Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь 2021, 15:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хак. Бәян (4 – ахыры)

Анасы Хәлимне ияртеп кергәндә Зәйтүн бу баланың Зилә улы булуын төшенеп өлгергән иде инде. Димәк, теге вакытта Зиләнең Хәлим дип сөйләнгәне шушы малай хакында булган икән!

6.

Әнкәсенең хәле авыр булып чыкты. Күп авырулар күргән Зилә дә башын чайкап шактый утырды. Аннары шалтыратырга, кем беләндер киңәшләшергә кереште.
Хәлсез ана да, аның борчулы улы да, Ходай Тәгаләгә караган кебек, бер сүз эндәшми-нитми карап утырдылар...
Ләкин, телне тыйсаң да, уйларны тыеп буламы соң?! Әйе, аларның фәрештәсе дә, Алласы да хәзер шушы кыз. Шушы... ханым. Малае бар икән аның... Аларның... Үзе әйтмешли, өйдәге кешесе белән икесенең... Бу матур гаиләгә тигезлек, бәхет кенә телисе кала... Ләкин барыбер яратачак аны Зәйтүн. Үз күңеленнән чыгармаячак... Җан түрендә матур, якты, җылы хис булып, юк, образ булып, фәрештә булып яшәячәк...
Врач-фәрештәнең карары ачык иде:
– Бернинди хастаханәгә дә салмыйбыз үзеңне. Системаларны монда соратып алдырам, көнгә ике мәртәбә кереп торырмын. Ә син, Зәйтүн, эшеңнән больничный алырсың, ярыймы? Барысы да әйбәт булыр, апа җаным. Хәзер үзебездән генә тора – синнән дә миннән. Аннары Зәйтүннән... Аннары Ходай Тәгаләдән. Яле, тагын бер мәртәбә тыңлап карыйм...
Ходай Тәгалә хакында ишетү белән Зәйтүн сискәнеп китте. Зиләгә каршы дәшмәкче: “Телгә алма син Аны, хәзер Аның безнең язмышка бернинди катнашы юк”,– димәкче булды. Ләкин тыелып калды. Чөнки ул күңеленең кайсыдыр төше белән сизә, тоя иде – Аллаһы Тәгаләдән дә бөегрәк көч юк. Менә шушы врач ханымның игелекле йөрәгендә, шифалы кулларында да бар Аның илаһи шаукымы, сихри бәрәкәте...
Ана кеше бик авырлык белән терелде. Зилә алардан бөтенләй өзелмәде. Берничә көн эшеннән сорап та калды. Ләкин барыбер үзенекен итте – ана кешене аягына басып йөрерлек хәлгә китерде. “Тормышта, балам, тормыштан да мөһимрәк әйбер юк икән”, – дип сөйләнә-сөйләнә, авыру хатын бүлмә буйлап беренче адымнарын ясаганда ишектә күрше карчык пәйда булды. Гайшә абыстай, йөзендәге борчуны яшереп тә тормыйча, түргә, тәрәзә катына узды, пәрдәне күтәреп урамга карады, аннары гына бүлмә уртасында үз аягы белән басып торучы авыру хатынга эндәште:
– Сине, күршекәй, анда бер бала эзли, ай-һай серле бала үзе... Берәр галәмәт булып чыкмасын тагы... Күргән дә бар кебек... Кем баласы икәнен һич исемә төшерә алмадым. Бу йорт кошы түгел – шуны гына әйтә алам...
– Авыру хатынны әзлиме? – Зәйтүн кабатлап сорарга мәҗбүр булды. Бәлки ялгыш ишеткәндер...
Юк икән. Нәкъ менә авыру хатын яткан фатирны сорый икән. Аннары...
– Зәйтүн балам, ул бит синең исемне әйтә. Каян белә ул сине? Нинди сабый ул?
– Белмим, Гайшә әби, белмим. Каян килсен безгә сабый бала?! Үз исемен әйттеме соң?
– Әйтте.
– Соң?..
– Мин беләм ул баланы, – дулкынланудан Зиләнең йөзе кызышып ук чыкты. – Хәлим ул... Минем Хәлимем... Эзләп йөридер... Нидер булган... Ул юкка эзләмәс... Ай Аллам, тагын ни генә күрәселәр бар икән?! Бер дә безнең дөнья кешесе түгел ул. Әллә кайсы дөньяда яши бәгырь кисәгем... Тагын нинди фәрештә нәрсә дип әйтте икән инде үзенә?..
Зилә дәррәү кузгалып чыгып китте, өйдәгеләр, кыймылдарга да куркып, баскан урыннарында катып калдылар.
Анасы Хәлимне ияртеп кергәндә Зәйтүн бу баланың Зилә улы булуын төшенеп өлгергән иде инде. Димәк, теге вакытта Зиләнең Хәлим дип сөйләнгәне шушы малай хакында булган икән! Зәйтүннең серле танышы хакында...
Зәйтүннең күңелендә кайчандыр туып та тормыш мәшәкатьләренә басылып калган якты хисләр кабат яңарды. Өмет үк түгел иде әле бу, якты, җылы хисләр генә иде. Аһ, ничек кирәк иде алар Зәйтүнгә! Тормышының авыр минутларында бу күңел хисләренең кабат яңаруы да аңа ары таба яшәп китәрлек рухи көч, егәрлек бирә иде.
– Менә, минем улым Хәлим шушы була инде... – Зилә кыенсынган, хәтта акланган кебек кенә әйтеп куйды. – Йә, исәнләш ...
Хәлим күтәрелеп карамыйча гына баш какты.
– Исәнмесез...
– Ә-ә, мин беләм бу малайны! Без инде күптән белешәбез, шулаймы, ракетчик?
Зәйтүннең шат тавышы башкаларны да кузгатып җибәрде. Зәйтүн артыннан ана кеше дә, Гайшә карчык та Хәлимне әле аркасыннан, әле башыннан сөеп-сыйпап куйдылар.
– Аның сиңа сүзе бар икән бит, Зәйтүн... Йә әйт, балам, фәрештәң нәрсә диде?
Фәрештә хакында ишетүгә Гайшә карчык, кылыч борынын учлары белән каплап, эчкә баткан күзләре белән Хәлимгә укталып карап тора башлады, үзе бертуктаусыз мыгырданды:
– Әстәгъфирулла... Әстәгъфирулла...
Авыру ана, буыннары йомшап, түшәгенә чүкте.
Зәйтүн бу кадәр халык янында каушабрак калган малай каршына килеп тез чүкте.
– Нәрсә диде ул, Хәлим?
– Хак хакында онытмасын, диде.
– Бер сөйләштек бит инде бу турыда. Тагын күпме сөйләшергә була?! – Зәйтүн тәмам чыгырыннан чыга язды. Җитмәсә:
– Нинди хак хакында сөйли ул, балам? – дип, үртәгән кебек, әнкәсе сорап тора...
Хәлимнең сүзе бетмәгән икән әле.
– Алла әйткән: хәзел үк иманга килсен, намазга бассын, түләсе хак шул булыл, дигән...
– Шулаймы, чынлап та шулаймы? – Хәлимнең әйткәнен ахырга кадәр аңышып җитмәсә дә, Зәйтүннең күңеленнән шатлык хисләре ургылып ага башлады. Бу хисләр, бая аның күңелен хушландырып җибәргән якты хисләргә кушылып, матур, нурлы, изге-илаһи бер халәт барлыкка китерделәр. Бу халәтне аның башкалар белән дә уртаклашасы килде. Һәм ул, куш учларын алга сузып, идән уртасына чыгып басты.
– Әнкәй, Гайшә әби, Зилә, әйдәгез бергә басып намаз укыйбыз... Син дә бас, Хәлим...
Гайшә карчык белән ана кеше бер-берсенә карашып алдылар. Зиләнең дә йөз-бите “качкан” иде.
– Шикләнмәгез, әнкәй. Һич кенә дә тиле-миле түгел мин. Шулай кирәк – намазга басарга кирәк, дога кылырга кирәк...
– Намаз вакытына иртәрәк бит әле, балам. – Ана кешенең күңеленнән бая туып өлгергән шик-шөбһә һаман китеп бетмәгән иде әле.
– Бер дә иртә түгел... Үткәндә укымаганнар өчен күпме укыйсы бар әле безнең!.. Әйдәгез, басыгыз... Гайшә абыстай, башла...
– Әгүзү бисмилләһи минәш-шәтанир-раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим... Сүбханә раббийәл газыйм...

х х х

Алар хәзер бергә яшиләр.
Менә бүген дә, гадәттәгечә, намазлыкларыннан тордылар да чәй өстәле тирәсенә җыелдылар. Ул арада ишектән Гайшә абыстай килеп керде. Ул иртәнге чәйне алар белән эчә. Кулында – күзләрне камаштырырлык майлы алма кагы. Зәйтүн эшкә, Хәлим бакчага барырга җыена. Зилә ялда. Зәйтүн белән Хәлим чыгып киткәч, өч хатын тагын бер утырып чәй эчәчәк әле...
Тукта, өстәл өстенә нишләп алты чынаяк куелган соң? Хәлим янындагы буш урындык белән буш чәй чынаягы чынлап та тагын кемнеңдер киләчәген хәбәр итеп торалар сыман.
Юк, беркем дә беркемне дә көтми монда. Һәркем үз урынында... Ана кеше дә, аның улы Зәйтүн дә, килене Зилә дә, оныгы Хәлим дә, йөзьяшәр Гайшә карчык та шунда... Иң мөһиме, яннарында үз фәрештәләре бар аларның.
Кем әйтмешли, какны каклап, хакны хаклап яшисе дә яшисе генә!
Читайте нас: