Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 Май 2021, 13:43

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Кыз бала курчак түгел (4)

– ...Камилә! Кызым, кал, – дип, әкрен генә килененең иңнәренә кагылды.Йомшак җыерчыклар баскан бу кулларда боз булып каткан күңелне эретерлек җылылык бар иде шул. Яшь хатынның күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәде. Күптән, бик күптән инде Камиләгә менә шулай назлап, “кызым” дип әйтүче булмады...

(Дәвамы.)
Иртә белән Барс шушы ук машинага утыртып алып кайтты мине. Авылга керер алдыннан чишмә буена алып төшеп юындырды. Шунда гына айнып киттем мин. Үксеп-үксеп еларга тотындым, ә Барс: «Сеңелкәш, синнән дә якын кешем юк минем, син минем башны коткардың! Гомер буе сиңа бурычлы булачакмын. Тик бу турыда беркемгә дә әйтәсе булма! Аңладыңмы? Булды инде, елап утырма! Ирсез калам дип тә курыкма, үзем табып бирермен!» – дип, каты гына әйтте.
Минем куркуым шулкадәр көчле иде. Мин аңа каршы бер сүз әйтә алмадым. Барс әти-әниләргә: «Бер дустыбызда кунакта булдык», диде дә котыды. Ә мин тән-җан яраларым белән берүзем калдым.
Аннан син ялга кайттың. Элеккечә тәрәзә пәрдәсенең читеннән генә йортыгызга карап утырдым, сине читтән генә күреп калырга тырыштым. Бу көннәрне күз яшьләрем елга булып акты. Теге караңгы төннән соң үз язмышым турында уйларга кыймаган идем, аннан киләчәгемне синсез итеп күз алдыма да китерә алмадым мин. Синең белән очрашулардан качтым, янымнан, тормышымнан кудым. Үземне пычрак, сиңа тиң түгел итеп тойдым. Ә син...
Бер мизгелгә Камилә дә, Җәмил дә уйлары белән шул вакыйгаларга кайтты. Кич. Салкынча җил иссә дә Камилә җиңелчә генә күлмәк кигән. Җәмил аны кочагына алып җылытмакчы иде. Кыз егетне этеп үк җибәрде дә күшеккән чебеш шикелле бөкләнеп утырды, үзе дер-дер калтыранды:
– Ал кулыңны, кагылма миңа!
Җәмил берни аңлый алмады:
– Камилә, бик үзгәргәнсең, мин сине танымыйм! Ни булды?
– Җәмил, оныт мине!
– Башка берәү күңелеңә якын килдеме? Сөйлә, мин аңларга тырышырмын. Таш йөрәк түгелмен бит!
– Бернинди дә сорау бирмә!
– Ярар, Камилә. Мин барысын да аңладым, бәхетле булыгыз! Тик кем ул?
– Беркем дә түгел! Бары мин сине күрергә теләмим.
Егет ни дип әйтергә белми, кызга текәлеп карап торды да китеп барды. Камилә сикереп торып, аны артыннан куып тотты, егеткә сыенып:
– Китмә, мин куркам!
Калтыранган кызны Җәмил кысып-кысып кочаклады:
– Юләркәй! Нишлисең син? Мин яратам сине! Сагынып кайттым үзеңне. Уйларымда син генә!..
– Җәмил, мин...
– Без бергә булачакбыз! Безнең арага беркем дә керә алмаячак!
– Ышанасым килә, тик... – Камилә сүзен бүлде, теге төнне ниләр кичергәнен онытырга теләп, сөйгәненең кочагында эреде.
Айлы, мәхәббәт киче иде бу. Җәмилнең көймәсе гашыйкларны бишек сыман тирбәтеп иркәләде. Кошлар моңы бишек җыры булды. Ә кояш назлап уятты аларны. Тик саубуллашканда, кыз егеттән ни дә булса ишетергә теләсә дә, бер сүз дә әйтмәде ул...
... Җәмил, Камилә каршысына тезләнеп утырды:
– Нигә син миңа ышанмадың? Син боларны 18 ел элек сөйләгән булсаң, бәлки, башкачарак булыр иде! Мин бит үземне, өченче берәү – сезнең арада артык итеп тойдым... Ә сине башкага бирергә теләмәгән идем мин... Гафу ит!
– Җәмил, син барыбер мине аңламас идең бит! Барс белән сугышып кына эшне төзәтеп булмас иде. Минем онытыласым килде. Әйтерсең, бу караңгы төн минем тормышымда булмады. Синең белән мин барысын да оныткандай булдым. Тик син саубуллашмыйча киттең... шуннан мин сине югалттым дип уйладым. Аннан хатың килде: «Язым, әгәр син минем белән калырга теләсәң, без бергә булачакбыз», дип. Минем өчен кабат кояш чыкты. Сиңа барысын да сөйләргә, синең белән аңлашырга теләдем. Минем синең алда гаебем юк иде бит!.. Тик сөенечем озакка бармады. Кыз бала гына идем мин. Буйга узганымны сизмичә йөргәнмен. Аннан нишләргә белми, Барска килдем. Ул миңа теге кешенең гаиләсе барлыгын әйтте: «Сиңа барыбер өйләнмәячәк! Ахмак Җәмилнең башын әйләндер», – диде. Шулай да аборт ясатырга ярдәм итәргә булды. Тик соң иде. Барс: «Кайгырма, мин – синең абыең, берәр җаен табармын. Кияүгә чыгарга кирәк сиңа!» – диде. Әти-әниләр авырлы икәнемне белгәч, өйдә кара тавыш чыкты. Кияү табып, туйны тизләтергә кирәклеген аларга Барс әйткән. Әти дә аның сүзен хуплап, мине теләсә кемгә бирергә әзер иде. Әни бары: «Баланың әтисе кем? – дип сорады. – Җәмилме?» «Юк», – дигәч, минем белән сөйләшмәс булды. Елап тик йөрде. Шушы көнне әни белән безнең аралар ерагаеп калды. Шулай итеп, мин Рәсилгә кияүгә чыктым. Барс әти-әни алдында – алтын, ә мин артык бала булып калдым.
Болар барысы да минем белән түгел, ә башка берәү белән булган кебек иде. Мин үземнең язмышымны читтән генә күзәтеп яшәдем.
Гаҗәп, ә Рәсилнең әнисе Мәликә апа хәлемне аңлап кабул итте. Бернәрсә дә сораштырмады, улыннан да сүз әйттермәде. Ә Алсуны алар яраттылар. Бер гаепсез, сабый бала булганы өчен яраттылар. Башта Рәсилдән мин уттан курыккан кебек курка идем. Бәләкәйдән куркып үстем мин, кияүгә чыккач та куркып яшәдем. Ирем белән чит кешеләрдәй аралаштык. Аның Таня исемле бер кыз белән очрашуын белгәч кенә, күңелемнең бер кырые кителгәндәй булды. Мин аны яратмасам да, аның мине яратканын теләдем. Минем сөясем, сөеләсем килде. Рәсил өчен көрәшергә булдым! Аны югалтасым килмәде. Мин аның белән ешрак аралашырга, аңа күбрәк игътибар бүләргә тырыштым. Ул да минем үзгәрүемне сизми калмады. Бервакыт мин чынлап та үземне бәхетле хатын итеп тойдым. Рәсил үзе:
– Әйдә, тормышыбызны өр-яңадан башлыйк, – дип тәкъдим итте. Безнең аралар ничектер якынайды, җылынды.
Ә беркөнне безгә Барс килде. Рәсил өйдә юк иде.
– Нәрсә? Бәхетлесеңме? Бәхетең белән син миңа рәхмәт укырга тиешсең! Шәп ир табып бирдем бит үзеңә! – ди.
– Барс! Бар кайт! Мин сине күрәсем килми!
– Абыйлар белән шулай сөйләшәләрме?
– Нигә килдең?
– Сеңелкәшемнең хәлен белергә ярамый идеме әллә?
– Мин әйбәт кенә, ә хәзер бар, кайтып кит!
– Син беләсеңме, ирең бер марҗа кызы белән йөри! Ха-ха, бәхетсез син!
– Барс, син дөрес әйтәсең, минем ирем, шуңа күрә синең эшең булмасын!
Барс беләгемне авырттырып кысты:
– Камилә! Ялгышасың, мин Таняга өйләнергә телим! Ә Рәсил мин сайлаган хатын янында бөтерелә. Синеңчә, бу дөресме? Өйләнгән, менә дигән хатыны, баласы булган ирнең яшь кыз янында буталуын ничек кабул итәргә? Башта аягын сындырырга, өйдә генә утырсын өчен. Һаман да аңламаса, муенын борырга туры килә. Мин шаярмыйм! Камилә, син моны миннән яхшырак беләсең!
Әгәр дә ул тагын Таня янына барса, үзенә үпкәләсен! Кыскасы, ирең кирәк булса, яныңда тот, бәйләп булса да куй!
– Шулай дип куркытып кайтып китте Барс. Бу беренче кисәтүе булды. Ә икенчесендә Рәсил хастаханәгә эләкте. Барс аның кабыргаларын, кулларын сындырганчы үзе кебек юньсезләрдән тукматкан. Рәсил миңа: «Баскычтан егылдым», – диде. Хәле авыр иде аның. Мәликә апа белән хастаханәгә бардык. Алар озак сөйләштеләр. Мин палатадан чыгып тордым. Әмма аларның һәр сүзен ишеттем. Мәликә апа белән Рәсил әни белән ул кебек кенә түгел, ничектер бер-берсен ярты сүздән аңлаган якын дуслар кебек тә сөйләшә алалар иде. Рәсил Таняны үсмер чактан ошатуын, аның белән бергә булырга тиешлеген әйтте.
– Шул ук вакытта Камилә белән дә буласым килә. Әни, мин ялгыштым, нишләргә дә белмим. Син ничек уйлыйсың? Ике хатын-кызны берьюлы яратып буламы?
– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Камилә сине аңлар, дип уйлыйм.
– Таня бала көтә... – Бу сүзләрне Рәсил пышыдап кына әйтте.
Әмма мин йөрәгем белән тойдым. Тагын нидер сөйләде. Ләкин мин ишетмәдем. Күзләремә яшьләр җыелды. Нигәдер мин ул баланы Барсныкы дип уйладым. Шулай дип уйлыйсым килде. Бу көннән соң үзем ут эчендә яшәдем. Рәсилнең минем белән сүз башлавын көттем, ә ул элеккечә минем белән ягымлы итеп сөйләште. Әйтерсең, безнең арада Таня юк иде.
Рәсил хастаханәдән чыккан көнне мин эштән иртәрәк сорап киттем. Барсам, янында минем яшьләрдәге сылу гына бер кыз утыра иде. Түгәрәкләнгән гәүдәсеннән генә аның Таня икәнен белдем. Бер сүз дәшми генә ишекне яптып да кайтып киттем. Әйберләремне җыя башладым.
Мәликә апа туктатты мине:
– Син аны яратасыңмы? Нигә соң менә шулай җиңел генә иреңнән баш тартырга уйлыйсың? Рәсил икеләнә, ә син аңа уйларга, үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирмисең!..
Мин туктап калдым. Әйберләремне җыеп, кая барам соң? Әти-әни бусагасына? Барс янынамы?
Рәсил кайткач, миннән бары гафу үтенде: «Яраттым мин аны! Яраттым. Аңла инде! Кичер!» – диде. Башка бер сүз әйтмәде...
Мин кабат бәхетле киләчәгебезгә ышанып яши башладым. Рәсил чак кына соңлап кайтса да, йөрәгем «жу» итте. «Барысы да әйбәт», – дигән бер карашы белән тынычландыра ала иде ул мине. Үзе шаян, үзе җитди, үзе тыныч, үзе усал. Ул мине үзенә карата алды. – Камилә сүзен бүлде. Бер минутка булса да аның шушы мизгелдә каласы килде.
Җәмил дәшмәде. Хатынның уйларын бүләргә кыймады ул, әкрен генә торып, мичкә утын өстәде. Камилә ялкынга карап:
– Ә калганын син үзең беләсең, Рәсил минеке дә, Таняныкы да булмады... – Хатын күз яшен иргә күрсәтмәскә тырышып, карашын читкә яшерде.
Җәмил Камиләне кочаклап алды:
– Камилә! Син арыдың, бүген синең өчен бик авыр көн булды, әйдә, ял ит.
– Әйе, бүген минем күз алдымнан бөтен тормышым үтте диярлек. Әйтерсең, гомерем буе кичергән бар хис-тойгыларны бер мизгелдә яңадан үткәрдем.
– Урын җәям, син монда йокларсың, бүлмә җылынды, ә мин теге якта ятармын.
– Юк, Җәмил, син мине кайтарып куй. Мин Мәликә апада кунарга телим.
– Ничек әйтәсең, шулай эшләрбез. Тик без тагын күрешә алабызмы?
– Иртәгә... мөмкин булса, мине станциягә кадәр генә озата алмас идеңме?
– Әлбәттә. Син тагын китәсең. «Кайтасыңмы?» – дип сорамыйм...
Мәликә апа утын сүндермәгән иде. Җәмил белән Камилә капка төбендә бер тын сүзсез генә басып тордылар. Үткәннәр артта калды, әйтәсе сүзләр әйтелде. Әмма күңелдәге бушлык тагын да кинәйде. Камилә әкрен генә өйгә таба атлады. Таныш шәүлә төнге караңгылыкта күздән югалгач та, Җәмил китәргә ашыкмады.
Ишекне Таня ачты. Камилә аны монда күрүгә шат түгел иде. Бервакыт ул бу йорттан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Ничә еллар үткәч кайтты һәм аны килен булып төшкән бусагасында иренең сөяркәсе каршы алды.
Камилә, язмышының бу ачы шаяруларын ничек кабул итәргә белми, тыныч кына:
– Сез мондамыни? – дип сорап куйды.
– Мин иртәгәне көтә алмадым.
Камилә сөйләшергә теләмәвен белдереп, башын гына чайкап куйды.
– Әмма сезгә барыбер минем белән сөйләшергә туры киләчәк!
– Таня! Бүген түгел. Мин арыдым.
– Сезнеңчә мин арымадыммы? Әллә мин сезне күрергә телимме? Миңа җиңелме? Сүз безнең балалар турында бара бит!
Камилә бу сөйләшүгә әзер түгел иде. Тынычлык эзләгән күңеле аны Мәликә апаның йортына алып килеп, ялгышкан шул. Бу өйдә килен хокукларын Таня күптән үзенә алган. Камиләгә монда урын юк. Хәер, ире Рәсилнең күңелендә дә Камиләгә кечкенә генә урын табылмады.
– Минем кызым башкача синең улың белән очрашмаячак! – дип, Камилә бусагадан кире атлады.
– Юк, миңа сезнең сүзегез генә җитми. Без балалар белән сөйләшергә тиеш. Расимга да, Алсуга да әтиләре турында әйтергә тиешбез. Расилнең үлеме турында да дөресен әйтергә тиешбез! Күпме яшерергә була? – Таня кызганнан-кызды.
Хатынның һәр сүзе Камиләнең йөрәгенә ук булып атылды. Түзмәде, ишекне артыннан ябып, ашыга-ашыга ихатадан чыгып китте ул. Җәмил капка төбендәге эскәмиядә утыра иде. Камиләнең кире килүен ир сөенеп кабул итте, әмма хатынның эчке киеренкелеге аның һәр сулышында чагыла иде.
– Камилә! Ни булды?
– Таня...
Шул ук мизгелдә Камиләнең артында Татьяна үзе пәйда булды. Җәмилне күреп:
– Сез дә монда! Мин аңламыйм, ник сез һаман бергә түгел соң?! Расилнең үлеменә дә ничә ел вакыт үтте. Һаман кавыша алмыйсыз! Намусыгыз кушмыймы? – дип ярсыды.
Моңа кадәр Мәликә апа үз бүлмәсеннән чыгарга кыймый, улының хатыннарына үзара аңлашырга мөмкинлек биреп, араларына кермәде. Ләкин бу мизгелдә киленен туктатмаса, аны башкача күреп булмаячагын яхшы аңлый иде ул. Шуңа да Камилә артыннан ашыкты. Арадагы киеренкелекне киметергә тырышып:
– Камилә балам, Татьяна! Өйдә урын барыбызга да җитә. Мин сезнең икегезне дә күрүемә бик шатмын. Карт кешене хөрмәт йөзеннән сүзгә киләмәгез, зинһар өчен, – дип үтенде.
Җәмил дә, шаяртмакчы булды:
– Мәликә апа, мин дә куна калсам, ярыймы?
– Сиңа урын элеккечә, чоланда я печәнлектә, үзең сайла.
– Риза...
Таня ачы теллеләнүен дәвам итте:
– Нигә инде печәнлектә йоклыйсыз? Түргә узыгыз. Камиля Бариевна каршы булмас.
Мәликә апа Татьянаның сүзләренә игътибар бирми:
– Камилә! Кызым, кал, – дип, әкрен генә килененең иңнәренә кагылды. Йомшак җыерчыклар баскан бу кулларда боз булып каткан күңелне эретерлек җылылык бар иде шул. Яшь хатынның күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәде. Күптән, бик күптән инде Камиләгә менә шулай назлап, “кызым” дип әйтүче булмады.
Таня тынычланырга ашыкмады, Камиләдән аермалырак, үзен үз оясында итеп хис итте:
– Мама Малика! Сез аны ничек гафу иттегез? Мин аңламыйм.
Авыл җирендә урамда кычкырып сөйләшүдән кыенсынып булса кирәк, Җәмил:
– Мәликә апа, әйдәгез әле, бергәләп чәй эчик, – дип, хатын-кызларны өйгә керергә үгетләде.
Җәмил алдында сөйләшергә теләмичә, Таня икенче бүлмәгә үтте.
– Камилә балам, без икәү минем бүлмәдә йокларбыз.
Хатын-кызның күңеле бик сизгер, Мәликә апа килененең бер карашыннан: “Рәсил белән минем бүлмәдә Таня йоклыймы?” – дигән сорауны укыды. Шул ук вакытта Камилә каенанасыннан:
– Мәликә әни! Әгәр дә үлчәүләргә салып, үлчәп булса икән, Рәсилнең үлемендә кайсыбызның гаебе күбрәк соң? – дип сорады.
Камиләнең бу сүзләрен ишетеп, Таня кабат алгы якка чыкты:
– Мин аңламыйм, Камилә Бариевна, Расилнең үлемендә мине гаепләргә телисезме? Ул бит сезне ташлап китә алмыйча, үз-үзенә кул салды! Әйе, сез аның законлы хатыны булдыгыз, әмма ул мине яратты, мине!
– Тынычлан, Таня! Үз-үзенә кул салмады ул! Рәсилне атып үтерделәр... Ишетәсеңме? Аны атып үтерделәр!.. Һәм монда синең дә гаебең бар!
Бер-берсен гаепләп, чәчкә-чәч ябышырга торган ике хатынның ни сөйләгәнен Мәликә апа аңламый калды. Ә сүз аның улы турында бара бит!
– Килен! Син ялгышасың.
– Юк, Мәликә әни, мин ялгышмыйм. Бу турыда мин һәм Барс кына белә иде.
– Барсның монда ни кысылышы бар? Ул яхшы кеше, изге кеше иде. Мине яратканга, ничә еллар читтә яшәде. Әйе, әйе, Барс мине яратты, тик мин аны яратмадым. Мин бар күңелем белән Расилне яраттым. Барс кияүгә дә чыгарга тәкъдим ясады. Ә мин Расилдән бала көтүемне әйттем. Аннан ул чит якларга чыгып китте. Китәр алдыннан миңа килде, үзе белән чакырды, үтенде, тик мин ризалашмадым. «Сине башка белән бергә күрә алмыйм, шуңа монда яшисем килми», – диде. Тынычлангач: «Рәсил белән бәхетле бул, Камилә сезнең арага кермәс. Бүген мин аның белән сөйләштем, ул кайтып китә, башкача сезнең бәхеткә киртә була алмый», – дип саубуллашты. Шул кичне мин Расилемнең үлеме турында ишеттем... Димәк, сез, Камиля Бариевна, законлы ирегезне башка хатын-кызны яратканы өчен... Мине яратканы, миңа китәргә теләгәне өчен үтерттегезме? Ничек? Ни йөрәк белән?
Мәликә апа:
– Туктагыз, бер-берегезне гаепләп кенә Рәсилне кире кайтарып булмый!
Таня, чәчрәп китеп, әйберләрен җыя башлады:
– Ул бит сезнең улыгызны үтерткән! Мин аның белән бер өйдә кала алмыйм!
Камилә:
– Таня! Үтермәдем мин Рәсилне! Аны без икәү һәлак иттек, син һәм мин...
– Нет, Камиля Бариевна! Монда минем кысылышым юк. Мөмкин булса, Расил өчен мин үз гомеремне бирер идем. Ник мине генә атмадың син? Без бит бары бәхетле булырга гына теләгән идек!
– Таня, Таня! Язмыш дигәнең беркемнән дә сорап тормый...
Ул көнне эштән мин нидер сизенгәндәй йөгерә-йөгерә кайттым. Ишек төбендә Барс белән очраштым. Мине тотып алды да ишеккә терәде: «Ул үз-үзен үтергән, монда минем кысылышым юк! Яисә аны сөяркәсенә көнләшеп, син үтергәнсең!» – дип чыгып китте. Аякларым камыр кебек булды. Бер адым атлый алмадым. Өйгә шуышып диярлек кердем. Бөтен җирдә кып-кызыл кан, Рәсил исән түгел иде... Алдына тезләнеп: «Гафу ит», – дип кенә әйтә алдым...
Күп тә үтмәде, бер машина милиция хезмәткәрләре белән әти килеп керде. Шул ук кичне Барс Мәскәүгә очты, аннан – чит илгә. Барысын да әти эшләде. «Үз-үзенә кул салган», – дип, эш ачтырып яптырды. Кайдан, ничек, әмма халык арасында «Барый кызы ирен үтергән, шуңа Барый эшне яптырган», – дигән сүзләр таралды. Хәер, әти дә шулай уйлый иде.
Рәсилнең гәүдәсен алып чыгып киткәч, өйдә берсе дә калмаган арада әйткән сүзләре әле булса да колакта чыңлый:
– Син уйнаштан бала табып, иргә чыгып, иреңне тота белмәдең! Хыянәт иткәне өчен, ирне үтерәләрме? Икенче яктан караганда, шунысына сөенәм, Барс белән Татҗананың араларын бозганы өчен үз үлемен тапкан ул!
– Мин үтермәдем аны... – Әти мине тыңларга да теләмәде.
– Аңлыйсыңмы, сукыр да Рәсилнең үз-үзенә атмаганын күрә ала. Төрмәдән башыңны тартып алсам, рәхмәт әйтерсең! Иртәгә үк монда эзең булмасын! Югыйсә, төрмәгә утыртам мин сине! Ә балаңны балалар йортына озатам!
Шулай итеп, бала белән шәһәргә чыгып китәргә туры килде.
Әтием өчен мин бер җансыз курчак кына булдым. Абыем Барс та мине кирәкмәгән уенчык итеп күрде. Уйныйсы килгәндә, уйнады. Ә үсә төшкәч, миндә ирләр өчен уенчык күрде. Бер төнгә курчак итеп, күңеле ничек тели, шулай уйнар өчен, мине башкага берәүгә биреп торды. Кемгәдер зур бурычын түләр өчен, шулай эшләде ул...
Һәр бала яңа уенчык ярата һәм уенчыгын башка берәүгә биреп торырга теләми. Ул уенчык аныкы гына! Мәсәлән, курчак. Син аны иптәшеңә дә: «Мә, уйнап тор, тузгач, кире китереп бирерсең», – димисең. Башка берәү уйнап, күлмәген генә пычратса да, күңелең төшә. Җәмил, син дә миңа курчакка караган кебек карадың. Кемдер минем белән «уйнаган» икән, димәк, мин сиңа лаеклы түгел булып чыктым. Рәсил өчен дә мин шул ук «уйналган» курчак кына булдым...
Ә бит мин курчак түгел, минем җаным, күңелем, йөрәгем дә бар...
***
Икенче көнне Мәликә әби Камиләне озата чыкты. Татьяна караватыннан да тормады. Кичәге хәлләрдән соң, хатын ни уйларга белми, керфек тә какмады. Кайдан гына юлында Барс килеп чыкты соң? Милиция киемендәге лейтенантның аңа күз атуы Таняга ошамады түгел, ошады. Кайчаннан яратмаган хатыны белән аерылышырга сүз биреп тә һаман да өенә ашыга-ашыга кайтып киткән Рәсилгә вакыты белән үпкәсе дә бар иде. “Барс Бариевичка кияүгә чыгам да куям”, дип куркытып та карады үзен. “Тиздән мин әни булам. Балабыз туачак”, – дигән хәбәрдән соң да Камилә белән аерылышырга ашыкмады ир. Менә бит, ничек килеп чыкты. Ике арада бәргәләнде дә икесенең берсенә дә насыйп яр булмады. Рәсилнең үлеменнән соң аның хатынын гаепләп яшәү Таняга көч бирде. Ә хәзер: “Барс Расилне аткан! Миннән көнләшеп?” Бу уйлар белән ничек яшәргә? Юк, моңа ышануы мөмкин түгел.
Аның каравы, бу төнне Камилә беренче тапкыр онытылып йоклады. Авыр, газаплы озын көн аның бар көчен суырып алды, уйларга да хәле калмаган иде. Икенче яклап, күңелендәге серләр төере сүтелеп, хатынга иркенләп тын алырга мөмкинлек бирде.
Камиләнең Мәликә ападан гына бер сере калды. Хәер, бу турыда каенанасы үзе дә белә иде. Шулай да Мәликә апа Алсуны үз оныгыдай яратты. Саубуллашканда да Камиләдән күз яшьләре аша:
– Алсуны алып кайт, кызым, – дип үтенде.
– Тиздән кайтырбыз. Әни дә Алсуны күрәсем килә, ди. Сизә күңелем, Рәсилнең улы белән дә танышырга туры киләчәк.
– Сез балаларга катырак бәрелә күрмәгез. Таня барысын да белеп бетерми. Ә син, Камилә, беләсең. Җайлап, уйлап эш ит.
Камилә, Мәликә апаны тынычландырырга тырышып, башын какты. Әмма Алсу белән ничек аңлашуы турында әлегә уйларга да кыймады.
Ул арада Җәмил килеп җитте. Йокысыз төн аны да йончыткан иде. Шулай да ир үзен бик яхшы хис итте. Шаярып сөйләште.
– Мәликә апа, егетләр утыныңны ярып та бирерләр, яме! – дип вәгъдә итте.
Каенанасы белән берничә тапкыр саубуллашып, һаман да аерылыша алмаган Камиләне, ашыктырып:
– Поездга өлгәшергә теләсәң, рәхим ит, – дип, хатынны машинаның ишеген ачып утыртты.
Мәликә апа аларның артыннан белгән догаларын укып, яшьләрнең имин гаилә төзүен теләп калды.
– Поезд дигәннән, беренчедән, без күптән инде соңга калдык. Икенчедән, минем бүген эш буенча да Уфага барасым бар, – дип, Җәмил Камиләне Уфага ук илтеп куйды. Юл буена балачакларын, үсмер чакларын исләренә төшереп, җиңел генә аралаштылар. Ике ардагы мөнәсәбәтләрнең иң нечкә кылларына кагылмадылар. Хатын кунакны чәй эчәргә чакырды. Алсу өйдә юк иде. Җәмил үзе дә сизмәстән, бусагандан үтү белән, кызның фотосурәтен эзләде. Китаплар шкафында Камиләнең кызы белән бергә төшкән фотосурәте тора иде. Җәмил якынрак килде. Тын да алырга кыймый карап торды. Кызның йөз-чалымнары таныш иде аңа: бөдрә чәч, үзәккә үтеп керердәй үткен караш. Ирнең йөрәге дулкынланып типте:
– Алсуга әтисе турында ни әйтергә булдың?
– «Әтиең Рәсил түгел, кем икәнен белмим», дип әйтә алмыйм. Алсу мине күралмаячак. 18 яшьтә әтисе башка кеше икәнен белү аның өчен авыр булыр, дип уйлыйм.
– Ә туганыңа кияүгә чыгарга җыенганыңны белеп яшәү җиңелрәкме?
– Мин кызымны Таняның улына бирергә теләмим!
– Алсу – кыз бала, ә курчак түгел! Ә син, үзең әйтмешли, аның язмышы белән курчак кебек уйнарга җыенасың түгелме?
– Нәрсә дип әйтим соң? Дөресен сөйли алмыйм!
– Мин Алсуның әтисе булырмын!
Камилә аптырады:
– Ничек инде?
Җәмил, хатынның кулыннан тотып:
– Барысы да яхшы булачак. Бары тик миңа ышан. Камилә! Мин синең белән бергә булырга телим. Алсуны да үземнең кызым итеп кабул итәргә әзермен. Син аңа сөйлә, безнең мәхәббәт турында курыкмыйча сөйлә. Аннан минем хәрби хезмәттән ялга кайтуым, юкка гына сүзгә килеп аерылышуыбыз турында әйт. Ул безне аңлар дип уйлыйм. Калганын тормышыбыздан сызып ташлабыз!
Мин күп уйландым. Әле Алсуның фотосурәтен күргәч... Ә, бәлки, Алсу минем кызымдыр...
ЭПИЛОГ
Барсның үлеменнән соң бәләкәйләнеп, көчсезләнеп калган Барый көн дә иртән тору белән улының фотосурәтен кулына алып, озык кына текәлеп карап утырды. Улы бу дөньяда аның бар ышанычы иде. Ә хәзер яшәү мәгънәсен дә югалтты ул. Ничә еллар бергә яшәп, иренең кырыс холкына күнегеп беткән Сания хәзер инде бик соңлап булса да аңардан курыкмаска өйрәнде. Сүз аралаш:
– Камилә шалтыратты. Синең хәлләреңне сорашты, – диде.
Тыныч кына утырган Барый:
– Миңа барыбер. Камилә турында ишетәсем килми, дидем бит! Нигә бу исемне телгә аласың? – дип, бер мизгелдә чыгырыннан чыкты.
Саниянең кәефе күтәренке иде, йөзендәге бер кылны да үзгәртмичә:
– Камилә турында ишетәсең килмәсә, оныгыбыз турында ишетәсең килер бит. Кызыбызның улы бар. Исем куштырырга авылга кайталар, – дип дәвам итте.
Барый түзмәде, тынычланып:
– Онык. Малай онык... Карчык, кем дип исем кушалар соң? – дип сорап куйды.
– Рәсил.
– Ярар, кем дип кушсалар да, миңа барыбер.
– Барыбер булгач, нигә сорыйсың?
– Исем куштырырга безгә кайтсыннар!
Бәби туе Барыйларда үтте. Җәмилнең әтисе оныгына исемне үзләрендә куштырырга теләсә дә, күрше хакына каршы килмәде. Коръән ашына Мәликә апа да килде. Бәләкәч Рәсилне кулына алып:
– И-и-и, нарасый! Камилә балам, ачуланма, әмма улың икенче Җәмил булган да куйган! Ә менә ап-ак чәчләре белән Җәмилнең әнисенә тарткан. Әминә ахирәтнең дә чәчләре ап-ак иде. Балачага акбаш, карт әби дип тә ирештерә торган иде үзен. Әй, үпкәли иде. Үсә төшкәч, карайды бит! Безнең авылда Җәмилләрнең нәселендә генә балалар ап-ак чәчле булып туа. Әнә, Алсуның да туганда чәчләре ап-ак иде бит. Ә хәзер кап-кара!
Мәликә апаның соңгы сүзләреннән Камилә дертләп китте. Җәмил хатынын иңнәреннән кочып алды.
– Мәликә әни! Сез Алсуның әтисе...
– Җәмил икәнен мин беренче көнне үк аңладым. Сезнең ни өчен бергә була алмаганыгызны гына аңлый алмадым.
Шулвакыт бүлмәгә Алсу килеп керде.
– Әни! Расим килде! – Әти-әнисенең күзләрендәге яшьләрне күреп:
– Ни булды? Ник елыйсыз? – дияргә ашыкты.
Җәмил кызын да кочаклап алды.
– Бар, кызым, бар! Безнең өчен борчылма. Бу – бары тик шатлык яшьләре.
– Әти, шатлыктан елыйлармы?
– Шатлыктан курчаклар гына еламый... – дип җапаплпды Мәликә апа.
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: