Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 июнь 2021, 14:33

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хак. Бәян (1)

Зәйтүн үзенең бала чагын бик аз хәтерли. Аның бу балачак гомереннән әтисенең аянычлы үлеме, ачы ятимлек газаплары гына хәтерендә калган...

1.
Шулкадәр буш, гамьсез көн булыр икән!
Зәйтүн менә инде өченче сәгать урамда йөри. Бераздан кайтыр да инде. Әнисе уянгандыр. Берүзенә ямансудыр... Эш көннәрендә болай да атналар буе өйдә үзе генә бит ул... Күршедәге Гайшә карчыкны исәпләмәгәндә. Инде бердән-бер ял көнне дә ялгызы ятсынмы?!
Авырый ул. Түшәккә ятып кына тора. Соңгы елда урамга бөтенләй дә чыкмый. Аш бүлмәсенә барып килү дә авыр аңа хәзер...
Шулай көннән-көн авырая, сүнә бара. Врачлар да берни эшли алмый. Даруларның да файдасы юк. Ул бит кай җире авыртуын төгәл генә әйтә дә алмый. “Картлык авыруы миндә, балам, гомеремнең соңы якынлашадыр”,– ди үзе. Изгелек юлына әзерләнә. Күптәннән намаз иясе булса да, соңгы вакытларда ул Ходайның бу гамәлен аеруча җентекләп, төгәл итеп үти... Аннары, илаһи бер тынычлык белән: “Балам, үлемнең бетүенә караганда гомернең бетүе хәтәррәк”, – ди. Аныңча, үлемнән соң кеше мәңгелек юлына чыга – яңа гомерен кичә башлый. Гомер өзелсә, җанның юлы да өзелә. Киләчәк өзелә, өмет өзелә... Әнкәсенең сүзләрен Зәйтүн әнә шулай аңлый. –
Гомере буе колхоз эшен җигелеп тарткан хатын ул. Әткәсе бик яшьли үлеп киткәч, Зәйтүнне аякка бастырырга кирәк булган аңа. Шул газиз баласына биргән дә инде ул үзенең җан сулышын, тән көчен.
Зәйтүн кайту ягына борылды. Менә бу ишегалдын кистереп кенә үтсәң, тирә-якта балкып утырган биш катлы кызыл йортка күп калмый... Анда аны чирле әнкәсе көтә... Авыру булса да, сер бирми әле ул. Чәен куя, өстәл хәстәрләп, икмәген, лимонын телә... Аннары каршында чәй чөмереп утырган улына карап, авыр итеп сулый.
– Син безнең дөнья кешесе түгелдер, балам. Бу кадәр әйбәт, игелекле булмас идең, – ди.
Ул белә шул: хаста әнкәсе өчен Зәйтүн дөньяның күп бүләкләреннән баш тартты. Зур укуларга керә ала иде, ул бит мәктәпне яхшы тәмамлады. Кыйммәтле даруларга акча кирәк булды, уку хакындагы татлы хыялларын онытып, Зәйтүн яшьтән авыр хезмәткә ялланды. Кызлар белән аралашырга да вакыты аз булды. Әллә шуңа инде, ул хәзер алардан бөтенләй курка... Әнкәсе күпме генә үгетләсә дә, үзенә тиң кыз табу, өйләнү уен күңеленә якын җибәрмәскә тырыша...
Зәйтүннең күңелен ишегалдынның урта бер җирдә урнашкан комлыкта уйнап утыручы бер бала җәлеп итте. Бик сәер тоелды аңа бу сабый заты. Башка балалар, әнә, төркемнәргә оешып, чыр-чу килеп, әле бер якка йөгерешәләр, әле, дулкын булып, каршы якка ябырылалар...
Ә бу бала үзе генә. Япа-ялгызы. Өч-дүрт яшьләр тирәсендәге бала өчен бу сәер түгелмени?!
Тукта, нигә ялгыз булсын?! Әнә бит, кем беләндер сөйләшеп утыра... Сөйләшеп утыра? Кем беләндер? Анысы, Зәйтүннең дә үз дә күңеле белән гәп корган чаклары еш була. Ләкин ул күңел бит!.. Ә бу малай янында чынлап та кемдер бар кебек. Әнә нәрсә ди:
– Син бүген матул...
– Мин дә матул. Әнием миңа яңа күлмәк алды... Синең әниең балмы? Ә әтиең? Минем әтиемме? Юк... Күктә әниләл буламы?..
– Ә күк нинди ул? Матулмы?..
– Минем күкне күләсем килә...
– Калтлалны гына аласыңмы?
– Минем тизеләк үсәсем килә... Күккә баласым килә... Синең янга...
Бу сәер сөйләшүнең телсез шаһиты булып, баскан урынында катып калган Зәйтүн ни уйларга да белмәде. Үзен-үзе белештермичә, сабыйга таба берничә адым атлады, аннары, сак кына килеп, якындагы эскәмиягә чүкте...
– Кем белән сөйләшәсең син?
Малай, күтәрелеп карамыйча гына, уенчык КАМАЗының әрҗәсенә ком төйи-төйи, күптәнге танышы белән сөйләшкән кебек, җавап бирде:
– Әнә аның белән...
Малай ымлап күрсәткән якта берни дә шәйләмәгәч, Зәйтүн ныграк үҗәтләнде:
– Кем соң ул? Исеме ничек?
– Белмим... Ул үзе дә соламый, мин дә соламыйм... Күктә яши ул...
– Кем? – Бу юлы Зәйтүн тәмам гаҗизләнеп сорады.
– Ул...
– Ул?.. Кем соң ул?..
Малай һаман машинасы белән булашты. Борчыма мине, дигән кебек, теләр-теләмәс кенә сөйләште:
– Ак ул... Матул... Канатлалы да бал... Ул бит күктән төсә...
– Ә нигә мин күрмим соң аны?
– Белмим... Мин әле бик бәләкәй. Суңа да күп нәлсәне белмим...
Кинәт Зәйтүннең аң-зиһене томалангандай булды. Ләкин, тормыш гамен тәмам югалтыр алдыннан, күңеленә бер сәер уй үрмәләп кереп калырга өлгерде: “Бу бала кисәге чып-чын фәрештә белән сөйләшеп утыра ласа! Димәк... Рухи затларның барлыгы хак?”
Шунда ук Зәйтүннең иңке-миңке зиһененә кайчандыр әнкәсе әйтә торган сүз килеп иреште: “Фәрештә затлары сафтин-саф, пактин-пак нарасый балаларга гына ачылалар”, – ди торган иде ул. “Фәрештәләр кебек саф-ихлас чагында һәр кеше Хода Тәгалә мәләкләре белән аралашып, аңлашып яши”, – дигән сүз дә, каяндыр килеп, Зәйтүннең хәтерендә яңарды...
Зәйтүн үзенең бала чагын бик аз хәтерли. Аның бу балачак гомереннән әтисенең аянычлы үлеме, ачы ятимлек газаплары гына хәтерендә калган. Әнкәсе көне буе эштә, Зәйтүн таңнан төнгә кадәр күршедә яшәүче ярымсукыр, ярымчукрак карчык карамагында кала. Андый чакта нинди фәрештә инде?! Әҗәле килмәсә, рәхмәт әйтеп тик тор.
Ышанып җитмәсә дә, әнкәсенең сүзен хөрмәт итә Зәйтүн. Намаз иясе булып йөргән хатынның үз уе, үз карашы булырга тиеш бит инде...
Ә бәлки күренгәндер дә аның күзенә фәрештә дигәннәре. Зәйтүн оныткандыр гына... Шундый ук ак, саф, гүзәл булгандыр ул. Канатлы буладыр. Менә бу малайга очраган фәрештә заты кебек...
Зәйтүннең бу изге урыннан тиз генә китәсе килмәде. Малайның каршына ук чүгәләп, аның КАМАЗ машинасына ком тутырырга кереште.
– Синең үзеңнең исемең ничек соң?
– Хәлим...
– Мин Зәйтүн абыең булам.
– Син дә масиналы уйныйсыңмы?
– Уйныйм. Миңа синең кебек чакта бик уйнарга туры килмәде шул...
– Әни дә сулай ди. Мин кулсак уйнамадым, энеләлемне каладым, ди. Вакытым булмады, ди...
– Син әниеңне ялата... яратасыңмы?
– Ялатам.
– Әтиеңне?
– Юк.
– Нигә инде?
– Әтием юк минем.
– Ничек инде? Һәр кешенең әнисе бар, әтисе бар.
– Ә минеке юк.
– Минеке дә...
Икесенә дә берьюлы ямансу булып китте. Алар сөйләшмичә-нитмичә генә машиналарына ком төяп бетерделәр.
Тагын Зәйтүн тынгысызрак булып чыкты. Ул баядан бирле күңелен борчып торган шомлы соравын бирде:
– Ул... һаман безнең яндамы?
– Кем?
– Теге... Канатлы, ак нәрсә....
– Нәлсә түгел, безнең кебек ул. Канатлы гына...
– Димәк, ул... фәрештә? Ну... ангел?
– Әйе, ангел. Әнә ул – утылгыста утыла. Сиңа калап тола...
– Усал итеп калыймы... карыймы?
– Юк, елмаеп тола...
Ниһаять, Зәйтүн тәвәкәлләде, баядан бирле сизелер-сизелмәс кенә җан артында торган сорауны бирде:
– Хәлим... Син ул фәрештәдән сорый аласыңмы? Менә минем өчен, минем хакка сорый аласыңмы?
– Нәлсә солыйм? Кәнфит, зеваска соласаң, все лавно билми... Мин солап калаган идем инде...
– Юк-юк, мин кәнфит ашамыйм. Жевачка да яратмыйм. Миңа бер нәрсә хакында гына сорарга кирәк. Минем әнкәй бик нык авырта, өйдә түшәктә ята. Берничек тә терелә алмый... Берәр чара юк микән диюем – шул хакта сорап кара әле. Аларга, фәрештәләргә бар нәрсә дә билгеле бит... Аларның бөтен нәрсәгә дә көчләре җитә...
– Ә нигә аңалдан солалга? Минем әнием влас булып эсли. Сколыйда... Аны гына сакылыйк. Ул балысын да белә...
– Хәлим... Шулай да сорап кара әле. Менә бу абыйның әнкәсе бик чирли, диген, берәр ничек терелтеп булмыймы, диген... Ә?
– Хәзел... Тик син алтың белән болыл. Кесе калап толганда сөйләсми ул... ангел...
Зәйтүн читкәрәк китте... Уйларына чыгымчыларга ирек бирмичә генә ишегалдын урап килде... Ул килгәндә малай инде эшен бетергән иде.
– Ну, нәрсә диде? Сорадыңмы?
– Соладым. Телеләсәк, диде...
Зәйтүн бу әкияткә ышанды да, ышанмады да. Ләкин барыбер урам уртасында фәрештәләр белән сөйләшеп утыручы бу бер гөнаһсыз, сафтан-саф сабыйны кочагына алды, аны кысып-кысып сөйде...
– Рәхмәт сиңа, акыллым!.. Барысы өчен дә рәхмәт... Фәрештәләреңә дә рәхмәт әйт... Нәрсә генә язса да, барыбер рәхәт булып китте...
Зәйтүн, дәррәү торып, кайтыр юлга кузгалды.
– Абый, ул тагын бел сүз әйтелгә кусты...
Зәйтүн кургаштай авыр карашы белән тагын малайга төбәлде.
– Нинди сүз ул?
– Хакы буласак, диде. Онытмасын, диде...
– Аңламыйм... Һич аңламыйм...
– Әниең өсен хак түләлгә киләк буласак, диде... Кыйммәт хак, диде...
“Авыруны терелткән өчен хак сорыйлар түгелме? Фәрештә диген инде үзләрен...” – Бик авыр барып җитте бу алыш-биреш фәлсәфәсе Зәйнүннең зиһененә. Шулай да ул әнкәсе бәрабәренә ниндидер хак, бәя түләргә кирәклеген бик тиз чамалап алды. Һәм ул әнкәсе өчен теләсә күпме хак, бәя түләргә әзер иде!
– Ә... Хак дисеңме? Ул абый риза, барысына да риза, дип әйт, яме...
Малайның, дөресрәге, фәрештәнең сәер шарты хакында кайта-кайта уйланды Зәйтүн. Бик җиңел генә “риза” дип әйтсә дә, үтә дә җитди нәрсә, ахры, бу... Нинди хак сорыйлар соң Зәйтүннән? Ул хакның бәясе нинди? Ана кеше сәламәтлеген нинди хак, нинди бәя белән үлчәргә мөмкин? Аны гомумән дә үлчәргә мөмкинме? Йә соң, ана гомеренең хак-бәясен кем, кайчан куйган?
(Дәвамы бар)
Фото Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ шәхси архивыннан.
Читайте нас: