Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 июнь 2021, 13:49

Марат Кәбиров. ДӨНЬЯ КУЛАСА

Ерткычлык һәркемең күңелендә бар. Уңае туры килсә берәү дә инсафлы булып кыланмаячак. Төлке куянны, куян агач каерысын чамалап кына йөриләр. Һәркем үзенчә ерткыч.

Төн җитеп килә иде. “Бүре“ ауга җыена. “Бүре” – аның кушаматы гына, ә дус-ишләре өчен Борис Әхмәтович Ханов. Ау дигәне төнге ялгызларның акчасын талау, фатирга төшү һәм башка шуның ише галәмәтләрдән гыйбарәт. Мондый типларны, гадәттә, җинаятьче, әрәмтамак, ялкау һәм башка колакка ятышсыз исемнәр белән атыйлар. Нахакка, әлбәттә. Шундый коточкыч төннәрдә фатир басып кара әле, шуннан белерсең... Бары тик корбаннары аның кемлеген дөрес билгели – бүре. Берниди аңлатма да кирәк түгел, бүре һәм бетте...
Ерткычлык һәркемең күңелендә бар. Уңае туры килсә берәү дә инсафлы булып кыланмаячак. Төлке куянны, куян агач каерысын чамалап кына йөриләр. Һәркем үзенчә ерткыч. Бүре дә шулай... Әлбәттә, барлык операцияләр дә шома гына үтми, кара канга батып юлында мәет ятып калган чаклар да була. Үз гомерендә шундый хәлләр күпме булгандыр, шайтан белсен. Ләкин “Бүре” үзен остага исәпли, чөнки бер генә тотылганы да, җөй биргәне дә юк. Моның белән горурланып та куя әле. Ә инде намус мәсьәләсенә килгәндә “Бүре”нең бу хакта уйлаганы да юк. Ерткычлар дөньясында ерткыч булырга кирәк – шул аның фикере. Әле дә ау кирәк-яракларын алды да көзгедәге атлетларча нык һәм матур гәүдәсен күздән кичереп:
– Ну, ни пуха, ни пера, – дип үзен дәртләндерде.
Ул утларны сүндереп ишек тоткасына үрелүгә, өй эче балкып китте. Кулы өстенә ниндидер җылы нәрсә килеп кунды. “Бүре”нең тәүге уе шул булды: “Аһ, эләктерделәр...”. Зур саклык белән генә тирә-якка күз йөгертсә дә беркем дә күренмәде. Утны кабат кабызуга, кул өстендәге җылылык югалды. Тынлык урнашты.
“Бүре”нең күңелен генә әллә нинди шом биләп алды. Нервыларын тәртипкә китерү ниятеннән кәнәфигә җәелеп утырды да, күзләрен йомды. Болай да файда булмагач, кухняга чыгып суыткыч тоткасына үрелде.
Капылт йөрәге тертләп китте. Ә бәлки... менә хәзер ишекне ачу белән теге албасты килеп чыгар да... (“Бүре”гә ул ни өчендер коточкыч кыяфәтле албасты булып тоелды). Тирә-якка каранып алды, шикләнер нәрсә юк иде. Кинәт кенә килгән кыюлык ишекне кисәк ачуга сәбәче булды. Кинәт тартудан суыткыч калтырап китте. Дөбердәп идәнгә шампанский шешәсе төште. Ләкин ул ватылмады. Бу “Бүре” күңелендә батырлык тойгысы уятты. Бер стакан шәрапны гортлатып куйгач, елмап ук җибәрде. Елмаймаслык та түгел иде шул, кешеләрнең котын очырып йөргән адәм, кара төндә бер хиссез фатир басып өйрәнгән ерткыч үз өендә шыр җибәреп торсын әле. Ха-ха-ха... Ничә еллар буе төн йокысы күрмәү галәмәтеме әллә бу?.. Ярар, болай торудан фәтвә юк, тәвәккәлләп карарга кирәк. Ни язса, шул булыр.
Ишек келәсен ычкындыруга тагы ут сүнде. Нәрсәдер стенага бәрелеп ватылды. Тычкан чыйнауын хәтерләткән тавышлар колакны ярды. Кинәт ут янды. “Бүре”нең күз алдында ак нәрсә йөзеп йөрде дә китап шкафы артына кереп күздән югалды. Борисның тәне эсселе-суыклы булып алды, чәчләре үрә торды. Әллә чынлап та?.. Стенага бәрелеп ватылган шешәне тотып карагач, шикләнүләре таралды. Әйе, чынлап та.
Борис Ханов надан түгел иде. Детектив романнар, фантастика – барсын да укып бара ул. Хәтта философияне дә өйрәнә. Күзгә күренмәс кеше хакында укыганы исенә төште шул чак. Әгәр Уэллес хаклы икән, куркыр урын юк. Бары тик могҗиза иясе белән килешергә генә кирәк. Шул чак күңелен шикләнү дулкыны биләп алды. Әгәр шайтан булса? Я башка нәрсә?
Кем соң?
Чит планета кешесе дип башына да китермәде “Бүре”. Ул, гомумән, моның ишеләренә ышанмый иде. Оҗмах кебек күгендә генә ятмый монда нишләп йөрсен инде акылы бар адәм. Ә акылы юк икән, ничек килеп җитсен? Һәрхәлдә, яхшыга юрарга кирәк. Ә иң әйбәте – бу могҗизаны күренми торган кеше маҗаралары дип уйлу.
Могҗиза иясе белән күпме генә сөйләшеп килешергә теләмәсен, җавап булмады. Борис Ханов “Бүре”леген онытты. Хәлең коточкыч булганда ничек инде байлык, акча хакында хыялланмак кирәк. Бүренең да бар кайгысы йорт иясе (бәлки чынлап та йорт ияседер) белән килешү иде. Яшәргә, тыныч кына гомер итәргә комачауламасын. Кинәт ут сүнде.
Борисның көтүләре юкка гына икән, бернинди дә кот очарлык хәл булмады. Шулай да аның күңелен курку тулысынча яулап алды. Ә бәлки... Бәлки,бу йортны ташлап китәргәдер? Бу бердәнбер дөрес юл иде. Чөнки, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте булган ир теләсә кайдан өй таба ала, фәкать тынычлыкта гына калдырсыннар. Шул уй белән ишекне ачты. Аны тизрәк тыштан ябарга теләде. Әмма бүлмәдән чыгу мөмкин түгел, ул күзгә күренмәс ишек белән бүленгән иде. “Бүре”нең йөгерек акылы балконга юнәлде. Аһ, монда да шул ук хәл! Кухня тәрәзәсе? Тик түбәнгә карау белән “тынычланып” калды: төпсез авызын ыржайтып әжәл тора иде.
Нигә болай өзгәләнергә соң әле? Бүлмәдә генә утырырга кирәк.Үзен шулай тынычладырып, диванга ауды. Иртәнгә кадәр шаян кунакның күзгә күренүен теләде.
Таң алдыннан телефон шалтыравына уянып китте. Трубканы ашыгып кулына алса да сөйләшергә насыйп булмады: көтмәгәндә китап шкафы ауды, люстра идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Урындык дүрт аягын өскә күтәреп сикергәли, өстәл исерек кеше төсле алпан-тилпән килеп йөри. Болар барысы да “Бүре”нең куркуын арттырды.
Ул тиз генә пистолетын тартып чыгарды да атып җибәрде. Бүлмәне көлү тавышы яңгыратты: ха-ха-ха... Бераздан кабер төбеннән чыккан гырылдау сыман итеп: “Без үлемсез!” – диделәр. Тавышларыннан мәет тәнендәге салкынлык бөркелә иде.
“Бүре”нең җаны-тәне эсселе-суыклы булып китте. Бөтен гәүдәсе калтыранды. Ул кайчандыр шулай дерелдәп торган корбаннарын хәтерләде. Шардай ачылган күзләрдә инде элекке салкын канлылыкның әсәре дә юк, алар курку белән тулганлыктан менә-менә шартлар сыман. Йөзе, муены, беләкләре күгәреп чыккан. Кай арада мондый үзгәрешләргә дучар булуын аңлый да, аңлата да алмас иде “Бүре”. Аның уенда фәкать бер генә уй, бер генә теләк: тизрәк күзгә күренсеннәр.
Кинәт кулыннан кемдер эләктереп алуын тойды. Җитәкләп бүлмә уртасына китерделәр. Битен-башын кемнеңдер җылы кулы иркәли. “Аһ, болар начар уй белән түгел икән бит...” “Бүре” үзен иркәләүче кулларны тапты да, сәрмәнеп хатын-кыз гәүдәсен кочаклап алды. Бер мәлгә җаны изрәп китте. “Кадерлем, күземә күрен”, – дип шыбырдады ул. Бүлмәне көлү тавышы яңгыратты. Монда хатын-кыз хихылдады да, ирләрнең хахылдавы да бар иде.
Иң тәүдә куенындагы хатын күзгә күренде. Ул шәп-шәрә, күкрәгенең сул ягында пычак эзләре. Каты сугудан кыйшайган ияге сәлберәп тора. Борис коты очып кычкырып җибәрде. Әкренләп башкалар да күзгә күренер хәлгә килде. һәрберсе гарипләнгән, кайсының башы янчелгән, икенчеләренең эче ертылган, өченчеләренең гәүдәсен пуля тишкәләгән. Барысы да кара канга баткан һәм күгәреп беткән гыйфритләр иде.
“Бүре” бер мәлгә катып калды. Кайда атларга, нәрсә эшләргә белмәде. Бу имәнеч күренешкә карау аның (хәтта аның!) җанын ызалады. Ул күзләрен йомды. Әмма чиркангыч адәмнәр юкка чыкмады. “Бүре” үзенең әкренләп тәрәзәгә якынлашуын тойды. Тегеләр кысрыклый икән. Менә ул тәрәзә төбенә килеп басты. Шул чак иң алга бер әзмәвер чыкты да “Бүренең күзенә карады:
– Таныйсыңмы мине?
– Ю-ук... – дип калтыранды Бүренең иреннәре.
– Без синең корбаннарың.
– Ничек? Сез бит үле...
– Әйе...Кеше үлә, гәүдәсен күмәләр, ә җаны үтерүченең йортына оялый һәм еллар үтү белән хөкемдарга әйләнә. Без сине хөкем итәргә килдек! Үлем җәзасына...
“Бүре”нең күзаллары караңгыланып китте. Аяк астында җир убылды. Күк йөзе, биек йортлар бер өскә, бер аска түңкәрелде. Чынлап та җир әйләнә икән, чынлап та дөнья куласа икән...

Фото: omsk.flamp.ru
Читайте нас: