Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 июль 2021, 11:32

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (1)

Дуслык монументы янындагы пристаньга төшеп, Агыйдел буйлап озак кына теплоходта йөзделәр, яр буендагы кафега кереп, тамак ялгадылар. Ул көнне икесе дә ап-актан киенгән бу чибәр парга күпләр сокланып карады...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югалган мәхәббәт. Хикәя (1)

..."Юньле хатын булсаң, эчмәс идем!"  Кичә өйдән чыгып киткәндә иренең соңгы әйткән сүзләре иде бу. Ә бүген кичкә таба аның вафаты хакында хәбәр китерделәр. Бик аяныч иде бу минутларда. Бугазына килеп тыгылган төер сүз әйтергә дә, еларга да ирек бирмәде аңа. Хәер, әйтергә сүзе, еларга яше дә калмагандыр. Соңгы вакыттагы хәлләрнең юньлегә булмасы билгеле иде инде. Кем гаепле соң тормышының болай актарылуына? Әллә ул чыннан да юньсез хатын булдымы? Бу минутларда ни уйларга белмәгән Гөләндәмнең җанына шул сораулар тынгы бирмәде.

 Берәүләр аны тынычландырырга маташты, кемнәрдер аны ире белән хушлашып калырга үгетләде... Соңгы көннәрдәге вакыйгалар куркыныч төш кебек тоелды. Шәфкать туташы ясаган уколдан соң гына йокыга китә алды. Уянгач, нидер исенә төшкәндәй, сикереп торып, ире бүлмәсенә ашыкты: ул буш иде, билгеле. Тәрәзәдән ишегалдына күз салды: анда да буш иде. Һәркайда бушлык, эчендә дә салкын бушлык. Йөрәге әрнеп авырта иде аның. Агач башында гөрләшкән кошларга карап, үткәннәрне исенә төшерде. Аның да бәхетле чаклары булмады түгел бит. Тик бу мизгелләр бик еракта адашып калган кебек тоелды...

***

 Гөләндәмнең әти-әнисе бик яхшы кешеләр иде, икесе дә – укытучы. Гаиләдә бер генә кыз булганлыктан, ул бернинди мохтаҗлык кичермәде. Әлбәттә, укытучы кешенең үз баласына вакыты җитеп тә бетми. Шуңа да иркәләнергә ирек бирмәделәр, өйдәге эшләрнең күбесе аңа йөкләнелде. Мәктәптә инде әйтеп торасы да юк, һич сынатырга ярамый. Хәер, сынатмады да, яхшы укыды. Тик урта мәктәпне тәмамлаган елны әтисе вафат булды. “Яман чир”, – диде табиблар, ничек кенә тырышсалар да, ярдәм итә алмадылар. Гаиләгә килгән авыр кайгыдан соң, кыз әнисен калдырып китәргә батырчылык итмәде, үзе укыган мәктәпкә эш башкаручы булып урнашты. Югары уку йортына икенче елны гына керде. Мавыктыргыч студентлык тормышында кайнап, биш ел вакыт сизелми дә үтте. Бар күңелен укуга салган кыз егет-җиләннән ерак торырга тырышты.

 – Кызым, бар ышанычым – синдә, кияүгә чыгарга өлгерерсең, укуыңны бетер, – дип, гел искәртеп торды әнисе.

 – Әнием, бик яраткан кешем туры килсә дәме? – ди иде ул, әнисен шаяртып.

 – Әле яраткан кешең күренми шикелле. Булса, минем белән киңәшләшерсең дип ышанам.

 – Әлбәттә, әнием, – дип кочып ала иде ул аны, тынычландырырга теләп.

 Гөләндәмгә чибәрлек әнисеннән күчкәндер, күрәсең. Кыйгач кара кашлары белән озын кара толымнары, нур сирпеп торган зәңгәр күзләре һәм кечкенә нәфис алсу иреннәре аны башка кызлардан аерып тора. Иягенең чокырланып торуы йөзен тагын да сөйкемлерәк итә. Гәүдәсе бик тә килешле, ә тавышы... челтерәп аккан чишмәдәй, җанга рәхәтлек өсти. Аны авылда да юкка гына "җырчы кызыбыз" дип зурлап йөртмәгәннәрдер. Университетта да студентлар тормышының уртасында кайнады. Активлыгы, тырышлыгы күзгә бәрелеп торган кызга егетләрнең күз салмавы мөмкин түгел. Кыз гына сер бирми иде.

 Соңгы курста укыганда, каникул вакытында шәһәрдә калып, эшкә урнашырга ниятләде. Туйганчы ашыйсы да, матуррак киенәсе килә иде. Шулай итеп, бер ресторанда официант булып эшли башлады. Билгеле, бирегә күпчелек кесәсе калыннар йөри. Ресторан хуҗасы Мария Петровна клиентлар белән бик тә нәзәкатьле булырга кирәклеге турында алдан ук кисәтеп куйды. Ресторанның абруен шулай күтәреп кенә, керем алуны арттырып булачак.

 Инде эшкә күнегеп барам дигәндә, Гөләндәм белән күңелсез хәл килеп чыкты. Ул кичне әдәпле генә күренгән бер төркем ир-егет эшлекле очрашуга җыелган иде. Аларга хезмәт күрсәтүне Мария Петровна иң чибәр официанткага – Гөләндәмгә йөкләтте. Башта тыныч кына барган табын азакка таба исерекләрнең ямьсез сөйләменә күмелде. Бер-бер артлы ризыклар китереп йөргән кызга исерек куллар сузыла башлады: кайсы кочакларга теләде, кайсы кулыннан тартып үз янына утыртмакчы булды. Кызның түзәрлеге калмады, артык әдәпсез кыланган берәүнең яңагына чабып җибәргәнен сизми дә калды. Китте тавыш... Чиктән тыш вакыйга директор бүлмәсендә күңелсез сөйләшү белән төгәлләнде.

– Безгә килүчеләр белән үзеңне ничегрәк тотарга аңлаттым бит, укаң коела идемени! – дип җикеренде Мария Петровна.

 – Акча дип, тәнем белән сату итә алмыйм инде, – диде Гөләндәм тыныч кына, башын горур тотып.

 – Теләмәсәң, әнә бара юлың! – диде директор дорфа тавыш белән ишеккә күрсәтеп.

Сөйләшү кыска булды, хәтта эшләгән көннәре өчен акчасын да түләмәделәр. Каникул вакытында акча эшләрмен дигән теләге шуның белән сүрелде, әйберләрен җыеп, авылына, әнисе янына кайтып китүдән башка чарасы калмады аның.

 Биредә аңа озаклап ял итеп ятарга ирек бирмәделәр. Мәдәният йорты директоры әйдәкләп, агитбригада составына кертте. Үзе кебек җәйге каникулга кайткан студент егет һәм кызлар белән башта җәйге лагерьда, урак башлангач, кырда, механизаторлар алдында концерт белән чыгыш ясадылар. Җәй шулай сизелми үтте дә китте. Алда – иң җаваплы, әмма иң кызыклы һәм күңелле бишенче курс. Тиздән алар гамьсез студентлык тормышыннан аерылып, бөтенләй башка тормыш юлына аяк басачак, белгеч дигән зур исемгә ия булачак! Гөләндәм бу көннәрне аеруча дулкынлану белән көтте.

 Бишенче курста лекцияләр кимесә дә, курс һәм диплом эшләрен язу өчен аеруча киеренкелек сорала. Болар өчен китапханә юлын еш таптарга туры килә. Җәмил белән менә шунда танышты да инде кыз. Семинар занятиесенә әзерләнү өчен кирәкле китапларны алды да, ишек тоткасына үрелеп өлгермәде, ул кинәт ачылып китте һәм чак-чак аны бәреп екмады. Кулындагы китаплар идәнгә чәчелде.

 – Гафу итегез, – диде керүче. – Күреп өлгермәдем.

 – Ярый, зыян юк, – диде каушап калган кыз, ни дияргә белмичә, идәнгә чәчелгән китапларын җыя-җыя.

Егет тә ярдәмгә килде. Торып баскач, бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. Аларның уйларын шаулашып-гөрләшеп кереп килгән студентлар гына бүлде.

 Берничә көннән тагын китапханәнең уку залында очрашты алар. Егет Гөләндәмне күреп алу белән, аңа таба атлады һәм, рөхсәт сорап, янына утырды. Китапханәдән чыккач, кызны озата китте. Аспирантураны тәмамларга әзерләнеп йөрүче егет белән кызның хәстәрлекләре бердәй диярлек, күп укырга, эзләнергә кирәк. Күрер күзгә чибәр генә, җор телле, шаян холыклы егет шунда ук әсир итте дә куйды Гөләндәмне. Бер күрүдән гашыйк булу шулайдыр инде. Чыннан да яшьләр бик тиз дуслашып китте. Җәмил – шәһәр егете, әти-әнисенең генә кем булуын ачып салырга ашыкмады. Ә Гөләндәм исә туган авылы, ялгыз әнисе хакында шунда ук сөйләп бирде. Егетнең кандидатлык диссертациясе буенча командировкаларга барып кайтуын исәпләмәгәндә, көн дә диярлек очрашып тордылар. Диплом эшен язганда аның киңәшләре кызны аеруча канатландырып җибәрә иде.

 Зур дулкынланулар белән күптән көткән көн дә җитте, Гөләндәм кулына кызыл диплом алды. Деканатта аңа аспирантурада калырга тәкъдим иткәннәр иде, ризалашмады. Ни дисәң дә, соңгы вакытта әнисенең сәламәтлеге өчен бик борчылды, аны ялгыз калдырырга теләмәде.

 Диплом алган көнне яшьләр зур бәйрәм оештырды. Дуслык монументы янындагы пристаньга төшеп, Агыйдел буйлап озак кына теплоходта йөзделәр, яр буендагы кафега кереп, тамак ялгадылар. Кичен исә Җиңү паркына юл тоттылар. Ә биредә әкият дөньясымыни! Төнге Уфаны карадылар, таганда атынып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ул көнне икесе дә ап-актан киенгән бу чибәр парга күпләр сокланып карады. Гөләндәм дә чиксез бәхетле сизде үзен Җәмиле янында. "Эх, гомер буе шулай булсак иде!" – дип теләде эчтән генә.

Уку йортында эшен бетергәч, җыенып, авылга юл тотты. Аерылышканда:

 – Җәмилем, анда синсез ничек торырмын икән? – диде аерылышуның читен икәнен әлегәчә күз алдына китермәгән кыз, пошаманга калып.

 – Борчылма матурым, ә дигәнче килеп җитәрмен, тик анда сине авыл егетләре генә урлап куймасын, – диде егет, шаяртып.

(Дәвамы бар.)

***

Автор хакында белешмә

 Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова 1951 елның 24 июлендә Илеш районы Яңа Нәдер авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук журналист булырга хыялланса да, гади авыл кызына бу юнәлештә юл күрсәтүче булмый. Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1971-75 елларда читтән торып, Алабуга педагогия институтында югары белем ала. Ул елларда партия, совет эшләрендә актив катнашкан кызны коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр һәм 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп эшкә күчерәләр. Ә 1979 елның апрелендә үз теләге белән район “Маяк” гәзитенә партия бүлеге хәбәрчесе булып эшкә килә.

Утыз елга якын гомерен журналистикага  багышлый, районның җәмәгать тормышы эчендә кайный, төрле җаваплы поручениеләр башкара. Авыл һәм район Советлары депутаты булып сайлана. Редакциядә гади хәбәрчедән авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхәррир урынбасары вазыйфасына үрләтелә. Ул – РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы. Иҗат белән соңрак, лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлый. 20015 елда аның авторлыгында “Маяк” гәзитенең 80 еллык юбилее уңаеннан тарихи-документаль китап дөнья күрде.

 

Читайте нас: