Бу вакыт эчендә исә Тансык Римне кулга алып өлгерде. Уратып-чуратып тормыйча:
– Татарларда, уртак малны эт җыяр, диләрме әле. Ә безнекеләр ике әкәйгә бер ыштанны яратмый. Сөйләш Ирек белән, машина берегезнеке генә булсын, – диде.
Сөйләшелде, килешелде, мәсьәлә чишелде. Рим авылдашы янына бик еш барып йөрергә вакыт җиткерәлмәсә дә, Ирек аларга көненә бер булса да сугылмый калмый. Бигрәк тә юктан гына Гөлүзәгә ачуы килеп, үзләренә кайтасы килмәгәндә, тәмле генә торт алып, берәр Бәләбәй малаен куенына кыстырып, дусты кырына чаба. Яшь кәләш белән башта ярыйсы гына мәш килсә дә тора-бара, майлы ботка да туйдыра икән, бизде, җиләде бугай. Кайсы төнне кунарга да кайтмый кала. Мондый вакытларда үз-үзен кая куярга урын тапмаганлыктан, тозлы яшьләрен яңак буйлатып агыза-агыза, тәрәзә аша төнге урамны, күктәге йолдызларны, алар арасыннан очып узган самолет утларын күзәтеп таң аттыра. Таң сызылгандарак, берни булмагандай, ишектә Ирек күренә. Эчен көнләшү корты кимереп, әрләргә җыенган Гөлүзәнең авызы ачык килеш кала.
– Кайда булдың, төн буе кайда йөрисең?
– Допрос аласыңмы? Отчет кынамы? Бик беләсең киләмени? Римнәрдә, тагын нәрсә әйтим?
– Ирек, син эчкәнсең бит.
– Шуннан ни булган? Миңа авылдашым белән очрашырга да, әз генә эчәргә ярамыймы әллә?
– Таксида, руль артында, нәрсә булачагын күз алдыңа китер.
– Башымны катырма, минем йокым килә, – дип, дорфа гына артын биреп ята да шул секундта ук гырылдый да башлый Ирек.
Берничә көн матур гына йөри, аннан янә шул хәл. Төн уртасында телефоны шылтырый, ерак рейс, дип, чыгып китә, салыбрак кайта.
Чарасыз калган Гөлүсә, Рим кырына барып, озын керфекле яшькелт-соры күзләрен аңа туры төбәп:
– Кичә Ирек сездә кундымы? – дип сорый. Тегесе, тәмәкесен кабызып, тирән итеп суырып, мул төтенен тышка өреп:
– Бездә булмыйча, кайда булсын? – дип сорауга сорау белән җаваплый.
– Булды инде әз-мәз генә, – дип, гаебен таныганын белдереп, икеле алган укучы кебек кызарып, аска карый.
Тәүлектән артык югалып торган ире исән-сау күзенә кайтып күренгәч, исән генә була күрсен, бер сүз әйтмәм дигән тукран тәүбәләре онытыла:
– Нишләп телефоныңны алмыйсың ул, үзең дә шылтыратмыйсың, кайдалыгыңны белдерү кыенмыни сиңа?
– Сүнек, батареясы утырган.
– Син тагын эчкәнсең! Эшсез каласың болай булса!
– Болай да бушатырга торалар. Сезнең урынга яшьләрне алабыз, алар белән эшләү күпкә очсызга төшә, дип яныйлар. Юкка эчмим, үртәлеп эчәм. Эт булып арыдым, йокларга кирәк.
Киемнәрен салып тормыйча, кырынуны әйтеп торасы да юк, үрмәләп диярлек диванга менә һәм шунда ук сүнә. Аны көтеп, йокысыз үткәргән Гөлүсәне йокы алмый, нәрсә уйларга да белми, ә башында мыжлап торган кортлар белән тулган тубалмыни иксез-чиксез уйлар.
...Беркөнне Римнең офисына юл тотты. Офис димәсәң, хәтере калыр, бәләкәй генә бинаның бер бүлмәсе. Үзенә кирәкле ишекне тапкач, шакыды, рөхсәт ишеткәнче үк, туп-туры түрә каршына килеп утырды, исәнләшеп тә тормый сүз башлады:
– Нишләп әле сез минем Ирекне эштән бушатырга җыенасыз? Аның тәҗрибәсе җитәрлек.
– Беркем дә аны эштән җибәрергә җыенмый.
– Яшьләрне кыскартыгыз. Тимәгез минем иремә.
– Бездә кыскарту көтелми, киресенчә, штатны киңәйтергә исәпләп торабыз. Ирек еш кына отгуллар ала, төнгелеккә дә эшкә чыкмый кала.
Гөлүсә ничек чабып кергән булса, тагын да шәбрәк пуля кебек атылып чыгып китте. Ирекнең алдавын күтәрә алмады. Нишләп әле ул Гөлүсәнең мәхәббәтен шулкадәр мыскыл итеп, аяк астына салып таптый? Бала карагандай карый бит, кайтуына ашарга әзер, өс-башы юылган, үтүкләнгән.
Кайтып керү белән иренең барлык әйберләрен тынкычлап зур кызыл спорт сумкасына тутырды да Римгә шылтыратты:
– Рим, безгә килеп кит әле.
Рим килеп керү белән кулына сумканы тоттырды. – Бүген дә Ирек сездә кундымы? Әзрәк эчтегезме?
Гөлүсә бензин сипкән учак кебек кызып китте.
– Мә сумкасы, үзегезгә алып кайтасыңмы, урамга чыгарып атасыңмы, анысы синең эш. Башкача аның бу тупсага кайтып керүен күрмим, – кулы белән бугазына ишарәләде: – монавыннан гарыкмын алдашуларыгыздан. Эшенә барасы килсә, бара, килмәсә, бармый икән…
– Син аның эш урынында булдыңмыни?
– Булдым. Ал сумкасын. Минем янында эзе булмасын.
– Гөлүсә, Рим әйтмәскә кушкан иде. Эш бу кадәрегә барып җиткәч, әйтми булмый инде. Авырый бит ул. Аның башында яман шеш.
Хатын ничек дөрләп кабынган булса, шулай кинәт сүнде.
Иренең эчебрәк кайтканын белсә дә йомшак кына сөйләште:
– Нишләп инде миннән яшердең, юләркәем. Мин синең өчен читмени?
– Менә хәзер аңлаштык. Рим сиңа серне ачканлыгын телефон аша искәртте. Тик мин барыбер үләчәкмен, яшәүнең мәгънәсе, кызыгы юк. Башым авырта.
– Юкны сөйләмә. Мин табиб түгел түгелен, шулай да авыруың турында язылган карточкаң белән танышыйм. Кая китер әле. Нинди диагноз куйдылар икән?
– Ул миндә юк. Нигә кирәк инде, барыбер озак яшисем калмады. Башым авырта димен, эчсәм, әзрәк ару булган кебек тоела, шуңа эчәм.
– Теләсә нәрсә сөйләнеп торма әле. Кая?
– Врач алып калды, иртәгә алып кайтырмын.
– Без бирешергә тиеш түгел. Соңгы чиккә кадәр көрәшербез, Мин укуымны ташлыйм. Син кайда, күпмегә операцияләр ясыйлар, белешеп кайт. Бирешмибез, барлык чараларны да күрербез. Өч эшкә урнашсам урнашырмын, ничек тә акчаны табарбыз. Өметне өзмик, өметсез шайтан гына була.
Гөлүзә көнен тегеләй йолкынып, болай сугылып, футбол тубы шикелле бер яктан икенче якка типкәләнеп, эш эзләп уздырды.