Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 Май 2021, 22:33

Урман кызы. Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА

Кызга ташлар белән бәреп, битләрен тырнап, канга батырганнар.

Чираттагы ялны авылдагы туганнарым янына кайтып үткәрергә хәл иттем әле быел. Уйласаң, уелып китәрлек: инде байтак еллар ул якларга сугылганым юк икән. Максатым: вакытлыча гына булса да, шәһәр шау-шуыннан арынып, табигать кочагында ял итү, көч туплау һәм, насыйп булса, кандидатлык диссертациясен язуны дәвам иттерү. Туганнан туган Равил энем ничәмә-ничә тапкырлар үзенә чакырып хат язды. “Шул Мәскәү дисез дә исегез китә инде, ул – һәммәбезнең дә башкаласы. Барыбыз да анда борынын төртә башласа, кем соң бу урманнардагы илаһи матурлыкка карап сокланыр, кемнәр генә җәйрәп яткан бу Аккүлнең балыгын тотып сөенер... Давай, кайтып җит, мин дә, Сара да түземсезләнеп көтәбез”. Менә шундыйрак хат алгач, ничек кайтмыйсың инде?
Равил хәтта аэропортка ук килеп каршы алды. Без кайтып төшүгә килен табынны мулдан әзерләп, җиң сызганып сыйларга әзерләнеп торган. Йортлары нарат урманы эчендә, без бәләкәй чакта ул урынны Кордон дип йөртәләр иде. Бу йортны Равилнең әтисе – әтиемнең энесе Хәбир абзыкай салган булган. Ул – да урманчы иде. Хәзер улы Равил аның эшен дәвам итә. Менә шунда минем быелгы ялым үтәргә тиеш. Бик сагындырган бу якларны, чөнки әти-әнием белән без бу йортта еш кунак була идек. Бу кадәре куе һәм “җил иссә дә шаулый торган” кара урманнар бары тик шушында гына үсәдер кебек тоела иде миңа. Ә инде һавасының сафлыгы һәм суларының тәмлелеге! Искитәрлек! Бу тормыш шулай корылгандыр инде: без, беркатлы кешеләр, чит җирләрне үз итеп, бөтенләй ятларны туганнан артык күреп яшәүне гадәт итәбез дә, гомернең үткәнен сизми дә калабыз бугай. Күрми торгач ни, иң газиз кешеләрең артка күчә бара, күчә бара. Менә әле кайтканнан бирле шатланып бетәлмим: Равил белән Сара мине кая утыртырга белмиләр, нинди ризыклар белән генә сыйламыйлар! Энем белән ниләр турында гына сөйләшмибез. Балачакларны искә төшереп, әти-әниләрнең изгелеге, миһербанлылыгы турында искә алып сагышланабыз. Ул гөнаһсыз чакның хатирәләре үзәкләрне өзә. Туган йорт, туган туфрак, каршы тау башыннан ишетелгән мәңге тынмас чишмә тавышы – боларның һәммәсе дә йөз-кыяфәтеңә, йөрешеңә, хәтта иреннәрнең кысылуына, җилдә тузгып торган чәчләреңдә үзгә бер эз калдырган бит, калдырган...
Кичкә таба Равил белән урман куелыгына керәбез, рәхәтләнеп саф һава сулап йөрибез. Ул миңа урман серләрен ача, җәнлекләр дөньясы турында сөйли. Сандугачлар җырына, кәккүкләр моңаюына тәкатьсез калып туктап, тавышларын тыңлыйбыз. Бала чыгарырга утырган кыр тавыкларына кадәр курылдап куя. Биредә тормыш кайнап тора, һәр җирдә яшәү өчен көрәш бара.
Менә наратлык булачак җиргә килеп кердек. Җир астыннан калкып чыктымыни, көтмәгәндә каршыбызда бер кыз бала пәйда булды. “Йә, Хода, кара урман эчендә нихәл итеп курыкмыйча йөри бу?” – дип, уйлап бетә алмадым, ул яныбызга ук килеп сәлам бирде.
– Равил абый, исәнмесез? Соңгы вакытта бер дә күзгә чалынмыйсың, әллә авырдыңмы ул? – диде ул үзенең челтерәвек тавышы белән – Әбекәй дә гел искә ала, югалтты үзеңне.
– И-и, Алия туганым, авырырга вакыт юк әле монда. Менә бит Мәскәүдән абыем кунакка кайтты, күбрәк аның янында булырга тырышам.
Шунда кыз миңа күзләрен тутырып карады да, тиз генә карашын читкә алды, әллә чит кешедән оялды, үзенең бит очлары алланып китте. Ул ничек тиз килеп чыкса, шулай ук сиздерми генә безнең яннан китеп тә барды. Мин, сорау тулы караш белән Равилгә бактым, ул минем ни белән кызыксынуымны тиз төшенде.
– Бу кызыкай дәү әнисе белән бик күп еллар инде урманда яши. Бар бит дөньяда бәхетсез кешеләр, – диде ул, көрсенеп.
– Ә элек кайда көн күргәннәр соң?
– Авылда. Ләкин аннан аларны куып җибәргәннәр. Сәбәбе: имеш, карчык, сихер белән шөгыльләнеп, халыкка бик күп бәла-каза китергән, ди.
Мин, аптыраудан өнсез калып, дәшәлмичә тордым.
– Ә өйләре моннан еракмы соң?
– Наратлыктан шушы без килгән сукмак белән барырга да барырга. Бер чакрым тирәсе.
Шулай да, кайтканда икебез дә уйланып, бер сүз дә сөйләшмичә кайттык. Яшәгән, көн иткән җиреннән куылган кызыкайның, аның дәү әнисенең язмышлары авыр тәэсир итте. Шулай да, икенче көнне урман эчендә ялгызы серәеп утырган өйне, анда яшәгән әби белән кызны күреп, сөйләшеп кайтырга уйлап, юлга чыктым. Мин барып кергәндә, карчык берүзе генә ниндидер китап укып утыра иде. Исәнләштем. Ул коры гына сорап куйды:
– Юлдан яздыгызмы әллә, урман бик куе шул.
– Юк, әби, мин Равил туганыма кунакка кайттым.
– Әтисе дә, үзе дә игелекле кешеләр булдылар. Хәбирҗанны һичкайчан онытырлык түгел, урыны җәннәттә булсын, – диде карчык әллә нинди үзгә бер җылылык белән.
Шул арада әбинең кызы килеп керде. Мине күрүгә ул, ничектер, югалып калды, ни әйтергә дә белмәде. Мин дә урынымнан торып бастым, үземнең үтеп барышлый гына хәл белешергә керүемне әйттем. Алия көлә-көлә минем белән килеп күреште, янәсе дә без күптәнге танышлар. “Әйдәгез, мин сезгә кыр тавыкларын күрсәтәм, алар әле миңа ияреп килделәр, хәзер аларны ашатам”, – дип, өйдән җебетелгән икмәк алып чыкты. Без Алия белән якыннанрак таныштык. Аның белән сөйләшү миңа ничектер күңел күтәренкелеге бирә, аңардагы самимилек, ихласлык үземне аның алдында иркен тотарга мәҗбүр итә де. Инде мин аны гүя гомерем буе беләмдер сыман хис иттем.
Дөресен әйткәндә, бу йортка килүемнең максаты – һич кенә дә Алияне күрү түгел, ә карчык белән якынанрак танышу, сихер серләре турында күбрәк бергә теләү иде. Карчыкка юлны бары тик Алия аша
гына салырга мөмкин, дип уйладым мин. Аларга еш барып йөрсәм дә, ничектер, карчык белән сөйләшү килеп чыкмады. Ул миңа ни өчендер, бик ышанып бетми, шикләнебрәк карый. Бер баруымда Алия мине урман юлы буйлап озата килде. Шул кичне мин күрәзәчелек, сихер турында сүз кузгаттым:
– Ә син, Алия, дәү әниең кебек күрәзәлек кыла беләсеңме соң?
– Әлбәттә, тик мин беркемнән бер тиен дә акча алмыйм.
– Йә, әле, минем алдагы язмышым турында сөйләп бир, ни әйтер икән синең кәртләрең?
– Юк, алдагы язмышыңны белеп тору кирәкмәс. Мин дөресен әйтсәм, хәтерең калачак, ә ялган сөйләп алдый белмим. Мин сезгә атап әллә кайчан ук кәрт салдым инде, тик юньле нәрсә чыкмады.
– Үтенеп сорыйм, Алия, алдагы язмышымны беләсем килә...
– Сорамагыз да, ялынмагыз да, Әмир абый. Язмышны аны ике мәртәбә кәрткә салмыйлар, әйттем бит, үзегез юкта карадым дип.
– Ул вакытта минем өлешкә ниләр чыкты, бәлки сөйләп бирерсең?!
– Ярый, әйтәм, тик хәтерегез калмасын.
– Сез әйбәт кеше, ләкин йомшак характерлысыз. Үз сүзегездә тора алмыйсыз. Бераз салгаларга да яратасыз, хатын-кызларны тиз яулыйсыз, шуның аркасында күп җайсызлыклар кичерәчәксез. Акчаны тота белмисез, шуның өчен байый да алмаячаксыз. Ул миңа зур матур күзләре белән күтәрелеп карады да:
– Әйтеп, бетеримме? Әллә беразы калсынмы? – диде.
– Сөйлә, Алия, сөйлә, үскәнем.
– Сезнең тормышыгыз бик үк күңелле булмаячак. Чөнки сез үзегезне яраткан кешене өзелеп сөя алмыйсыз, аңа бик күп кайгы китерәчәксез. Акчага кытлык кичергән чакларыгыз булачак. Шушы ялыгыз вакытында гашыйк булачаксыз. Треф дамасы сезне үлеп ярата. Ул кыз кешеме, әллә кияүдәге хатынмы – кәртләр әйтеп бетермиләр. Фәкать аның коңгырт чәчле икәнлеге генә билгеле.
Күтәрелеп Апиянең чәченә каравымны үзем дә сиз¬ми калдым. Аның йөзе алсуланып китте. “Әйе, минем чәчем төслерәк”,– диде.
– Треф дамасын бик начар хәлләр көтә, үлемнән дә авыррак булачак аңа. Ул сезнең аркада гомере буе онытылмаслык бик зур хурлык кичерәчәк. Ә сезгә аңардан һичнинди яманлык килмәячәк.
– Алия, синең кәртләрең алдаша торгандыр. Ул треф дамасына мин нишләп шундый михнәт, газаплар китерим ди инде? Мин бик тыйнак, итагатьле кеше бит.
– Эш кәрттә генә түгел, Әмир абый, мин кешенең йөзенә карап та барысын да беләм. Әнә, тегермәнченең үләчәге турында ике көн алдан әйттем. Ул безгә кергән иде. Йөзе яшькелт-соры, иреннәре кап-кара. Аны үзенең тегермәнендә кыйнап үтергәннәр. Мин ни ул, атлап барган кешене ега алам, өйдә ялгызы утырган кешенең котын алганчы куркыта алам...
– Андый сәләт каян килгән соң ул сиңа? Сер булмаса, әйт әле.
– Кемнән булсын, дәү әниемнән. Ул бит тирә-якта танылган сихерче. Аның әнисе дә, дәү әнисе дә сихерче булганнар. Ул каһәр суккан сихер эше өчен безнең кичергәннәребезне күреп, җир-күк елый торгандыр. Менә шуңа без кеше яшәгән җирдә яши дә алмыйбыз, – диде дә, ничектер моңаеп, карашын түбән төшерде.
Алия, гадәттәгечә, мине наратлыкка кадәр озата барды. Без сөйләштек тә сөйләштек. Мин аңардан күзләремне алалмыйм. Йөзендә бер бизәнү-төзәнү әсәре юк, шулай да табигать биргән чибәрлеге, акыллы сөйләшүе, үз-үзен тотышы барлык булмышымны биләп алды. Карчыкның өеннән ерагая төшкәч, ул мине җитәкләп үк алды. Шул кечкенә йомшак учларыннан ниндидер көч, шатлык, нур алдым мин. Без сары яфраклар, нарат ылыслары коелган дымлы юлдан рәхәтләнеп атлыйбыз. Яз исе, яфрак исе күңелгә дәрт, илһам бирә. Бераз баргач, кыймыйча гына сорап куйдым:
– Алия, чынлап та, синең дәү әниең сихерчеме, әллә халык юкны сөйлиме?
– Әйттем бит инде, ул турыда уйлавы да, сөйләве дә кыен миңа. Әлбәттә, сихерче, хәзер картайды инде. Яшьрәк чакта кешеләрне үлемнән дә коткарган, кайберләренә хилафлыклар да эшләгән.
...1941 нче елда дәү әниемнең унсигез яшьлек бердәнбер кызын, минем булачак әниемне, сугышка озатканнар. Дәү әнием ялгызы дуадак каз кебек кайгырып торып калган. Авылдан бик күп ир-атлар фронтка алынганнар. Сугыштан хәбәрләр сирәк килгән: йә өчпочмаклы солдат хатлары, йә кемнеңдер батырларча һәлак булуы турындагы кара пичәтле язу. Солдат хатыннары дәү әниемнән кәрт салдырып, якыннарының язмышын белергә дип килә торган булганнар. Кемдер өметләнеп, кемдер хәсрәтләнеп кайтып киткән. Тирә-як авыллардан да солдат хатыннары килгәләгән. Менә шул елларда дәү әниемне “сихерче” дип йөртә башлаганнар. Кемнәрдер күрәлмәгән аны, каһәрләгән.
Әниемнең дә хатлары сирәк килгән. Ни ишетәм дип, ут йотып яшәгән дәү әнием. Тик ни гаҗәп, 1944 нче елның ахырында минем булачак әнием фронттан кайтып төшә. Ул авырлы була. Авылдагы озын телле хатыннар аны ничек кенә хурламыйлар да, ничек кенә мыскыл итмиләр.
– Сез аны сугышка барган дисезме әллә, ул бит безнең ирләр белән азып-тузып йөргән, – дип, зәһәрен чәчкән әниемнең иң якын ахирәте.
– Ут эчендә дә бала ясаламыни ул? – дип хихылдаган күрше кызы.
Әнә шулай мыскыллауларның чиге-чамасы булмаган. Әнием ул чакта каты авырган, үпкәсендәге снаряд ярчыгы тынгы бирмәгән. Мине бик зур авырлыклар белән дөньяга китергән. Безнең өй каршына килеп, теге әрем телле хатыннар: “Тагын бер сихерче туган. Авылны өчәүләп кыйратып ятарлар инде”, – дип кычкырганнар. Ничек батырчылык иткәндер, әмма дәү әнием алар янына чыккан да, рәнҗү- әрнүләрен сиздерми генә, нәфрәтен басарга тырышып, болай дигән:
“Сез – тар күңелле, бозык җанлы кешеләр. Нигә берегез дә Суфия белән сугышка китәргә батырчылык итмәде? Ә хәзер аңардан көлгән буласыз, бәхетсез бәндәләр. Без сихерчеләр түгел, әмма Ходай Тәгалә безгә сездә булмаган алтынчы тойгыны биргән. Менә әле мин сезнең уйларыгызның акмы, карамы, чуармы икәнен күреп торам. Безне рәнҗетүчеләргә Алланың каһәре төшә, шуны аңларга тырышыгыз сез, мескен, шакшы җаннар. Моңа без гаепле түгел, ә сез бездән пычрак эзлисез, безне гаеплисез. Сезнең кара уйларыгыз үз башыгызга таш, каргыш, ләгънәт булып әйләнеп кайтачак”,– дигән дә өйгә кереп киткән. Теге хатыннар башларын аска иеп кайтып киткәннәр.
... Миңа өч яшьләр чамасы булганда әнием бу каһәрле фани дөньяда бер яхшылык күрмичә үлеп китте. Аны күмгән көнне төш кебек кенә хәтерлим. Дәү әнием аны соңгы юлга озатканда болай дигән: “Котылдың бу михнәтле дөньядан, минем бәхетсез балам; синең урының җәннәттә булыр, чөнки син үзеңнең кыска гына гомереңдә һичкемне рәнҗетмәдең, киресенчә, тормыш үзеңне тәпәләде, изде, юк итәргә тырышты”. Шул сүзләрне әйткәндә аның күзләреннән бер бөртек яшь тә чыкмаган. Үзе әйтмешли, җаны туңган булгандыр инде, шуны эретерлек көч үзендә калмагандыр.
– Алия, син төләсә көмнөң үзәгенә үтәрдәй итеп сөйли беләсең. Синең дәү әниең – акыл иясе. Әгәр аңа укырга туры килгән булса, кем булыр иде икән...
– Сөзә белгән үгезгә Ходай мөгез бирмәгән шул. Дәү әнием дә, мин дә укуның нәрсә икәнлеген дә белмибез.
– Ә сиңа ни сәбәпле укырга туры килмәде соң?
– Кара урман эчендә мәктәп юк бит,– диде Алия үкенечле итеп.– Без унбиш еллап аю-бүреләр арасында көн итәбез. Алар кешеләргә караганда ышанычлырак, мәрхәмәтлерәк – безгә кагылмыйлар.
– Алия, ни өчен урманга киттегез соң? Әйтергә ярамаса – ихтыярың.
– Ул сер түгел инде, фәкать безнең язмышыбызның бер хурлыклы бите генә. Дәү әнием әнкәемнең елын уздырырга булды. Урман кырында – Кордонда яшәгән Хәбир абзый хатыны белән килде. Дәү әнием үзе Коръән укыды. Тик шул төнне безнең урамда бик зур янгын чыкты. Рәттән утырган дүрт йорт дөрләп янып, көлгә-күмергә калды. Иртә белән безнең өй янына халык җыелды һәм акырыша-акырыша безне авылдан куа башладылар. Янәсе, янгын чыгуга безнең сихер сәбәпче булган. Дәү әнием шунда күтәрмәгә чыгып баскан да, болай дигән: “Менә шушы сабыйны җитәкләп китәргә булдым мин, авылдашлар. Янгын чыгуда бер тамчы да гөнаһым юк. Бер генә үтенечем бар, зинһар өчен, Суфия кызымның каберенә кагылмагыз, тыныч ятсын. Ул бит Сталинград өчен барган сугышларда ничә тапкыр яраланган, үпкәсенә кадалган снаряд ярчыгын үзе белән кабергә дә алып китте. Бәлки, аның батырлыгы турында да ил онытмас әле. Ярый, бигайбә” ,– дип, бер кулына төенчек тотып, бер кулы белән мине җитәкләп китеп барган. Без Хәбир абзыйларга барып кергәнбез. Алар кулларыннан килгән ярдәмне күрсәткәннәр. Менә бу өйгә дә безне алар китереп урнаштырганнар.
Алияның сүзләре җанымның ниндидер кылларын өзелер дәрәҗәгә җиткерде. Кешеләрнең имансыз-лыгы, вөҗдансызлыгы аркасында күпме михнәт, кимсетелүләр кичергән шушы урман кызын минем бәхетле итәсем килде. Бу дөньяның шушы кара урманга караганда йөз тапкыр, мең тапкыр яшәү өчен уңайлы урыннары барлыгы бу кыз баланың төшенә дә кермәве, ни кызганыч! Алия үзе дә миңа карата бик җылы мөнәсәбәттә, һәр көнне минем килүемне түземсезлек белән көтеп ала. Безнең бу беркатлы, сокланырлык гашыйклык әкияте бер айга сузылды. Күңелемдә Апиягә өйләнү теләге көннән-көн көчәя барды. “Модалы киемнәр кидереп, үземнең хезмәттәшләремнең хатыннары белән таныштырачакмын, кино-театрларга йөртәчәкмен”,– дип уйладым, татлы хыялларга бирелеп.
Чираттагы очрашуга баргач, өйләренә кереп тормадым, чөнки карчык миңа – шәһәрдән килгән кешегә – икеләнебрәк карый иде. Гадәттәгечә, Алия алдан билгеләнгән урында үзе мине каршылады.
– Сөеклем минем, сагынуыма һич түзәр әмәл калмады. Син бүген килмәссең дип борчылдым, – дип, мине кочаклап алды ул, үзе еш-еш сулый, йөрәгенең дөп-дөп тибүе ишетелә. Кинәт аның йөзе агарынып китте һәм сөйгәнем юан агач кәүсәсенә барып терәлде.
– Алия, алтыным, бер күңелсез хәбәр әйтәм. Бер атнадан юлга чыгам. Сиңа да, бу кара урманга да рәхмәтләрем бик зур, чөнки бу ялым мине бәхетле итте. Икенче бер яхшы хәбәрне дә әйтергә рөхсәт ит: мин сиңа өйләнергә телим, минем хатыным бул.
– Синең хатының? Юк, Әмир, сөеклем минем, моның булуы мөмкин түгел, гомумән, мин сиңа тиң түгел. Син укыган кеше, ә мин ике бозауга кибәк тә аера алмыйм.
– Алия, син миңа ышанмыйсың, безнең мөнәсәбәтләрне вакытлыча мавыгу гына дип Уйлыйсын бугай, алай түгел, кадерлем. Хәзер инде мин синнән башка яши алмыйм. Бүген үк дәү әниең белән сөйләшергә, кулыңны сорарга барам.
– Эш тә нәкъ менә шунда шул, мин аны ялгызын калдырып китә алмыйм.
– Без аны да алып китәрбез (әбине картлар йортына урнаштыру мөмкинлеге дә бар бит дип, эчтән генә уйлап куйдым).
– Юк, син нәрсә, урманын мәңге дә ташлап китмәячәк.
– Йә – дәү әниең, йә – мин, Алия. Тиз генә икебезнең берсен сайла. Ә мин синнән башка яшәвемне күз алдыма да китермим.
– Кояшым син минем, – диде ул. Шундый матур нияттеләкләрең өчен зур рәхмәт. Мәхәббәтең белән йөрәгемне җылыттың. Тик синең тәкъдимне кабул итәлмим. Шулай да миңа уйлану өчен бер-ике көн
бир әле, яме!
Ул, яратып, иреннәремнән үбеп алды.
– Иртәгә әниемнең каберенә урман гөлләре илтәм. Жиңү бәйрәме бит. Бәлки клубка да сугылырмын, – диде. Дөньяны акрын гына, салмак кына караңгы сара башлады. Безгә аерылышырга вакыт җитте. Мин сөйгәнемне күкрәгемә кыстым. Алияне урман авызыннан чыкканчы озатып килдем. Хушлашкач та, нидер сизенгәндәй, карашымны аның ераклаша барган сыныннан аермадым. Кинәт ул кире борылды да. “Әмир, бер генә минут көтеп тор!” – дип, кычкыра кычкыра кире миңа таба йөгерде.
– Син искиткеч мәрхәмәтле, мәхәббәтле, ихлас күңелле кеше. Мине шул кадәре яратуыңа ышанасы да килми, әмма күңелем сизә: чынлап та яратасың, – дип, кочагыма сыенды ул. Аның боек күзләреннән ике бөртек мәрҗән яшь тәгәрәп төште. Сөеклем кулларымны иреннәренә китереп, туктаусыз үбә башлады, ә яшь бөртекләре кайнар күмердәй җанымны өтте. Мин нәрсә әйтергә дә белмичә торганда, Алия тиз генә башындагы ал яулыгын төен итеп йомарлады да мина ыргытты һәм... торып йөгерде. яулыкны бирү теләге, әллә башка бер көч этәрде, мин дә аның артыннан йөгердем. Ул кинәт кенә туктап, үләннәр, сары чәчәкләр үсеп утырган ике агач арасындагы чирәмлеккә ипләп кенә ятты да, мине үзенә тартты. Еш-еш тын алып, дымлы иреннәре белән үбә дә башлады.
– Иртәгә без очрашмыйбыз бит инде, Алия. Сине күрмичә ничек торырмын икән? – дидем мин, нишләргә дә белмичә, төшенке тавыш белән.
– Мин сиңа треф дамасы турында әйткән идемме, Әмир, ул бит мин инде. Ә минем белән ниндидер бәхетсезлек буласын кәртләр әйтте. Шуңа күрә дә сине туйганчы яратып каласым килә.
– Торыйк, Алия, бу кадәре назлауга мин түзә алмам, чөнки... чаманы онытыр чиккә җитеп барам.
– Чамаңны да, хисләреңне дә йөгәнләмә, чикләмә, кадерлем. Минем бүген синеке буласым килә, – диде ул көчсез тавыш белән. Үзе мине күкрәгенә каты итеп кысты...
Ай калыкты, аның саран гына нурлары серле итеп тирә-яктагы төрле-төрле үсемлекләр дөньясын яктыртты. Ак күлмәкле каен кызлары аеруча көяз күренәләр, җиргә түшәлгән мүк, яңа калкып килгән яшел үлән исенә болай да әйләнгән башыбыз тагын да ныграк әйләнә башлады. Шулай кочаклашып, бәхетебездән исереп, акрын гына урман сукмагыннан атладык та атладык...

(Дәвамы бар)

Фото: wallhere.com
Читайте нас: