Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 июнь 2021, 10:19

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (4)

...Менә бүген шушы гыйбадәтханәне җимерү эшләре бара. Манараны кисәргә күрсәтмә килгән. Мөселман булган беркем дә бу эшкә риза булмады.

Авыл мәчете
Бүген атна кич. Кифая, яңа чуклы ак шәлен иңбашына ябынып, хәер бирергә мәчеткә төште. Шәймәрдән рухына багышлап, бөтен килгән мөселманнар белән дога кылдылар. Мәчетнең имамы: “Алла рәхмәтләрендә булыгыз, әрвахлар хөрмәтенә хәер-сәдака җәлләмәгез”,—диде.
— Урыны җәннәттә булсын... Бик әйбәт кеше иде... — дип, Кифаяның үзенә дә хәер бирүчеләр булды. Тагын бергәләп дога кылдылар...
Йокы аралаш урам капкасы тавышын ишетеп, кинәт уянып китте. Ишектән, узалдына сөйләнеп, Шәмсинур кереп ята икән бит.
Кифая, башын терәгән җиреннән торып, күршесенең сәламен алды. Гадәт буенча, чәй әзерләргә кереште. Җиз самавырына су тутырып, эченә чыра яндырып салгач, тал-бакчада үскән карагайларының кибеп ачылган “кескели”-күркәләрен тутырды да, торбасын мич юллыгына тыгып куеп, сүзе бетмәс Шәмсинурның соңгы яңалыкларын тыңлый башлады.
Шәмсинур керсә, бер самавыр чәй, һичшиксез, эчелә дә куела. Бүген дә аппетиты мул күренде күрше апабызның. Самавыр икенче кат яңартылды. Сүзгә сүз ялганды, бер гайбәтсез генә, көндәлек мәшәкатьләр турында гапләшеп утырдылар. Бу керүендә, Шәмсинур “эч серләре”н дә сөйләп алды...
Бераздан әхирәтләрнең сүзләре яңа хөкүмәт тарафыннан кыйратылган мәчет тарихына күчте.
...Әндем авылына нигез салган мөселман бабаларыбыз дини йолаларны саклау һәм гыйбадәт кылу урыны булган мәчетне төзүгә авыл бераз зурайгач тотындылар. Урынын авылның түбәнгә таба бер рәт булып тезелгән егермеләп өйдән торган түбән-очыннан, елга буеннан сайладылар. Бу якта чыршы урманының бик юан агачлары киселмәгән.
Түбән очта төзелеш урынына якын бер йорт бар. Бу — Шайхул исемле кешенеке. Ул йорт ике катлы итеп төзелгән. Бик матурлап, сырлап киселгән тә-рәзә шаллары, ике якка ачылмалы биек кала капкасы, ишегалдында тезелеп киткән амбарлар монда хәлле крестьян яшәгәнне аңлата. Ике чакрым ераклыктагы тауларда балкорт-бакчасы да бар.
Авыл мәчетен төзү эшенә Шайхул-бай да мул өлеш кертте: эш кораллары таратты, бау-аркан һәм тимер сатып алырга бераз акча да бирде. Урам-аша яшәүче Сафа-мулла да бирелгән сәдакалардан төзелешкә мул өлеш чыгарды. Шәймәрдәннең карт-әтәсе Ихсан бура күтәрү эшен җитәкләде. 10 яше тулып килүче оныгына да җиңел генә йомышлар кушты. Авылның эшче көчләре күп, урман йөз адымда гына — эшкә тотындылар. Буралар егермешәр бүрәнә-ниргәдән торырга тиеш, дип хәл иттеләр.
Бертигез юанлыктагы чыршы агачлары картлар күзәтүе астында гына киселде. Ботаклардан арчып, яхшылап каезлагач, тиешле озынлыкта кисеп, юан урта өлешләрен ат көче кулланып, ә нечкәләрен иңнәренә күтәреп, мәчет буласы урынга ташыдылар.
Бура күтәрү зур бәйрәмгә әйләнде. Елга буенда казан асып, хатын-кызлар аш пешерделәр. Корбан чалу көненә туры китерелгән булганга, пешкән сарык сөякләрен, итләреннән аерып алгач, “вакыйка” гамәленә ярашлы, булачак мөселман мәчетенең нигез ташлары буена тезеп күмделәр.
Мәчет нигезенә ташлар Гәрә елгасының башы булган урыннан — Ак-таш тавыннан китерелде.
Тиздән һәр катында берничә бүлмәләре булган зур бер корылма барлыкка килде. Аның өстендә азан тавышын бөтен авыл мөэминнәренә ишеттерер өчен тәгаенләнгән манара да булачак. Мәчеткә манараны ясау эшләре авылның өлкән яшьтәге картларына тапшырылды. Эшләренең уңышлы төгәлләнәсенә ният багышлап, догалар кылынды.
Бүрәнәләрнең арасына кыстырырга киптерелгән мүк кулланылды, моның өчен һәр йорт хуҗалыгы төзелешкә мүк җыеп-киптереп бирде.
Чәчү вакытына тукталып калган эшләр май ае уртасында яңадан башланды. Мәчетнең Кыблага караган ягыннан иман нурлары кереп, намазга килгән һәр мөэмин татарның күңеленә иңеп торсын өчен, тәрәзәләрне киң һәм биек итеп уйдылар.
Калын такталы ишекләрнең күгәннәрен тимердән коеп ясарга килешенде. Әндемдә һәр эшнең үз остасы бар: Хәсәнҗан — тимерче, Гарифҗан — тәрәзә-ишек кысалары ясау буенча зур белгеч булып санала. Аларга кирәкле материалны да беренче чиратта җитештереп бирәләр, тимер эретү, күгәннәр кою һәм эшкәртү эшенә дә ярдәм итәләр.
Такта яру мәшәкатьләрендә бөтен авыл халкы катнашты. Кемнәрдә такталар ярдыру өчен тәгаенләнгән аркылы саплы пычкылар бар — шуның санынча станнар корылды. Өч пар аскы терәү бүрәнәләрен җиргә тирән итеп күмделәр, башларын киртекләп, аркылы торык бүрәнәләре кидерелде. Калын итеп ишелгән сүс баулар белән беркеттеләр. Кысалар әзер булгач, өскә буй-буй нечкә агачлар тезелде. Аларын да яхшылап бәйләп куйдылар.
Ярыласы юан агачларны, авыш бүрәнәләрдән тәгәрәтеп, югарыга күтәреп куйгач, идән-түшәмгә сайгаклар эзерләү эше башланды. Урман эчләреннән һәр стан тирәсенә ташылган бүрәнәләр атна-ун көндә ярылып та бетте. Тактаны шомарту-ешу эшләре дә тагын күмәк көч белән дәвам итте.
Тиздән манара да калкып чыкты. Аның ачык калган өлеше мулланың азанга чакыру мөнбәре булып хезмәт итәчәк. Манараның өске өлешенә, кыйблага караган, сарыга буялган ай өлгесе беркетеп куелды. Җәй үтүгә мәчет төзү тәмамланды.
Хак мөселманнарның мәчет салу буенча изге гамәлләре яктысында, аларның ихлас күңелдән Аллага табынулары нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән иман йорты Әндем авылының иң җанлы урынына әверелде. Мөселманлыкка катнашы булмаган башка милләтләр белән бер авылда, кардәшләрчә итагатьлелек белән яшәп, бакыйлыкка күченгән шәхесләр рухына дога кылырга бергәләп килеп, рухи мирасны саклап, авылның тарихи даны өчен көрәшеп, еллар артыннан еллар үтте.
Авыл җирендә мәгърифәт нурларын таратып, татар телен милләтебезнең яшәү нигезе итүгә көч салган дин әһелләренең хезмәтен бәяләп тә бетереп булмый. Милли һәм кан кардәшләре өчен үрнәк бул-ган, ата-бабалар калдырган мирасны бозарга юл куй-мыйча, югары әхлак сыйфатларына ия булып, көндә-лек биш намазларының берсен булса да мәчеттә укыган бик күпләрнең исемнәре, кызганычка каршы, илләр-җирләр өчен барган утлы-канлы көрәштә эреп югалды.
...Менә бүген шушы гыйбадәтханәне җимерү эшләре бара. Манараны кисәргә күрсәтмә килгән. Мөселман булган беркем дә бу эшкә риза булмады. Мәҗүсиләрнең дә төрле сәбәпләр белән читләшүе беленде. Бу көнне мәчетне изгеләр җаны саклады.
Иртәгәсенә Истәк авылының мәчетен җимергән кешеләрне алып килделәр. Мәскәүдән төшерелгән фәрман мотлак үтәлергә тиеш булганлыктан, чиркәүләрнең кыңгыраулы-чаңлы каланчаларын җимергән кебек, мәчетләрнең дә манараларын кисәргә кушылган була.
Җимерүчеләр манарага менеп китте. Сәҗдә кылырга җыелган яше-карты, кораллы кешенең әмеренә буйсынып, бер читкә барып бастылар.
Мөэминнәрен менеп намазга чакыра торган мөнбәренең җимерелә башлавын башкалар белән аякка-аяк терәп басып торган Сафа мулланың йөрәге тотты. Шул алган чиреннән мандымады — бу фани дөньядан мәңгелек йортына бакыйлыкка күчте.
Тиздән аның артыннан, манараның ай куелган өске өлешен кискән кешенең дә дөнья куйганы билгеле булды. Шушы ике мәрхүмнең дә Ходай алдындагы изге һәм бөтенләй капма-каршы булган гамәлләрен ярлыкауны сорап, алдагы көннәрдә һәркем үз йортында, догалар укып, тәкъбир әйтте.
Тик авыл кешеләре бу шәһит китүчеләрнең — ил халыкларына көчләп тагылган атеизмның беренче корбаннары икәнен белмиләр иде. Борынгы ата-бабаларының, Европаның агрессив политикалы кө-чәюче цивилизациясеннән качып, Урал тауларының көнбатыш битләүләрен туган төякләре итеп яшәгән вакытлары инде артта калды. Канкойгыч сугыш-лардан ерак урман эчләренә күченеп, җир эшкәртү кәсепләрен камилләштереп, утрак тормыш белән яшәгән мөселман кешеләренә яңа яшәү рәвеше көчләп тагылды...
— Намазлыгың бармы әле, Кифая? — дип сорап куйды Шәмсинур, чыгып барышлый. — Мин ишек төбенә аяк сөртергә җәйдем.
— Минеке сандык төбендә ята... Бер кирәге чыгар әле. Динебез көчле бит... Бирешмәбез!
Тиздән Шәмсинур күршесенең өендә бик еш ыгы-зыгы куба башлады. “Кифаят-тә-әй, Ахун үтерә-ә-ә!” сымак кычкырулар да, эчкечеләр җыелып ятулар да бу йорттан иман китүен аңлата иде.
Иренең рухына багышлап, Коръән укыту, зәкать хәере бирү, Рамазан ае йолаларын үтәүне Кифая изге бурычы итеп санады. Гел тәһарәтле булды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: