Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 июль 2021, 10:14

Люция ӘБЛИЕВА. Ефәк яулык. Хикәя

...Сез, Илсөя, мәрхүм туганыбыз Зәмир белән һәрвакытта да аның йөрәгендә булдыгыз, үзегез дә белмичә, яшәргә көч бирдегез. Рәхмәт Сезгә! Әниебез, бакыйлыкка күчәр алдыннан, кайчандыр иңегездән салып бүләк иткән яулыкны үзегезгә кайтарырга кушты...

– Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, амәнәт, диделәр.
– Амәнәт?
Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
– Таныш-фәлән, белгән кеше калдырдымы? Исемен сорарга башыңа килгәндер бит?
– Соравын сорадым, Зәмирә диде, тик паспортын тикшермәдем инде, гафу итәрсең, апа!
– И-и, шаяртырсың инде син!
Илсөя хәтер янчыгыннан Зәмирә исемлесе таныш-белешләрен үткәрә башлады: “Кайсысы миңа амәнәт тиклем, амәнәт тапшырырга уйлады икән?”
Энесе, гүя аның уйларын укыгандай: “Апам, аптырап торганчы, ач та кара, бәлки, эчендә хат-мазар булыр”, – диде.
“Чынлап та! Баш эшләми тора, олыгаю билгесе инде бу, каушап та киттем бугай” Илсөя төргәкне сүтәргә тотынды. Аннан борынга үтә дә үзенчәлекле хуш ис килеп бәрелде. Әллә ничә төрле болын чәчәкләре, ялан үләннәре, әллә инде купшы гөлчәчәкләрнең таң алдыннан гына җыелып алынган катнашмасымы иде бу, беренче мизгелгә аңлашылып та бетмәде. Ләкин, ни булса да, үтә дә күңелне иркәли, назлый, җылылык бөрелеп торган хуш ис иде бу!
Төргәк эчендә, заманында күпләрнең төшләренә хыял булып кына керә торган, санаулы кешеләрнең генә иңнәренә ягылган, ә хәзер төсен, бизәген, матурлыгын югалткан бик тә таныш “газовый” дип аталган яулык белән бергә күз камашырлык ап-ак өрфия яулык һәм хат ята иде.
Илсөя сөенергәме, көенергәме дигәндәй, тынып калды. “Юк, булмас!”
– Я, хатта ни язганнар?
Илсөя бөтенләе белән уелып киткән иде, энекәше эндәшкәч, бераз ушына килеп, хатны укый башлады. “Әнием гомере буе шушы яулыкны башыннан төшермәде, дисәгез дә була. Сандыкта саклап яткырылган булса, бәлки, өр-яңа килеш торыр иде. Ләкин ул алай теләмәде. Үтә күренмәле, йока яулык аны калын шәлләргә караганда да, ныграк җылыткандыр, күрәсең.
Сез, Илсөя, мәрхүм туганыбыз Зәмир белән һәрвакытта да аның йөрәгендә булдыгыз, үзегез дә белмичә, яшәргә көч бирдегез. Рәхмәт Сезгә! Әниебез, бакыйлыкка күчәр алдыннан, кайчандыр иңегездән салып бүләк иткән яулыкны үзегезгә кайтарырга кушты. Ә икенчесе – аның Сезгә бүләге! Ихтирам белән, Зәмирә (Зәмирнең сеңлесе)”.
Илсөянең күзләреннән аккан яшьләрне туктатырлык түгел иде. Болай да нечкә күңеле тагын да нәзекләнебрәк, тагын да йомшабрак китте. Әйтерсең аңа өрфия яулык түгел, ә өрфия яшьлеге әйләнеп кайтты.
...Сигезенчене бетергәч, Илсөя укуын район үзәгендәге урта мәктәптә дәвам итте. Сыйныфташларының кайсысы башкалага техникумга керде, берничәсе, күрше районда механизатор-шоферлар әзерли торган курсларга язылдылар. Зәмир дә курсларны сайлады. “Хезмәткә алынганчы, һөнәр үзләштереп, акча эшләп, матай аласым килә”, – дигән хыялын, бер кичне капка төбендә утырганда, Илсөя белән уртаклашты.
– Әллә хезмәт итәргә мотоцикл белән китмәкче буласыңмы?
– Юк инде, сине ялларга район үзәгеннән авылга алып кайтыр өчен.
– Сиңа утырыр әллә дисеңме мине, курыкмыйча!
– Ә мин әкрен генә йөрермен, син курыкмаслык итеп кенә, Илсөя!
– Алдан кычкырган кәккүкнең башы ярылганын беләсеңме син, Зәмир? Синең таныклыгың һәм мотоциклың булганчы, мин аттестат алып, башкалага укырга китеп барган булам!
– Уналтым тулуга икесе дә булачак, бер ел гына көтәсе, озак түгел.
– Нинди акчага сатып алмакчы буласың, мотоциклны кыйбат диләр бит?
– Өч ел комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән акчаны инәйләр кассага салып куйдылар. Заводта эшләгән ике абый да, җитмәгәнен биреп торабыз диделәр.
– Шәп икән синең абыйларың!
– Әтү!
– Ә мин барыбер утырмаячакмын, килеп тә йөрмә, әле үк әйтеп куям, соңыннан үпкәләштән булмасын!
– Нигә шулай кырт кисәсең әле син, Илсөя!
– Патамушты әтәй кушты.
Илсөя үзенең әйткәненнән кызык табып, көлеп җибәрде.
– Син көлгәндә, әйтерсең кыңгырау чыңлый, Илсөя! Башка бер кешедә дә мондый тавыш юк, чын менә!
– Ярый, пока!
Илсөя ничек тиз итеп саубуллашты, шулай, ялт итеп, капкадан кереп тә китте. Башка берәүнең “пока”сына Зәмир: “Син үзең бака!” – дип җавап кайтарарыр иде дә бит. Юк, бу Илсөя шул! Аңа бары: “Илсөя, Илсөя, күңелең кемне сөя?” – дип кенә җырларга була. Җитмәсә, үзе ишетмәгәндә генә. Ишетсә, кирәгеңне бирәчәк. Беркемне якын китерми бит! Такташ абзый Алсуын язганчы Илсөяне күреп-белгән диярсең, билләһи! “Үзе көлә, үзе сөйкемле. Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле…” Зәбир, поэмадагы бердәнбер исендә калган юлларны кабатлый-кабатлый, авылларына тәпиләде.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: