Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 Май 2021, 13:25

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Кыз бала курчак түгел (2)

– Мин бит сине яраттым, Камилә! Ә син минем кайнар хисләр белән тулы йөрәгемне җиргә салып таптадың!.. Әмма әле булса да анда мәхәббәт утының күмере бар, чөнки чын сөю хисләр учагының көле булмый. Аңлыйсыңмы?! Хисләр сүрелсә дә, кабат мәхәббәт уты кабыныр өчен бер чыра да җитә, Камилә!– Җәмил! Телгәләмә күңелемне! Кит, кит...Җәмил ярга менде. Кабат артына борылып:– Ә мин көтәчәкмен үземнең Язымны, Камилә! – диде...

(Дәвамы.)
– Камилә Бариевна! – Татьяна хатынның кулыннан тотып алды. – Безнең аркада балаларыбыз гөнаһ эшләгән! Аңлыйсызмы?
Камилә тиз-тиз уйларга тырышты:
– Татьяна! Зинһар, алар әле үсмер чактан да чыгып өлгермәгәннәр. Бары хыяллар диңгезендә генә йөзәләр. Дуслашып йөрерләр дә аннан дуслар гына булып калырлар. Ә калганын аларга белү кирәкми!
– Ничек инде? Сез мине аңламадыгызмы әллә? Алар бит өйләнешергә телиләр!
– Яшьләр әле алар. Нинди өйләнешү?
– Камилә Бариевна! Гашыйк булганда, Сезгә ничә яшь иде? Нәкъ шул вакытта, юләр чакта без ниләр генә эшләмибез?! Ә безнең балалар икесе дә дәртле, икесе дә үзсүзле, әгәр без әтиләре турында сөйләмәсәк, аларны берни дә туктата алмый. Сезнеңчә, миңа күңеллеме? Мин дә улымның башка бер кыз белән дуслашып йөрүен теләр идем.
– Таня! Таня! Ә ничек аңлатырга уйлыйсың? Гафу итегез! Улым, мин ул кызның әтисен яхшы беләм, аның сөяркәсе идем, дипме?!
Бу сүзләргә Татьяна җавап тапмады, шуны гына көткәндәй Камилә ашыга-ашыга китеп барды. Тик берничә адым ясап өлгермәде, ярсыган хатынның: “Стерва!” – дип әйтеп калуын аерым ачык ишетте. Татьяна аның артыннан озак кына карап торды: “Ненавижу! Расиль! Расиль! Ничек шушы хатынга өйләндең син?”
Туган йорт тупсасының ихатасына керегә кыймый Камилә капка янындагы эскәмиягә утырды. Барсны соңгы юлга озатып кайткан күрше-тирә ишегалдында сөйләшәләр иде.
– Барый карт бик бетеренә. Улы өчен генә яшәде. Кызы Камиләсе бер бәхет күрсәтмәде.
– Әйе шул, ире Рәсилнең башына җитеп, чит якка чыгып китте. Ә хәзер кайткан...
– Ничек кайта алган?
– Барсны да Камилә харап итте, дип елый Барый карт.
– Булыр, булыр...
Камилә тәмам хәлсезләнеп, башын аска иде. “Кая барырга? Бу сүзләрдән, бу гаепләүләрдән кая качарга? Иңнәренә төшкән авыр йөкне кем белән бүлешергә?” Үзе дә сизмәстән аяклары аны килен булып төшкән бусагага алып килде. 19 ел элек ничек дулкынланса, бүген дә курка-курка гына ишекне ачты. Мәликә апа аш бүлмәсендә иде. Камиләне күрү белән, коелып төште, бер елмаерга итте, бер еларга:
– Көтмәгән идем... Килен... Дөресрәге көттем. Кайткан дигән хәбәреңне ишеткәч, бик күрәсем килгән иде үзегезне! Кайгыгызны уртаклашам, балам. Ни дисәң дә, абыең бит.... – дип, кул биреп күреште. Каушавын ничек яшерергә белми, өстәл янында бөтерелә башлады. – Түргә уз. Мин хәзер.
Рәсилнең туган йорты... Һәр әйбер аның төсен, исен саклаган. Мәликә апага да еллар агымы кагылмыйча үткән кебек. Алтмышын яңа гына тутырган булса да, гәүдәсе төз, адымнары җитез, тик чәчләре генә агарган, йөзендә дә җыерчыклар арткан.
Камиләгә өйнең һәр почмагы таныш иде, барысы да элеккечә кебек, хәтта бер әйбер дә урыныннан күчмәгән. Бары түр як стенада Рәсилнең фотосурәтен зурайтып элеп куйганнар. Кырыенда бәләкәйрәк фотосурәттә Мәликә апаның биш кызы, оныкларының сурәтләре дә эленгән. Татьяна әйткән фото да монда иде... Камилә кырыйлары саргая башлаган туй фотосын кулына алып, озак кына текәлеп карап торды: «Сеңелкәш! Мин сиңа иң шәп кияү таптым! Ха-ха-ха! Рәсилне мин эшкә алдым. Аңа биш сеңелкәшен карарга кирәк! Белеме дә юк, кем эшкә алсын инде?! Ә мин алдым! Шуның өчен ул сиңа өйләнә!»
Туй… Камиләдә ап-ак күлмәк. Абыйсы алып бирде. «Кайгырма, сеңелкәш. Бармак очы белән дә сиңа тиеп кыерсыта алмаячак! Яныңда һәрчак мин булырмын! Җәмилеңне оныт син! Ә менә бичара ирең бала турында төпченә башласа, Җәмилнеке диярсең! Аңладыңмы мине?!»
Туйдан соң икенче көнне Рәсил лаякыл исергәнче эчте. Түр якта торган шушы өстәлне төеп: «Әни! Мин хатынымнан баш тартам! Ул миңа насыйп яр түгел! Миңа кадәр башканың сөяркәсе булган!» – диде. Ярый әле, бу сүзләрне Камилә һәм Мәликә ападан башка беркем дә ишетмәде.
«Улым! Нишләвең бу? Сүзләреңне уйлап әйт! Камилә балам! Тыңлама син аны!»
«Әни! Кайтып китсен!»
«Акылыңа кил! Камилә шушы йортка килен булып төште, монда калачак!»
Шулвакыт Камиләнең уйларын Мәликә апа бүлде:
– Килен, әйдә өстәл янына. Хәлләрегез ничек соң? Алсу балакаем нишли?
– Мәктәпне әйбәт кенә тәмамлап, укып йөри.
– Ә үзең? Шул ук Камиләне күрәм мин, бер дә үзгәрмәгәнсең! – дип елмаеп куйды.
– Юк, үзгәрдем мин! Усалрак булырга өйрәндем. Йомшаклыгым аркасында тормышымны чәлпәрәмә китердем бит!
– Теге вакытта мин дә катырак бәрелдем үзеңә, моның өчен үкенеп бетә алмадым. Юкка рәнҗеттем!
– Һәр әни үз баласын яклый! Сез миңа һәрчак ягымлы йөз күрсәттегез.
– Тик иң авыр чакта үзеңне читкә типтем. Рәсил алдында бик гаепле калдым. Кызын үстерергә дә ярдәм итә алмадым.
– Әни! Алсу... – Камилә туктап калды. Каенана белән килен арасында авыр тынлык урнашты. Мәликә апа барысын да аңласа да, бу турыда сөйләшергә теләмәвен белдереп, сүзне икенчегә борды:
– Үткән атнада Җәмил хәлләремне белеп китте... Районда эшли ул, ни йомыш чыкса, авыл халкы беренче чиратта аның ишеген шакый. Тормыш алга бара, тик авылга һаман газ кертә алмыйлар. Җәмил дә шуның өчен көяләнеп йөри. «Быелга булмас инде», ди. Менә миңа да утын китертермен, дип китте. Үзе шундый ягымлы бала, кешелекле, изге күңелле. Тик һаман өйләнми. Сине сораштырды... Ә үзең соң күптән тормышка чыктыңмы?
– Юк, мин кияүдә түгел.
– И-и-и, Камилә балам! Син яшьсең, матурсың...
– Бәхет матурлыкта түгел шул! Менә Таня да бик чибәр, сылу хатын, тик ул да минем кебек ялгыз.
– Татьяна, үзе әйтмешли, тугрылык саклый... Рәсилнең фотосын да ул зурайтып элеп куйды.
– Димәк, мин дә Рәсилгә тугрылык саклыйм, – диде ул. Күз алдына Таня килеп басты. Аның да менә шулай Мәликә апа белән кара-каршы чәй эчеп утыруына күңелендә ниндидер каршылык туды...
– Ә син аны яраттыңмы соң, Камилә?
– Сез, Мәликә әни, гаҗәп кешесез! Сезгә ни уйлаганыңны туры әйтеп була. Мөлаем, сабырсыз. Мин сезне бик хөрмәт итәм, шуңа да күзегезгә күренергә кыймадым... Әйе, өйләнешкәндә яратмадым мин Рәсилне, ә аннан барысы да үзгәрде. Ләкин минем аның алдында гаебем бик зур.
– Камилә! Рәсилне кире кайтарып булмый. Хәтсез вакыт үтте. Элек синнән сорый алмадым. Әмма син ана күңелен аңларга тырыш. Бер сорау тынгы бирми миңа: кем һәлак итте соң Рәсил улымны? – Мәликә апаның сагыштан эчкә баткан, зур кайгы күргән күзләрендә яшь тамчысы атылып чыкты.
– Мәликә әни! Бу сорауны мин 17 ел буена һәр көн кич үземә бирдем. Ә үземнең онытыласым килә! Бары бала хакына акыдан язмадым! Әгәр дә мин Рәсилгә кияүгә чыкмасам, бәлки, аның язмышы болай булмас иде. Әгәр дә ул Таняны очратмаса да, бәлки, башкачарак булыр иде... Әгәр дә, әгәр дә...
Машина туктаган тавыш ишетелде. Йортка бер ир керде дә зур капкаларны ача башлады. Мәликә апа аны күреп, күз яшьләре аша елмайды.
“Җәмил улым... Утын китергән! Әй, рәхмәт төшкере. Мин, килен, хәзер керәм, син утырып тор. Каршы алыйм”, – дип, ашыга-ашыга, тышка чыгып китте. Камилә дә өстәл артыннан торып, тәрәзә челтәрен сизелер-сизелмәс кенә ачып, Җәмилне күрергә тырышты, үсмер чагындагы кебек...
Камиләнең бүлмәсендәге тәрәзә Җәмилләрнең йортына карап тора иде. Кыз еш кына тәрәзә пәрдәсенең читеннән онытылып китеп егетне күзәтте. Аны күрсә, кәефләре күтәрелә торган иде. Көндәлегенең почмагына да: «Җәмил! Җәмил!» дип язды. Ошый иде аңа Җәмил абыйсы! Егет тә кызны үз итте. Тик бу турыда Камилә белми иде шул...
Җәйге матур көн. Камилә елга буена каз бәбкәләрен алып төште. Йомшаккайлар, сөенешә-сөенешә, суда бата-чума йөзделәр. Камилә дә аяк киемнәрен салып, күлмәк итәкләрен күтәрә биребрәк суга керде.
– Би-би-би, суда рәхәт, әйеме?! – дип, бәбкәләре белән серләште. Ә бу вакытта ярдан кызны күрше егете Җәмил күзәтте. Елгага атын эчерергә килгән иде ул. Кызны куркытмас өчен:
– Исәнме, күрше! – дип дәште.
Камилә кул болгады:
– Исәнмесез, Җәмил абый! – Үзе кызарды, дулкынланды. Әнә бит ул, шулкадәр якын.
– Нишләп мин абый булам инде?
– Җәмил абый! Җәмил абый! – дип үчекләде Камилә, күңелендәген хисләрен яшерергә тырышып.
– Әйдә, ат өстендә йөртәм үзеңне! Бәләкәйрәк чагыңда: Атта йөрергә өйрәт инде!» – дип, арттан калмый идең бит! Оныттыңмы әллә?
– Үстем инде, хәзер артыгыздан йөрмәм!
– Ә хәзер мин синең артыңнан калмам! Ярыймы?
Камилә ни дип җавап бирергә белмәде. Ул арада Җәмил тиз-тиз аяк киемен салып, чалбар балакларын тездән өскә күтәрде дә суга керде. Кыз, кулына бер уч су алып, егеткә сипте дә йөгереп китте.
– Камилә! Ә куып тотсам, нишләрсең?!
Яр читеннән көлә-көлә су уйнатып йөгергән кызчыкны Җәмил су кызына охшатты. Камилә туктап елмайды да кабат йөгереп китте. Җәмил «ә» дигәнче, аның янында иде инде. Кызның биленнән тотып алды да:
– Бүген кич елга буена төшәсеңме?! – дип сорады. – Минем синең дустың буласым килә!
Аның шулай якын килүеннән тагын да ныграк каушады Камилә:
– Җәмил абый!.. Җибәр!
Бу мизгелдә кызчык кыядан сикереп очарга өйрәнгән кошчыкка охшаган иде. Сикермәсәң, очарга өйрәнмисең. Тик канатларың ныгымыйча иртәрәк сикерсәң дә очып булмый. Кабат кыяга күтәрелү, ай-һай, җиңел түгел!..
Җәмил кызны күтәреп алды, Камиләнең су тамчылары белән юешләнгән күлмәге егетнең тәненә ябышты. Кыз аның йөрәк тибешен үзенең кулында тойды.
– Җәмил абый! Нишлисең? Төшер...
– «Җәмил» дип әйт. Югыйсә, елганың уртасына кертеп, суга батырам.
Камилә аның саен тыпырчынды, егетне үчекләвен дәвам итте:
– Җәмил абый! Җәмил абый!
Егет тирәнгәрәк керде, су аның биленнән иде. Камилә түзмәде:
– Җә инде, җитәр, Җә-ә-ә-мил!..
Беренче тапкыр егет белән очрашуга барганда Камиләгә 15 яшь иде, ә Җәмилгә – 17, аның өчен дә бу беренче онытылмас очрашу булды. Егет бакчада үскән чәчәкләрдән гөлләмә ясады. Сеңелкәше Наилә ярдәм итте аңа. Аннан Наилә аша Камиләгә хат кертте: «Язым! Елга буенда көтәм. Җылырак киен. Җәй».
Бу кичне алар елга буйлап көймәдә йөрделәр. Төнге караңгылыкны ярып, күккә калыккан ай яшь йөрәкләрнең юлын яктыртты. Тын гына кошлар моңын тыңлап барганда, Камилә елмаеп куйды:
– Ә нигә син миңа «Язым» дип яздың, ә үзеңә «Җәй»дип имза куйгансың?
– Хе, шуны да белмәдеңме? Гашыйклар арасында сер булырга тиеш бит! Бу – безнең беренче серебез булыр. Син – Яз, ә мин – Җәй.
– Ә нигә мин – Яз? Яз Җәйдән олырак бит! Син Җәмил абый миннән яшькә зуррак.
– Тагын Җәмил абый дип әйтсәң, үзеңә үпкәлим дә куям.
– Ярар, сүз бирәм, башка алай дип әйтмәм.
– Ошыйсың син миңа, Камилә! Син яз кебек матурсың.
Кыз дәшмәде. Үзен сихри бер дөньяда итеп хис итте ул. Ә Җәмил үзен олыларча тотарга тырышты:
– Ышанасыңмы, мин 9-10 яшемдә үк әти-әниләргә сиңа өйләнүемне әйттем. Ә бүген сиңа әйтәм. Мин хәрби хезмәттән кайткач, сезгә кодалар җибәрәчәкмен!
– Нинди кодалар?
– Әти-әниләр белән сине сорарга киләчәкмен дим!
– Юләр, нинди сүзләр сөйлисең! Үзеңнең мыегың да үсмәгән! – Камилә «хи-хи-хи» килеп көлеп куйды.
Җәмил үпкәләвен сиздермәскә тырышты:
– Ә сиңа мыеклы егетләр ошыймы?
– Шаярып кына әйттем инде! – Аннан Камилә дә җитди кыяфәт белән дәвам итте. – Кара әле, ә-ә-ә, ничек сорарга икән?
– Ничек бар, шулай сора!
– Җәмил! Тик син миннән көлмә!
– Көлмим! Әйт инде!
– Мыек үстергәч, үбешеп буламы соң?
– Нишләп булмасын? Була!
– Каян беләсең! Синең мыегың юк ич!
– Беләм инде.
– Ә син үбешә беләсеңме соң?
– Беләм.
Камилә иренен турсайтыбрак:
– Ә кем белән үбештең?
– Дөресен әйткәндә, беркем белән дә үбешмәдем.
– Алайса каян беләсең соң?
– Күргәнем булды.
Елганың икенче ярына чыккач, Җәмил Камиләнең битеннән үбеп алды. Камилә үзен һавадагы бер йолдызчык сыман хис итте, күзен бер ачып, бер йомды, аннан иреннәрен күбәләк ясап:
– Әйдә, чынлап үбешәбез...
Җәмил сүзне шаяруга борып:
– Минем мыегым юк ич! – диде.
– Үбешә белмим, дип әйт тә куй инде!
– Беләм!
– Белмисең!
Егет кызны биленнән кочаклап алды да иреннәреннән берничә тапкыр суырып үпте. Камилә оялып, егетнең күкрәгенә башын салды, аннан тынычланырга тырышып, йөрәк тибешен тыңлады.
– Җәмил, ә син бу турыда беркемгә дә әйтмисеңме?
– Нишләп әйтим? Бу бит безнең икебезнең генә сер, Язым минем!
Камилә, сөенеп:
– Син, чынлап та, Җәмил, җәйгә охшагансың. Җәй кебек нурлы һәм җылы, ә иреннәрең кайнар.
Шулвакыт икенче ярда сөйләшкән тавышлар ишетелде. Камилә егеткә сыенды, әйтерсең, кочагына кереп качар иде.
– Кемнәр икән?
Җәмил:
– Т-с-с! – пышыдап кына дәвам итте. – Әтиләрдер! Күрәсең, балыкка җыенганнар. Көймә кирәк.
– Безне күреп, нәрсә дип әйтерләр соң?
– Минем әти бернәрсә дә әйтмәс тә ул, тик Барый абзый гына бик каты ачуланыр.
– Нишлим соң? Әйдә, мин бу ярда калам. Аннан йөзеп чыгармын...
– Мин сине берүзеңне монда калдырмыйм инде! Көймәне тал астынарак яшереп куям да аларның киткәнен көтеп торырбыз. Анда башка көймә бар.
Җәмил тиз-тиз көймәне суга кадәр башларын игән тал астына кертте. Камилә дер-дер калтыранды. Егет, кызны юатып:
– Курыкма инде, яныңда мин бар бит! Барысы да әйбәт булачак! Ышан миңа! – диде.
Җәмилнең әтисенең тавышы аерым ачык ишетелде:
– Көймәне Җәмил алган. Егетләр белән күрше авыга клубка киткәннәр инде. Таптылар да бит кызык, кызлар янына көймә белән баралар.
– Булмаса, бер көймә белән генә кузгалыйк. – Монысы Барый карт иде.
Аларның тавышлары ерагаеп югалгач кына, Җәмил көймәне тартып чыгарды. Камиләгә кул биреп утыртты, шаяртырга тырышып:
– Син, чынлап та, елганы йөзеп чыгар идеңме? – дип сорады.
– Әнә, тегендә елганың таррак урыныннан йөзеп чыкканым бар минем.
– Курыкмыйча йөздеңме?
– Йөздем инде!
– Нигә инде елганың бер ярыннан икенче ярына йөзәргә? Монда агым көчле бит!
– Мин көчегемне коткардым!
– Камилә, этләр йөзә белә.
– Ул бер чебешне тотып ашаган иде. Барс: «Әтигә әйтеп, этне аттырам», диде. Ә мин көчекне кызгандым. «Әйтмә инде», – дип үтендем. «Елганы аркылыга йөзеп чыксаң, әйтмим», – диде. Мин ризалаштым.
Җәмил, ачуланып:
– Барс яр буеннан синең йөзгәнеңне карап тордымы?
– Юк, ул көймә белән минем янымнан барды!
– Камилә! Башка бервакытта да Барсның юк-бар сүзен тыңлама! Тагын шундыйрак бер эш кушса, миңа әйт. Аңладыңмы?! Синнән көлүен туктатырга кирәк! Бәләкәйдән синең белән уенчык сыман уйный, курчак дип беләме? Ә син аны тыңлыйсың!
– Ул бит – минем абыем!
– Камилә! Абыйлар андый булмый!
Абый... Абый... Әйе, Барс Камилә өчен һич абый була белмәде. Сеңелкәшен дошман күрде ул.
Барс хәрби хезмәттән кайткан язны, Җәмилгә армиягә чакыру кәгазе килде. Көзге каршында бизәнеп торган сеңелкәшен күзәтте Барс. Кыз Җәмилне хәрби хезмәткә озату кичәсенә әзерләнә иде. Үзе җитди, үзе мөлаем. Барс аны танымый торды. Камилә элеккеге сабый кыз бала түгел иде. Буйга үсеп киткән, гәүдәсенә гүзәл затка хас сөйкемлелек тә өстәлгән, күзләрендә егетләрне әсир итәрлек очкыннар туган, хәтта атлау рәвеше дә үзгәргән иде. Читтән генә сеңелкәшенә карап утырды ул. Башында әллә нинди уйлар кайнады.
– Улым, ә син «бабай» киңәшләрен бирмисеңмени? – дип сорады әнисе. Барсны корт чаккандай булды, сикереп торды да:
– Җәмилгәме? Юк! Без бервакытта да аның белән дус булмадык. Ә нигә Камилә аларга керә? Анда кызлар бәйрәме түгел бит! – дип, Камиләнең көзге янында торган бизәнгечләрен кулы белән сыпырып төшерде. Кыз дәшмәде. Идәннән әйберләрен җыеп алды да бүлмәсенә кереп китте. Ана кеше Барсның әтәч кебек кабарануына күнегеп беткән иде, арадагы киеренкелекне киметергә тырышып:
– Улым, нишләвең бу? Камилә белән Җәмил – дуслар. Без әтиең белән аларның дуслыгына каршы түгел!
– Ә мин – каршы! Ник миннән сорамыйсыз?
– Барс! Җәмил – яхшы егет. Кай җире белән сиңа ярамады соң?
– Әни! Шул мәхлукка кызыгызны бирер идегезме? Камилә бүген беркая да бармый! Бүлмәсендә утырсын! Минем битемнән көлдереп, дошманнарым белән очрашып йөрмәсен!
– Барс, тынычлан! Ә син, Камилә, барсаң, бар, тизрәк җыен.
– Ул беркая да бармый!
Икенче бүлмәдән әтиләре Барыйның көр тавышы ишетелде:
– Нәрсә бүлешә алмыйсыз тагын?
– Әти, син кызыңның шушы яшьтән егетләр белән йөрүенә ничек карыйсың?! Күп тә үтми, онык күтәреп кайтса, нишләрсең?!
– Барс, Җәмил армиягә китә. «Күрше хакы – тәңре хакы», без аны озатырга керергә тиешбез.
Әтисеннән мондый сүзләр көтмәгән иде ул:
– Йә, ярар, сезнеңчә булсын. Тик, Камилә, ишетсен колагың, Җәмил янына якын киләсе булма! – дип, Барс ишекне дөп ябып чыгып китте.
– Нәрсә булган аңа? Анасы, син катырак берәр сүз ычкындырдыңмы?
– Мин аңа «Җәмил – яхшы егет», дип кенә әйттем.
– Бәлки, Барс Җәмил турында, без белмәгәнне беләдер. Аның сүзләрендә дә хаклык бар: Камилә шушы яшьтән егетләр тирәсендә бәтерелмәсә әйбәтрәк.
– Ә үзең мине урлаганда, миңа ничә яшь иде соң?
– Ул вакытта заманалар икенчерәк булды. Йә, хатын, телеңә салышма, мин әйткәнне тыңла. Кызга күз-колак бул, азак терсәкне тешләрлек булмасын! Камилә, сиңа әйтәм, абыең кушканча эшлә!
Камилә кергәндә, кунаклар җыелышып беткән иде. Җәмил кызны үзенең янына чакырды. Һәркем егеткә акылы сүзен, киңәшен әйтеп калырга тырышты. Бер арада Җәмил Камиләне тышка алып чыкты. Йөгерә-йөгерә елга буена төштеләр.
– Камилә! Син мине көт кенә! Мин кайтканда, сиңа 18 яшь булачак. Ике ел вакыт тиз үтеп китә ул! Бер яз үтеп, икенче язга кайтам мин! Ә җәен матур итеп туй ясап өйләнешербез.
Кыз «мышык-мышык» килеп алды. Егет аның битеннән үпте.
– Елмай инде! Мин сине елмайган итеп күз алдымда калдырасым килә.
– Җәмил, мин сиңа бүләккә төймә бирәм. Менә шушы төймәне күлмәгеңнең эчке ягыннан тегеп куярсың. Мин һәрвакыт синең белән булырмын! – Камилә һаман балалык иленнән чыгып өлгермәгән иде. – Ә менә монысы – миннән кулъяулык.
Кулъяулыкның бер почмагына – «ҖӘЙ! Мин сине яратам! ЯЗ» дип чигеп язылган иде. Бу сүзләр егетнең йөрәгенә дә уелып калды.
– Камилә! Мин бик бәхетлемен! Син булганга бәхетлемен! Мин дә сине бик яратам бит! Без бергә булачакбыз, Камиләм, назлы Язым минем.
Җәй – язның дәвамы. Әнисенә охшап озын кара чәчле, шомырт кара күзле Камилә һәм бөдрәләнеп торган кара чәчле, коңгырт күзле Җәмил дә бер-берсен тулыландырып торалар иде. Яз белән җәй кушылгандай, аларның да йөрәкләре бергә типте.
Язсыз җәй булмаган кебек, Камиләне Җәмилдән аерсаң, алар бәхетле булыр идеме соң? Тик тал куаклары арасыннан гашыйк җаннарның вәгъдәләшкәнен күзәтеп торган берәү башкачарак уйлый иде: «Җәмил, син кайтканчы, Камилә башканыкы булачак! Бу сүзләрне сиңа мин – Барс әйтәм. Кем, кем, ә мин вәгъдәмдә торачакмын!»
Җәмил диңгез флотына эләкте. Ике ел түгел, өч ел хезмәт итте ул. Ә бу вакыт эчендә Камиләнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Әйтерсең, сайрап, моңланып яшәгән кошчыкның канатларын дошман куллары чыбыр белән бәйләде дә кыя башыннан җиргә этеп төшерде. Оча алмады ул, үз бәхете өчен көрәшә дә алмады, чөнки канатлары богаулы иде... Барысы да Барс әйткәнчә килеп чыкты. Җәмил кайтканда, Камилә башкада кияүдә иде, кызлары Алсуга бер яшь иде...
Елга буена кер чайкатырга төшкән иде ул. Артыннан таныш тавыш:
– Ка-ми-ләү! – дип дәште.
Хатын борылырга кыймады. Җәмил кабат дәште:
– Язымны эзли идем, сез аны күрмәдегезме?
Камиләнең каршында берчә сагындырган, таныш, шул ук вакытта чит кеше басып тора иде. Өч ел вакыт эчендә Җәмил буйга үсеп, ирләрчә җитлегеп кайткан. Ә Камилә баладан соң бераз тулыланып киткән, йөз-карашы үзгәргән.
– Ул монда юк!
– Әйе шул, минем Язым башка берәүнең хатыны була алмас иде.
– Җәмил, барысы да артта калды, үткәнне кайтарып булмый!
– Камилә! Бер генә сорау: ник син Рәсилгә кияүгә чыктың? Тик мине алдарга тырышма: син аны яратмыйсың! Сезнең туегыз булганны ишеткән көннән алып, мин күп уйландым: Рәсил сине яратмый, син аны яратмыйсың, шулай булгач, ниндидер сәбәпләр аркасында сез өйләнешергә тиеш булгансыз. Аннан кызыгыз тууы турында ишеттем. Ә бит ул кызчык минеке дә булуы ихтимал! – Җәмил ярдан басмага сикереп төште. Хатынны ике куллап тотып алды. – Камилә! Дөресен әйт, бала минекеме?
– Җәмил, җибәр!
Сагындырган күзләр. Тик алар Камиләгә нәфрәт белән карый иделәр:
– Мин җавап көтәм!
– Син ялга кайтканда, мин авырлы идем... Күңелең булдымы?
– Ник ялганлыйсың? Алдашу сиңа килешми!
– Алдамыйм! Бала синеке түгел, Җәмил! Зинһар, кызган мине, минем белән очрашулар эзләмә син!
– Мин бит сине яраттым, Камилә! Ә син минем кайнар хисләр белән тулы йөрәгемне җиргә салып таптадың!.. Әмма әле булса да анда мәхәббәт утының күмере бар, чөнки чын сөю хисләр учагының көле булмый. Аңлыйсыңмы?! Хисләр сүрелсә дә, кабат мәхәббәт уты кабыныр өчен бер чыра да җитә, Камилә!
– Җәмил! Телгәләмә күңелемне! Кит, кит...
Җәмил ярга менде. Кабат артына борылып:
– Ә мин көтәчәкмен үземнең Язымны, Камилә! – диде.
Җәмил китте. Камилә күзен дә алмый аңа карап калды, иренен канатканчы тешләде. Аннан басмага чүгәләп утырды да: «Кабахәт! Мин күралмыйм сине! Йә, ходаем, нишлим? Яшисем килми минем! Элеккеге бәхетле чакларымны кайтар, йә җанымны үзеңә ал!» – дип, үксеп-үксеп елады ул.
Ә бу кичне Җәмил белән Рәсил Камилә кер чайкаткан басмага утырып, лаякыл исергәнче эчтеләр: башта – Җәмилнең уңышлы хезмәте, аннан...
Алар балачактан дус иделәр. Җәмил – тыныч, җитди холыклы, ә Рәсил шаян-шук, тиктормас егет булып җитлекте. Үсмер чактан ук үзеннән яшькә зуррак “апалар” белән йөрде. Аңардан аермалы, Җәмил кызлар янына якын килергә дә кыенсынды. Очрашкан саен Рәсил кайсы кыз ничек үбешә – барысын да дустына тәфсилләп, азрак арттырып та сөйли иде.
– Әйдә, мин сине бер кыз белән кавыштырам, бер төнгә, телисең икән, тагын да очрашу оештыра алам. Ул берсенә дә әйтмәячәк! Сыналган кыз, курыкма! Кайчан да башларга кирәк бит!
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: