Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 Май 2021, 06:45

Хәсән САРЬЯН. Бала хакы. Хикәя

– Тиясе булма әнигә!..Ул әнисе алдына килеп басты. Шәкертжан электр яктысында аңа текәлде һәм, корт чаккандай, артына чигенде: малай коеп куйган әтисе иде!Атасыз калган бала язмышы – сайтта!

1
Шәкертҗан авылга тугыз елдан соң гына кайтып төште. Тугыз ел эчендә улларыннан тугыз тиенлек тә файда күрә алмаган карт белән карчык күптән инде гүр иясе булган, яртылаш җиргә иңгән кыек түбәле өйләренең, җир йоткан шикелле, эзе дә калмаган, төп нигезгә Салихҗан абыйсы йорт салып кергән иде.
Кунак итү вакыты бетеп, алдагысы турында уйлар көн җиткәч, Салихҗан абыйсы тагы бер сорап куйды:
– Бөтенләйгә кайттым дисең инде?..
– Бөтенләйгә, – диде Шәкертҗан. – Яшь чакта йөрелде, инде туган җирдә оя корып җибәрергә исәп.
– Тик кайсы төшкәрәк корырсың икән ул ояны, ә?
Шәкертҗан, елмайгандай итеп:
– Кайгырма, абый, берәр ирсез хатын табылыр әле, – диде.
Шуны гына көтеп торган шикелле, Әсма җиңгәсе дә гелгә килде:
– Әнүзәне димләп карыйк, атасы...
Әсма җиңгинең, барыннан да элек, үз исәбе бар иде: Шәкертҗан Әнүзәне эләктерә алса, алар өендә кысылып ятмаячак, менә дигән өйле хатынга йортка керәчәк иде. Әнүзә исеме чыккач, Салихҗан да бик җәһәт кенә:
– Уңган нәрсә инде мәгәр үзе. Тик менә баласы гына бар, – дип куйды.
– Өйле дә булсын, баласыз да булсын! – диде Әсма җиңгәсе.
– Баласы зурмы соң? – дип кызыксынды Шәкертҗан.
– Шул җиде-сигезләрдә бардыр инде.
– Зыянлы түгел икән, – диде Шәкертҗан. – Тиздән үсеп җитәр, безнең өстә озак ятмас.
Җиңгәсенең теле тәмам ачылып китте.
– Анысын уйлама да син. Сабирәттәй аны үз яныннан җибәрмәс тә әле. Шүл карап үстерде бит. Әнүзә көн-төн эштә булды... Үзегезне, алла бирсә, таныштырырмын әле...
Әмма Шәкертҗан кеше таныштырганны көтеп йөрүчеләрдән түгел иде. Әнүзәне ул җаен китереп үзе очратты.
– Мин шушы авылныкы инде. Шәрифнең яшьлек дусты, – диде. – Мин китәсе елны, Әнүзә исемле бер кызга өйләнергә йөрим әле дип, сине мактап торган иде мәрхүм. Шуннан мин китеп бардым. Бер киткәч, дөнья күреп, акыл җыеп йөрдем. Кайтсам – Шәриф дус юк. Ул солдатка да шул сәламәтлеге аркасында китми калган иде... Өй җиткезеп, керә дә алмаган икән...
– Керә алмады шул. Май бәйрәменә чыгарта дип кенә тора идек...
– Әле Сабирәттәйләр белән бергә яшисезме?
– Бергә. Яңа өебезгә чыгыйк, дип әйтәм дә соң – ризалашмый бит. “Иске нигеземнән башка ямь таба алмам”, ди.
Әнүзә ашыга иде. Моны күргәч, Шәкертҗан да:
– Ярый, Әнүзә, син дә ашыгасың, мин дә ашыгам дигәндәй, исән булып тор, –дип китеп барды.
Матур тәэсир калдырды ул Әнүзәдә.
Шуннан соң аларны еш кына бергә күрә башладылар. Берсе – ялтыз ир, берсе – ирсез хатын. Ире үлгәч, елы үткән. Гайбәткә бернинди дә урын юк иде.
Беркөн Әнүзәгә үзе белән бергә сыер савучылар әйттеләр:
– Шәкертҗанга кияүгә чыгасың икән, ник яшереп йөрисең, барыбер белдек, – диделәр.
– Кем әйтте? – диде Әнүзә кызарып.
– Әсма апа үзе сөйләп китте. Башка берәү булса, ышанмас та идек...
Мондый хәбәрне Сабира карчыкка да җиткерделәр. Ләкин ул да:
– Кеше ире белән йөрми әле, – дип кырт кисте.
Тик аның килене Әнүзәгә генә хәтере калды: ник әйтми йөргән була икән?
Шәкертҗан белән инде барысы да сөйләшенгәч, килешенгәч кенә, каенанасына әйтте Әнүзә:
– Әнкәй, – диде, – син күңелеңә авыр алма инде, – диде, – мин, фатихаңны бирсәң, Шәкертҗанга кияүгә чыгар идем... – диде.
– Фатиха, кызым, фатиха... Яшь гомереңне минем белән торып әрәм итмәссең бит инде. Тик Рәмилне генә миндә калдыр... Сыймас ул сезгә.
Инде кич иде. Рәмил, болар сөйләшкәндә, йокылы-уяулы ята иде. Әнисе белән дәү әнисенең сүзләре бик ерактан ишетелгәндәй булып, бөтенесе дә аңа бер төш сыман гына тоелды.
Ул бик иртә уянды. Кояш та чыкмаган иде әле. Ул тиз генә әнисе караватына күз салды... Әтисе дә шул караватта йоклый иде. Их, нинди рәхәт иде әтисе барда!..
Аның әтисе капыл үлде. Көндез эштән ашарга кайткан иде. Тиз генә чәй эчеп, урыныннан торып китим дисә, кинәт куллары белән йөрәген тотып, идәнгә капланды. Рәмил өйдә берүзе генә иде. Ул:
– Әти, тор, тор! Тор инде!.. – дип ялынып караса да, әтисе тормады да, дәшмәде дә...
Рәмил тагын шунысын бик нык хәтерли: әтисен җиргә күмеп, күпмедер вакыт үткәч, алар дәү әнисе белән зиратка бардылар. Дәү әнисе, алъяпкычына салып, вак-вак ташлар алып барган иде. Шул ташларны яңа гына үлән шытып чыга башлаган кабер өстенә сиптеләр. Дәү әнисе елап алды, Рәмил әле кабергә, әле дәү әнисенә карап торды. Аннан соң дәү әнисе кабер өстеннән бер уч туфрак алып, аның изүеннән салып җибәрде. «Гүр туфрагы», – диде. Гүр туфрагы, тәннәрне чымырдатып, Рәмилнең түше буйлап коелды.
– Нигә алай итәсең, дәү әни? – дигәч, дәү әнисе:
– Кайгың басылыр, улым, – диде.
Рәмил тагы әнисенең караватына карады.
Тәрәзәсез стена буенда торган карават инде аермачык булып күренә. Тик ул ни өчендер җыештырылган көе иде...
– Әни, әни... – диде ул әкрен кенә.
Җавап бирмәделәр. Аннары Рәмил кычкырып дәште:
– Ә-ни-и!..
Торып дәү әнисе янына чыкты.
– Әнием кайда?
– Яңа өегезгә китте...
– Ә нигә мине дә алмады?
– Ул өйне әле юасы, җыештырасы бар, наныем...
– Аннан соң яна өйдә тора башлыйбызмы?
– Әйе. Анда сез торырсыз.
– Ә син?
– Мин шушы өемдә генә торырмын инде.
– Монда торма, дәү әни, безнең белән күч...
– Мин анда күчкәч, бу өебез нишләр соң? Атаң үлгәч, аңа болай да күңелсез бит. Инде мин дә китсәм – елар...
Рәмил: «Өй ничек елый микән?» дип уйлый башлады. Әтисе үлгәч, аңа бик күңелсез булган иде. Ул елаган иде. Ә өйләре елады микән?.. Елагандыр. Дәү әнисе дә ташлап китсә?.. Шунда аңа үзләренең иске өе бик кызганыч тоелды.
Дәү әнисе:
– Бүген син матур күлмәкләреңне киярсең. Чибәр апаларыңа кунакка барабыз, – диде.
Сабира әбинең кияүдә өч кызы бар иде, бер ай буена шуларда кунак булып йөрделәр.
Кунактан кайту белән Рәмил, күченгәнбез икән дип шатланып, яңа өйләренә чапты.
Барса, ике абый – икесе дә ят абый – урам якка койма коеп яталар. Рәмил чабып килгән җиреннән кинәт туктап калды. Әнисенең дә бу вакытта өйдә юклыгы исенә төште. Шулай икеләнеп торганда, ят абыйларның берсе усал гына әйтте:
– Әй, малай, нәрсә чамалап торасың анда? – диде.
Рәмил әйләнеп тә карамый кире йөгерде. Кич килер әле. Бу усал абыйлар киткәч килер...
Кич килсә – теге абыйларның берсе киткән, ә икенчесе, көндез аңа кычкырганы, һаман да койма буенда маташа иде. Рәмилнең тез буыннары йомшарып китте. Шулай да кире борылмады. Шул тирәдә әйләнгәләп, әнисенең эштән кайтуын көтә башлады.
Әнисе өйдә булган икән, озак та көттермичә, тәрәзәне ачып теге абыйга дәште:
– Аш әзер, Шәкертҗан.
Ят абый алар өенә кереп китте. Рәмил, керергә кыймыйча, караңгы төшкәнче шул тирәдә урап йөрде. Ләкин әнисен аның күзеннән яшергән йортлары авыр тынлык эчендә утыра иде. Ят абый да алар өеннән чыкмады. Рәмил иске йортларына кайтып китте.
2
Беренче сентябрьдә Рәмил укый башлады. Бу вакытта инде ул барысын да үзенчә аңлаган иде. Ул дәү әнисе янында тора бирде. Әнисе аны берничә тапкыр алып та китеп караган иде, тик Рәмил кире кайтты. Әтисе дә, ул да булмагач, дәү әнисенә дә, иске өйләренә дә күңелсез булыр дип, яңа өйдә кунмый иде.
Беркөн ул мәктәптән «бишле» билгесе алып кайтты. Укый башлагач беренче кабат алган билге иде ул. Шатлыгын сөйләп, башта дәү әнисен куандырды, аннары кич булгач, әнисе янына очып барды. Ихатага арт яктан гына керде, әнисе инде кайткан, күтәрмә төбендә казан кырып маташа иде.
– Әни, мин бүген «бишле» алдым!
Әнисе, сискәнеп, тавыш килгән якка карады.
Лапас кырыеннан улының башы гына күренеп тора иде.
– Нишләп анда торасың, улым? Әйдә, кил монда.
Рәмил куанычлы бер талпыну белән әнисе янына килде. Әнисе аны кочаклап сөйде дә җитәкләп өйләренә алып кереп китте. Җәелгән карават өстенә менеп яткан ят абый, үги әтисе, башын да бормыйча:
– Кем бар анда? – диде.
Рәмилнең бөтен тәне калтырана башлады.
– Кем булсын – Рәмил. Бүген минем улым «бишле» алган бит!..
– Шулаймыни? – диде үги ата. Әнүзә ягына ияк кенә чөеп: – Кая, ашарга әзерме? – диде.
Өчәү бергә ашадылар. Рәмил тиз-тиз генә капкалады да:
– Мин уйнарга чыгам, әни, – диде.
Башка вакытта да, уйнарга чыгам дип, иске өйләренә кайтып киткәнлектән, әнисе аны бу юлы «уйнарга» чыгармады. Кич булгач, чоланга урын җәеп бирде. Үзе дә аның янына чыгып ятты. Рәмил аңа мәктәп турында сөйләде, кемнәр ничәле алганны санап чыкты. Әнисе аны бик каты кочаклап, елап алды...
Рәмил кычкырып сөйләшкән тавышка уянып китте. Ул йоклап та китмәде бугай әле, ул күзен генә йомып торды бугай. Тик ул әнисенең генә торып киткәнен сизмәгән...
Чү!.. Өйдән әнисенең сүзләре ишетелде:
– Мин беркая да китмим... Өйне дә сатмыйм... Баламның өе бу!..
«Моны сатсалар, иске өйгә кайтырлар микәнни?»– дип уйлады Рәмил.
Шунда үги ата да тавышын күтәрде:
– Мин ташлап китсәм, ике ирдән ике бала белән калырыңны уйладыңмы?..
«Тагы нинди бала ул?» – дип уйлады Рәмил.
Әнисе ачынып:
– Синдә сукыр бер тиенлек тә кешелек юк икән, Шәкертҗан!.. – диде.
Үги ата монысына тыныч кына мыскыллы җавап кайтарды:
– Кешедән калган балалы хатынны алу кешелек түгел микәнни?.. Мин бит сине көчләп чыгармадым.
– Тасма телеңә ышанып чыктым. “Балаңны какмам, үземнекедәй карармын”, дип әйтүеңә ышанып чыктым. Ә Рәмил, синнән куркып, бездә дә тормый бит...
– Безнең үз балабыз булачак.
– Булмаячак!..
Кинәт өй эчендә нәрсәдер дөбердәде. Шуның артыннан ук әнисенең:
– Тиясе булма! – дигән тавышы ишетелде. Монысын Рәмил бик тиз аңлады. Ялт итеп сикереп торды да өйгә атылып керде.
– Тиясе булма әнигә!..
Ул әнисе алдына килеп басты. Шәкертжан электр яктысында аңа текәлде һәм, корт чаккандай, артына чигенде: малай коеп куйган әтисе иде! Ул, әкрен генә артына чигә барып, ишеккә җитте, элгечтән пинжәген алды да, караңгылыкка чумган төсле, юкка чыкты.
– Бүтән килмиме, әни? – диде Рәмил.
Әнисе дәшмәде, аны күкрәгенә кысты.
Фото: zberovski.ru
Читайте нас: