – бер кирәге чыгар...

Олы бәйрәмнәрдә гел демонстрацияга чыгаралар. Эреле-ваклы мәктәп укучылары, укытучылар һәм башка җитәкчеләр күзәтүе астында, авылның бөтен урамнарын урап чыгалар. Җырларга кирәк, ә сүзләрен белмәсәң, авызыңны булса да кыймылдатырга туры килә, тиргәлмәс өчен! Болай җырлыйлар:

Иртәгәсе көнгә каршы төндә

Без утырып байрак тегәбез.

Байрак битләренә бронза җептән

Ялкынланган сүзләр тезәбез.

Эреле-ваклы җитәкчеләр торган урынга җиткәч: “Ур-ра-а-а!” кычкырталар.

Күңелле дә, сәер дә бу – урамдагы йөрешләр...

Мәктәпкә киеп йөрер өчен, Лотфия түтәсе күлмәк тегеп бирде. Әтиләренең төсе (активистлар талаганда, базда сакланып калган) – аяк көченнән әйләнә торган тегү машиналары бар.

Түтәсе җырлый-җырлый тегенеп утыра, Нурия аның җырын тыңлап, елап басып тора.

Әтекәем бар чагында

Шикәр салдык чәйләргә,

Әтекәем үлеп киткәч,

Әпи дә юк чәйнәргә...

Дүртенчене тутыргач, Әтәч-урам Тәслимәнең энесе, Мадьяр исемле бик әйбәт укытучы, Кифаяга килеп әйтте:

 – Апа, кызыңны Ямадыга җибәр, яхшы укый бит. Киләчәген уйла!

 – Ашарга да, кияргә дә юк, җибәрә алмам шул... – диде ялгыз ана. Ни әйтсен инде?!

Күрше авылга укырга йөрер өчен (ә ул 12 чакрымда), фатирда яшәү хакын – кышкы көндә мичкә ягарга утын алып барырга, ашау ризыкларын төяп илтеп куярга кирәк. Шушы сәбәптән, абыйсы да укуын дәвам иттерә алмады. Ләкин беркем дә булмаган артыннан кумады...

Урта мәктәбе булган Ямадыга укырга йөрүчеләр белән кызык хәлләр булгалап тора. Роза ахирәтен малайлар гел кыерсыттылар. Елаштырып кына, күрше авылга укырга йөри. Буе бәләкәй, шунлыктан гел игътибар үзәгендә.

Беркөнне укудан кайтканда, аякларын җепшек карга таптап калдырып киткәннәр. Ничек казып чыгалгандыр?!.

Коточкыч вакыйга да булды. Авылдан Ямадыга ат белән укучыларны илтеп йөрүче Мөкатдәс (Кашапов Мәгъсүмнең абыйсы), авылга кире урап кайтканда, буранда адашып үлде.

Ахирәте Руфинә мәктәпне тәмамламады, чөнки сүзләрне дөрес әйтә алмый иде. Әнүәр кызы Наилә бу-як урамга уйнарга чыгып йөри. Ачуланышып китсәләр, әнисе спекулянт булганга, аны Руфинә: “Спикат, спикат”, – дип үрти...

Уку – кемнәргәдер “энә белән кое казу” булса, кемгәдер бушка вакыт уздыру булгандыр шул инде!

 

“Котылдың, балам!”

1938нче ел. Көзге эшләр вакыты. Колхозның иген уңышы яхшы гына җыелып алынды.

Ашлык тазартуга куелган Кифая, иртәнге кояш белән чыгып китеп, төн урталары җиткәч кенә кайта башлады. Чөнки эшчән куллары һәр көн эш сорады.

Курыкса да, кесәсенә әзрәк ашлык салып алып кайтырга тырыша, чөнки өйдә бернинди он заты юк. Алып кайтканны комсомоллар күзенә чалынмый торып калган “кул тегермәне”ндә ярдыра, яфрак суында болгатып, аш итеп эчәләр. Ярма тарттыргыч базда тора – күп вакыт шунда төшеп ярдыралар, чөнки бу “гамәл” кешегә ишетелмәскә тиеш бит!

Эштән кайтып кергән чакларында, шалтырап торган буш ихатаны күреп, ачынып: “Сугыш елларында да күбрәк калган иде бит!” – ди тол хуҗабикә.

Әнисен көтеп, күтәрмәдә утырган кызы, бу сүзләрне ишетеп:

 – Инәй, ния алай дисең, – дип сорагач, Кифая:

 – И кызым, бигрәкләр дә рәхимсез таладылар бит... Ай, ул аерым чаклар. Бигрәк сагынам шул! Эшләгән эшең күренә иде... Күңелле иде басуда эшләүләре!

 – Хәзер күңелсезме ни?

 – Кызым, хәзер күңел биреп эшли алмый башладым. Нидер җитмәгән кебек... Әтиегез үлде...

 – Әйдә, өйгә керик, – диде Кифая, бераз тын торгач, күтәрмәгә утырган җиреннән торып...

Нуриясе каршы чыгып алмаган кайсыбер көннәрдә, өйдәгеләрне уятмас өчен, стенага сөяп куелган баскычка басып, төнлектән генә эндәшер иде.

Күп чакта инәсенең тавышын Рәүил ишетеп:

 – Апа! Абый! Инәй кайтты, ишекне ачыгыз, – дип, җан да белми йоклаган туганнарын уята иде.

Бер кайтуында, Кифаяның каршысына кызы йөгереп чыкты:

 – Апай үлде... әле генә...

Күз яшьләренә буылып елаган кызын юатып:

 – Елама, кызым... Котылган... – диде әнисе, чираттагы югалтуны авыр кичерүен сиздермәскә тырышыпмы, Лотфиясы артыннан туган, бер яшен дә тутыра алмыйча, чәчәк чиреннән үлгән Хабибрахманы, Нәзие, Тимерханы исенә төшепме – бу үлемне дә шулай булырга тиешле кабул итте.

Мәетне юып, ак җәймәгә төрделәр. Төннәре йокысыз үтте. Таңның ничек атканын сизми дә калдылар. Кифая урамга чыгып, эшкә баручыларга үзенең бүген бармаячагын белдерде. Мулланы Гаптелбаян барып алып килде.

Ясин чыгып, намаз-догаларны укып алгач, Рәүилнең үле гәүдәсен кул арбасына салып, бер кешегә кимегән гаилә әгъзалары зиярат юлына төштеләр. Алдан, арба тартып, Нурия белән Гаптелбаян бардылар. Кифая арттан атлады. Яшьләренә төелеп атлаучы әниләренең нинди хәлдә баруын сизсәләр дә, зират капкасына җиткәнче, артларына борылып карамадылар. Юлларында очраган олы яшьтәге авылдашлары берни сорамады, урам сикеләреннән торып, битләренә ике кулларын якын китереп, кызганулы караш белән озатып калдылар.

Каберлекләр арасына Нурия дә, Кифая да кермәде. Иртән казып куелган кабергә мәетне салып күмә башлагач кына, кычкырып елап җибәрделәр...

Рәүилнең үлем газапларын үз күзләре белән күргән Нурия берүзе өйдә калырга курка башлады, кояш баткач өйдән чыгып, әнисе кайтканын кәнәү кырыена утырып көтәр булды. Бераз ямансу да иде, апае булмагач...

Бервакыт әниләре чирләде. Нурия белән Баян көн дә елыйлар, инәй үлә, дип. Яткан урынында борылып та ята алмый. Икәүләп борып яткыралар. Ашаталар, эчертәләр. Авылда им-томчылардан башка табиблар юк. Аларны чакырып тормадылар. Тереләсенә ышандылар... Хәбәр итсәләр дә, түтәләре килеп тә карамады. Моны Нурия мәңге гафу итә алмады. Күңеленә авыр төер булып кереп утырды.

Аллаһыга шөкер, әниләре әкренләп аякка басты. Берничә көн, кеше-фәлән күреп, эшкә йөрми диярләр дип, тышка да караңгыда гына чыгып йөрде. Инде берничә еллар буена яшәп килгән яңа тормыш кануннары да буйсындыручан көчен һәрдаим исенә төшерә иде.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле сакланды.)

Фото: Pixabay.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (6)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (6)
Читайте нас: