Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июнь 2021, 08:51

Сания ШӘРИПОВА. Тирәнгә кереп... (3)

...Гөлүзә әллә ничә банкка сугылып чыкты, аның эш хакына ул кадәр кредит бирергә җыенмыйлар. Аптырап, интернетта чокынырга тотынды. Бу хәлдән бер чыгу юлы табылды табылуын: бөереңне сатарга була...

(Ахыры.)
Бәхетенә, гел уңай килеп торды. Дус кызы аңа абыйсының телефонын бирде. Бәйләнешкә кергәннән соң очрашып сөйләштеләр. Газиз төрле тантаналы чаралар үткәрергә заказлар кабул итә, шуларны үткәрергә сценарийлар язарга кирәк. Теләгән вакытыңда эшне өйдә башкарсаң да ярый, бары үзара охшаш кына булмасын.
– Шундый эшләр эшләгәнегез бар?
– Моңа кадәр тотынганым булмады.
– Алайса, ышандырып алмыйсыз?
Ул кулыннан яраткан уенчыгы тартып алган баладай куркып:
– Эшлим, булдырам, нигә эшләмәскә? – диде Гөлүсә.
– Ярар, ул чагында менә бу папканы алып китеп танышып чыгыгыз.
– Тик Сез миңа бераз аванс бирә алмассыз микән? – дип сорамый булдыра алмады яшь хатын, ямаулык сораган хәерче шикелле.
Куанычыннан канат куйгандай канатланып кайтты. Эчендәге сөенечен шунда ук ярып салды. Ярты төнгә кадәр копьютер артында утырып, тегеннән кисеп, моннан өстәп, үзеннән дә кушып, ярыйсы гына сценарий китереп чыгарды, иртүк Газизгә илтте.
Ирек авыру карточкасын кайтарып тоттырды. Операциясез дә авыруны җиңәргә мөмкин икән, биш йөз мең акча кирәк. Казанның бер хастаханәсендә дәвалыйлар икән. Бурычка алырлар иде, биреп торыр кешеләре юк. Гөлүзә әллә ничә банкка сугылып чыкты, аның эш хакына ул кадәр кредит бирергә җыенмыйлар. Аптырап, интернетта чокынырга тотынды. Бу хәлдән бер чыгу юлы табылды табылуын: бөереңне сатарга була. Ирек башта якын да килмәде. Төрле ышанычлы дәлилләр китерә торгач, видеолар күрсәтеп, сыңар бөер белән дә озак яшәп булу мөмкинлекләре барлыгын аңлаткач, ике сүзне берендә яратуы, исән килеш кирәклеге турында әйтә торгач, күндерде аны хатыны.
Бөерне тапшыру алдыннан Гөлүсәгә сәламәтлеге турында белешмә кирәкте. Ул, күз алдына китерергә дә куркыныч булган шатлыктан, кош тоткандай очып кына, анализлар биреп, кабинеттан кабинетка йөреп чыкты.
Телефоны таныш музыканы уйный башлады. Газиз чакыра икән. Гөлүсә шунда чапты. Мөгаен, эшен яратмагандыр, акчаны кайтарып алмакчы буладыр дип, ишекне шыпырт кына ачып керде, гаепле кешедәй танавын тартып тора бирде. Яшьләрен сөртсә дә, кызарган күзләре, мышкылдык танавы аның елаганын әллә каян күрсәтеп тора. Газиз исә аның эшеннән канәгатьлеген, хәтта көткәннән күпкә яхшырак килеп чыкканлыгын, төзәтүләр кертүен белдергәч, Гөлүсәнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Яшь хатын тагын да җебеп төшеп, аяк буыннары тотмый башлады. Тәмам хәлсезләнеп, креслога утырды, төелеп-төелеп елап кайгысын сөйләп бирде. Гаяз аны чын күңелдән кызганды, кредит алырга булышырга теләге барлыгын белдерде.
Гөлүсәнең өстеннән, гүя, биек тау төшкән кебек булды. Шул уңайдан ирен дәвалаучы докторны күреп чыгарга уйлады. Регистратурага мөрәҗәгать итте һәм гаҗәпләнүенә каршы, андый кешенең бөтенләй эшләмәве ачыкланды. Хатын сүзсез калды, ачы эре-эре яшьләре битләрен әрнетеп туктаусыз актылар да актылар.
Ул кайтканда, Ирек өйдә юк иде. Күпмедер вакыттан соң, ниндидер җыр көйләп күңелләнеп кайтып керде. Бу вакытка Гөлүзә үзен кулга алып сабырлана төшкән иде.
– Ирек, син юньсезләрнең дә юньсезе икән. Нигә мине җәзалыйсың? Син миңа никадәр тирән яра ясаганыңны аңлыйсыңмы? Нәрсә дип алдашасың син, кемне алдыйсың, үзеңнеме, минеме?
– Алдашмыйм. Мин табибта булдым. Ул икенче урынга күчеп киткән. Бәлки, кем белә, ул юллама биргән Казан хастаханәсе табиблары белән бергә ашап-эчеп ятканнары өчен эшеннән бушатканнардыр. Мин каян белим! Ышанмыйсыңмы, бар, төбенә төшкәнче тикшер. Бәлки, очына чыгарсың!
– Күреп тордың, мин бөеремне сатарга җыенып беттем.
– Менә хәзер кредит аласы юк. Бөтен нәрсә дә үз урынына утырды, тынычлап яшибез болай булгач.
* * *
Газиз Гөлүсәнең зарын, киң җилкәсен җыерып, аптырау катыш игътибар белән тыңлагач, аңламассың, сездә атнасына биш җомга дигәндәй, ныклы карарга килде:
– Икеле-микеле уйлап, шикләнеп торганчы, минем классташ республика хастаханәсендә эшли, аның белән сөйләшәм дә, шунда барып тикшеренеп, дөрес диагноз куйдырып кайтсын. Икегез өчен дә әйбәт булыр, – дип тынычландырды.
Сүзен җилгә аудармый торган төгәл кеше буларак, шунда ук телефоннан шылтыратып, вакытны да белеште.
Ирек, чирләмим дип, карышып маташса да, хатыны икеләнергә урын калдырмады. Атна узгач, табибка бардылар. Табиб, калын пыялалы күзлеге аша бер – үзенә төбәлгән Иреккә, бер – бертуктаусыз уфтанып утырган Гөлүсәгә, бер кулындагы язуларга төбәлеп утыргач күңелне өшетерлек салкын тавыш белән Газиз белән алдан килешенгәнчә диагнозны әйтте:
– Сездә рак кебек начар авыру юк. Әмма баш миендә, чынлап та, шеш бар. Кичектермичә дәваларга кирәк.
Ирек:
– Миндә беркайчан да андый авыру булмады, башым да авыртмады, чирләмим мин. Аны Рим уйлап чыгарды, – дип, җан ачуы белән ярып салды. Хатынына әйләнеп тә карамыйча чыгып китте.
Гөлүсә бу хәлне бик авыр кичерде. Мәхәббәт ярасы – күренми дә, тәзәлми дә торган авыр яра шул. Вакыт төзәтә, диләр диюен... Газиз аңа нык булырга, бирешмәскә куша, ул синең мәхәббәткә лаек кеше түгел, димәкче.
Римнән сорагач, анысы:
– Сумкасын кулыма тоттырып алып китәргә кушкач, нишлим, нәрсә диим? Иреннән аерылып кайткан, солдатка киткәнче йөргән кызы куенында, дип булмый. Уйламыйча гына башка килгәнне әйттем дә куйдым. Кем белгән шулкадәр тирәнгә керәсен? Беренче тапкыр һәм соңгы тапкыр түгел, йөрер-йөрер дә туктар дип уйладым. Син алачак акчага сөйгәнем белән ялга барабыз, дип мактангач кына ике ут арасында калдым. Син дә кызганыч, дуслыкка да хыянәт итеп булмый.
Бу сүзләр яраны тирәнәйтеп, йөрәкне тагын да ныграк телгәләде...
Фото: Pixabay.
Читайте нас: