Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 июнь 2021, 09:32

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (5)

...Яучы карчык озак утырмады, үзе алып килгән тәм-том белән чәй эчеп алгач, саубуллашып, зур эш аткаргандай кыяфәт белән чыгып кайтып китте.Түр сәкедә оялыбрак утырып калган Лотфия, сүз башлады: – Инәй, – диде ул, – миңа ачуланма, барыбер китәсе бит. Хатынын аерып җибәргән ир ул. Егерме яшькә олырак. Әхмәтгали миңа бик ошый, ягымлы...

Лотфия кияүгә китә
1932 ел. Әтиләрен алып киткән каһәрле ел. Бер яшен тутырган Рәүилнең сасы исләр чыгарып утыруын Лотфия яратмый. Өйләренә йокларга кайтмас булды: әле бер иптәшендә, әле икенчесендә кунып кала башлады.
Бу эшләрен Кифая өнәп бетермәсә дә, 18 яше тулгач та, әтисенең катгый сүзе аркасында кияүгә бирелгән, ләкин бер ел да яшәмичә тол калган олы кызын үз иркенә куйды. Ире Галиҗанны телеграф баганасы астыннан алган авыр минутларны (Ямады авылы кешеләре күреп килеп әйттеләр) ничек тә оныттырырга кирәк иде. Шәймәрдән тикшертсә дә, бу эш туктатылды. “Саксызлыгы аркасында өстенә төшкән”, диделәр...
Көзге эшләр башлангач, Лотфия өч көн буена өйләренә кайтмады. Эзләткәч кенә, пәйда булды.
– Тәслимә белән Ямадыга бардык, – диде ул, берни булмагандай. Ана йөрәге сизенде: бу тикмәгә түгел, кияүгә чыгарга җыенадыр, мөгаен, дип нәтиҗә ясады егерме бер яшьлек кызы турында.
Берничә айлар үтеп китте. Көннәрдән бер көнне Кифаяга яучы килде. Ямады авылыннан.
– Кызыгызны алып китәргә Әхмәтгали исемле ир киләчәк, – диде ыспай гына киенгән, үзен әдәпле тоткан яучы карчык. – Иртәгә.... Әзер торыгыз!
– Көтелмәгәнчәрәк булды бит әле, – диде Кифая.
Яучы карчык озак утырмады, үзе алып килгән тәм-том белән чәй эчеп алгач, саубуллашып, зур эш аткаргандай кыяфәт белән чыгып кайтып китте.
Түр сәкедә оялыбрак утырып калган Лотфия, сүз башлады:
– Инәй, – диде ул, – миңа ачуланма, барыбер китәсе бит. Хатынын аерып җибәргән ир ул. Егерме яшькә олырак. Әхмәтгали миңа бик ошый, ягымлы...
Бу хәтлесен үк яучы карчык әйтмәгән иде. Лотфиясе әйткәч, тол ана бер мәлгә сүзсез калды.
– Ярар, балам. Үзеңә ошагач, нәрсә әйтим инде? Тормыш хәлебезне дә беләсең. Төшкән җирең таш булсын. Бирнәләрең генә юк...
– Авырлы мин, инәй...
Инде бу сүзләрдән Кифая телсез калды, шулай да кызын тиргәмәде, кыз балаларның язмышлары төрле булганын ул аңлый иде. Шуңа күрә, алгы көннәрдә, кызына өйдә булган чүпрәк-чапракларыннан бирнәлек әйберләрне әзерләү хәстәренә тотынды. Киндер станокларында сугылган яхшы әйберләр – сатыласы сатылып, йә азыкка алмаштырылып беткән, кызыллар белән аклар талашында солдатларның яраларын бәйләүгә тотынылган; Шәймәрдәнне алып киткәннән соң, түшәк-юрганнарын алып чыккан активистлардан матур бизәкле, чүпләнгән тастымаллар да калмаган иде. Зур булмаган агач сандыкның яртысы да тулмады. Бирнә сандыгы тулы булырга тиеш икәнен Кифая бик яхшы аңлый...
– Кызым, күп итеп җеп эрләп салырбыз, пар мендәр салсак, туп-тулы булачак сандыгың...
– Кайдан алабыз ул мендәрне?
– Күршеләрдән инде, кызым... Үтечкә-бурычка... Бар әле, ләфкәгә* төшеп, тегәр-җеп алып мен! Гөргөринекендә булмаса, Ычтапаннан да сора...
– Степан бит ул, инәй! Өйләнмәгән дә әле...
– Шуңадыр шул, әргәнен көне буе уйната...
Кифая, кырые чупләнгән чүпрәккә төрелгән тәңкәләре арасыннан сайлап алып, 5 тиенлек бакыр акчаны кызының учына салды. Тегесе, әллә нинди байлык кулына эләккәндәй сөенеп, учын кысып тотып, түбән-очка йөгерде.
Кайткач, әтисе ясап биргән орчык-кабаларын ишек-төп сике астыннан алып, бер учлам көзге сарык җөнен бәйләп куйды да, аны эрләргә утырды.
– Үзенә дигәндә, нинди җитез... – дип уйлады күрше урамнан бер хатын хәер итеп алып килгән сөтне агач кашык белән чәенә салучы ана.
Әмма, кызын рәнҗетүдән куркып һәм башка бик күп “сүз әйтердәй чакларда” да, Кифая уйлаганын беркайчан кычкырып әйтмәде. “Сабырайла, артыңа тубал бәйлә” кебек кисәтү сүзләрен генә әйтә иде...
Әле менә күңелендә һаман шул бер җыр ишетелә:
Кызым-кызым, кыз кеше,
Кызыма килгән йөз кеше.
Йөз кешенең арасыннан
Алып китәр бер кеше...
Әтисез ятимнәр
Шәймәрдәннең ятимләнеп, бушап калган йортында әтисез тормыш башланды.
Комсомол активистлары сүтеп алып киткән биек өйләре бүген Нуриянең төшенә керде. Нәкъ элеккечә булып! Ике якка ачылмалы тәрәзәдән урамга карап утыра, имеш. Урамнан атка атланган кемдер узып бара. Бәй, әтисе бит бу! Кайтарганнармы ни?..
Ул да булмады, тактадан сырлар кисеп бизәлгән капканы ачып, җайдак ихатага килеп керде. “Инәй, әтәй кайтты!” – дип, кычкырырга итә, тик өне чыкмый. Шул арада әтисе атын ишегалды күтәрмәсе астына кертеп җибәрде дә, үзе юкка чыкты...
Нурия, сискәнеп китеп уянып, торып утырды. Өй эчендә бернинди үзгәреш тә юк иде. Бер яшьтән узган энесе Рәүил, борынын мышкылдатып, инәкәе куенында йоклап ята. Абыйсы Гаптелбаян какъ сикедә яшел тун өстендә черем итә. Нурия үзе, киндердән сугылган чыпта өстендә, яулык ябынып яткан. Кичә инәсенең эштән кайтканын көтеп ныкъ алҗыган иде шул – тагын тәмле йокыга талды...
Тиздән таң атты. Кифая, аш пешерергә бәрәңге кертеп куйды да, кызын уятып, бүгенгә үтәләсе эш күрсәтмәләрен биреп, гадәтенә керә башлаган колхоз эшенә чыгып китәргә җыенды. Ашау төенчеген кулына тотып, авыр тын алып куйды. Чыга-чыгышлый, йокысыннан айный алмый утырган Нуриягә ымлады: ишекне бикләп кал, диюе иде.
Күмәк көчнең нәрсә икәнен аңлый башлаган, бригадир камчысы астында эшләргә күнегә төшкән әнисен бик кызгана, җәлли Нурия. Үзенә дә әйтә.
Әле күптән түгел генә үзләренең аерым җирләрендә, җир җылысын ялангач тәпиләре белән тоеп, әнисе артыннан калмыйча, ашлык басуының чүбен уташып йөри иде. Хәзер менә булыша алмый: Рәүилне карап өйдә утыра, әнисе кайтуына ашау пешерә. Ни сәбәпледер, апаеның аяклары йөрми, үсмиләр дә кебек әле...
Абыйсы да йокыдан торды. Инәләре кайнатып киткән су белән кишер чәе эчте дә үз эше белән чыгып китте.
Бүген унөченче яше белән барган яшүсмернең планнары зур иде. Әтисеннән өйрәнгән балта-пычкы эшләрен тагын да камилләштерү иде уйлары. Мәктәптә уку тукталып торган чак, шуңа күрә буш вакыты күп иде малайның.
Кичә чакырып куйган Галимҗан дусты да килеп җитте. Эш коралларын, әтисе яшереп саклаган җирдән алып, күптән чыгарып тезгән иде Гаптелбаян.
Күп уйлап тормыйча, эшкә тотындылар. Таралган йортларыннан калган вак-төяк такталар, бүрәнә кисентекләре – бар да аларның булачак уенчыклары өчен бик кадерле кирәк-ярак булып киттеләр. Бүген ясыйсы арбаларына шома бүрәнәдән тәгәрмәчләр кисә башладылар. Ике кешелек кул пычкысының чыңлавына кушылып, җырлап җибәрделәр:
Әй, кисәбез, кисәбез,
Кайда салып кисәбез?
Ыстаннарга салып кисеп,
Ыштан төбен тишәбез...
Җырларыннан ләззәт табып, кычкырып көлешеп алдылар. Мондый такмакларны Гаптелбаян үзе чыгара, ә иптәшләре бик тиз ятлап алалар.
Менә дүрт тәгәрмәч әзер булды. Хәзер инде арбаның өске өлешен ясыйсы калды. Анысын да бик тиз аткардылар, чөнки такталар электән үк шомартылган булып, әтисе үзе коеп-ясаган кадаклар да бар иде. Тактага какканда бөгелеп киткән кадакларны әтисенең тимерлегеннән торып калган сандалга салып төзәйттеләр. Тәгәрмәч беркетү эше генә күп вакытларын алды. Галимҗан, аны-моны уйламыйча, бер олы кадакны тәгәрмәч уртасына кага башлады. Гаптелбаян читкәрәк киткән чак иде. Агач тәгәрмәч кап урталайга ярылды да куйды! Тагын аркылы пычкы тотарга туры килде.
Инде яшь хуҗа үзе тәгәрмәч кагу эшенә алынды. Ул болай итте. Башта тар өтерге алып, саклык белән генә кагып, тәгәрмәчләргә тишем ясап чыкты, ә аннары – тишек аша үткәреп, кадакларны арбага беркеттеләр. Арбаның бер башына бау тактылар.
Алмашлап бер-берсен тарта-тарта, ишегалды чирәмендә туйганчы уйнадылар. Олы малайлар уены иде бу! Тик май сөртелмәгән кырлы кадакларда әйләнүче агач тәгәрмәчләрнең тишемнәре тиз арада зураеп киттеләр, һәм тәгәрмәчләр ярылып ватылдылар.
– Ярар, Галимҗан, – диде Гаптелбаян, – иртәгә килерсең, арбаны төзәтербез дә, елга буена уйнарга төшәрбез. Дусты, теләмәсә дә риза булып, капкадан чыгып китте. Галимҗанның өендә көтеп торган эшләре юк иде, шуңа күрә ул икенче иптәшенең йортына таба юл тотты.
Ә бу йортның өлкән ир-аты, колхозныкы булып киткән амбар астына кереп, көн дә башкарылган, гаиләләре өчен бик тә кирәк булган эшен үтәргә кереште.
Тимерчыбыкның бер очын бөгеп эшләгән ыргакны идән ярыгына тыкты да тишек турысына куелган кечкенә капчыкка фураж онын коя башлады. Берничә секундка сузылган кибәкле он агышын күзәткәндә, егетнең әтисенә ярдәмләшкән чаклары исенә төште. Ояра уртасындагы бөркәү астына куелган ашлык җилгәргечтән җиргә аккан алтындай бөртекләр агымы күз алдына килде...
Гаптелбаян, капчык авызын кысып тотып, шуышып чыкты да, тирә-якка күз ташлап, киндер күлмәгенең бераз туза башлаган җиңенә буялган он тузанын тазартып, йөгереп өйгә керде.
Нурия аш салырга әзерләнеп йөри иде. Абыйсы алып кергән азыкны пешерү өчен яраклаштырып куйгач:
– Апайны карай тор, мин утын-йомычкалар алып керәм, – дип, тышка чыгып китте.
Энекәшләре уянды. Елап, сикедән төшәргә азаплана башлады. Моны күреп торган абыйсы, тиз генә апаен идәнгә күтәреп төшерде. Тегесе, гадәтенчә, күте белән шуышып, абыйсы ясап биргән тәгәрмәчле машина-уенчыгы белән уйный башлады.
Нурия, коры йомычкалар алып кереп, казан астына учак ягып җибәрде.
– Утын өстәрсең, мин Наиләгә барып киләм, – диде дә, абыйсының җавабын да көтмичә, йөгереп чыгып китте.
Наиләләрнең өй турысына барып басып, ачы итеп сызгырды. Иптәше, “курчак өйле” уйнаган җиреннән, йөгереп килеп тә чыкты. Аның артыннан Гөлсимә исемле сеңлесе дә иярде. Бергәләп кире кайттылар. Сүтелми калган биек лапас астында әтисе ясап биргән бәлли-атынгыч барлыгын күрше кызлары да яхшы беләләр. Шуңа күрә кая китеп барганнары сүзсез дә аңлашылды.
Менә атына да башладылар...
Аһ, беркайда да юк мондый атынгыч, күкләргә мендерә торган җайланма! Арканга асылган озын калын тактаның ике башына Нурия белән Наилә басалар, урталыкка Гөлсимәне утыртып куялар да, амбар түбәсенә чаклы очып менеп китәләр! Әле Нурия күктә, әле – Наилә!..
Бергә уйный торган тагын берничә ахирәтен бәлли атындыртып, сөендереп алгач, Нурия: “Мин апайны карарга керәм”, – дип, артык күбәеп барган кыз-малайларны таралышырга мәҗбүр итте. Тегеләр теләр-теләмәс кенә урамга сибелделәр.
Балалыкның, өлкәннәр тормышыннан аермалы буларак, үз кагыйдәләре бар шул. Беркем каршы килә алмый бу кануннарга!
Йөгереп кайтып, өй ишеген ачуы булды – Нуриянең битенә пар килеп бәрелде. Абыйсы төннекне ачарга оныткан! Пар эчендә утыралар, бер ни булмагандай!
Үзенчә генә абыйсын тиргәп, Нурия аш пешерү эшен өр-яңадан башлады. Урындыкка басып, казан кырыена менеп утырды да әрчемәгән алты бәрәңгене, урталай ярып, кайнап торган суга салды, берничә кайнар тамчы кулына чәчрәде.
Бәрәңгесе пешеп җитәрәк, тагын шул юл белән менеп, он салып төште. Зур агач кашык белән болгатып, тоз чыгышын тикшерде. Инде бераз черем итеп алырга була...
Күпме йоклаганнардыр – көек исенә иң элек Нурия уянды. Ашы казан кырыена ябыша башлаган бит! Йөгереп килеп, болгатып төште. Вакытында сизеп калганына үтә сөенде кызчык: аш – ашарлык! Учакта калган күмерләрне, кыскыч белән алып, сулы чиләккә салды да тышка чыгарып куйды.
Рәүилгә су эчертеп, олы хәҗәтен үтәткәч, арт ягын юып-тазартты. Күтәне әйләнеп чыга иде баланың, кыстырып куйган чүпрәге гел канга батып торыр булды, еш алыштыру сорала иде.
Нурия, чираттагы тазарту эшләрен башкарып, аның имезлек чүпрәгенә яңа ипи кисәген салып, авызына каптырды да, апаен кочагына алып, тирән йокыга талды.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас: