Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 июнь 2021, 16:06

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хак. Бәян (2)

Ана кешенең иртәнге намаздан соң укый торган догаларын көйләп утырган мәле иде бу. Ул көйле дога, өн белән төшне буташтырып, Зәйтүннең күз алдында әллә нинди сихри, хәтта сихерле манзаралар барлыкка китерә иде...

2.

Зәйтүн кайтып кергәндә әнкәсе түшәгеннән торган иде. Бүлмәгә тәмле ризык исләре таралган. Итле бәрәңге шулпасының хуш исләре шулкадәр ымсындыргыч иде, Зәйтүн, кайтып керү белән, кухняга чыгып, кәстрүлләрнең капкачларын ачкалап карап йөри башлады. Аш-су белән бераз юангач кына ул эчке бүлмәдә нидер ямап, тегеп утыручы әнкәсен эзләп тапты. Шундук борчылып өтәләнергә кереште:
– Нишлисең син, әнкәй?! Сиңа торырга ярамый бит!
– Ярый, нишләп ярамасын, балам. Менә хәлем яхшырып киткәндәй булды әле. Өебез хатын-кыз кулын сагынган, җыештырып алдым... Әнә ничек ямьләнеп китте...
Зәйтүн бу юлы әнкәсен ачуланмады, битәрләмәде, балкып, яктырып киткән бүлмәләрне урап чыкты да әнкәсе янына килеп урнашты... Алар шулай хәтсез вакыт гәпләшеп утырдылар, аннары аш өстәленә күчтеләр, тәмле-тәмле ризыклардан авыз иттеләр...
Зәйтүн үзе сөйләште, үзе эчтән генә уйлап утырды: “Әллә теге фәрештә затының вәгъдәсе рас килдеме? Әнә бит әнкәсе ничек аруланып, терелеп китте. “Сөбханалла”дан башка бер сүз дә юк... Мең рәхмәтләр ул Ходай фәрештәсенә. Теге сабыйга да рәхмәт. Бер барып бәхилләп киләсе булыр... Хәер биреп, дога да укытып алырга кирәк...”
Уйның очы-кырые юк бит аның. Зәйтүн дә тиз генә тотып ала алмады үз уйларының очын. Ләкин бер нәрсә аның уйларын сагаерга мәҗбүр итте, хәтта чуалдырып төйнәп куйгандай булды. “Туктале, теге бала ниндидер хак хакында әйткән иде ләса... Хак ул – хәер-дога гына түгел , ул мәҗбүри түләнергә тиешле “бәя”, дөресрәге, “бәһа” дигән сүз!..”
...Шулай яшәп киттеләр.
Ана кеше, буын ныгытып, сулышын иркенәйтеп, өй эшләренә чат ябышты, күрше-тирәдәге кибетләргә дә чыккалап йөри башлады. Зәйтүн исә эшенә күбрәк күңел бирде, хәтта яңарак, “чистарак” хезмәт хакында кайгырта башлады.
Әмма яңа эшкә күчәргә насыйп булмаган икән аңа. Бердән-бер көнне ул үзе кинәт хаста хәленә калды. Элегрәк тә җилкенеп-җилкенеп ала торган тынгысыз йөрәге тәмам хәлсезләнде, тын-сулышы буылып, башына бер минутка да бетми-төкәнми торган сызлавык керде.
Шулай берничә көн эчендә түшәк иясе булды да куйды Зәйтүн. Чакыртылган врачлар да әллә нәрсә әйтә алмадылар. Нинди дә булса хәтәр авыру таба алмагач: “Үтә торган шаукым бу, һәр кешенең гомерендә бер була торган хәл”, – дип юаттылар. Янәсе, ирлеккә күчү чорында була торган хикмәтләр...
Әмма врачлар ничек кенә вәгъдә итсәләр дә, Зәйтүнгә каныккан авыру, чир тиз генә китәргә теләмәде. Күршедәге Гайшә карчыкның өшкерүләре дә ярдәм итмәде. Менә шул чакта исенә төшерде дә инде ул теге шаукымлы малайның әйткәннәрен: “Хак түләргә кирәк... Кыйммәт булачак...”
Күңеле көннән-көн тынгысызлана, гомере сүнә барса да, Зәйтүн әлегә юанырлык көч таба: “Аның каравы, әнкәй әйбәтләнде”, – дип үз-үзенең хәленә керергә тырыша иде...
3.
Зәйтүн әнисенең моңлы тавышына уянып китте. Бу моңлы аһәң аның баш сызлауларын, тән авыртуларын да томалап куйгандай булды...
Ана кешенең иртәнге намаздан соң укый торган догаларын көйләп утырган мәле иде бу. Ул көйле дога, өн белән төшне буташтырып, Зәйтүннең күз алдында әллә нинди сихри, хәтта сихерле манзаралар барлыкка китерә иде...
Әнә, таныш ишегалдында таныш сабый уйнап утыра. Бүген ул аеруча моңсу, борчулы күренә. Күтәрелеп карамаса да, Зәйтүн бу сабый карашларының сагышлы, хәтта кайгылы булуын тоя, тоеп кына калмый, аерым-ачык күрә...
Иң серлесе бу да түгел әле. Иң кызыгы – бу сабыйның сөйләшүе. Юк, ул сөйләшми дә. Бары бер сүзне генә кабатлый. Ул сүз инде ничә көннәр буе Зәйтүннең бәгырен өзә, җанын талкый:
– Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт...
Зәйтүн күңеленең кайсыдыр тоемы белән сизенә, сизенеп кенә калмый, төгәл белә – бу күренеш төш кенә. Ә өндә аның әнисе намазлык өстендә гыйбадәт гамәле кылып утыра... Җан авазы белән Ходай Тәгаләгә дәшә, хәтта ялвара:
– И Раббым! И Аллаһы Тәгаләм! И Тәңрем! Мәрхәмәтең иксез, шәфкатең чиксез икәнен беләм... Мәңгелек кенә түгел, дөньялык та Синең ихтыярыңда... Мин Синең алда баш иям, бил бөгәм, тез чүгәм... Догаларымны, теләкләремне, рәхмәтләремне зинһар кабул ит. Үземә тигән язмышны үземә насыйп ит, үземә дигән саулыкны үземә бир!.. Моннан соң мин Синең өммәтең булырмын, колың булырмын, юлың булырмын...
Йокылы-уяулы яткан Зәйтүннең күңел түренә салкын йөгерде: нәрсә булган аның әнкәсенә? Нәрсәдер булган – бу хак. Сәер сөйләшә ул бүген. Тукта, нигә сәер булсын? Күкләр белән сөйләшү гадәти була алмас бит инде!.. Әнкәсе исә Аллаһы Тәгаләнең үзе белән сөйләшә!
Зәйтүн тагын йокы гаменә бирелде, онытылды, онытылды... Ләкин йокы сукмагы бик кыска булып чыкты. Аның иләс-миләс яткан тәне, дөресрәге, җаны ана кешенең үтә дә сәер һәм шомлы мәкаменнән сискәнеп китте:
– Йа Ходам!.. Хак Тәгаләм!.. Раббым!.. Тәңрем!.. Миңа мәрхәмәтең чиксез булды – яшәүдән өметен өзгән җанымны сафладың, йөрәгемне терелттең, сәламәтлегемне кайтардың, гомеремне озайттың... Инде минем бердәнбер улымның саулыгын да кайтарсаң иде!.. Аның гомерен дә озайтсаң иде!.. Мөмкин булса, менә шушы кабат кайткан саулыгымның бер өлешен аңа бирер идем... Мин инде яшәсен яшәгән. Ә аның гомере, бәхете алда әле. Мин аны әнә шул бәхете өчен сөеп үстердем ләса!.. Үтенеп, ялварып сорыйм – бала хакын хакласаң иде, и Раббым! Ишетәсеңме мине, Раббым? Хак Тәгаләм!..
Шунда Зәйтүн белән әллә нәрсә булды – аң-зиһене томаланып, ул ис-акылыннан язды, гырылдап, мәрт юлына китә башлады... Намазлык өстендә Ходай белән сөйләшеп утырган ана кеше түшәктәге бу хәлне шундук сизеп, күреп алды, сикереп торып, улы янына атылды, ах-вах килеп, даруларга ябышты... Бераздан ул, дару-мазарга гына ышанмыйча, һаман гырылдап, мәрткә китеп яткан малаена ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булды.
Зәйтүн баштарак ул тавышны әнисенең моңлы тавышы белән бутабрак ятты. Ләкин бераздан аңышты: бу тавыш әнкәсенеке дә, күрше карчыгыныкы да түгел иде. Ул яшь иде, дәртле һәм... мәхәббәтле иде!
– Апа җаным, бер дә начар авыру күрмим улыгызда... Тап-таза кебек ул... Тик менә... йөрәге зәгыйфьләнгән аның, буыны йомшаган... Әлегә берни дә кылмыйм, мин күршедә генә торам, кич кереп чыгармын... Начарланып китсә, укол-мазар кадармын... Хәзергә борчымыйм бу хәлсез тәнне... Аннары... аның чире тәндә генә түгел, җанда, ахры...
– И-и, балам, яшь кенә булсаң да, бик белеп сөйләшәсең... Үзеңнең дә бәхетләрең булсын...
– Апа җаным, бәхетем өйдә көтә мине. – Врач хатын кинәт җанланып, дәртләнеп киткәндәй булды. Моңсу, сагышлы аһәң дә шунда, янәшәдә генә иде. – Хәлимем көтә, минем өчен җан атып торган кешем... “Хәлим” диме? Зәйтүннең моңа кадәр оебрак яткан зиһене дертләп уянып китте, терелеп, тормышка кайта башлады. “Карале, бу ханымның беркөн ишегалдында фәрештәләр белән сөйләшеп утырган Хәлимнең әнисе була түгелме? Юктыр. Хәлим – аның иредер, йә сөйгән кешеседер... Әнә бит, “җан атып тора”, ди...”
Зәйтүн, күңеленә килеп кергән сәер уйлардан арынырга тырышып, торып утырмакчы булды. Ләкин, ничек кенә башын калкытырга, өйләренә фәрештә кебек килеп кергән изге затка сүз дәшәргә теләсә дә, булдыра алмады, авыру аның бөтен тәнен түшәккә беркетеп куйган, ә рухы, асылы әлегә җан түренә кайтып өлгермәгән иде...
(Дәвамы бар)
Фото Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ шәхси архивыннан.
Читайте нас: