Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь 2021, 10:24

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (1)

...Соңгы көннәрдә гел шулай кабатлана: аклар әзерләткән ризыкны кызыллар кереп ашый, кызылларга дип әзерләсәң — аклар кереп тула... Урамда туры килгән кош-кортмы, сарыкмы — штык белән кадап үтерәләр дә Кифаяга алып кереп пешерттерәләр.

(Әсәрдән өзекләр)
“Кызыллар-аклар” сугышы

Әле аклар, әле кызыллар кулына күчә-күчә, бик күп авыллар кат-кат талануга дучар булды. Бу чорда халык кем ягында булырга да белми иде. Шуңа күрә хәлле тормыш белән яшәгәннәр тегеләрне дә, боларын да бертигез туйдырып-ашатып җибәрәләр, ә азыклары үзләренә дә җитмәгәннәргә аеруча кыен.
Бөтен Рәсәй территориясен ялмап алган гражданнар сугышы ялкыны бу якларны да урап үтмәде.
Сугыш ихтыяҗларына киткән ризыкларның исәбе-хисабы юк, ә үз теләге белән ярдәм итмәүчеләргә алышучы ике якның да карашы бер: сугыш вакыты кануннары буенча — атарга! Шушы язмышка дучар булучылар Әндем авылында да бар.
Көн буена тынмаган ату тавышларыннан куркыпмы, сугыш хезмәтләренә язылудан качыпмы, күршеләренең ашлык келәте астына кереп качкан ике ирне, сөйрәп чыгарып, атып киттеләр...
Үтерүчеләр киткәч, бу мәрхүмнәрнең берсе “Ярты-пот” Әдиянең әтисе, икенчесе Гыйниятьнең картәтисе икәне билгеле булды. Мәетләрне караңгы төшкәч кенә йортларына алып кайттылар. Ату тавышлары тынгач, үз зиратларына күмделәр.
“Аклар” дип аталып йөртелгән сугышчылардан торган Дутов гаскәриләре авылның беренче комсомолларын юк итүне үрнәкле-күрсәтмә юл белән башкардылар. Бүтәннәргә сабак булсын өчен, берничә активистны атып үтергәннән соң, ячейка башлыгы Садретдинов Карамны* бәйләнгән кулларыннан ат койрыгына тагып, урам әйләндерделәр.
Алдагы елларда идеология көрәшенең рәхимсез һәм кискен булачагын дәлилләүче күп вакыйгалардан бер генә мисал бу...
Шушы сугыш барган көннәр атлары булганнар өчен зур сынауга әйләнде. Аларны, пулялар яңгыры астында, бер җирдән икенче урынга патроннар, төрле атышу кораллары ташырга мәҗбүр иттеләр.
Атлы хуҗа Шәймәрдән дә бу эшләргә алынды. Йөкләнгән бурычларын тиешенчә башкарган 40 яшьлек кыю ирне пулялар читләтеп үтте, сугышчылар арасында да ихтирам казанып өлгерде ул. Төрле төстәге гәскәриләр Шәймәрдәнне гел генә үз йомышларында кулландылар, ләкин атмадылар. Бәлки, сәбәпләре дә булмагандыр...
Кифаяның әтисе Зариф карт өчен дә “кызыл” ни дә, “ак” ни — барыбер. Аны да, диниләр теле белән әйткәндә, “фәрештәләре” саклап йөртә. Ул һәрбер сугышчының яныннан узганда, баш киемен салып, сәлам бирә, ә буйсыну билгесе булган бу хәрәкәт һәркем тарафыннан да җылы кабул ителә.
Әтисенең хәлен белергә дип, Кифая көн дә барып йөри. Эч чиреннән дөнья куйган инәсе урынына калды шул.
Бүген Зариф үзе килде. Кабык бишектә яткан оныгына карап, сөенечен яшерми карт:
— Әле дә монысы малай булды! Әтисенә алмашка... — ди.
— Әйдә, кызым, суга барып кайтабыз! — дип, Кифая кызына эндәште. Лотфиясы, курчак уеныннан бер дә аерыласы килмичә, теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды:
— Барасым килми...
— Чәй кайнатырга тәмле суны яратасыңмы? Син алып кайткан суны салырбыз...
— Әй-йе-е-е! — кыз кулларын чәбәкәйләп куйды. — Минем бидрәләрем кайда соң?..
— Хәзер алып бирәм, — дип, әнисе чоланда кызы буе җитмәслек биеклеккә агач чөйгә элеп куелган кечкенә җиз чиләкләрен алып бирде.
— Инәй, миңа әтәй кайчан көянтә эшләп бирә инде?
— Әйтермен, соңрак ясар, — дип куйды ана, әтиләренең сугышучыларга корал ташудан бушамаганлыгын уйлап. Кызына бу турыда әйтмәде.
Суга югары-очтагы борынгы чишмәләренә киттеләр. Чишмәгә якынайгач, баш очларыннан үтеп очкан пулялар якындагы өй түбәсенә шыбырдап коелдылар.
— Пулемёттан аталар, — диде Кифая, бу хәлләргә күнегелгән булса да, азрак шүрләгәнен сиздермичә. — Хазна-тау ягында атышалар шикелле... Болар — арыган пулялар, курыкма, кызым!
Ә Лотфия, янында әнисе булгач, бик курыкмады. Кайтып барганда, сулы чиләкләрен җиргә куеп, күренеп яткан ялтыравык пуляларны һәм матур гильзаларны җыеп алды. “Шәп уенчыклар!” — шушы самими беркатлы уйлар белән һәм, чиләкләренә тутырып алынган суларын чайпалдырмаска тырышып, ату тавышларын тыңлый-тыңлый, әнисе артыннан калмыйча, өйләренә таба атлады...
Менә беркөнне авылга гаскәр башы Азин җитәкчелегендәге “кызыллар” кереп тулды. Һәрбер йортка, зурлыгына карап, унар-унбишәр сугышчы таратылды. Шәймәрдән ихатасына да атлары, барлык сугыш кирәк-яраклары белән унлап сугышчы урнашты.
Булган ипи бик тиз ашалып бетте. Чоланда капчыклы онның күп булуын күреп, командир тиешлесе, Кифаяны чакырып, “срочно, много” ипи пешерергә боерык бирде. Солдатларга карата үзгә бер ихтирам хисе саклаган Кифаяга аларны ашатып-эчертү бер сөенеч кенә була торган иде. Тик бу юлы фатирга кергән сугышчылар хуҗабикәгә усалрак күренделәр.
Уйлары тиздән чынга да аша башлады. Берсе, көмешкәне күбрәк чөмереп өлгергәне, якын килеп, русча нидер әйтте. Аның сүзләренең ни турында икәнен Кифая аңламаса да төшенде. Солдатның майланган күзләренә ачулы карашын озатты һәм инде берничә тапкыр сыналган каршы тору алымын кулланды — егетләрчә дәрте кузгала башлаган егерме яшьләрдәге ир-атның бит турысында учактагы күмерләрдә кызып яткан кисәү таягын алып болгады. Мондый җавапны көтмәгән һөҗүмче артка чигенде.
Ипи пешереп, аш әзерләп, көне буе мич алдыннан китмәде хуҗабикә. Ләкин “приказ”ны үтәде!
Икенче көнне кызыллар акларны кысрыклый алмады. Ярты көн таулардан-тауларга атышкач, авылга кабат килеп тулдылар. Инде әрсез кунакларны каршыларга Кифаяның хәйләсе әзер иде. Шуның белән солдатларны икенче өйгә күчәргә мәҗбүр итте ул. Алар килеп кергәнче үк, төтен юллыгын кирпеч кисәкләре белән томалады, ашау пешерергә кушылгач, ягып җибәрде дә учакка майлы чүпрәк кисәге ташлады. Өйгә төтен тулды... “Плохая квартира”, — дип сөйләнеп, җыелган сугышчылар икенче йортка чыгып киттеләр.
Соңгы көннәрдә гел шулай кабатлана: аклар әзерләткән ашауны кызыллар кереп ашый, кызылларга дип әзерләсәң — аклар кереп тула... Урамда туры килгән кош-кортмы, сарыкмы — штык белән кадап үтерәләр дә Кифаяга алып кереп пешерттерәләр.
Берничә көннән авылны аклар басып алды. Шәймәрдән йортына да тулдылар. Килеп керү белән чорма асларыннан, өй базыннан “яшерелгән кызыллар”ны эзләделәр.
Бу турыда белгән Кифая, үтенеп сорасалар да, яралы солдатларны һичкайчан өендә калдыртмый. Кемнәр яшереп ята — шул йорт хуҗаларын чыгарып атканнарын да ишеткән иде...
Фатирга кергән ялтыравыклы погоннар таккан хәрбиләр аеруча комсызлык күрсәттеләр. Алар базга төшеп, бал алабыз дип, кышкы йокыга талган бал кортларын туздырдылар. Өй эченә дә очып чыккан кортларның берсе җиде яшьлек Лотфияны чакты. Бала елый башлады. Кифая, бал кортының сөнгесен йолкып алып, аның чагылган урынына салкын сулы чүмеч басты. Хәрбиләр, көлешә-көлешә кәрәзле бал белән сыйланып алгач, йокларга яттылар. Ишек төбендә бер сакчы басып калды. Ул төне буе иптәшләрен саклап чыкты.
Иртәгәсенә Шәймәрдән сугышчыларның мародёрлык эшләре турында командирлары яшәгән йортка барып сөйләде. “Алар күп — мин берүзем. Кайсын күреп җитешим? Куркам мин алардан”, — диде күлмәкчән генә тәмәке көйрәткән ак командир. Шулай да тегеләргә записка язып бирде. Хуҗа аны солдатларга алып кайтып укытты. Шуннан соң фатирдагы сугышчылар пышылдашып кына бер-берсе белән сөйләшеп алдылар. Араларында бер татар кешесе бар иде. Ул, иптәшләре ишетмәгәндә, Шәймәрдәнгә әйтте: “Абзый, сине атып китәбез, диләр. Чыгып кит тизрәк...”, — диде. Хуҗа шул аркада котылып калды.
— Где муж? Когда придёт? — дип, Кифаяны җиләтеп бетерделәр.
— Не знаю... Не знаю... — дип кабатлады хуҗабикә, өйрәнеп алган сүзләрне исенә төшереп...
Аклар авылдан китте. Кич алар урынына башка сугышчылар кереп тулды. Болары акларны эзәрлекләп баручы күп санлы атлы кызылармеецлар иде. Монда яралылар төялгән арбалар да бик күп булып чыкты. Караңгы төште. Сугышчылар амбарлардагы ашлыкны ихатага кертеп тутырган атлары алдына, кар өстенә сибеп чыктылар, хәтта сугылмаган көлтәләрне дә ыргыттылар. Дүрткырлы өтерге сыман штыклы мылтыкларын бер урынга сөяп, кылычларын өй эчендәге чөйләргә кертеп элгәч, аш пешертү өчен атып алып кергән тавыкларны хуҗабикә алдына ташладылар.
Аш тиз генә пешмәсен аңлаган бер сугышчы Кифаяга ярдәмгә килде: казанда кайнап торган суга тыгып пешекләнгән тавыкларның йоннарын йолкырга булышты. Иптәшләре, көлешә-сүгенә, кәрт уйнап утырдылар. Өйгә тәмәке төтене исе тулды.
— Айда, вари побыстрей! — командир тиешлесе, наганын хуҗабикәнең йөзе тирәсендә уйнатып, мондый “приказ”ларга инде күнеккән Кифаяны ашыктырды...
Иртәнгә таба, тышта каты ыңгырашу ишетеп, Шәймәрдән өйдән чыкты. Төнге атышта яраланган сугышчыны ихатага кертеп куйганнар. Арбада яткан солдатның өстенә күбәләк кар яуган. Ярасы эч турысында икәнлеген чамалады хуҗа. Канлы шинелен күреп, ярасының авыр булуын аңлады.
Солдат бермәлгә аңына килде һәм татарча: “Су бир”, — дип пышылдады. Шәймәрдән татар сүзе ишеүгә дә аптырамады, чөнки солдатларның күбесе татарча сөйләшә, төрле командалар гына русча яңгырый.
Солдатның башын бераз калкытып, ирененә өйдән алып чыккан җылымса сулы савытны тидерде. Сакта торган кызылармеец моны күреп торды, ләкин берни әйтмәде. Суны берничә йотым эчкән солдат: “Рәхмәт... Мин Казан ягыннан булам, татар мөселманнарыннан торган кавалерийский корпустан”,— диде дә аңын югалтты.
Иртә таң белән, һәлак булган коралдашларын авыл кырыена ашык-пошык җирләп куйганнан соң, тыл отряды сугышчылары юлга кузгалды.
Өйдән идәнгә җәелгән киезләр чыгарылды, яралы солдатлар өчен диеп, күзләренә чалынган чүпрәкләрне арбаларга төяделәр. Тегү машинасы булып, үзе өс-баш киемнәре теккәнгә, Шәймәрдән киткәне урынына яңасы тегеләчәгенә ышана иде. Бирми дә булмый шул...
Теге яралыны калдырып китәргә сорадылар. Кифая каршы төште. Бер солдат, төнлә ябынып йоклаган юрганын өйдән алып чыгып, яралы егетнең астына җәйде, барлык булган чыпта чүпрәкләрне өстенә япты. Бичара күп бара алмаган, юлда җан биргән. Авылдан ерак түгел, ялгыз агач төбенә күмеп калдырганнар мәрхүмне...
Йа, Ходай! Кайда гына ятмыйдыр кеше сөякләре?!
(Дәвамы бар.)
Автор стиле сакланды.
Читайте нас: