Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь 2021, 13:25

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (2)

...Күпләрнең булган барлык азыклары да бетте, ачлыктан кешеләрнең тәннәре шешенә башлады. Су белән туендырылган гәүдәләре, май гөбесе кебек юанаеп, үзләрен хәрәкәтләндерә алмас хәлгә килде. Шулай үлә бардылар. Өй беренчә хәер сорашучылар артты...

(Дәвамы.)
Ачлык
Нинди генә афәттән дә котылып була, ә ачлыктан — юк!” дип, ачынып сөйли иде ул еллардагы вакыйгаларны картыем Кифая... Ничекләр исән калганнардыр?!
Чәчү ашлыкларына чаклы сугыш ихтыяҗларына тотынылып беткәч, киләсе язда крестьян җирләре тоташ чәчелми калды. Басуда котырынып алабута үсте. Шәймәрдәннең җирендәге бу чүп үләне, гаиләнең төп ризыгына әйләнеп, бераз вакытка ачлыктан коткарды. Ашарга яраклы нинди үлән бар — бар да ризык булды.
Җәйдә төрле үләннәр белән тукланып, утыртырга бәрәңгесе булганнар әз-мәз аны чәчеп-үстереп, шулар белән тамак асрап яшәгәннән соң, ачы кышларга килеп керелде. Күпләрнең булган барлык азыклары да бетте, ачлыктан кешеләрнең тәннәре шешенә башлады. Су белән туендырылган гәүдәләре, май гөбесе кебек юанаеп, үзләрен хәрәкәтләндерә алмас хәлгә килде. Шулай үлә бардылар. Өй беренчә хәер сорашучылар артты.
Рәсәйне туйдыручы Идел буе регионындагы ачлыкка икенче афәт килеп өстәлде — 1921 нче елның җәендә әз-мәз чәчелгән ашлык басуларын корылык көйдерде. Гражданнар сугышындагы үзара суеш нәтиҗәсендә үлеп бетмәгән халыкны башка дошман кырды.
Тормышларында мондый кискен үзгәрешләрне көтмәгән крестьяннар ни эшләргә дә белмәде. Халык комиссарлары Советы дип аталган хөкүмәткә төбәлгән сораулы карашларында чарасызлык чагылды.
Ачлык көчәйде. Үлмәс өчен, авыл кешеләре ярарлык бөтен үләннәрне җыеп-ашап бетерделәр. Урманнан юкә, элмә кайрылары ташылды. Аларны киптереп-төеп ашаган кешеләрнең, эчләре катып, вафат була тордылар. Бу афәткә Саяф та дучар булды.
Шәймәрдәннең аерган беренче хатыны да дөнья куйды. Аңардан туган Бибинур исемле кызын, утыз чакрымнан килеп, хатынының апасы Гыйльмениса карарга сорап алды. Шәймәрдән ризалашты...
Лотфияларын Кифая бер дә ачыктырмый. Үзе ач торса тора, Шәймәрдәнен һәм кызын һәрвакыт туендыра. Җирләре күп булганга, ашарга яраклы үләннәр табу да җайлырак.
Бакча артындагы елга ярлары кечерткәнгә, кузгалак-юаларга бай булганга, анда рөхсәтсез керүчеләр дә күбәйде. Андыйларны күреп калса, Кифая: "Сезгә кирәккән безгә кирәкмимени? Безнең җирдән җыймагыз!" — дип искәрткән була...
Шәймәрдән малларына күп итеп печән әзерләргә тырыша. Сыер маллары санын да кыскартмый. Азык табу ысулларын, көчләреннән килгәнчә саклап калырга, ашыйсы ризыкларны вакытында юнәтергә тырышалар. Тавык-казларны да кырмыйлар.
Ачлык нәтиҗәсе булып, авылда бушаган йортлар күбәйде. Ашык-пошык күмелгән каберлекләр артты. Ике зияратның да киртәләре күчереп корылды. Күпчелек аерым хуҗалыклар гаиләләре белән юкка чыкты. Һәм, ниһаять, Ленин күрсәтмәләре белән чит илдән китертелгән ашлык һәм он эшелоннары ачлыктан интеккән районнарга җибәрелде. Авыл халкы кышка бераз запас белән керде.
Ләкин ун ел элек казна карамагында булган һәм чит илләрне дә туйдырырга җиткән ашлык күләме әле бик озак еллар җыелмады. Җыела да алмый иде... Ачлыктан җәфаланган җир кешесенең ашлык үстерүгә омтылышы сүрелгән, крестьяннар саны сизелерлек кимегән иде. Шулай итеп, сугыш һәм ачлык илебезнең моңа кадәр булган көч-куәтен дә юкка чыгарды, төрле милли өлкәләр барлыкка килүгә дә этәргеч бирде. 1922 елда төрле статустагы республикалар бер дәүләт — СССР булып берләште.
(Дәвамы бар.)
Фото: http://museum-vrn.ru/vystavki_i_meropriyatiya/rubrika-kraevedcheskaya-minutka/
Читайте нас: