– Син нәрсә? Башкача миңа мондый тәкъдим ясыйсы булма! – Ә үзе эченнән: «Икенче кыз белән үбешеп, Камиләнең кулыннан да тотарга оят бит! Аның күзләренә ничек карар соң?» дип уйлады.
Рәсил Җәмилнең иң якын дусты булуына карамастан, егет аңа иң зур серен ачмады. Бу сер Камилә иде. Бәлки, сөйләргә кирәк булгандыр, ә хәзер соң инде... Шулай да Җәмил сүзне ерактан булса да башларга булды:
– Диңгез – дәрья, очы-кырые күренми, аның янында безнең елга җеп кадәр дә юк, ә күңел монда тартыла. Сагынып кайттым мин шушы гади авыл табигатен, бигрәк тә Аны...
Рәсил сүз кем турында икәнен аңламады, шаяртмакчы булып:
– Елганымы? – дип сорады.
Җәмил елмаймады да, сүзен җитди рәвештә дәвам итте:
– Әйе, шулай дисәк тә була, чөнки безнең елга буенда өч ел элек мин бер кыз белән вәгъдәләштем.
Рәсил өчен бу көтелмәгән яңалык иде, дустын кочаклап ук алды:
– Чынлапмы? Хе, ә мин сине «пай мальчик» дип уйлый идем. Кем соң ул?
– Гади генә әйткәндә, башкага кияүгә чыкты!
– Җәмил! Синең кебек егетне икенчегә алыштыргач, ул үз акылында түгел!
– Рәсил! Ә иң якын дустың син вәгъдәләшкән кызга өйләнсә, нишләр идең?
– Иң әзе: башына менеп төшәр идем. Син бит мине беләсең!
– Ә мин алай эшли алмыйм.
Азрак исереп алгач, Җәмил кыюланып китте, соравын туры бирде:
– Рәсил! Ник өйләндең син Камиләгә?
– Ничек инде, ник өйләндем? Гаилә корыр өчен...
– Ә башка кыз юк идемени?
– Әйтимме бер сер: очы-кырые күренмәгән диңгездә миңа көч биргән якты йолдызым ул иде бит...
Рәсил кулында тотып торган рюмкасын түгеп җибәрде:
– Камилә? Ха-ха-ха, Камилә! Җәмил, шаяртма!
– Җәмил, мин бу хакта – «ноль». Үзем дә Камиләгә өйләнермен дип уйламаган идем. Бер арада абыйсы Барс белән дуслашып киттек. Ул мине әтисе янында эшкә урнаштырды. Үзең беләсең, минем биш сеңелкәшем бар, әнигә берүзенә авыр иде. Аннан ничектер Барс үзенең сеңелкәше белән таныштырды. Камилә белән дусларча аралаштык. Күпмедер вакыт үткәч, Барс Камиләгә өйләнергә тәкъдим итте.
– Әйттем ич, мин сезнең арада вәгъдә булганын белмәдем! Дөрес, ишеткән идем, әмма күрше буларак йөргәнсез, дип аңладым.
– Димәк, син аны яраттың?
– Миңа ошый иде Камилә, аңа карата булган хисләремне мин ярату дип уйладым.
– Белмим, туйдан соң сүрелдем, аннан... Таняны очраттым!
Җәмил Рәсилнең якасыннан тотып алды:
– Син хатыныңа хыянәт итәсеңме?
– Монысы инде синең эшең түгел!
Җәмил дәшмәде. Аннан аракы белән тамагын «чылатып» җибәрде:
– Әйе, син дөрес әйтәсең, бу минем эшем түгел! Оныт бу сөйләшүне! Йә, ярар, дуслык өчен, – дип, тагын берәр рюмка эчтеләр. Тагын, тагын... Телләре телгә бәйләнмәс хәлдә дә сүзләре кабат Камилә тирәсендә бөтерелде. Кайтырга чыкканда Җәмил:
– Аерыл... Бир миңа Ка-ми-ләне! – диде.
– Син мин-н-нән хатыным-м-м-ны сорый-сорый-сыңмы?
«Әйе», «юк» дип, мыңгыр-мыңгыр килә-килә сүзнең нәрсә турында икәнен дә оныттылар. Икесе дә аякларын чак-чак өстерәп атлады. Шуннан Рәсилнең исенә төшкәндәй:
– Тук-та, бе-е-з нәрсә ту-рын-да сөй-лә-шә идек? – дип куйды.
– Без сөй-ләшмибез! Без кайтып ба-ра-быз!
– Җә-мил! Әйдә, безгә! Ха-ты-ным белән таныштырам!
Ишектән ике исерек ир килеп кергәч, Камилә кая кереп качарга белмәде. Баланы тотып икенче бүлмәгә узды, аннан кабат бу якка чыкты. Рәсилнең исереп кайтканы җитмәгән, Җәмилне исерек итеп күрү тагын да авыр иде.
– Камилә! Бу – ми-нем дус, ул – ар-миядән, аны кы-зы көт-мәгән! – дип, Рәсил ишек төбендә авып китте. Камилә аны тотып калмакчы иде, көче генә җитмәде. Икәүләп идәнгә егылдылар.
– Мин шу-шу-шу-шында ятам! Тимәгез миңа!
Җәмил дә бусагага чүгәләп утырды.
– Җәмил! Сез кайтып җитә аласызмы соң?
Күзләрен ачар-ачмас хатынга карады да:
– Көш-көш, сине кү-рә-ә-ә-сем килми, – диде.
– Нигә соң син монда? Бар, кайт!
Тавышка Рәсилнең әнисе Мәликә апа чыкты:
– Әстәгъфирулла! Җәмил улым бит бу! Танырлык та түгел үзен. Йә, Хода, боларны шайтан котырткан!..
«Күрешмәгәнгә унҗиде яз үткән, Җәмил! Бәхетлеме син? Мәхәббәт языңны таптыңмы? Ә минем язмышымда унҗиде сагышлы яз синсез үтте»… Тик бу сүзләрне Камилә Җәмилгә әйтә алмаc шул. Кыюлыгы җитмәс. Әле дә Җәмилләрнең өйгә кергәнен күреп, эчке бүлмәгә ашыкты ул. Аякларын тоймады. Шушы берничә көн аның соңгы көчен суырып алды. Күзләре эчкә батты, йончыды, арыды...
Бар кайгы-хәсрәтне йөрәктән уеп ташлап, язмышның бәхетле мизгелләренә кайтып булса икән! Ләкин бәхетле булдымы соң ул?.. Әйе, яратты, яратылды. Әмма чишмә суыдай чылтыраган саф мәхәббәтен яшьлек таңында ук шайтан куллары күкрәгеннән суырып алып җирләде. Яшь хатынның боз булып каткан күңелендә кабер тынлыгы урнашты. Гомер сукмагыннан шушы караңгылыкта, ялгызлыкта үтте ул. Ә бүген килеп, әйтерсең, йөрәгендә тәмуг уты кабынды, яшьлек яраларыннан кара кан саркыды. «Я, Раббым, сабырлык бир! Сынауларыңны җиңәрлек көч бир! Акыл бир!» Табигатьтән килгән тәрбиялелеге, гадилеге аркасында Камилә бервакытта да Аллаһыдан үзенә бәхет, мәхәббәт сорарга базнат итмәде. Ә бит ул да бәхетле булып яшәргә лаеклы иде...
– Җәмил улым! Ә өйдә кеше бар, – диде Мәликә әби, утын китерүче егетләрне аш бүлмәсенә чакырып.
– Кешене генә күргән бар! – дип, тагын нидер әйтмәкче иде ул, Мәликә апа ирнең шаяртуларына игътибар итми, сүзен дәвам итте.
– Килен? Әллә Расим... иртәрәк түгелме соң аңа өйләнү турында уйларга? Хәер, мин дә аның яшендә... – дип, үзе дә сизмәстән Җәмил бу мизгелдә яшьлегенең алсу таңнарына сәфәр кылды. Мәликә апаның:
– Камилә килен килде, – дип пышылдавы да, әйтерсең, яшьлегенең кайтавазы булып яңгырады.
– Әйе, зираттан кайтышлый кергән. Хәзер чәйне яңартам да бергәләп чәй эчәрбез. Ашыкмыйсыңмы?
– Алайса, түрге якка кер, сөйләшәсе сүзегез дә бардыр. Ә мин егетләргә аш утыртыйм. Камилә балам! Кунакны каршы ал!
Ишек кагып кына Җәмил түргә үтте:
Тәрәзә янында утыз алты яшьлек чибәр ханым басып тора иде. Җәмилгә кыяр-кыймас ташлаган бер карашы Камиләгә шулкадәр тәэсир итте, нур качкан йөзенә алсулык йөгерде. Дулкынлануын сиздермәскә тырышып:
– Исәнмесез, Җәмил абый, – диде ул.
– Кайгыңны уртаклашам, Камилә. Барс турында ишеттем.
– Кызганычка каршы, зиратка озата бара алмадым... Әти-әниеңнәрнең хәлләре ничек соң?
– Әни авыр кичерә, ә әти турында әйтәсе дә юк...
Камиләнең елыйсы килде. Күзләре яшьләнде. Җәмил түзмәде, хатынга таба тагын берничә адым ясады да кочаклап алды. Әллә юатасы килде, әллә сагынуының чиге булмады, кочагында кысып тотты. Камилә уңайсызланып кына ирнең киң күкрәгенә башын салды. Бер мизгелдә араларны ерагайткан 20 ел вакыт юкка чыкты. Менә шушы иңнәргә таянып, гомер юлын үтсә икән!.. Юк шул, язмышы әллә нинди борылышларга алып керде үзен!
– Син элеккечә матурсың. Күзләрең янында пәйда булган берничә йомшак кына җыерчыктан башка барысы да миңа таныш, – Җәмил бармак очлары белән генә хатынның битенә кагылып үтте.
Камилә елмайгандай итте, ирнең, егет чагыннан аермалырак, калынайган гәүдәсенә, киң иңнәренә, зур, көчле кулларына ишарә ясап:
– Сездә дә миңа таныш булмаган әйберләр барлыкка килгән, – диде...
Бүлмәгә әкрен генә Мәликә апа үтте. Камилә белән Җәмилне бәйләгән серне күптән белә иде ул. Тик бу турыда яшьләрнең үзеләренә сиздермәде. Җәмилнең армиядән кайткач, Рәсил белән лаякыл исергәнче эчеп, аларга килгән кичне Камилә белән аңлашырлар, дип уйлаган иде ул. Әмма Җәмил башкача Камилә белән очрашулар эзләмәде. Мәликә апа да киңәшләре белән балаларының араларына кермәде. Әмма язмыш дигән олы көч барысын да үзенчә хәл итте...
Камилә турында нинди генә имеш-мимешләр ишетсә дә, хәтта кеше сүзе Рәсилнең үлемендә аны гаепләсә дә, Мәликә апа ышанмады. Биш кыз бала үстергән ана бердәнбер киленен дә үз кызыдай якын күрде. Әле дә ничә еллар каенана бусагасына аяк басмаган Камиләгә үпкәләмәде ул. Тирән күңеле яшь хатынның җанын телгәләгән кайгы-хәсрәтне тойды. «Я, Аллаһым, ичмасам, аларга бәхет бир!» – дип, сагыш тулы күзләре белән бер Җәмилгә, бер Камиләгә карап торды да:
– Балалар, әйдәгез чәй эчәргә. Егетләр тиз-тиз генә капкаладылар. Рәхмәт иде, вакыт табып, бер әбинең йомышын йомышладыгыз, – дип, елмаерга тырышты.
– Мәликә апа! Нинди әби, ди, син! Егетләр күзе төшәрлек әле үзеңә! – дип, Җәмил Мәликә апаны ихлас күңелдән кочаклап ук алды.
Бергәләп чәй эчкәч, Җәмил Камиләне елга буена алып төште.
– Юк! Теге ярга чыгабыз. Анда безнең яшьлегебезнең бәхетле мизгелләре үтте ич! – Камиләнең җавабын да көтмичә, костюмын салып, хатынның иңнәренә салды да яр читендәге көймәне суга төшерде.
– Камилә! Мин сине көттем. Тик озаклап кайттың син! Соңгы тапкыр күрешкәндә: «Эзләмә, вакыты җиткәч, кайтырмын», – дидең дә башкача хәбәр бирмәдең. Ә мин барыбер көттем.
– Җәмил, мин ышанмыйм, синең миннән башка барыбер кемең дә булса булгандыр бит!
– Булды, булмады түгел, тик һәр язда сине эзләдем, ләкин синнән якынын, кадерлерәген таба алмадым... Камилә! Мин сине башкача югалтырга теләмим! Чык миңа кияүгә! Бер генә минут та уйларга бирмим!
– Ә сиңа мыек үсәме? – дип сорады.
– Әлбәттә! Һәм мыек белән үбешеп була! Тик син сүзне икенчегә борма әле, җавабыңны ничек кабул итәргә соң? «Әйе»?
– Җәмил! Безгә сөйләшергә кирәк...
– Т-с-с, ашыкма! Башта мин сиңа бер әйбер күрсәтергә телим.
Теге як ярга чыккач, Җәмил хатынны сукмак буйлап алып китте. Акланда ихаталанган бер өй тора иде. Мунчасы, үзенә күрә кечкенә бакчасы да бар иде.
– Ми-не-ке, дөресрәге бүгеннән безнеке. Тик яз көне су ташканда гына килеп булмый. Ут юк. Тик мин барыбер бу өйне яратам, тыныч монда. Җәй көне умарта тотабыз. Бу якта кортларга ризык күп. Колхоз ел да бу тирәдә я карабодай, я көнбагыш утырта. Юкә чәчкә атканда юкә балы, болыннар чәчкәдә булганда, чәчкә балы аерыбаз. Күбрәк әти шөгыльләнә. Мин шул ял итәргә генә киләм дияргә була.
Өйгә керү белән, Җәмил шәм кабызды. Мичкә утын кертеп салды да учак ялкыны тирә-якны яктыртты.
Ике яклы гына җыйнак йорт эче пөхтә, матур итеп җыештырылган. Бер як стенада киштә тулы китап иде. Җәмил өстәл әзерләде. Ә Камилә учакка карап утырды:
– Мәхәббәт уты кабынсын өчен бер чыра җитә, – дип, Җәмилнең унҗиде ел элек әйткән сүзләрен искә төшерде.
Җәмил кайнар үлән чәе алып керде, бал утыртты:
– Я, тәмләп кара. Балның файдасы зур, диләр. Күңелең дә бераз тынычланып китәр.
– Рәхмәт... – дип, калак очында гына бал алып, иреннәренә тидерде.
– Ышанасыңмы, никтер бу өйне төзегәндә, сине уйладым! Кайчанда бер менә шулай учак яктысында икәү бергә утырырбыз төсле иде.
– Җәмил... Синең һәр сүзең бал кебек. Әмма бүген сүз безнең турыда түгел!
– Аңладым, тагын бер әйбер күрсәтәм дә сөйләшербез.
Җәмил шкаф башыннан ачкычка бикләнгән агач савытны алды.
Савыттан Камилә чиккән кулъяулык һәм Җәмилгә язган хатлары килеп чыкты.
Хатын аларны саклык белән генә кулына алды:
– Минем хатлар. Син аларны саклагансың. Тик мин синең хатларыңны саклый алмадым. Мин чиккән кулъяулык. “Җәй! Мин сине яратам. Яз”. Ә төймә?
– Кызганычка каршы, мин аны армиядә югалттым. Шуннан синең дә тормышка чыгуың турында хәбәр килде. Сине югалттым... Тик башкача бер генә мизгелне дә синсез үткәрәсем килми! Һәрвакыт янымда булуыңны, хәтта ни турында уйлаганыңны беләсем килә. Нәрсә сине әле борчый? Барс? Әтиең?
– Беренче чиратта – кызым Алсу.
– Ә ни булды? Минем белән бүлешә аласыңмы?
– Җәмил, минем Алсуым Татьянаның улына кияүгә чыгарга җыенган!
– Таня? Нинди хатыны? Нишләп Таня Рәсилнең хатыны булсын? Алар бары... гафу ит, сөяркәләр генә иде.
– Юк, Таня – Рәсилнең чын хатыны, дияр идем мин, алар бер-берсен яраттылар.
– Мин... Алсуым өчен яшәдем һәм яшим. Ә Таня әле булса да, Рәсил өчен яши, аның улын үстерә. Мин ул малайны Барсныкы дип уйладым, ул Расим Расилевич икән.
– Тукта, тукта... Алсу үзенең бертуган энекәше белән очрашамы?
– Җәмил! Мин барысын да сиңа ышанып сөйләргә әзермен. Барс куркыныч, коточкыч серләремне үзе белән алып китте. Мин аларны онытырга теләгән идем, дөресен генә әйткәндә, күптән җиргә күмеп тә куйдым. Әмма кызым Алсу өчен аларны кабат чокып алырга мәҗбүрмен! Барысын да кемгәдер сөйләмәсәм, мин акылдан язачакмын!
Җәмил хатынның янына килеп утырды, ике кулын тотып:
– Мин сине тыңларга әзермен, Камилә, ышан миңа, – диде.
– Беләм. Шуңа да аякларым синең арттан калмый монда килделәр. Ничә еллар күрешмәсәк тә, син элеккечә күңелемә якын һәм кадерле. Тик бу хакта сүзне ничек башларга соң?
– Ә син башлап кара. Ни генә әйтсәң дә, мин аңларга тырышырмын. Синең серләр минем серләр булыр. Телисең икән, икәү сакларбыз аларны. Сиңа җиңелрәк булыр.
– Зиратта, Барсның кабере янында, барысын да әтигә ачып саласым килде. Ләкин Барый карт барыбер миңа ышанмас иде. Барс аның яраткан улы иде, ә мин әтием өчен бары җанлы курчак кына булдым. Аннан Мәликә апага сөйләргә ниятләдем. Әмма аңа: “Алсу Рәсилнең кызы түгел”, дип әйтә алмадым.
Җәмил өчен бу хәбәр өстенә бозлы су сипкән кебек тәэсир итте, урыныннан сикереп торып:
– Рәсилнеке түгел? Ә кемнеке соң?
– Ничек инде белмисең? – Берни аңламыйча, хатынның күзләренә текәлеп карады. Камилә, карашын яшереп:
– Тыңла мине! Бүлдермә! Зинһар өчен! Кайчан да булса мин сиңа бу турыда сөйләргә тиеш идем. Мин хәзер барысын да сөйлим, тик бер генә сорау да бирмә! Югыйсә, мин сөйли алмаячакмын!
Җәмил тынычланырга тырышып, кабат Камилә янына килеп утырды. Хатын ипләп кенә сүзен дәвам итте, бу сөйләшү аңа авыр бирелә иде.
– Сине хәрби хезмәткә алган елны Барс бик үзгәрде. Әти-әниләр өйдә булмаганда, юктан гына миңа бәйләнә башлады. Башта төртеп ега, яисә башка берәр аламалык эшли, аннан үбеп китә. Мин аны аңламадым. «20-21 яшьлек егет, ә үзе һаман минем белән балаларча кылана», – дип, әнигә дә әйттем. Әни бары: «Игътибар итмә, кешечә тәрбия бирмәдек без аңа, әллә нишләп шулкадәр явыз булып үсте», – дип куйды. Күрәселәрем алда булган икән, мин генә балалыгым белән сизми йөргәнмен...
Син ялга кайтыр алдыннан булды бу хәл. «Кадерлем, без тиздән очрашабыз», – дип хатың килде. Минем канатланып, очып йөргән чагым.
Барс элек-электән нинди дә булса, күңелсез хәлгә тарый иде. Әти милициядә эшләгәч, аны еш кына тартып чыгарды. Аннан үзен дә эшкә алды. Шулай да Барс хокук саклап түгел, хокук бозып йөри иде. Моны син үзең дә беләсең. Ә бу юлы аңа әти дә ярдәм итә алмас иде. Кемнеңдер юлын кисеп, зур күләмдә акча тиеш булган, бик куркытканнар үзен. Кемгә икәне миңа билгеле түгел... Барс мине шул адәмгә тәкъдим иткән.
– Ничек инде тәкьдим иткән? Үзенең бертуган сеңелесен?!..
– Җәмил! Ничә еллар мин боларны күңел түрендә сакладым, онытырга теләдем.
– Гафу ит, Камилә, әмма мондый әйбер башка сыймаслык бит!
– Ләкин болар барысы да кем беләндер түгел, ә минем белән булган хәл... Барс миңа клубка чыгарга рөхсәт итми иде, бу кичне үзе үк алып чыкты. «Әйдә, бер дустым белән таныштырам, югыйсә, әллә нинди ярым-ярты кешеләр белән йөрисең», – дип сөйләнде.
Мин клубтан кайтырга чыккан идем инде, Барс мине ниндидер бер машинага тартып утыртты да: «Хәзер кунакка барабыз, теге ир-егет белән таныштырам үзеңне!» – ди. Ул исерек иде. Мин берни аңламадым. «Барс абый, әйдә, кайтыйк», – дип кабатладым... Аннан:
– Нигә инде шулкадәр усал кыланасың? Төн уртасында нинди кунак? Минем өйгә кайтасым килә, – дип ялвардым.
– Шым гына утыр. Кунакка барабыз дигәч, барабыз. Мин сине чын мужик белән таныштырам.
– Минем беркем белән дә танышасым килми. Барс абый, әйдә, кайтыйк...
Әмма ул мине ишетмәде дә. Үзе шаркыдап көлде. Әле булса да аның хайвани авазлар чыгарып көлүе колагымда ишетелә. Төшләремә керә...
Барс утырган урындыгының астыннан бер ярты чыгарды.
– Барс абый, нишлисең син?
Машинасын туктатып, шешәнең авызыннан гына эчерде ул миңа, кул күтәрүдән дә тартынмады.
– Шушы шешәне эчеп бетәсең, аннан кайтабыз. Эчми генә кара. Мә, ипи булса да кабып куй.
Район үзәгенә алып барды ул мине. Эчкенең нәрсә икәнен дә белми идем, тиз хәлсезләндем, күз алдым караңгыланды. Карышырга минем көчем юк иде. Исерек булганга ул төнне ни булганын юньле-рәтле хәтерләмим. Акылым томаланган иде...