“Мансафларның малае Зәбир мотоциклдан егылып үлгән ди!”
Җәйге матур көннәрнең берсендә авыл буйлап таралган бу авыр хәбәргә берсенең дә ышанасы килмәде. Илсөя дә, әлбәттә, искәрмә түгел иде. Зәбиргә карата нинди хисләр йөрткәнен аңлап бетерерлек дәрәҗәдә аралашып өлгермәсәләр дә, иң кадерле кешеләренең берсен югалтканын аңлады ул. Өлгергәнлек аттестатын алу шатлыгы да, үзе теләгән институтка укырга керү теләге дә икенче планга күчте. “Кеше бүген бар, иртәгә юк. Тормыш бер караганда шундый ямьле күренсә дә, кырысланып, күңелсез якларын да күрсәтә икән. Әйтерсең лә кинәнеп очарга әзерләнгән кош балаларының канатлары каерылып, хыяллары челперәмә килүендә аның бер эше дә юк!
Бөтен тирә-як күпереп чәчкә ата, кошлар сайрап тора, ә син юк, Зәбир! Синең белән бергә минем дә гомернең бер өлеше китте, бары хатирәләр генә калды. Ап-ак туй күлмәге кигән сөйгәнеңнең синең кочагыңа сарылып, бергә атлыйсы сукмакларга аркылы төшкән тәкъдир дигән әйбер барлыгын, соңгы сулышыңны алганда, бәлки күзаллап та өлгермәгәнсеңдер”... Илсөянең көндәлегендә язылган бу юллар да мәңгелек хатирәләр булып кына калды...
Ул елны Илсөя югары уку йортына керә алмады. Әтиләренең киңәше белән, авылда мәдәният йортына эшкә урнашты. Сентябрь аенда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлангач, Илсөягә элемтә бүлегендә эшләүчеләргә булышырга сорадылар. Авыл советы җирлегенә кергән күрше авылга барасы көнне, әнисе аңа танышлык белән генә алынган, үзе дә жәлләп, “чиска” гына кулланган, җиңел, үтә күренмәле алсу ефәк яулыгын бәйләргә рөхсәт итте. Илсөя куанычыннан нишләргә белмәде: тегеләй дә болай муенга салып, иңнәренә элеп, башына бәйләп “мәш” килде. “Я инде, соңга каласың, бар!” – дип әнисе эндәшмәсә, тагын бер биш минут көзге каршында бөтерелергә исәбе бар иде әле.
Сап-сары итеп буялган йортның ихатасына кергәч, Илсөянең күңелен ниндидер шом биләп алды. Сизенүе юкка булмаган икән – бу Зәбирләрнең өе булып чыкты. Өч ай элек кенә мәет чыккан йорт хуҗабикәсе – Зәбирнең әнисе, Илсөяне тиз таныды. “И балакаем, нишләп безгә бу бәхетсезлек килде икән? Син бит киленем булырга тиеш кеше идең. Бигрәк яраткан булган икән үзеңне улым. Дәваханәдә, синең исемеңне кабатлап җан бирде бит, балакаем...”
Илсөяне кочаклап, такмаклый-такмаклый елады, баласын соңгы юлга озаткан ана. Аның гомерлек ярасын юып та, ярдәм итеп тә булмаячагын яхшы аңлый иде Илсөя. Баласын югалткан ана яшеннән дә ачырак яшь булмаганын беренче тапкыр шунда төшенде ул.
Ни кызганыч, үзенә дә еллар узгач, йөрәген тетрәндереп, күтәреп бетерә алмаслык авыр кайгы аша үтәргә язды: сөлек кебек улын мәңгегә җир куенына кертте. “Кешене жәлләсәң, үзеңнең башыңа килә”, – дигәнне олылардан ишеткәне бар иде Илсөянең. Әллә чынлап та шулаймы, туры килүе генә микән? Шулай, дөнья – кешенең сыналмыш мәйданы. Кайчагында аның кануннары алдында иң көчле дип аталган кешеләр дә тезләрен чүгә, бәгырьләре таш булып катканнар – көлгә әйләнә, балавыз сыгудан артмаганнар – утларга ташлана.
...Зәбирнең әнисе белән саубуллашканда, Илсөя келт итеп үзенә артык та килешеп торган, күзләр камашырлык ефәк яулыгын искә төшерде. Җәһәт кенә муеныннан чишеп алды да: “Истәлегем итеп бәйләрсез!”, – дип, Зәбирнең әнисенең иңнәренә элде. Һәм, яңадан үксеп елап җибәрүдән куркып, капкага атлады...
Берничә көннән, әнисе яулыгын эзли башлагач, Илсөя: “Югалттым!” – дип ялганлады. Ни өчен дөресен әйтмәгәненә аның бүген дә җавабы юк – бәлки, куркудан, бәлки, башка сәбәбе булгандыр, инде хәтерләми. Бер караганда, әнисе аңлаган, тиргәмәгән дә булыр иде кебек. Нәрсә булса да, булган, хәзер кире кайтарып булмый. Әмма, әнисенең үзе дә юньләп бәйләмәгән яулыгын, беренче тапкыр күргән кешегә – Зәбирнең әнисенә бүләк итеп калдырганына бервакытта да үкенмәде ул. Соңыннан да иңеннән яхшы шәлләрен башкалар иңенә күп тапкырлар күчерергә туры килде, һәм ул аны бик теләп, яратып, чын күңелдән эшләде.
...Илсөя ап-ак өрфия яулыкны сак кына битләре буйлап йөртте. “И газиз ана! Төзәтә алмаслык яра газабыңның әрнүләренә ничек түздең дә, ничек чыдадың икән?! Күтәргесез кайгы тулы йөрәгеңне, мәңге ару-талу белмәс, хезмәт сөйгән кулларың белән кысып тотып, гомерең буе рәхмәт укып, соңгы көннәреңдә дә мине уйлагансың. Әйе, яулыкка мохтаҗлыгым юк бүген, Аллаһка шөкер! Тормышларыбыз җитеш, ризыгыбыз киң. Ләкин, синең бүләгеңне бик кадерләп, яратып башыма бәйләрмен, иңнәремә салырмын. Чөнки ул саф күңелнең бер кыйпылчыгы, күңелемне мәңге җылытыр хәтирәләрнең берсе, өрфия яшьлегемнең гүзәл бер кайтавазы!..