Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 Май 2021, 23:27

Урман кызы. Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА (Ахыры)

“Йөрәгем ярылып егылмас борын тизрәк чыгып китәргә кирәк моннан”,– дип уйларга да өлгермәдем, күзем тәрәзә яңагына эленгән ал яулыкка төште.

* * *
Равил белән иртәнге чәйне эчеп утыра идек, кемдер капканың келәсен шалтыратты. Энем йөгереп каршы чыкты һәм Яңа юл авылыннан килгән тире җыючы Галимҗанны ияртеп керде. Кунак ялындырып тормады, табын артына җәһәт кенә кереп тә утырды.
– Катырак яса әле чәеңне, баш чатный. Кичә күпкә киткән. Сәмәйнең градусын белмисең бит: әллә 90, әллә 40. Миңа күтәрелеп карады да: “Сез, инде Мәскәү тиклем Мәскәүдән килсәгез дә, авыл мужигының хәлен барыбер аңлыйсыздыр”, – дигәндәй, Равилгә карап, тамак төбенә чиртеп, ни теләгәнен аңлатты.
Теләге үтәлгәч, кул сыртын бик озак иснәп торды.
– Соңгы вакытларда бөтен авыл котырып эчте. Кичә исерек хатын-кызлар, ни кыланырга белмичә, урам буйлап шашып, тилереп йөрделәр. Сезнең урманда яшәгән сихерче әбинең кызына бәйләнеп бер булдылар.
Минем башым әйләнеп китте. Урынымнан сикереп тордым да:
– Сөйлә тизрәк ни булганын, аңа бәйләнергә ни хаклары бар аларның? – дидем, ярсып.
– Алар, туган, хакны хаклап тормыйлар, сихерче карчыктан шулай үч алалар. Кызга ташлар белән бәреп, битләрен тырнап, канга батырганнар. “Әле син тагын безгә бәла алып килдеңме, эзеңне суыт, безнең авылга тагын аяк бассаң, үтерәбез”, – дип, Алияне уратып алганнар. Ул, ничек итте шулай тегеләрдән ычкынган, бер илле адым киткәч, болар ягына борылып: “Сез бу кыланышыгызны искә төшерерсез әле, ерткычлар. Туйганчы елыйсы көннәрегез алда!” – дип, көчле тавыш белән әрни-әрни кычкырган. Ул китеп, ике-өч сәгать тә үтмәде, көчле җил кара болытларны авыл өстене куып китерде. Яшен яшьнәп, көчле күк күкрәп халыкның котын алып, тавык йомыркасыннан аз гына кечерәк боз ява башламасынмы! Күп кешеләрнең тәрәзә пыялалары ватылды, ә минем өй түбәсен давыл бөтенләй алып ыргытты. Менә әле Равил туганнан бераз агач сорарга дип килдем...
Мин дәшәр хәлдән узган идем инде. Тиз генә киендем дә урманга киттем. “Алиям исән генә булсын, мин аны Мәскәүгә алып китәчәкмен”, – дип, үземне-үзем юаттым. Уйларыма уелып китеп, кайбер минутларда үземнең кая, ни өчен баруымны хәтта онытып та куйдым. Алда мине ниндидер бәхетсезлек көтүе исемә төшсә, бизгәк тоткан кеше кебек калтырый башлыйм. Үзем атлыйм, үзем Кояшка карыйм. Бүген ул сүлпән күтәрелде, нәрсәдәндер күңеле бизгәндәй, байтак вакыт болыт арасыннан чыкмады, гүя аста җәйрәп яткан авыллар, урманнар, болыннар өстене ачулы караш ташлап: “Эх, кешеләр! Бер-берегезнең дә кадерен белмәгәч, ник сез дөньяда яшисез?” – дип, шелтә белән сорый кебек иде.
Мин өйгә кергәндә, карчык ялгызы гына кара кайгы эчендә утыра иде. Алия күренми. Котым очты, йөрәгем туктар дәрәҗәгә җитте. Тик бераздан күреп алдым: Алия диварга карап яткан. Карчыкның беренче сүзе шул булды:
– Берүк уята күрмә, әле генә оеп китте, төне буе күз дә йоммаган иде, бөтен тәне уттай янды. Бердәнбер күз терәп торган өметем диде дә елап җибәрде.
Әллә без сөйләшкәнне ишетеп, әллә карчыкның мышкылдап елавына кыз уянып китте. Мин аяк очларыма гына басып, аның янына бардым.
– Алия, синең белән нинди бәхетсезлек булганын миңа сөйләделәр. Хәлең ничек, кадерлем минем?
Ул, йөзен мендәрдән алмыйча гына, миңа хәлсез кулын сузды. Мин аны учларыма алдым, аның нәфис ап-ак беләгендә зәңгәрләнеп торган тапларны күреп, җанымның ниндидер бер өлеше өзелеп төшкәндәй булды.
– Әмир, кадерлем, – диде көчсез тавыш, – минем битем кешегә күрсәтерлек түгел. Әле күптән түгел син минем йөземә карап соклана идең, хәзер инде аңа адәм карарлык та түгел.
– Бәләкәчем минем, күгәрченем, син болай ятма әле, мин хәзер доктор артыннан китәм, карасын, ярдәм итсен.
– Юк, юк, кирәкми, үлем хәлендә түгелмен ич. Мин бит авырмыйм, курыкканга күрә генә. Дәү әнием дәвалый белә, кичкә таба барысы да үтәр. Син ул минем докторым, сине күргәч, хәлем җиңеләеп китте. Минем белән ниләр булганның барысын да беләсеңме?
– Хәтта күбрәк тә әле.
Мин, күз яшьләремне тыярга тырышып утырсам да, булдыралмадым. Алиянең кулбашына йөземне терәдем дә елап җибәрдем.
– Елама, кадерлем. Сине күргәч, барлык әрнүләрем, хурлануларым юкка чыкты. Әйдә, соңгы көннәребезне елап үткәрмик әле. Хәзер авылга нинди бәла килсә дә, бездән күрәчәкләр. Моннан китәргә туры килер инде ул безгә.
– Аларга бәла килгән инде. Боз суккан аларны, син китеп берничә сәгать үткәч тә.
– Менә, мин гаеплемени инде? Вөҗдансызлыкпары өчен Ходай шулай кушкан. Яхшы чакта безгә моннан китәргә кирәк, шулай бит, дәү әнием? – дип, карчыкка мөрәҗәгать итте.
– Алия, мин сезнең икегезне дә Мәскәүгә алып китәм, калдырмыйм монда. Акылын эчеп бетергән халыктан куркып, олы, саф мәхәббәтебездән баш тартмыйк, акыллым.
– Мин бит сиңа әллә кайчан әйттем, Әмир, безгә бергә булырга ярамый. Язмыш кушмый, ул безнең бәхетле булуыбызны теләми. Башта сиңа да, миңа да аерылу бик ямансу булыр. Син үз-үзеңә урын табалмассың, эчең пошар. Вакыт үтү белән һәммәсе дә онытылыр. Йә, кадерлем, хушлашыйк. Мин арыдым, хәлем бетте.
Ул минем кулларымны үпте.
– Терел, матурым. Мин көн дә хәлеңне белергә килеп йөрермен.
Алия дәшмәде. Ул елый иде...

* * *
Иртән уянып күземне ачканда, Равил минем караватым янында басып тора иде. Йөзе качкан, нәрсәгәдер бик борчулы.
– Мин әле генә авылдан кайттым. Анда хәлләр харап. Боз бик зур зыян китергән. Галимҗан барысын да сөйләп бетмәгән икән. Халыкның утырткан түтәлләрен дә, каз бәбкәләрен, чебешләрен дә һәлак иткән. Кайгыдан эчеп исереп йөргән кешеләр ни эшләргә белмиләр. Сихерчеләргә ул-бу эшләп куймасыннар. Син барып хәлләрен бел, алар турында харап начар сөйлиләр, – диде.
Тиз генә юынып-киенеп алдым да тышка чыктым. Равилнең Орлигына атланып урманга чаптым. Бөтен булмышымны борчылу, ниндидер билгесезлек биләп алды. Таныш йорт янына килеп җиткәч, йөрәгем ярылыр дәрәҗәгә җитте, чөнки... ишекләр, тәрәзәләр шар ачык иде. Ни күрсәм дә күрәм инде дип, эчкә уздым. Өйнең асты-өскә килгән – кая карама иске чүпрәк-чапрак, савыт-саба калдыклары. “Йөрәгем ярылып егылмас борын тизрәк чыгып китәргә кирәк моннан”,– дип уйларга да өлгермәдем, күзем тәрәзә яңагына эленгән ал яулыкка төште. Алия аны үзенең эчкерсез саф мәхәббәте турында минем исемә төшереп торсын дип, истәлеккә калдыргандыр, мөгаен...

Фото: goodfon.ru
Читайте нас: