Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 Май 2021, 23:34

БӘРӘҢГЕ УТЫРТКАНДА. Марат КӘБИРОВ

Үз канатың тузган икән, башкалар җилкәсенә утырып күккә күтәрелү ярамыйдыр. Хәтта үз балаңның җилкәсенә дә...

Уртачадан калкурак буйлы таза гәүдәле кырык биш яшьләр тирәсендәге бу хатын өйлә кояшы кыздыруын да сизми, күрәсең. Якалары уңып беткән бәйләм күлмәге өстеннән киеп куйган халатын салырга да оныткан. Ул хәтта көрән чәчләре арасыннан агып төшеп маңгай сырларына, битендәге җырганакларга таралган тир бөртекләренә дә игътибар итми, пыр туздырып эшләвен белә. Бәрәңге күзәнәкләре тутырылган капчык бушаган инде, аннан ерак түгел чиләк аунап ята. Чиләкне күргәч кенә Фәридә һушына килде дә нәфрәт белән көрәген атып бәрде:
— Аһ!.. Күзәнәк салырга онытканмын бит...
Сәгатенә карап алды, эшкә китәргә унбиш минут бар иде әле. «Хәзер өлгермим инде, — дип уйлады ул. — Ярар, кайткач бетерермен әле. Сирәгрәк утыртырга кирәк, бәрәңге дә бер генә капчык калды». Ындырда күрше-күләннәрнең эзе күптән суынган иде инде. Колхоз эшеннән бушаган арада гына бакчага чыккан Фәридә белән күрше Гыйльминур карчык кына адәм азагына калган. Дүрт баласын башлы-күзле итеп, хәзер бер ялгызы дөнья көтеп яткан Гыйльминур карчыкның бик интегеп эшләгәнен күреп, Фәридә аның янына бармый булдыра алмады.
— Алла ярдәм бирсен, Гыйльминур түтәй.
Гыйльминур карчык авырлык белән генә билен турайткандай итте дә көрәгенә таянып, күршесенә сәлам бирде.
— Нигә шул тиклем тырышасың инде, күрше. Ярты бакчаңа чөгендер утыртсаң да...
— Мин чөгендер ашамыйм шул, — дип мөлаем елмайды Гыйльминур карчык. — Сыер, сарыгым да юк. Хи-хи-хи. Үземә дә ярамый ул бәрәңге.
— Нигә җәфаланасың соң, алайса?
— Сорама гына инде. Шәһәрдә яшәүләре бик авыр, диләр бит. Балаларым интекмәсеннәр, дим. Аннан болай, казларыма да кирәк.
— Каз да куйдыңмы ни әле?
— Ике оя утырткан идем, сигезе балалы кебек. Ярар, аллага язган итсен, җитәр әле. Мин үзем ашамыйм аны, каз итен.
Фәридә эче пошуын яшерә алмый:
— Нигә үзләре кайтмый соң алар, — дип сорады.
— Эш кешеләре бит инде. Өлгерә алмыйлардыр. Аннан соң, юл хакы да кыйбат бит хәзер.
— Ә ана хакы?
Гыйльминур карчык күзләрен кайда яшерергә белми азапланды.
— Канат чыккан кошлар оча инде, — диде ул, аклангандай итеп. — Бәхетләрен эзли. Ә без нәрсә?... Үз канатың тузган икән, башкалар җилкәсенә утырып күккә күтәрелү ярамыйдыр. Хәтта үз балаңның җилкәсенә дә...
Бермәлгә тынлык урнашты.
— Үзең нигә ялгызың соң әле? — дип күзләрен кысты Гыйльминур карчык. — Ирең кайда соң?
— Әй, урам буенда эчеп йөри торгандыр инде, — дип зарланды Фәридә. — Иртән чыгып киткән иде...
— Улың кайтмагач, хет бианаңны алып чыгар идең, — Гыйльминур карчыкның күзләре ныграк кысылган саен сүзе дә үткерләнә барды.
— Әнкәй белән әткәйне шифаханәгә җибәрдек бит. Ә малай... Ул... кайтачак. Кайтачак ул.
Гыйльминур карчыкның йөзендәге сырлардан гаҗәпләнү дә, көнләшү дә, соклану да — тагын әллә нинди тойгылар карап торгандай тоелды.
Гыйльминур карчык күшедәге яшьтәшләреннән көнләшеп туя алмады. Менә бит, кешеләрнең баласы үз янында булгач...Үзе урам буенда исереп йөрсә йөри, инәсен курортка җибәрә. Шушы уйлардан туган ниндидер бер сәер битарафлык белән көрәген ызанга атып бәрде дә ихатага атлады...
Күршегә килеп туктаган машинадан зифа гәүдәле чибәр егет төште дә Гыйльминур карчык белән килеп күреште.
— Ә-ә. Син икәнсең әле, танымый да торам, — дип кеткелдәде карчык. — Бәрәңгегә мени?
— Әйе, күрше әбекәй, бәрәңгегә.
— Әниең бүген көткән иде. Бик яхшы иткәнсең.
Егет ашыгып өйләренә кереп ките. «Менә кеше баласы! Безнекеләр әйбер алырга булса гына машина белән кайта», — дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Гыйльминур карчык ишек алдына атлады...
...Фәридә эштән кайту белән туп-туры ындырга юнәлде. Бәрәңге тутырылган капчыкны абзар артында калдырган иде ул. «Ярмый гына утыртсам да җитәр әле, — дип уйлады хатын, — әллә ни күп җир калмаган инде».
Капчык урынында юк иде.
«Әллә абзарга кертеп куйдым микән соң, кәзә хәтер...»
Капчык табылмады.
«Урлаганнар икән. Куллары черегере! Шуңа да кызыккач инде. Соңгы капчык бит. Соңгы бәрәңге. Утыртырга дигәнне...» — Шулай дип әрнеп сөйләнә-сөйләнә ихата буйлап йөрде дә, аптырагач өенә кереп китте.
Ире һаман кайтмаган иде әле. Чәй куеп җибәрде. Күңелен тырнап торган уйлар һаман басылмады: «Кешенең соңгы малына да кызыгалар. Хәзер кемгә барырга инде?» Шул вакыт өстәлдәге дәфтәр битенә күзе төште.
«Әти, әни! Мин кайттым,— дип язылган иде анда. — Машина белән. Бер капчык бәрәңге алып китәм. Бик ашыгабыз. Үз вакытым белән тагын кайтырмын. Исәнлеккә».
Фәридәнең күңелен ниндидер җиңеллек биләп алды

Фото: usinsk-novosti.ru
Читайте нас в