Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь 2021, 13:15

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хак. Бәян (3)

Зилә аңа күптән ошый. Беренче күргән көннән үк. Зәйтүн дә кызга ошый, ахры. Ничектер, үз итеп, хәтта яратып карый ул Зәйтүнгә. Каравын карый, ә үзе һаман каядыр, кем янынадыр ашыга, туктаусыз сәгатенә карый...

4.
Әллә әнкәсенең догалары барып иреште, әллә Зиләнең (врач ханымның исеме шулай матур иде) шифалы кулы килеште – Зәйтүннең хәле яхшыра башлады. Ул инде аягына басты. Әлегә эшкә йөрерлек хәле булмаса да, тормышка кайтты, җаны белән дә, аңы белән дә гомеренең асыл нигезенә ябышты...
Өй дә җанланды. Бигрәк тә кичкә таба бүлмәләргә ямь тарала. Күршедән Гайшә карчык килеп керә. Аннары Зилә пәйда була. Дүртәүләп чәй эчәләр, гөбәдия белән сыйланалар. Өлкәннәр еш кына Зәйтүн белән Зиләнең икесен генә калдыралар. Яшьләр моңа һич каршы түгел, киресенчә, икесе генә калгач, тагын да җанлырак, тагын да серлерәк сүзгә керешәләр...
– Зилә, менә әйт әле: кешенең көче каян – җирдәнме, әллә күктәнме? Бу хакта медицина нәрсә ди?
Зилә сорауны артык җитди кабул итә:
– Тәнме, җанмы, димәкче буласың инде, алайса?
– Алай дисәң дә ярый. Ягъни мәсәлән, рух каян?
– Ничек карыйсың бит... Беләсеңме нәрсә дигән Гиппократ?
– Белмим, йә?
– Гиппократ әйткән: “Җир йөзендә дәваларга теләүче бер генә кеше калса, яисә дәваланырга, савыгырга теләүче берәр адәми зат калса да, кешелек җәмгыяте бетмәячәк”, дигән. Димәк...
– Димәк, кешелек җәмгыятенең язмышы теләктән тора. Ә теләк ул – РУХ дигән сүз. Рух – җәмгыятьнең иммунитеты кебегрәк, шулаймы?
– Шулай булып чыга.
Зәйтүн һаман тынычлана алмады.
– Шулай да, дәвалаганда кайсы мөһимрәк – врачның рухи көчеме, әллә авыруның, савыгырга теләүченең рухи халәтеме?
– Белмим, Зәйтүн. Моңа төгәл генә җавап биреп була микән? Икесе дә мөһимдер. Менә син фильм караганда, музыка тыңлаганда яисә китап укыганда авторның рух көчен тоясыңмы? Тоясың. Әйтмәсәң дә беләм. Әлбәттә инде, әгәр ул әйбәт әсәр булса... Иҗатның бөеклеген дә әнә шул автор рухына карап билгелиләр, минемчә. Медицина белән дә шулай: авыру кешенең рухи омтылышы, теләге врачның рухи омтылышы, теләге белән тәңгәл килеп, гармониягә керә алса гына ул савыга, терелә...
– Димәк, медицина шул ук сәнгать булып чыга?
– Әйе, шул ук Гиппократ әйткән: “Медицина – дөнья сәнгатьләренең иң игелеклесе”,– дигән.
Зәйтүнгә барыбер нидер аңлашылып җитми иде әле.
– Менә тагын әйт: бу тәңгәллек белән – авыру белән табиб арасындагы рухи гармония белән Хак Тәгалә ихтыяры, Хак Тәгалә мәрхәмәте ничек яраклаша соң?
– Зәйтүн, син дә минем малай кебек. Ул да: “Алла бармы, ул кайда яши? Фәрештә күргәнең бармы? Сөйләшкәнең бармы?” – дип теңкәгә тиеп бетерә.
– Ну, ә син ничек җавап бирәсең инде?
– Бар, димен. Нәрсә диим?.. Мин шулай уйлыйм: ахыр чиктә, кешедәге рух белән, аның ихтыяры һәм теләкләре белән әнә шул Ходай Тәгалә, синеңчә әйтсәк, Хак Тәгалә идарә итә. Яисә үзенең фәрештәләрен җибәреп, безгә шәфкатен, мәрхәмәтен күрсәтеп тора...
– Яисә... авыруын, үлемен җибәрә...
– Әйе, беләм, Ходайның башка төрле фәрештәләре дә бар... Газраил дә, Әҗәл дә юктан уйлап чыгарылмаган... Ләкин барыбер дә адәми затларның төп фәрештәләре – изге фәрештәләр, ак фәрештәләр...
– Килешәм. Фәрештәләрнең төрлесе була... шулай да, кеше өчен өйдә – үз янында йөргән тормыш фәрештәсе мөһимрәк түгелме?..
Шулвакыт әңгәмә өзелә. Зилә, өйдәге кешесен исенә төшереп, борчыла башлый:
– Ой, Зәйтүн!.. Миңа бит китәргә кирәк. Өйдә көтәләр... Китим инде мин, яме...
Шулай ашык-пошык аерылышалар да икенче көнне тагын очрашалар. Тагын сүз китә, кичә сөйләшкәннәр хакында икесе дә ныклап уйланганнар, ниндидер фикергә килгәннәр, шул уй-фикерләре аша күңел тынычлыгына ирешкәннәр...
Ләкин уйның, фикернең очы-кырые юк бит аның. Икенче көнне яңа уй калкып чыга, яңа фикер туа. Ул уйны, ул фикерне дә тиз арада тормышка, яшәешкә, күңел гаменә көйлисе бар... Күңел халәтен шушы уй-фикер язмышына бәйләп, үз язмышыңны хәл итәсе бар. Бер көнне Зилә уйчан карашлары белән Зәйтүнгә карап торды-торды да сорап куйды:
– Зәйтүн, син һәрчак “Хак Тәгалә” дип сөйләшәсең. Ни өчен Хак ул? – Җавап көтеп тормыйча, үзе шундук сөйләп китте. – Хаклык, хакыйкать, ягъни дөреслек, гаделлек дигән сүздер, әйеме? Хак Тәгалә иң беренче гаделлек сакчысы бит...
Зәйтүн аны бүлдермичә булдыра алмады:
– Шулаен шулай да, “хак”ның “бәя”, “бәһа” дигән мәгънәсе дә бар бит әле. Анысын кая куясың? Бу гөнаһлы җирдә яшәлгән гомер, кылынган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә, Хак Тәгалә каршында җавап бирергә, хак түләргә туры киләчәк бит...
– Кара, чынлап та шулай шул, Зәйтүн... – Зилә бу ачышына сөенеп бетә алмады, ә Зәйтүннең күңелендә фәрештәләр белән сөйләшеп йөрүче малай сурәте калыкты. Ул һаман бер сүзне кабатлый иде:
– Хак түләргә туры киләчәк...
Шул җитә калды – Зәйтүннең күңелендә таныш бер тойгы кабат сызлап-сызылып тора башлады. Ул бу авыр хистән котылу юлларын эзләп,
күңеленең иң нечкә, моңа кадәр ялгыш та кагылып карамаган кылларына тиеп узды... Бу күңел кылларында яңгыраган көй Зилә белән, Зәйтүннең Зиләгә җылы, матур мөнәсәбәте белән, ике арада туып килгән изге хисләр белән, бу хисләрнең ымсынуга, ымсынуның өметкә, өметнең бәхеткә әверелүе белән бәйле якты хыяллар турында иде. Ара-тирә генә бу моңлы көйне йөрәкне өшетерлек шомлы сүзләр бүлә, аны өзгәләп ташламакчы, Зәйтүнне кабат бу гөнаһлы җиргә кайтармакчы була...
“Хак түләргә туры киләчә-ә-әк...”
Бу авыр сүзләргә ташкын кебек көчле, омтылышлы мәхәббәт хисләре белән генә каршы торып булачагын Зәйтүн төшенә башлаган иде...
Зилә аңа күптән ошый. Беренче күргән көннән үк. Зәйтүн дә кызга ошый, ахры. Ничектер, үз итеп, хәтта яратып карый ул Зәйтүнгә. Каравын карый, ә үзе һаман каядыр, кем янынадыр ашыга, туктаусыз сәгатенә карый...
Зәйтүн бу юлы да үз хисләрен белдерә алмый калды, Зилә, сәгатенә карый-карый, китәргә җыенды.
– Каядыр ашыгасыз бугай...
– Әйе шул, ашыгам, өйдә көтәләр...
– Әйтегез әле, сезнең кешегез бармы? – Җайлы сүзләр эзләп торырга бер минут та вакыты калмаган иде, Зәйтүн турысын әйтте дә салды.
Зилә кискен хәрәкәтләр белән күтәрелеп карады. Аның гаҗәпсенү катыш сагыш тулы карашларында ниндидер якты нур чагылып китте: ”Әле яңа гына белдеңме?!”
– Бар. Өйдә көтә. Инде югалткандыр, ачуланып беткәндер... Бик усал ул минем... Өйдәге кешем...
5.
Соңгы сөйләшүдән соң Зәйтүн тынычлыгын югалтты. Югалтырсың да. Зилә аңа ачыктан-ачык әйтте ләса: “Кешем бар!” – диде. Шул сүзләре белән Зәйтүннең күңелендә уянып килгән җылы хисләрне кире какты, аның барлы-юклы өметен өзде.
Зилә аларга сирәгрәк керә башлады. Элеккечә, Зәйтүн белән сөйләшеп тә утырмый. Кичләп кенә килеп керә дә, савыгып килүче ике авыру җанның хәлен белгәч, ашыгып чыгып та китә... Зәңгәр күзләрендәге нур балкышы белән матур, йомры бит очларындагы алсулык кына аның күңелендә ниндидер якты сагыш, гүзәл гамь барлыгын искәртеп кала...
Бервакыт Зилә бөтенләй күренмәс булды. Аны күршедән кереп йөрүче Гайшә абыстай алыштырды. Гомерен ялгызы үткәргән бер дөнья карчыгы ул. Зәйтүн белә-белгәннән бирле шул бер килеш – йөзгә дә, сүзгә дә... Аның белән күбрәк әнкәсе сөйләшә. Зиләне алыштыра алмаса да, күңел юатырга, тормышта япьтәш булырга барыбер ярап тора бу карчык.
Зәйтүн эшкә чыкты. Кулы да, күңеле дә хезмәтне сагынган! Ташчы эшенең дә матурлыгы, рәхәте бар икән! Зәйтүн моңа, берничә ай авырып ятып, кабат эшкә тотынгач кына төшенде.
Ләкин иртәләрен, элеккечә, сикереп торып, шундук эшкә чыгып йөгерми инде ул. Әнкәсенең моңлы тавышына уянгач, күз кабакларын күтәрмичә, керфекләрен ачмыйча гына, аның Хак Тәгаләгә багышланган теләк-догаларын тыңлап ята. Кайчакта бу догалар җанны сискәндерерлек дәрәҗәдә шомлы килеп чыга... Ана кеше һаман Аллаһы Тәгаләдән үз саулыгы, сәламәтлеге, хәтта яшәячәк гомере бәрабәренә улы Зәйтүнгә саулык-сәламәтлек, озын гомер тели...
Ничек кенә үртәлсә дә, әнкәсен гыйбадәт гамәлен бүлмәде, бу сәер теләк-догаларыннан туктатмады. “Үзе беләдер әле”, – дию белән чикләнде.
Нигә борчылырга? Иң авыры артта калды бит инде – әнкәсе әнә йөгереп йөри, үзенең дә эше көйләнергә, тормышы җайланырга тора. Эх, менә күңел дигәннәре генә һаман үз урынына утырып җитә алмый. Яралып килгән мәхәббәт хисләренең ургылып аккан ташкынын чикләр ярлар яралмаган шул әле...
Бер таңда Зәйтүн, әнкәсенең догаларына ияреп китеп, Ходай Тәгаләгә таба якынаерга, Аңа сыенырга булды. Аның янында күңеленә тынычлык, тормышына юаныч, язмышына сабырлык табарга омтылды. Изге китапта әйтелгән бит: “Колым Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер колач якынаермын. Колым Миңа таба атлап килә башласа, Мин аңа табан йөгереп барырмын”, – дигән...
Ләкин Зәйтүн күңелен, тормышын илаһи йолаларга көйләп бетерә алмый калды, ниятләгән көнендә үк әнкәсе каты авырып түшәккә егылды. Зәйтүн тагын үз язмышы белән кара-каршы торып калды...
Ләкин ул бу юлы нишләргә кирәклеген белә иде. Хәлсез-буынсыз булып яткан әнкәсе янында Гайшә карчыкны калдырды да урамга чыгып йөгерде. Аңа ничек тә Зиләне эзләп табарга кирәк иде. Аның бит хәзер Зиләсе бар. Ул үзе Зиләнеке булмаса да, Зилә – аныкы! Аларныкы! Бөтен ышаныч, өмет аңарда! Игелек, изгелек булып яшәүче Зиләдә!
Ишегалдында Зәйтүн Зилә-врачның кайда торуын белердәй кеше эзли башлады. Белсә дә картлар беләдер... Кайда соң алар? Ник берсе күренсен... Алардан сорамый, менә бу бала-чагадан, комлыкта япа-ялгызы уйнап утырган сабыйдан сорамассың бит инде? Сабый? Туктале, бу бит теге Хәлим!.. Зәйтүннең таныш малае! Фәрештәләр белән сөйләшүче изге зат!.. Бу мизгелдә Зәйтүннең аң-зиһене яшен тизлегендә эшли башлаган иде. “Нигә булмаган картларны эзләп торырга? Зиләне дә әллә табасың, әллә юк... Әнкәсенең хәле хакында, бәлки, шушы малайдан гына сорап караргадыр? Малай аша аның фәрештәләреннән сорап карарга... Ул бит алар белән сөйләшә ала!.. Теге вакыттагы кебек...”
Зәйтүнгә оят булып китте. Әйткән вәгъдәсен тотмаган, үтәмәгән ләса ул, әнкәсенең хакын хакламаган – малайны бәхилләмәгән... Эх, әйбәт чакта хак хакында уйламыйсың шул...
– Сәлам, Хәлим!
Малай Зәйтүнне таныды да, танымады да. Һәрхәлдә, аны бик исе китмичә генә каршы алды. Уен гаменнән аерылмыйча гына җавап кайтарды:
– Сәлам...
– Ничек яшисең? Бүген ял көне бит, нигә әниең белән түгел?
– Әни өйдә... Тәләзә юа... Ә нигә син әниең белән түгел? Ул телелдеме инде?
– Терелде... Сиңа зур рәхмәт... Тик менә... тагын авырып китте әле ул... Шуңа да синең янга килдем... Сорашырга... Сорарага...
– Тагын телелсен дипме?
– Әйе-әйе!
– Булмый. Бүген мин алал белән сөйләсмим.
– Ник инде?
– Алал мине гел тилгиләл. Әниеңне тыңламыйсың, диләл. Мин бит тыңлыйм. Минем уйныйсым гына килә...
– Ну... Алар дөрес әйтә. Әниләрне тыңларга кирәк.
– Син әниеңне гел тыңлыйсыңмы соң?
– Белмим... Тыңлыймдыр... Алар безнең иң якын, иң кадерле кешеләребез бит. Ничек тыңламыйсың инде. Тыңларга кирәк...
Бераз тын калып тордылар. Зәйтүн өйдә калган авыру әнкәсе хакында уйлады. Бәгыре өзгәләнде. Йөрәге сызлавына түзә алмыйча, күзләрен йомып, тын гына ыңгырашып куйды. Аннары, кискен генә калкынып, гаҗизлектән тоныкланып калган карашларын киң ишегалдына күчерде, бу авыр хәлдән чыгу чарасын эзли башлады.
– Ялал...
– Нәрсә?
– Ялал, алайса, сөйләсеп калыйм. Нәлсә әйтим соң?
– Әйт... Элек әйткәннәрне тагын әйт... Әнисе авырып киткән, диген... Ничек тә терелтәсе иде, диген... Бик өзгәләнә, диген... Зинһар, диген...
– Ялал, сулай әйтелмен...
– Ниме, читкәрәк китеп торыйммы?
– Китеп тол.
Зәйтүн йөреп килгәндә Хәлимнең укасы коелган иде. Ләкин Зәйтүн өметен өзмәде.
– Нәрсә, булдымы?
– Булмады...
– Ә?
– Бу юлы булдыла алмыйм, диде.
– Нигә инде?
– Алла көслеләк, ди... Алла сулай тели, ди...
– Алла? Алла ничек инде үз адәмнәренә начарлык теләсен? Ышанмыйм! Сора, тагын сора! Минем алда сора...
– Әниең инде солаган. Хәзер суның хакын түли, ди...
Зәйтүн бу кадәресен көтмәгән иде. Ул җан түренә килеп тыгылган хисләреннән шартлый язды. “Шушы бөтерчек кадәр генә малайга ышанып торган була бит әле... Нинди фәрештә?! Нинди Алла?! Каян килсеннәр алар монда? Әкият бу! Чып-чын әкият! Ничек инде Алла тикле Алла кешеләрнең сәламәтлегенә каршы булсын ди?! Сорыйлар дигәч тә... Бер әнисенең теләген бөтен күк тәгълиматына ничек каршы куя алсын, ничек үз-үзенә хыянәт итә алсын Ул – Бердәнбер һәм Мәңгелек Аллаһ?!.”
Зәйтүн башын тотып шактый утырды. Ул арада күңелендә кайнаган дуамал хисләре, сабырсыз йөрәге суынып өлгерде. Ә бит бу сабыйның бер генә дә гаебе юк. Аңа Зәйтүн үзе килеп бәйләнде ләса! Чынмы-түгелме – нәкъ менә шушы малай аркасында аның әнкәсе терелеп аякка басты, ул үзе дә матур, өметле һәм мәхәббәтле тормышка кайтты... Бүген исә... олы башы белән... тиле бәндә кебек... бер гөнаһсыз, ихлас җанга ябырылды...
Зәйтүн кабат күтәрелеп караганда Хәлим һаман үз комлыгында тау-кала өеп утыра иде. Тавы гына түгел, йөзе дә, кыяфәте дә шул ук. Әйтерсең берни дә булмаган... Ара-тирә генә кем беләндер аралашкан кебек дәшеп куя, кем алдындадыр акланган кебек сөйләнә...
– Беләм... Ярар... Әйе... Әйе... Ярар...
“Бу бит тагын фәрештәсе белән сөйләшеп утыра! Юк-юк, тиле дә, хыялый да түгел бу бала, чып-чын илаһи зат – Ходайның мәрхәмәтле илчеседер ул!” – Үзенең баягы ямьсез кыланышларыннан Зәйтүн кыенсынып, оялып китте. Ләкин барыбер үзендә шушы гап-гади ком тавында изге-илаһи фәрештәләр белән сөйләшеп утырган бала каршына барып тезләнерлек көч тапты.
– Хәлим... Кичер мине, акыллым... Гафу ит, яме... Фәрештәләреңә дә әйт – кичерә күрсеннән, зинһар... Аңла мине... Аңлагыз: иң якын, иң газиз кешем авырый бит минем, ничек кенә ярсымыйсың да, ничек кенә борчылмыйсың, йә әйт... Йә әйтегез...
Хәлим дәшмәде. Комнан тау-манара өюен дәвам итте. Бу манара инде шактый биеккә күтәрелгән, ләкин мәчет манарасы кебек, төз, зифа һәм мәһабәт булып җитә алмаган әле. Ул гадәти манара гына түгел, ахры. Әнә бит – ракетадагы кебек, ике яктан яралгылар ябышып менә... Туктале, бу малай фәрештә сыны ясап утыра түгелме соң? Әнә, әнә – канатлары да бар... Иң матуры, иң серлесе шул канатлардыр да әле...
– Хәлим, әйдә сөйләшик инде...
– Нәлсә киләк тагы?
– Ярый, шулай да булсын ди. Әнкәй догалары Хак Тәгаләгә барып ирешсен дә ди... Хак Тәгалә аны тыңласын да ди... Нишлисең, Хактан узып булмый. Шуңа да Хак бит ул. Хак алучы, хак түләтүче... Тик миңа хәзер нишләргә соң? Син менә шул хакта сора фәрештәләреңнән... Ничек әнкәйгә ярдәм итим, ничек аны коткарып калыйм? Ә?
– Мин соладым инде...
– Ә? Сорадың? Нәрсә дип сорадың? Йә инде...
– Әнисе чилле, дидем. Нисек телелтелгә, дидем...
– Ну, шуннан? Ул нәрсә диде?
– Ул әйтте: Алла теләге – зул теләк, диде. Тик Алла кеселәлгә дә күп көс билгән, диде. Алла эсләмәгәнне үзләле эсләсеннәл, диде... Сул...
Бу сүзләрдән Зәйтүннең йөрәге ярыла язды. Изгелекнең чиге юк, диләр иде. Дөрес икән... Хәзер шушы изгелеккә чатырдатып ябышасы гына калды.
– Нәрсә эшләргә соң, нәрсә? Мин барысына да риза! Барысын да эшлим! Әйт кенә – нәрсә эшләргә?
– Белни дә эсләмә. Син белни дә эсли алмыйсың. Аңа влас киләк.
– Кем-кем?
– Влас.
– Власть?
– Влас түгел, влас.
– Врач?
– Әйе, влас.
– Врач... Врач... Мин беләм бер врачны... Шуны эзләп чыгуым да иде... Зилә исемле... Белмисеңме шундый кешене? Белмәсәң, фәрештәңнән сора... Аны гына әйтергә тиеш ул...
– Үзем дә беләм мин аны.
– Врач Зиләнеме?
– Әйе. Әйдә...
Зәйтүн аңышып алганчы Хәлим шактый ерак китеп өлгергән. “Кара син бу малайны!.. Әллә чынлап та безнең дөнья кешесе түгел инде? Барысын да каян белә диген...” Аптыраудан башын чайкый-чайкый барган Зәйтүн үзе дә чит-ят дөньялардан килгән затларны хәтерләтә иде бу минутта.
Малай аны кырый йортларның берсендә подъезд төбендә каршы алды. Лифтка ияртеп алып керде. Алтынчы катка алып менде. Врачның фатирына төртеп күрсәтте. Аннары, Зәйтүн ис-аңына килеп өлгергәнче, шул ук лифтта кабат аска төшеп китте.
Чекерәеп карап торган кыңгырау төймәсе каршында ул япа-ялгызы калды. Әкият дәвам итте. Зәйтүн төймәгә басарга өлгерми калды, ишек ачылып китте. Аннан балкып Зилә килеп чыкты.
– Зәйтүн?
– Исәнме, Зилә?
– Исән әле, үзегез ничек соң? – Зиләнең йөз чалымнары кинәт тартылып, кырысланып китте.
– Әйбәт түгел, Зилә. Әнкәй авырый... Килүем дә шуңа...
– Сизгән идем аны... Әйдә, үт...
– Юк, кереп тормыйм... Әнкәй анда үзе генә...
– Алайса, кайта тор. Мин хәзер куып җитәм... Малайны гына чакырып керәм дә... Шуны эзләп чыгып бауым иде...
(Ахыры бар)
Фото Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ шәхси архивыннан.
Читайте нас: