Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 июнь 2021, 14:06

Сания ШӘРИПОВА. Тирәнгә кереп (1)

...Ярты елга якын тегендә-монда бәрелеп-сугылып йөргәч, өйләнеп карарга карар кылды. Кызлар күп, вариантлар җитәрлек. Килешмәгән җире юк, ашарга пешерә белә дип, Гөлүзәгә тукталды. Аның тәкъдименә кыз биш куллап чат ябышты. Һуштан язып, үлеп ярата иде ул аны...

Аларның дуслыгы балалар бакчасыннан ук башланды. Рим төптән чыккан юан, Ирек киресенчә нәзек озын. Үскәндә дә, үскәч тә кәтүк белән баганага охшап, бер-берсен тулылыландырып тордылар. Укулары бер чамарак булды. Качып-посып, яшьтәшләре кебек тәмәке суырырга өйрәнделәр. Тугызынчыны тәмамлагач, документларын авылларындагы тракторист, эретеп ябыштыручы, шоферлар әзерли торган училищега тапшырдылар. Өч ел эчендә таныклык алдылар, кешедән яшерми генә паровоз сыман куе төтен чыгарып көйрәтергә өйрәнделәр, чибәр-чибәр кызлар белән йөрделәр. Кызлар исә көтәргә вәгъдәләр биреп, егетләрне армия сафына озатты, ә үзләре, сүзләрендә тормыйча, шәпләрне очратып, кияүгә барып кайттылар.
Икесе ике урында хезмәт итсә дә, дуслык җепләре калын иде. Яратулары шулкадәр генә булгандырмы, үзләрен ташлаган кәләшләре өчен өзгәләнеп ут йотмадылар, йокыларын тыныч йокладылар. Телефон аша уңае чыккан саен аралыштылар, киләчәккә планнар кордылар. Солдат шулпасы, солдат гимнастеркасы, солдат тормышы аларны чыныктырып чын егет ясады.
Яз көне бөреләр чыдаша алмый бүртеп тирә-юньне яшеллеккә күмгән бер мәлдә, кызлар кызыктырырлык чибәрләнеп, аллы-артлы авылларына әйләнеп кайтып төштеләр. Юантык Рим әзрәк үсеп киткән, һич кенә дә кәтүккә охшап тормый. Иреккә ит кунган, баганадай буе чиккән, өрлек сыман булып киткән. Солдат киемнәрен юлда ук салып ташлап, иң кәттәләрен сатып алып кигәннәр. Күкрәкләрендә очып чыгарга торган йөрәк, кая чыгып бәрелергә белмәгән дәрт, туң җаннарны да үзләренә каратырлык тел, беләкләрендә туплаган көч күлмәк җиңенә сыя алмый ташып тора.
Авылда эшнең иң кайнаган чагы. Чәчү бара. Егетләр, өйдәгеләрне көяләндереп, азынып-тузынып йөрмәде, бер тракторга чиратлап утырып, басудан кайтып кермичә, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, тырмага чыкты, буразна ярды, чәчү чәчте. Басу тузаны эчеп, алар язның дәртләндергеч ярсуын тоймый да калды, җәй җитте. Яшьлек яшьлек инде арыганнарны оныттыра. Кызлар дип исләре китмәде, дуслыкка хыянәт ителмәде. Вакыт ага бирде. Туктаусыз яңгырлары белән елак, ачы җилле көз килде. Егетләр ярым җимерек, ярым ватык техниканың, бер карасаң, өстенә менде, икенче карасаң, лайлалы җирдә ауный-ауный астына керде; тагын рульгә утырды, уңыш җыйды. Уңыштан соң бирәбез дигән хезмәт хакын юллый башлагач, төп башына утырганнарына инандылар. Икмәкләтә алырга, яңгыр булганлыктан, бөртек башагында шыткан – ач, саламлата алып сатар идең, өемендә янган.
Кайткач та авылдан чыгып китәсе калган. Ялгышларын аңладылар, терсәк якын, тик нихәл итәсең, тешләп булмый. Бер минут тормый, бүгеннән чыгып китәрләр иде, акча кирәк. Анысын әзрәк табарсың да, эшләгәнеңне артыңнан эзләп китереп бирмәсләр. Минең бөтен нокталарын эшкә чиктеләр. Артыннан чаба торгач, бер кадәресен соляркалата, икенче өлешен шикәрләтә алуга ирештеләр.
Соляркасын күрше хуҗалыктагы таныш тиешлерәк фермерга бераз хакын төшереп, “сыладылар”. Шикәрен көмешкә сатучы пенсионерларга очсызракка биреп очырып бетерделәр. Акча күп түгел, икесенекен бергә кушкач бөтенләй үк юк дип тә булмый. Әйберләрен сатканда, аякларында үчләре бар кешеләрдәй, икесе ике якта йөрде. Хәзер бүре башын капчыкка салып чыгып киткән Кәҗә белән Сарык әкиятендәге кебек, көн саен акчаларын учлап, бергәләп авылдан авылга чыгып китәләр. Төшенкелеккә бирелмичә, үз күңелләрен үзләре күреп, мәзәкләр сөйләп алалар, тормышта булган кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерәләр. Төртмә телләре белән чәнештерешәләр дә.
– Теләсә нәрсә сөйләп, ми черетеп, барма әле. Баш авырта башлады, – ди Рим, куе кара чәчләрен бармаклары белән артка тарап.
– Авыртса, мин сиңа табибмыни? Больниска бар, – дип җаваплый тегесе.
– Анда барсаң, була да инде.
– Нәрсә була? – дип сорый Ирек, тәмәке тартып саргайткан сирәк теш арасыннан гына төкереп.
– Ишеткәнең юкмыни, синең сымак бик күп сөйләшүче авыруга табиб телен чыгарырга кушкан да, үзе рецептлар яза башлаган.
Теге кеше:
– Доктор, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән.
Табиб:
– Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – ди икән.
Шатлык йомыркасы тапканнармыни, сәйләгәннәреннән кызык табып, икәүләп көләләр. Авызы ябылуны белмәгән Рим, куе җирән кашларын җыера биреп, янә табиблар турында бер мәзәк сөйләп ташлый.
Бер кеше табибка килеп:
– Эчем авырта, берәр дару бирсәнә, – ди икән.
– Нәрсә ашаган идең?
– Күгәргән икмәк ашаган идем.
Табиб бу кешенең күзенә дару сала башлый.
Теге кеше:
– Минем күзем авыртмый бит, – ди.
Табиб:
– Күзең сәламәт булып дөрес күрсә, күгәргән икмәк ашамас идең, – дип әйткән, ди.
Йөргән аякка йөрмә иярә ди. Йөри, белешә, сораша, эзли, белдерүләр карый торгач, болар да эзләгәннәрен килеп чуваш авылыннан таптылар. Ун биш ел ремонтсыз-нисез йөргәч, хуҗа бу дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкән, хуҗабикә якын килергә дә курка, кызлары Тансыкның әле укыйсы бар, кыскасы, машинаны йөртер кеше юк, сатарга булганнар. Хуҗа бик юньчел һәм сакчыл адәмгә охшап тора: “ВАЗ” гына булуга карамастан, карап торуга күзне кыздырырлык, бик матур фигуралы, чия төсендәге буявы, алганда ничек булса, әле дә шул килеш, музыкасы да бар, сигналлары да әйбәт эшли, әллә ни күп юл да үтмәгән. Егетләр үзләрендә күпме акча булуын, аны ничек табуларын да әйткәч, бернинди бәхәссез, сатулашып та тормыйча, хуҗабикә хәлләренә керде, хәтта кышкы тәгәрмәчләрен дә өстәп бирде. Боткаларының яңа пешеп, чәйнең яңа гына кайнап чыккан чагы булып, өйгә авыздан сулар китереп, тәмле ис таралган чагына туры килгәнгә, кунакчыл хуҗалар кунакларны борынгы йола буенча чәй эчәргә чакырды. Күңел күтәренке, барысының да гел елмаясы, шаян сүзләр сөйлисе генә килеп тора. Самавыр артында, кирәк була калса дип, телефон номерларын алыштылар. Бигрәк тә кызыкайның исеме Римнең җанына ятты. Шуннан ул – үзенең әнисе ботка пешергән саен сөйләгәнлектән ятланып беткән бер мәзәкне сөйләмичә булдыра алмады:
– Татар кешесенең бик якын бер чуваш дусты булган, ди. Ул аларга бик еш кунакка бара икән. Бер көнне дусты килгәч, чуваш дусты үзенең хатынына тәмле итеп сөткә генә ботка пешерергә кушкан. Татар ботканы бик яратып ашаган да:
– Бик рәхмәт инде, тансыкка тәмле булды, – дигән.
Чувашның Тансык исемле буйга җиткән кызы бар икән. Аның бик ачуы килгән:
– Тансыкка гына түгел, татарга да бик ошап куйды әле ботка, – дигән ди. Безгә дә ботка да, чәй дә бик тәмле булды, – дигәч, барысы да рәхәтләнеп кычкырып көлделәр.
Икесенә бер тимер ат, йөгән кидер дә чап кына. Документ эшләрен бетергәч, егетләр таксист булып эшкә урнашты. Алмаш-тилмәш икесенә бер машинаны иләделәр, тимер тулпарлары аларны туендырды да, киендерде дә, ашатты, эчертте, кызлар белән дә йөртте. Йөргән таш шомара дип юкка әйтмәгәннәр, болар да кырына торган пәке шикелле шоп-шома булып беттеләр: бер урыннан керделәр, икенчесеннән чыктылар. Ирек “Форсаж” дигән оешмага эшкә күчте. Беренчедән, тулай торактан бер диванлык булса да урын, икенчедән, пассажирлар йөртер өчен үзләренең машиналарын бирәләр.Тискәре ягы да бар: табышның зур процентын эш бирүчегә тапшырасың. Тулай торакта ярты ставкага кастелянша булып эшләгән әрсез, әллә ни чибәр булмаган Гөлүсә, Иректән якты чырай күргәч, мунчадан соң ябышкан себерке яфрагыдай аңа тагылу юлын чамалап кына тора.
Егет комендант белән килешеп, үзенеке кырына Римгә дә диван куйдыртты. Икесе ике оешмада эшләгәнлектән, бераз читләшеп тә киттеләрме, яшьләре барган саен акыл утырдымы. Римнең өйләнергә теләге барлыгын белгәч, Ирек ашыкмаска кушып киңәш бирергә уйлаган иде дә дусты тыңламады. Тансык та яшь кияүгә ике сөйләргә урын калдырып тормады. Поселокның икенче башыннан фатир таптылар, күчеп китеп, шунда тора башладылар.
Римнән аерылгач, Иреккә ирекнең кызыгы бетте.
Ул үзен канаты сынып җылы якка оча алмый, кышларга бу якларда калган кош кебек хис итте. Нәрсәсендер югалткан кебек тойды, дустының мәзәкләре җитмәде. Күчтәнәчләр алып, хәлләрен белергә барса, кунып калгалады. Ярты елга якын тегендә-монда бәрелеп-сугылып йөргәч, өйләнеп карарга карар кылды. Кызлар күп, вариантлар җитәрлек. Килешмәгән җире юк, ашарга пешерә белә дип, Гөлүзәгә тукталды. Аның тәкъдименә кыз биш куллап чат ябышты. Һуштан язып, үлеп ярата иде ул аны.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: