Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 Май 2021, 09:50

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Кыз бала курчак түгел (1)

...Малай, идәнгә аяклары белән дөп басып:– Кирәкми миңа сеңелкәш! – диде дә урамга йөгерде.Бәби күрергә килгән кунаклар, елмаешып:– Көнләшә, – диештеләр.Ана гына үз эченнән: «Әтисенә охшап, бигрәк усал булып үсә шул», дип уйлап куйды...

Авыл зиратында бер кабер артты. Мәрхүмне соңгы юлга озатканда: «Изге, яхшы кеше булды. Әти-әнисен кайгыртып яшәде...», – диделәр. Тик бу сүзләр, әйтерсең, Барс турында түгел иде...
Камиләнең күзеннән бер тамчы да яшь чыкмады. Абыйсы аның өчен күптән мәрхүм иде. Бары әнисен кызганды. Ана кеше өчен бала нинди генә булмасын, бала инде. «17 ел күрешә алмадык. Бездән ерак булса да, исән икәнен белеп яшәдек. Кайтты улым, менә ул, тик исән түгел», – дип үкседе ана. Әтисенең сагыштан эчкә баткан күзләре берничә тапкыр Камиләдә тукталды. Ачулы карашы йөрәккә үтеп, җанны өтте. Бәләкәйдән курыкты Камилә әтисеннән. Барсның: «Әтигә әйтәм», – дигән сүзен ишетү белән, коелып төшә иде. «Нишлим? Тик әтигә генә әйтмә!» – дип, абыйсы нәрсә куша, шуны эшләде. «Идәнне яла», дисә, идәнне ялады. Сеңелесен мыскыл итүдән тәм таба иде ул...
Яратмады, хәтта күралмады Барс туганын. Камилә дөньяга килгәндә аңа дүрт яшь иде. Сеңелкәше туган көнне оныттылар аны. Бу көнне игътибар үзәгендә малай түгел, ә нәни кызчык булды. Хәтта Барсның мендәр, юрганын аңа бирделәр. Малай нишләргә дә белмәде. Берсе дә күрмәгәндә бәбине яшереп тә куярга уйлады. Читтән генә күзәтә башлады. Бала елаган тавышны ишетеп, бер почмакка кереп посты. Колак яфракларын каплады. Шулвакыт Барсны әнисе күреп калды.
– Улым, сиңа сеңелкәш алып кайттык! – дип чакырды үзен.
Малай, идәнгә аяклары белән дөп басып:
– Кирәкми миңа сеңелкәш! – диде дә урамга йөгерде.
Бәби күрергә килгән кунаклар, елмаешып:
– Көнләшә, – диештеләр.
Ана гына үз эченнән: «Әтисенә охшап, бигрәк усал булып үсә шул», дип уйлап куйды.
Көн кичкә авышкач кына Барсны эзли башладылар. Күрше-тирә малайлардан сораштырдылар, ләкин берсе дә белми иде.
Кызының «тәпиен юып» исергән Барый да айнып китте. Бар ачуын хатынына чыгарды:
– Ник күз-колак булмадың? Кыз таптым дип, улың турында оныттыңмы?..
Тиз арада «Барыйларның уллары югалган!» дигән хәбәр авылны урап чыкты. Барсны иртән көтү кугач кына таптылар. Авыл янындагы урман буенда утырган малайны көтүче күреп кала.
Өшегән, иреннәре зәңгәрләнеп күгәргән Барсның күзләре бу мизгелдә бүренекенә охшап тора иде. Көтүче Тимербулат абзый ерактан ук:
– Барс улым! Бигрәк зур малай булгансың! Ә мин монда йөрергә куркам. Әле дә син булдың! Әйдә, минем белән көтү көтәргә! – дип, әкрен генә балага якынлаша. – Башта әти-әниеңнән сорыйк та минем белән көтү көтәргә барырсың! Алар сине көтә!
Малай нишләргә дә белми, бер урманга таба, бер көтүчегә карап ала. Тимербулат абзый аны кулыннан тотып өлгерә. Барс ычкынырга теләп, тыпырчынырга тотына:
– Бәбине кире илтеп куйсалар гына кайтам! Кирәкми ул безгә! – дип кычкыра.
– Илтеп куйдылар инде! Сине көтәләр! Синнән дә әйбәт малай юк бит! – дип, үгетли-үгетли, малайны алып кайта ул.
Ата, улын күтәреп:
– Улым! Улым! – ди, үзе яшьле күзләрен яшерә.
Кабат бар игътибарны үзенә җәлеп итә алганына зур горурлык хисе кичергән Барс, үпкәсен белдерергә тырышып:
– Син мине яратмыйсың! Үзеңә икенче бәби алып кайткансың!
– Улым, ни сөйлисең син? Мин сине генә яратам. Яратмыйм мин ул бәбине! Ул бит курчак кына. Аңлыйсыңмы, курчак кына. Ә син – минем батыр улым!
Чынлап та, Барый абзый өчен улы Барс – ышаныч, горурлык, ә кызы җанлы курчак, әнисенә иптәш һәм ярдәмче генә булды. Бар игътибарын улына юнәлтте ул, каршы бер сүз әйттермәде.
Барсны аркасыннан сөеп, мактап кына тордылар. Ни тели, шуны алып бирделәр. Әти-әнисе алдында малай да үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты. Камиләгә «туганым» гына дип торса да, күрмәгәндә генә кызның чәченнән булса да тартып елатты, кыерсытты. Тыңлашмаса, сугып та алды. «Әнигә әйтеп кенә кара, үзеңне әтигә әйтермен», – дип куркытты.
Камилә әтисенең алдына утырып иркәләнү кебек нәрсәләрне белми үсте, янына якын килү түгел, карашы, тавышыннан да шөрләде. Ә ата кеше кыз бала белән ничек сөйләшергә кирәклеген генә түгел, кызының дөньяда барлыгын күптән оныткан иде. Әйтерсең, ул – аңа чит бала.
... Азактан зиратта ике кеше калды. Камилә һәм Барый карт. Хәлсезләнгән ата яңа гына калыккан кабер рәшәткәләренә тотынган килеш чүгәләгән иде. Камилә якын килергә кыймады. Барсның каберенә озак кына карап торды алар. Һәркем үз уйларына чумган иде. Камиләнең өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Ничә еллар саклаган серләрен, гүя, Барс үзе белән алып китте...
Барый карт түзмәде, сулкыдап еларга тотынды. Камилә кыяр-кыймас кына әтисенең иңнәренә кагылды. Үзе дә сизмәстән: «Әти», – дип дәште. Барый карт күтәрелеп кызына карады. Ничә ел бер-берсенә «әти», «кызым» дип дәшмәгән ике газиз кеше кочаклаштылар. Шулвакыт табигать тә җиңел сулап куйгандай булды. Җиңелчә генә җил исте, агачлардан күңелдә җыелган сагыш сыман сары яфраклар коелды.
Бер тын шулай басып торды алар. Нидер буласын сизеп, тирә-юнь дә тынып калды. Кинәт кенә ата кеше кызын этеп җибәрде. Камилә аягында чак басып калды. Ярсыган йөрәгеннән авыр сүзләр яралды:
– Син абыеңның тормышын челпәрәмә китердең! – диде ул, калтыранып.
Бер мизгелгә генә бар үпкәләрен оныткан Камилә дәшмичә түзеп калды. Үз эченнән генә: «Кем кемнең язмышын чәлпәрәмә китерде икән?!» – дип көрсенде.
– Барс минем тормышым иде. Мин аңа зур өметләр багладым! Ә син барысын да җимердең! Сине карында ук буып үтерәсе булган! – дип, йодрыкларын төйнәде ата, ни сөйләгәнен үзе дә аңламыйча. Сулкыдап еларга тотынды.
– И-и-их! Әт-ти-и! Мин дә бит синең кызың, синең балаң! – дип, Камилә дә күз яшьләренә ирек бирде. Авыр иде аңа. Йөрәгендә җыелган куркыныч серләр йомгагы сүтелер дәрәҗәгә җиткән иде. Барысын да әтисенә ачып саласы килде. – Әти, син бит улыңның нинди кеше булганын белмисең! Ул бит... – Тагын нидер әйтмәкче иде, шулвакыт алар ягына кап-карадан киенгән, кулына бер кочак роза чәчәге тоткан ханымның килүен күреп туктап калды. Хатынның йөз-чалымнары таныш иде, һәр адымын күзәтте Камилә. Таныды. Тик бүген килеп аның белән күзгә-күз очрашырга теләмәгән иде.
– Әти, әти, әйдә кайтыйк! – дип пышылдады.
– Минем кайтасым килми, улым янында калам!!!
– Иртәгә килербез...
Шунда гына Барый карт та чит хатынны күрде:
– Кем ул?
– Татьяна...
– Татҗана?
Хатын башын кагыбрак исәнләште. Карашын бер Камиләгә, бер Барый картка төбәде. Зәп-зәңгәр күзләр. Рәсилне әсир иткән күзләр... Хатын чәчәкләрен Барсның каберенә салды:
– Гафу итегез!.. Гафу итәлсәгез.
Камиләгә эсселе-суыклы булып китте. Үзен ничек тотарга белмәде. Пышылдап диярлек:
– Барсның үлемендә сезнең гаеп юк, – диде. Ә үз эченнән генә: «Тик Рәсилнең...» дип кабатлады. Ничә еллар тынгы бирмәгән йөрәк яралары кабат сыкрап куйды.
– Камилә Бариевна, минем күптән сезнең белән бер утырып сөйләшәсем килә иде. Сез авылга кайтмадыгыз...
– Таня, гафу итегез, әмма минем үткәнне искә төшерәсем килми, уйларда да ул вакыйгаларга кайтмас идем...
Шулвакыт сүзгә Барый карт кушылды:
– Тукта әле, – бер мизгелгә генә бар кайгысын онытып, тын да алмый бу хатынны күзәткән Барый картның күзләрендә ниндидер очкын кабынган иде. Камилә әтисендәге үзгәрешләрне сизми калмады. – Әйдәгез, өйгә кайтыйк. Сез – Татҗана, безгә чит кеше түгел. Килен буласы идегез бит! – Кабат хатынга текәлеп карап торды. Сүзен ничек әйтергә белми, уңайсызланып кына: – Улыңны Барсныкы дип тә ишеткән идем, – дип куйды.
Татьяна башта Камиләгә карап алды, аннан «юк» дип башын какты. Аның ни әйтерен хатын сүзсез дә аңлады:
– Дядя Бари! Улымның исеме... Расим. Расим Расиль улы...
Таняның соңгы ике сүзе Барый карт өчен яшен камчысыдай җанын, тәнен утта яндырып алды, йөзе тагын да караеп китте, сулышы авырайды, тотлыга-тотлыга:
– Сез икәү Барсның тормышын җимердегез! Дөньяда минем бер якын кешем бар иде – ул минем улым, сез аны үтердегез! Минем кызым да, киленем дә, оныгым да юк! Их! – дип, таягы белән хатыннар ягына селтәнде дә, әллә нинди авазлар чыгара-чыгара, әкрен генә зират капкасына таба атлады.
Камилә әтисенең сүзләрен ишетмәде дә, үз эченнән: «баласы Рә-сил-не-ке! Рәсилнеке!» – дип кабатлады, ә колагында Рәсилнең: «Яраттым мин аны! Яраттым. Аңла инде! Кичер!» дигән сүзләре кабат-кабат яңгырады.
Дәшми генә Камилә дә кузгалды. Татьяна аның артыннан иярде.
– Камилә Бариевна!
– Бер сүз әйтмәгез! Зинһар өчен!
– Камилә Бариевна, безгә сөйләшергә кирәк! Мин Мәликә апада тукталдым. Бәлки, шунда очрашырбыз.
– Унҗиде ел инде авылга кайтмадым. Барысын да онытасым килде минем! Ә сез кабат үткәнне кайнатасыз... Ник мине аңларга теләмисез? – Таняга берчә кызгану, берчә ачу белән карады ул. Аннан карашын читкә алып: – Сау булыгыз! Моңа кадәр күрешмәдек, киләчәктә дә күрешмәбез, – диде дә китеп барды. Таня хушлашырга ашыкмады, кабат хатынның артыннан куып тотты. Бәйләнчек сагызак кебек, үзенекен сөйли-сөйли атлады.
– Камилә Бариевна, мин сезнең белән сөйләшмичә, артыгыздан бер адымга да калмыйм! Сез курыкмагыз, сүз Рәсил турында түгел.
– Таня, инде шундый көнне йөрәк яраларыма тоз салмагыз инде! Аңламыйм. Сезгә миннән нәрсә кирәк соң? Безне бернәрсә дә бәйләми!
– Балалар! Без икебез дә Рәсилнең балаларын үстерәбез.
– Гафу итегез... Сез минем гаиләмне челпәрәмә китердегез. Иремнең улын үстерәсез. Хәзер минем каенамда кунактасыз. Инде кызымның монда ни кысылышы бар?
– Во-первых, мин Сезнең гаиләгезне җимермәдем. Рәсилне дә тартып алмадым. Во-вторых, балалар ятим, әтисез үсте. Кем гаепле? Бәлки, 17 ел элек булган вакыйгаларда мине гаепләргә телисездер.
Камилә ни әйтергә белмәде, үзен кулда тотарга тырышып:
– Шушы кадәр вакыт үткәч, бу хакта сөйләшү мөһимме?
– Әйе, мөһим түгел! Сез барыбер үз гаебегезне танымадыгыз һәм танымыйсыз да! Авылдан чыгып киттегез дә котылдыгыз! Ничек кире кайтырга базнат иттегез? Кайтмаска иде Сезгә бу якларга!
Әйе, Камиләнең бу мизгелдә ничек тә авылдан ерактарак буласы килде. Әмма ул да шушы авыл баласы... Кычкырып елыйсы килде аның, әмма иренең сәяркәсе янында үзенең көчсезлеген күрсәтергә теләмәде.
– Таня, минем сезнең белән сөйләшәсем килми! Сезнең фикерегез дә мине кызыксындырмый!
– Юк, Сез мине тыңлыйсыз! Расим белән Алсу – туганнар. Бер ата балалары!
Камилә чыгырыннан чыгар хәлгә җиткән иде:
– Бу хакта аларга белү кирәкми! Аңлыйсызмы? Кирәкми! – дип кычкырды ул.
– Юк, сез ялгышасыз! Алар мотлак рәвештә белергә тиеш. Алсу белән Расим дуслашканнар бит...
– Ничек инде дуслашканнар?
– Күптән түгел Расим Алсуны безгә алып килде. Минем белән таныштырырга. Аңлыйсызмы?
– Юк...
– Ничек әйтим соң? Өйләнешергә телиләр!
Камилә шып туктады:
– Ничек өйләнешергә? Мин сезгә ышанмыйм!
– Мин дә ышанмадым. «Сезнең картәни-картәтиләрегез яшәгән яктагы кешеләрне беләм», – дигәч, Алсу миңа: «Әтинең соңгы фотоларыннан туйныкылар гына бар», – дип, туй фотосурәтен күрсәтте, анда сез һәм Расиль... Мин фотоны сорап алдым да Мәликә апаларга кайтарып, стенага элеп куйдым. Ышанмасагыз, барып карагыз. Барысын да Мәликә апага сөйләдем. Ул кысылмаска кушты. Ничек инде кысылмыйсың?!
Камиләнең күз алды караңгыланды. Үткән ялга кайткач, кызы Алсу ни сөйләде соң?
– Әни, мин бәхетлемен. Минем янымда мине яраткан кеше бар.
– Әйе, кызым, мин сине бик яратам.
– Беләм, әни. Әмма мин икенче кеше турында әйтәм.
– Синең белән бергә укыган малай турында сөйлисеңме?
Алсу, иреннәрен бөрештереп:
– Ул малай түгел. Ә иң чибәр, иң акыллы егет!
– Менә ничек? Кызым, әллә чынлап та гашыйк булдың инде?
– Әни, ә син әтине йөзләр арасыннан ничек сайлап алдың соң?
– Миңа сайларга туры килмәде.
– Ничек инде сайларга туры килмәде? Синең артыңнан егетләр йөрмәдемени? Син шундый чибәрсең, әнием! Яшь чакта авылның иң чибәр кызы булгансыңдыр әле.
– Балачактан күрше малае белән дус идем мин, ә язмыш синең әтиең белән очраштырды.
– Менә бит күрше малае белән дус булгансың, ә әти сине гашыйк иткән. Димәк, минем әтием синең әтиеңә, ягъни минем картәтиемә охшаган булырга тиеш.
Кызының бу сүзләреннән Камилә куркып, агарынып китте:
– Ник алай дисең?
– Беләсеңме, кызлар – әтиләренә, ә егетләр әниләренә охшаган кызны сайлыйлар, диләр бит. Бу сүз дөрес. Менә миңа ошаган егетнең хәтта исеме дә әтинекенә охшаган – Рәсим. Мин аның белән көннәр буе сөйләшеп утыра алам. Аз гына күрмәсәм дә сагынам.
Әни, тик син ачуланма, яме! Кичә ул мине әнисе белән таныштырды. Бу хакта сиңа ничек әйтергә белмәдем. Алар синең белән танышырга тели...
– Кемнәр?
– Ничек инде кемнәр? Рәсим һәм аның әнисе.
– Кызым, кияүгә чыгу турында уйларга сиңа иртәрәк түгелме?
Бу мизгелдә Камилә ни арада кызының үсеп-буй җитүенә хәйран калып, вакытның шулай тиз каядыр ашыгуына гаҗәпләнде. Ә хәзер күкнең җиденче катыннан җиргә тартып төшерделәрмени! «Бу төш, куркыныч төш! Уянырга, уянырга кирәк!» Тик төштә түгел, өндә иде ул... Нишләргә дә белмәде: «Алсу, кызым Алсу... Их, барысын да онытып булса әгәр...»
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
***
Автор турында
Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова Бишбүләк районының Иттихат авылында туган. Әдәбиятка журналистика аша килде. Башкорт дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә өченче курста укыганда ук “Атна” гәзитендә хезмәт юлын башлады, 8 ел “Атна” гәзитенең баш мөхәррире йөген тартты. 2010-2020 елларда “Диләфрүз” гәзитенең баш мөхәррире булды.
Башкортстан матбугатында дистәләгән хикәяләре, кеше язмышларына багышланган бихисап әдәби язмалары дөнья күрде. “Гүзәлия Убыр илендә” исемле балалар өчен маҗаралы басма әзерләде.
Драматургия өлкәсендә актив эшли. “Яңа татар пьесасы” конкурсы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе игълан иткән киносценарийлар бәйгесе лауреаты. Пьесалары Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә “Без үскәндә биш кыз идек…” (2018) җыентыгында басылып чыкты. Хикәяләре Татар әдипләре берләшмәсендә тикшерелеп, уңай бәя алды.
Бүгенге көндә “Туган Тел” телеканалында чыгарылыш мөхәррире вазыйфасын башкара, берничә иҗади проект, концертларның сценарий авторы. Шулай ук чәчмә әсәрләр язуын дәвам итә, берничә әсәре “Тулпар” журналында басылу чиратын көтә.
Читайте нас: