Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июнь 2021, 14:01

Әнис Шәймәрданов. Яралы язмышым (3)

...Икенче көнне үк Шәймәрдәнне алып киттеләр. Судка беркемне дә чакырмадылар. Хатынына берничә көннән соң: “Саяпов Шәймәрдән гаебен таныды. Суд карары белән, күмәк милекне әрәм-шәрәм иткәне өчен, биш елга мәҗбүри эшләргә хөкем ителде”, — дигән хәбәр килде...

(Дәвамы.)
Күмәк хуҗалык корбаннары
Шәхси милектә булган җирләрне, бернинди сугышсыз-нисез, “урта хәлле” дип аталган крестьяннардан тартып алдылар. Илдә барган коллективлаштыру сәясәте кеше башларыннан узды: бөгелмәгәнне бөкте, каршы торганны сындырды...
Сталин җитәкчелегендәге сыту-изү машинасы хутка киткән еллар иде. “Күмәк хуҗалык” дип аталачак зур хуҗалыклар баштарак артельләр төзү белән башланды. Хәлле крестьяннарны, мәҗбүриләп, бер йодрыкка “төйнәделәр”. Шәхси мөлкәт булып исәпләнгән бөтен байлык, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләргә ярашлы рәвештә, күмәк мөлкәт дип игълан ителде. Авыл халкын, төрле юллар белән куркытып-алдап, колхозга куып керттеләр. Аерым хуҗалык җирләре артель җирләре булып китте. Моңа бигрәк тә хәерчеләр һәм төрле әрәмтамаклар сөенде: күмәк булгач, димәк, аларныкы да. Колхозга керү турында гариза гына язасы кала...
“Коллективлаштыру” дип аталган бу эшләр ил буенча канлы бәрелешләр дә китереп чыгарды. Үзәктән мең чакрымда урнашкан Әндем авылында колхозлашу чагыштырмача тыныч узды.
Әмма бу хәлләрне Шәймәрдән гаиләсе бик авыр кичерде. Басуында бер чүп үләне дә үстермәгән, тирә-як халкын иген ашлыгы белән тәэмин итеп торган тырыш, хезмәтчән ир шәхси хуҗалык тормышына кинәт килеп кергән бу үзгәрешләргә ышанасы килми озак йөрде. Әмма бөтен илне чолгап алган “коллективлаштыру” сәясәтен үткәрүче 25 мең коммунистның җәза кораллары көчлерәк, сүзләре үтемлерәк иде шул.
Уйларга вакыт бирсәләр дә, иң элек атларын “күмәк хуҗалык”ныкы дип исәпли башладылар. Хәләл көчен куеп тергезгән малларының шулай уртак мал булып китүен Шәймәрдән аңлар хәлдә түгел иде...
Бер-ике айдан соң ат-сыер утарларының да, ашлык амбарларының да “колхоз”дип атала башлаган, комсыз бер җанварны хәтерләткән төпсез упкынга очканы билгеле булды. Язгы чәчү вакыты килеп җиткән иде.
Беркөнне төш вакытларында капка алдына җигүле атлар килеп туктады. Рөхсәт тә сорап тормыйча, капканы ачып, ихата түрендәге амбар-бөркәүләргә таба атларын йөгәннәреннән җитәкләп алып керә башладылар. Каршыларына йөгереп чыккан Кифаяның: “Ни эшегез бу?” — дигән сүзләрен дә ишетмичә, йөкләрен бушатырга керештеләр. Арбаларда бәрәңге иде. Соңрак, көзгә таба, амбарларга колхоз ашлыгын, онын, бәрәңгесен һәм башка яшелчәсен китереп тутырдылар, гәрчә Шәймәрдән моңа ризалыгын бирмәгән булса да. Ят исләр, ят эзләр биләп алды шәхси йорт ихатасын. Ишек алдында үскән бәбкә үләннәре дә, хуҗасының үзгәргән йөзенә охшап, сулып калдылар.
Икенче көнне кулларына чиләк тоткан хатын-кызлар килеп керде. Тау астындагы мал эчерә торган коедан алып менеп, ихатаның буеннан-буена берничә рәт итеп түгелгән бәрәңге өсләренә су сибә башладылар. Тизрәк шытсын өчен, җиргә утыртыр алдыннан шулай итәргә кушылган, бу — колхозның күмәк уңышын арттыру ысулы икән...
Бу юлы Кифая кырларына чыгып та карамады, бары өй эченнән генә күзәтте. Күмәк хуҗалык эшчеләре кайтып киткәнче, үзенең кул арасына керә башлаган Нуриягә бер йомыш та кушмады, уйнарга да чыгармады.
Ә кичке уеннарны бер дә калдырмаган Лотфиялары өр-яңа хәбәр алып кайтты:
— Әтәй турында алама такмаклар чыгарып җырладылар, — диде ул, өйдәгеләрне аптырашта калдырып.
Көннәрдән-бер көнне Шәймәрдәнне колхоз идарәсенә чакыртып алдылар. Күмәк эшләүнең нәрсә икәнен бераз аңлый башлаган ир һәр чакыртылуга үзен ныклы әзерләп барыр булды. Менә бу юлы да ул тыныч кына ишек шакып килеп керде артель нәчәлниге бүлмәсенә.
Өстәл артында биш-алты кеше булып, күбесе таныш түгел иде. Үзенә төбәлгән сынаулы карашларга игътибар итмәскә тырышса да, тыныч булып кала алмады, каны кызып, йөрәге катырак тибә башлады.
Чакырылган кунакны, тынлык белән бераз “эшкәртеп” алгач, колхоз белән җитәкчелек итәргә куелган таныш булмаган кеше сүз башлады:
— Шәймәрдән абзый, — диде ул, — син һаман колхозга кермисең. Сталин кушканны үтәмисең, кешеләрне дә котыртасың икән...
— Балам, юк сүз бу. Кем әйтә аны?.. — дияргә генә өлгерде Шәймәрдән. Кунакны күптән, бер читтәрәк тәмәке көйрәтеп, күзәтүче адәм сүзгә кушылды:
— Давай, абзый, болай итәбез. Йә колхозга керү турында гариза язасың, йә саботажник булып, таш ватарга юлланасың. Тизрәк сайла!
Сөйләшүнең каты буласын уйлап килгән булса да, көтелмәгән сүздән Шәймәрдән коелды да төште. Кайтарып сүз әйтергә авызы ачылмады. Теге кеше дәвам итте:
— Абзый, менә монда кара әле, аннан гаризаңны язарсың.
Шәймәрдәннең алдында Сталин сурәте төшерелгән зур кәгазь бите пәйда булды. Бу — ил башлыгының күмәк хуҗалыклар төзү турындагы карары басылган гәҗит иде. Гарәп хәрефләре белән язылган кәгазьләрне укый алса да, урыс хәрефләрен бик өйрәнеп бетә алмаган иде шул әле. Тик шулай да нәрсә турында сүз барганын чамалады. “Пощады булмаячак икән!”— дип уйлап куйды үзалдына. “Саботажник” сүзләре дә күзенә чалынды...
— Ярар, балалар,— диде ул, түгәрәк сакалын сыйпап, элекке аерым тормышның кире кайтмаслык булып үзгәрүенә тәмам төшенгәч.— Бирегез каләм-кәгазь. Язам...
Халык дошманнары
Бер гаепсезгә, нахак бәлаләр ябылып, “халык дошманы”на әйләндерелеп, төрмәләргә ябылганнарның, гаиләсеннән аерып, мәҗбүри эшләргә озатылганнарның исәбе-хисабы юктыр! Тарихларда тик исемнәре генә торып калган күпләренең каберләре дә билгесез...
“Репрессия” дип аталган бу яңа юк итү машинасы бөтен куәтенә утызынчы елларда эшли башлады. Күмәкләшү сәясәтенә каршы булганнарны, җае чыккан саен, бу капкынга эләктерә тордылар. Баштарак “мәҗбүри эшләр” атамасы кулланылса, соңрак инде “политик яктан ышанычсыз” дигән ярлык тагыла башлады. Андыйларга 58 нче статья кулланылды — бу төрмә срогы, иркеңнән мәхрүм ителү иде. Ә азагы билгеле — атып үтерелү...
Авылда яшәгәннәргә сәясәт җилләре бик кагылмагандыр кебек тоела. Ләкин бу ялган тойгы. Хәтта ул җилләр, өшеткеч кенә булмыйча, давыллардай котырып, бик күп гаиләләрне яшәү чыганакларыннан мәхрүм калдырды. Нәсел тамырларын өзде. Бер гаилә булып яшәгән авыл халкын бер-берсенә дошман ясады. Кан-кардәшләрне туганлыктан баш тартырга мәҗбүр итте. Шушындый көчергәнешле чорда яшәп тә, кешелек сыйфатларын саклап калган бик күп җитәкчеләр, гади халык вәкилләре бар. Алар турында кычкырып сөйләмәделәр — аларның барлыгын тоеп кына яшәделәр, шул аркада күп авырлыклар җиңел үтелде.
Капкасына эленгән сайлау листовкасының бер почмагы ертылган өчен, йорт хуҗасын төрмәгә алып китәләр, шул китүдән ул кайтмый. Бу — Кифаяларның күршесе Шәмсинурның ире Ахун була. Йорт өстенә кереп яшәгән бу ирнең бик үк бәхетле булмаган язмышы үтә дә аянычлы тәмамлана. Күршедәге шушы югалту күпләрне, шул исәптән, Шәймәрдән гаилә әгъзаларын да сагаерга мәҗбүр итә. Инде алдыңны-артыңны карап, “итәгеңне җыеп” йөрергә кирәк икәнлеге яхшы тоемлана.
Гражданнар сугышыннан соң илдәге хакимлек кем кулына күчүен һәркем аңлый башлый. Большевиклар вәгъдә иткән җир мәсьәләсе хәл ителми кала.
Революция казанышларын шәхси максатларында файдалануга алынган кораллы кешеләр бөтен хакимияткә тамыр җибәрә. Азчылыкны тәшкил иткәннәрнең күпләр исеменнән сөйли торган фиркасе оеша. Халык исеме белән күп кырын эшләр эшләнә, ату тавышлары суд карарларын үтәүнең төп чарасы булып китә.
Күмәк хуҗалыклар системасын яшәү рәвешенә әйләндереп, хакимият ике куянны берьюлы ата. Беренчедән, авыл халкын хокуксызлык кысаларына бикләп куя, икенчедән — күмәк табышның бердәнбер милекчесенә һәм кулланучысына әйләнә.
Бер елдан артык тарткалашканнан соң, колхозга мәҗбүр итеп кертелгән Шәймәрдәннең үзе эшләгән ашлык җилгәрү корылмасын да алып чыгып киттеләр. Бераздан амбарлар да, сүтелеп, яңа урынга илтеп корылдылар. Ихата әкренләп бушады, куш өйнең иске бүрәнәле бер ягы, иске остаханә һәм мунча гына торып калды.
“Корт умарталарымны да алып чыгарлар инде”, — дип уйлады хуҗа һәм башында кинәт кенә туган уйларын чынга ашырырга тотынды. Кызыллар белән аклар сугышканда ук юкка чыгарылган бал кортлары күчләре сизелерлек азайган булганлыктан, чорма астына өеп куелган бүрәнә-умарталарны балта белән чапкаларга, учак астына ягарлык утын кисәкләренә бүлгәләргә тотынды.
Балта тавышын ишетеп, тышка йөгереп чыккан хатынының янына килеп басканнын да сизмәде. Беравык тын алырга дип тукталды да катып калды. Кифаяның күзләрендә яшь иде... Ир-атлар еламыйлар, дисәләр дә, бу минутларда үзенең дә күзләре юешләнүен тойды әле кайчан гына тормышлары гөрләп торган ихатаның хуҗасы...
Сүзсез генә озак басып тордылар...
Шәймәрдән, яздан башлап инде “колхозның күмәк мөлкәте” булып исәпләнгән, ләкин әлегә үз ихатасында тотарга рөхсәт ителгән колынлы биясен җикте дә, Яңавылга сатарга алып барасы утынны төяп, атына җитәрлек көндәлек азыкны да арбасына салгач, өенә кереп, тамагын туйдырырга утырды. Көн салкынча. Җирне туңдырган, ләкин әле кар юк.
Урамда ат кешнәве ишетелде. “Күрше Шәмсинурның кара айгыры Чиктон бу таба килеп ята түгелме соң?” — шулай уйлап бетерүе булды, айгыр чабып килеп тә җитте. Бикле урам капкасын күкрәге белән этеп ачып, күз ачып-йомганчы, ишегалдына килеп керде. Күк биянең колыны әнисенә сыенды. Табигый җенси теләге уянган тулы әзерлектәге айгырга яшь тайның мондый кыюлыгы охшамады булса кирәк — җаен туры китереп, арт аяклары белән колынга типте.
“Ах, харап итте баланы!” — дия-дия, күлмәктән генә тышка йөгереп чыккан һәм эшнең болай тәмамланасын һич көтмәгән Шәймәрдән, җирдә яткан колынга торырга булышты. Тегесе, берни булмагандай, чын егетләрчә, аякларына торып басты.
Шәймәрдән, камчысын алып, айгырга берне зәһәр итеп сыдырды да үзенең бу эшенә аптырап куйды. Малларның тәнен яралап, беркайчан да сукканы булмады бит, югыйсә!
Кеше белән алышта көчсезлеген тойган айгыр, теләр-теләмәс кенә, үзеннән соң ачык калган капкадан чыгып, түбән очка табан атлады.
Күренгән ярасы юк иде колынның. Аягында да ышанычлы басып тора. Айгырның кайсы җиренә типкәнен күрми калды шул, кан чыккан урыны да юк. Тәвәккәлләп, юлга чыктылар. Ара 25 чакрым. Көн әле башланып кына килә. Төш авышуга Истәктә булачак, Аллабирса! Атны ашатып, үзе дә туенып алгач, ярты сәгатьлек юл кала.
Талгын гына юртып барган инәсе яныннан, һич калышмыйча, колын чаба. Яшь балалардай, ваемсызланып, әйләнә-тирәне байкый, кырау суккан һәртөрле үләннәргә борын тидереп ала. Һәм тагын куш аяклап чабып йөри башлый... Арыды шикелле: артка кала башлады.
Елга буена җиткәч, ял итеп алдылар; атына су эчертеп, яшь колынны имездертеп алгач, тагын кузгалдылар. Шәймәрдән үзенә дип алган икмәк кыерчыгын биясенә каптырды.
Шулай бара торгач, Сандугач авылын да үтеп киттеләр. Колын күренеп артка кала башлады. Аны көтеп, туктап-туктап, тагын бер авылны уздылар.
“Нигә генә икенче атны җикмәдем икән?”— дигән сорау тынгылык бирмәде, ләкин кире борылырга соң иде. Көн дә кичкә авышты.
Истәккә килеп җиткәндә, колын сизелерлек хәлсез иде инде. Узган-барганда гел кереп йөри торган Шәмсетдиннәрнең капка алларына килеп туктадылар. Колын җиргә ятты, имү турында онытты кебек.
Атлы кунакның килүен күреп чыккан Шәймәрдәннең бертуган абзыйсының мал табибы булып эшләүче Ибрай исемле өлкән улы, Шәймәрдән белән күреште дә, колынга таба иелде.
— Үлеп бара түгелме соң бу? Мандымас колының, абыкай... — диде ул. Үзе тагын колынны сыйпады, ничек тә үлемне ерагайтырга тырышкандай, ат булып сөйләшеп алды.
Бия, нәрсәдер сизенгәндәй, пошкырып куйды. Ләкин хуҗасының йөген сатыласы җиренә алып барып куярга тиеш иде шул малкай. “Әйдә, на-а-а!” — бу боерык, башка бөтен уйлардан да айнытып җибәрерлек булып, тагын яңгырады! Таныш капка төбенда ятып калган колынына бер борылып карады да бия, кеше теләгенә буйсынды...
Чалып иткә әйләндереләсе колынны хуҗалар алып калды. Базар хаклары белән чамалап акча бирделәр...
Кешни-кешни алга атлаган бияне үз иркенә куйды юлчы, куаламады. Караңгы төшкәнче эшләре эшләнелеп, кире кайтыр юлга чыктылар. Истәктә тукталып тормады Шәймәрдән, күңеле тулган иде, тамагына китмәс төен тыгылган кебек тоелды. Бүген булып үткән авыр вакыйгаларны читкә куарга тырышып карады — булдыра алмады: бигрәкләр дә үкенечле булды шул колынчакның язмышы...
Иртәгәсенә инде бөтен авыл шаулады: имеш, Шәймәрдән колхоз колынын суеп саткан!
Идарәгә чакыртып, колхоз рәисе сорау алырга тотынды. Үзен гаепле санаргамы, юкмы — белмәде Шәймәрдән. Район үзәгеннән чакырылган тикшерүчеләр килеп төшкәч кенә, эшнең зурга китәчәген аңлап алды. Җавап алуны кыска тотты тикшерүче: фактлар күз алдында, вакыт алар файдасына эшли, хезмәтендә “күтәрелү” төсмерләнә! Колын өчен истәкләрдән алган акчаны колхоз кассасына кабул итмәделәр, гаепләүнең төп шаһиты итеп калдырдылар.
Икенче көнне үк Шәймәрдәнне алып киттеләр. Судка беркемне дә чакырмадылар. Хатынына берничә көннән соң: “Саяпов Шәймәрдән гаебен таныды. Суд карары белән, күмәк милекне әрәм-шәрәм иткәне өчен, биш елга мәҗбүри эшләргә хөкем ителде”, — дигән хәбәр килде.
Ул елларда хөкем ителүчеләргә “халык дошманы” исеме беректе, үзенә күрә бер кара тамга иде ул! Шул сәбәпле, бу хәлне дә авылдашлары кичерә алмадылар.
Заготзерно төзү эшендә булган ирен күрергә барып кайткан Кифаядан беркем дә, бернәрсә дә сорашмады.
Суд карары көченә керү белән, хөкем ителүченең гаиләсен талау башланды. “Раскулаченный” Шәймәрдәнне электән үк дошман күреп йөрүчеләр аеруча комсыз кыландылар. “Туганың үзеңнән бай булмасын ла ул!” — дияргә яраткан Гайса исемле туган тиешлесе, комсомолларын ияртеп килеп, өй сүтү эшен оештырды.
Йөгереп чыгып, җимерүчеләрне туктатырга уйлаган Кифаяга:
— Кит, буталма аяк астында! Үзеңне чабарбыз, — дип акырды Шәмсетдин исемлесе.
— Балаларым бар бит, ичмасам, лапасымны булса да калдырыгыз!.. Утынга булса да ягармын... алай сүтелергә тиеш булгач...
Яшьләрен яулык очына сөртеп торучы хуҗабикәне беркем дә ишетмәде дә, күрмәде дә...
Яңа төзелгән биек йортларын бер көн эчендә таратып сүтеп ташладылар.
Икенче көнне үк, ат йөгертмәләренә тагып, юан бүрәнәләрне колхоз җитәкчелеге билгеләгән урынга ташыдылар. Шәймәрдәннең, нык булсын, ярылмасын дип, яз көне кисеп китерелгән өй бүрәнәләреннән хуҗасының тән җылылары мәңгегә китте.
Ояра уртасында иске йорт кына, аерым тормышка һәйкәл булып, утырып калды.
Еллар буена җыелган мал-мөлкәт, күз ачып йомган арада, таралып бетте. Мал утарлары бушады: ат-сыерлар инде күптән күмәк байлыкка әйләндерелгән иделәр, инде сарыклар “аякланды”. Тора-бара каз-үрдәк, күркә-тавыклар да каядыр юкка чыгып бетте. Көнкүреш кирәк-яракларын: савыт-саба, чуен чүлмәкләрне, җиз тасларны — капчыкларга тутырып та, берәмләп тә, кемгә кирәк, шул килеп алып китте. Каз мамыгыннан ясалган түшәкләр, ястыклар, мендәрләр читкә очты.
Яшерергә дигән уе булмады ирсез калган хуҗабикәнең — закон таләбедер, дип фикер йөртеп, бар мыскыллауларга түзде, каршы эндәшмәде.
Әтисе урынына калган олы улы Гаптелбаян гына мондый эшләр белән килешмәде: сүтелми калган утарларының кыегы астына күпмедер әйберләрне ташып өлгерде. Өсләренә коры печән ташлады.
Элеватор төзү эшендә файдаланылган бушлай эшче көчләренең мәҗбүри хезмәт лагерында ай артыннан айлар үтте. Көн саен яңа кешеләрне китерделәр...
Болай да авыр булган эшләрнең кыенлыгы, кышкы суыклар көчәйгәч, нык сизелә башлады. Салкыннар 20 градуска җиткәнче, җылы бушлат бирмәделәр, нәрсә киеп килгәннәр — өсләрендә шул булды.
Шәймәрдәннең битләренә, тәннәренә сары сыткы-кызылча чыгып җыелды. Бик нык тырнаша башлады. “Чәчәк чире” белән җәфаланып үлгән өч улы исенә төште. Тырнашып, канга тузып яталар иде бит сабыйлары! Кулларын бишеккә бәйләп куярга туры килә иде...
Башкаларга йогар дип куркып, лагерь җитәкчеләре Шәймәрдәнне Яңавыл тимер юл больницасының аерым бүлмәсенә китереп яптылар. Шуның нәтиҗәсендә, эш белән йончыган тәннәренә бераз хәл керде.
Баш врач белән сөйләшеп, хастаханәдә яту срогы беткәнче, бер тәүлеккә авылга кайтырга рөхсәт алды. Көн саен җыелып барган үзенең ашау паёкларын авылга, ач яшәгән балаларына илтеп килү уе туган иде хәстәрле ирнең башында...
Тик артык кыюланып киткән бу тоткыннарының башбаштаклануын үзе тотылган мәҗбүри хезмәт лагеренда охшатмаячакларын һәм кайтырга рөхсәт биргән баш табибны тиздән эшеннән алачакларын Шәймәрдән белмәде...
Төнлә кайтып кереп, иртәнге сәгатьләрдә кире юлга чыкты.
— Болай чирләгәч, барма инде, — диде Кифаясы.
— Бармай булмай шул...— дип кенә җаваплады кинәт бетеренеп-картаеп киткән илле яшьлек ир.
Бу сүзләрнең болай гына, күңел өчен генә, әйтелүен икесе дә аңлыйлар иде. Кул бирешеп, кочаклашып хушлаштылар. Авыл очына чаклы озатып чыккан Кифая кул болгап карап калды, ә Шәймәрдән карлы басу буйлап сызылган ат юлыннан атлады...
Газиз балаларын, яраткан хатынын, матур җирдә урнашкан авылын, аның мамыктай кар каплаган уңдырышлы җиркәйләрен соңгы тапкыр күрүе иде Шәймәрдәннең. Юк кына гаеп ташлап, мәҗбүри эшкә җибәрелгән авыл крестьяны шул суык тидерү чиреннәнме (тиф булуы да мөмкин), әллә башка сәбәпләр үлеменә китергәнме (“Төрмәдәге кеше нишләп әле авылда йөри?” — дип, районга хәбәр итүчеләр “тырышлыгы”дыр, бәлки?) — тиздән бу якты дөньядан китеп барды...
(Дәвамы бар.)
Автор турында
Әнис Гәбделхәй улы Шәймәрданов 1959 елда Яңавыл районы Максим авылында туган. Иҗат эшен мәктәп елларында ук башлый: район гәзите битләрендә авыл тормышыннан актуаль хәбәрләре, хәтта ноталы җырлары да басыла. Әнгам Атнабаев туган авылда урта мәктәпне тәмамлый, шигъри иҗат эшләренә нәкъ шунда илһам ала. Үз туган телендә белем алу -- алдагы тормышында якты маяк булып, башкарган эшләрендә ярдәмгә килгәндер, дисәк, ялгыш булмас. Чөнки язган шигырьләре тирән мәгънә белән сугарылган, ә җырларында халкыбызга хас моңнар тирбәлә...
Берничә ел элек, әнисенең яшьлек хәтирәләре, авыр тормышы турында тарихи романынын яза башлаган. Гражданнар сугышыннан алып, хәзерге көннәргә чаклы аралыкта булып узган вакыйгаларны сүрәтләгән бу әсәрнең беренче кисәге "Аналар һәм балалар" дигән исем астында дөнья күрде.
Читайте нас: