Егыл да үл: Тәнзилә гашыйк булды. Сөю учагында көл генә тузгый дигәндә, өр-яңадан дөрләде дә кабынды. Сәрхуш ир белән яши-яши күңеле тәмам кипкән-корыган һәм ул бүтән бернәрсәгә дә өметләнми, бернинди үзгәреш тә көтми иде. Менә сиңа мә! Күктән аңа, йолдыз төсле балкып, кап-кайнар мәхәббәт иңде.
Иреннән аерылса да, «мин ирекле» дип туарылмаган, ун ел буе өй белән театр арасындагы сукмактан гына йөргән хатын өчен бу, валлаһи, шаккатырлык хәл иде. Аны сукмагыннан «сулга» каерырга теләүчеләр очрады, билгеле, очрады. Әмма берсе дә дөньясын чыра яндырып та яктырта алмады. «Мин тилмереп эзләгән чын ир заты бар микән соң? – дип тә шикләнә иде ул кайчакта.– Бардыр ул, тик аларны җитезрәк хатыннар эләктереп өлгергәндер шул инде», – дип тә уйлана иде.
Бервакыт, кичке спектакльдән соң, аңа урта яшьләрдәге бер ир кеше тагылды. Тәгәрмәчләре бозлы карга ышкылып шыгырдаган сәләмә һәм салкын троллейбуста кайттылар. «Сез бик килештереп уйныйсыз, искиткеч талантлы актриса икәнсез», – диде әрсез ир. Аның мактавы туңмайны эретеп йөрәккә салган кебек тоелса да, Тәнзилә, әдәп йөзеннән, «рәхмәт» диде. Исләре китә синең талантыңа, яртылаш буш залга уйнап, телен салындырып кайтып килә менә...
– Арыдыңмы, Тәнзилә апасы?
«Арыдым дисәм, кулыңа күтәрәсеңме, әллә таксига утыртып җилфердәтеп кенә илтеп куясыңмы? Ә-ә, кесәңдә җилләр исәмени? Алайса, саруымны кайнатып сорама! Артымнан ияр дип ялынып-ялварып чакырмадым әле сине!»
Капыл гына сабыр төененнән чишелгән ачуы күкрәген кысса да, кычкырып әйтмәде, эченнән генә җенләнде хатын. Озатулар көн саен кабатланды. Ир, аның театрдан чыкканын көтеп, ишек төбендә сагалап тора. Шул ук күренеш, шул ук геройлар, шул ук сүзләр. Төн. Суык. Икәү «шыгыр» көенә ыңгырашкан сәләмә троллейбуста кайталар. «Такси тотар иде җүнле кеше. Инде ничәнче мәртәбә озата. Кесәсендә илле тәңкә акчасы да юк, ахрысы. Ник йөри хатыннар артыннан сөйрәлеп?..»
Ир аның уен сизми, чын күңелдән зарлана: эшеннән кыскартканнар, аждаһа хатын да өйдән куа... Менә туры килә шулай ары сугылып, бире сугылып көн уздырырга...
«Эшлә! Багана хәтле буеңны селкетеп йөрмә! Әнә тимер юлга барып вагон бушат. Акчасын сәгате-минуты белән түлиләр. Хәчтерүш...»
Тәнзилә бу сүзләрен дә әйтмәде. Кеше иренә акыл өйрәтергә ни хакы бар әле? Ул да аның өметләрен акламый бит: бер тапкыр да өенә чәй эчәргә чакырмады, подъездда гына хушлашалар да, «тәмле йокы» дип аерылышалар. Хәер, җүнле ир чакырганны көтеп тормый, чәй куй дип кенә әмер бирә. Алай дисәң, моның әмер бирерлек хокукы да юк шул. Аз гына да юк! Көчсез, мескен, елак иргә кем буйсынсын ди!
Театрдагылар да күрде Тәнзиләнең «ухажеры»н. Хатын-кызлар көнләшеп үлә язды бугай: чыш-пыш таралды, колак исе чыкты. Кара, безнең йомыкый нинди шәп мужикны каптырган! Кармагы үткен, янәсе.
«Мужик», әйе, төскә-биткә чибәр: озын буйлы, чем-кара мыеклы иде. Каен-усак арасында адашып кына үскән төз наратларның берсе диярсең. Ләкин Тәнзилә: «Иптәшләр, бу матур, таза агач нигез корырга яраксыз, чөнки аның эче черек», – дип кычкыра алмый.
Ике айлык гастрольгә китеп кенә котылды ул әлеге койрыктан. Үкенмәде, күңел кылларына чиертерлек ир түгел иде бу. Хәзер дә берәр хатын артыннан сөйрәләдер, мөгаен. Яки кемдер инде, аны жәлләп, түренә үк уздыргандыр. Нигә жәлләп? Бәлки, яратыптыр? Әллә дөньяда бөтен хатын-кыз да, Тәнзилә кебек, ир-атны иләктән илиме? Әллә барысы да, «чын ир» турында хыялланып, ялгызлык ятьмәсендә чәбәләнәме? Күпләр черек агачка да риза. Этмәсәң-төртмәсәң, ягъни «акча тап, гаиләңне туйдыр» дип бәйләнмәсәң, йөз ел да яши ул урман-йортында.
Эшкуар Камил бөтенләй икенче камырдан әвәләнгән, «төнге таныш»ның нәкъ капма-каршысы иде. «Акча бездә бер капчык» дип мактанырга ярата, Тәнзилә уйнаган спектакльләрдәге һәммә артистка да чәчәк, тартма-тартма кәнфит өләшә, театр ишеге төбендә актрисаны көтеп махсус машина тора. Уңга-сулга чалшая-кылтая базардан авыр-авыр сумкалар да ташыйсы юк, җаның ни тели – казылыкмы, кыздырылган тавыкмы, җиләк-җимешме – китерелгән һәм суыткычка шыплап тутырылган. Тик... Камил үзе генә башка-күзгә чалынмый. Әйтерсең ул, оста бер режиссер кебек, пәрдә артыннан гына эш итә, ә монда сәхнәдә хатын япа-ялгызы, сөяркә ролен уйный... Чынлап та уйный, әмма театрда түгел, чынбарлыкта, тормышта.
«Мин хатын-кыз белән йокларга сәләтсез, – диде беркөнне Камил.– Моны дус малайларга сиздерәсем килми, гарьләнәм. Кырык яшеңдә филтәң сүнсен әле. Син әйбәт хатын, шулар алдында кыйланыйк инде»,– диде.
Ике-өч тапкыр компания белән саунага, бассейнга бардылар. Әлбәттә, уйнарга тырышты Тәнзилә, бик тырышты, ләкин әлеге роль аңа атап язылмаган, артык төче, артык ясалма иде. Ичмасам, яндырса-көйдерсә икән бу «мәхәббәт уены!» «Тамагың тук, өстең бөтен, сиңа тагын ни кирәк, сораса – кияүгә чык», – дип орышты күрше карчык. Ул, Камил әйберләр китергәндә, Тәнзиләнең фатирын ачып-ябып кала иде. Яшәүне ит, он, бәрәңге белән генә үлчәгән һәм кайчан яратканын да оныткан әбигә ничекләр итеп «арабызда наз-сөю юк» дип аңлатсын?
Язмыш кызганып кына корыган-кипкән күңел чишмәсен хис белән мөлдерәмә тутырырга уйладымы: «Көтәсеңме, мә инде, газаплан!» – дип әйтүе булдымы, – анысын төгәл генә әйтә алмый Тәнзилә, – әмма шунысы ачык: ул гашыйк булды. Юк дигән иде бит дөньяда чын ир-егетләр, бар икән алар, бар. Булмаса, һәрберсен энә күзеннән үткәргән һәм беркайчан да ялгышмаган сизгер җаны шул бәндәгә тартылыр идемени?! Ильяс абруйлы хастаханәнең баш табибы иде. Сәхнәдә егылып, тез капкачын авырттырган Тәнзиләгә театр директоры:
– Ильяс Габдрәхимовка күрен, ул әйбәт хирург, сиңа ярдәм итәр,– дигәч, аксый-туксый аның янына китте. Табибның куллары йомшак иде, ул тез капкачын әкрен генә капшады-сыйпады да, көлемсерәп:
– Зарар юк, өч-дүрт сәгатьтән авыртуы басылыр, дару-май язам, кичкә сөртеп ят,– диде.
Актриса рәхмәт әйтеп ишеккә таба юнәлгәндә генә, Ильяс:
– Хәзер өеңә кайтасыңмы? – дип сорады.
Тәнзиләне җитәкләп үк диярлек машинага кертеп утыртты. Юл буе, рульгә ята-авыша, мәзәк сөйләде ул. Бу хатын бигрәк җитди, әзрәк көлдерсәң, чырае яктырыр дигәндер.
Җитдилектән битәр, әрсезлегеннән оялып куырылды Тәнзилә. «Үз хутым белән кайтам, мәшәкатьләнмәгез», – димәде бит, әз генә дә кыстатмады. Ильяс тез капкачына орыну белән, бармак очларындагы кайнарлык йөрәккә үрләде микән әллә? Әнә хатынны нәрсәдер яндыра, пешерә...
– Мине чатта төшереп калдырырсыз, – диде ул, – өемә якын инде.
Табиб, бишбылтыр танышлар кебек, үзен иркен тота иде:
– Әһә, миннән котылмактамыни уең? Чәй дә эчермәс идеңме, ә? Син ялгыздыр бит? – диде.
– Фатирда ир-ат күреп гадәтләнмәгән, димәкче идем.
– Шундый хатынны ялгыз яшәткән ирләрне каеш белән суктырырга кирәк. Керәбез чәй эчәргә!
Тәнзилә Ильясның шаяртуыннан бераз языла төште, уе белән тиз генә фатир эчен күздән кичерде. Өй азмаган-тузмаган кебек... Урын-җир җыештырылган, кухня өстәлендә юылмаган касә кукраеп утырса гына...
Гарипкә санаган төсле, Ильяс аны баскычтан җитәкләп үк менде. Чәй эчәм дигән кеше ашыга булып чыкты тагы, иртәгә шылтыратырмын, дип китеп тә барды.
«Уф», – диде Тәнзилә, нәрсәдәндер котылгандай җиңеләеп. Ә иртән үзен аңламады: ишекле-түрле йөренә-йөренә көтте. Әйе, көтте, тилмереп-саташып аның шылтыратканын көтте. Ул үзен аңларга да теләмәде хәтта. Элек, берәр вакыйга белән бәйләнсә, акылы һәрнәрсәне җентекләп тикшереп, «ярый, ярамый»ларга бүлеп карый иде, ә бүген йөрәк тыю-тыелулардан кача-кача көтә, бары көтә генә иде.
Кичкә табан ишек шакыдылар. Вәгъдәсез ирне уйлап кәефе төшкән Тәнзилә «күршедер» дип ачкан иде... ава язды, Ильяс! Кочагы тулы роза чәчәкләре!
– Исәнме...сез! – диде хатын.
Ир чәчәк белән пакетын сузды.
– Якыннанрак танышабыз хәзер,– диде.
Каушау белән сөенеч кушылып актрисаның башын әйләндердеме, ул чәчәкне сусыз вазага төртте, күчтәнәч салынган пакетны исә бер идәнгә, бер өстәлгә куеп маташты. Пәрәвез оясына эләккән чебен төсле чәбәләнде хуҗабикә. Кунак, җиңен сызганып, табын әзерли башлаган иде инде.
– Мин дә буйдак,– диде ул. – Үзем ашарга пешерәм, үзем табак-савыт юам. Минем тәрбиядә песи белән эт тә бар әле.
– Читендер, эшегез дә авыр.
– Төрле чак була. Өйләнергә кирәк инде. Син соң, ничек, миңа кияүгә чыгар идеңме?
Хатынның колагы да дулкынлана, ахрысы, шуңа ялгыш ишетә. Сәхнәдә уй, суфлерның кайбер сүзләрен аңламыйча калса, аптырамый, мәгънәсенә туры китереп, җөмләне үзенчә төзи. Ә бу сиңа сәхнә түгел...
– Өр-яңа тормыш башларга миндә көч җитәрлек, балалар үскән, берсе кияүдә, озакламый малай да өйләнер. Аларның миңа үпкәсе юк, әниләрен биш ел элек җирләдек. Кияүгә чык миңа...
Менә шулай сүзләр ташкынына күмде Ильяс, батар дип тә борчылмады һәм, үз күчтәнәчләре белән сыйлангач, «мин хастаханәдә кизү» дип, эшенә йөгерде.
Төн йокламады Тәнзилә, ирнең тәвәккәллеге аны бихуш иткән иде. Чын ирләр айлар-елларга сузмый, арканны көне-сәгате белән ишә. Бер-берсе турында яши-яши белерләр, алай кызыграк та әле ул.
Иртәгесен Ильяс шылтыратты.
– Хәзер машина җибәрәм, утыр да кил, сагындым, – диде.
Хатын очып барды һәм өч сәгать көтте. Шәфкать туташы гаҗәпләнде: «Ул бит операция ясаячагын кичә үк белә иде, сезне ник вакытсыз чакырды икән?» – диде. Аның каруы көтүнең газапларын ир бер карашы белән юып төшерде. Гафу үтенмичә генә:
– Ачуланма, көттердем,– диде. – Киттек.
– Кая? – дип сорамады Тәнзилә, аңа барыбер иде.
Ильяс аны ике катлы йорты белән таныштырырга алып килгән иде. Мәрмәр баскычлардан менгәндә, тез буыннары калтырады: аяк астында боз диярсең, шоп-шома, тип-тигез, дөрес басмасаң – шуасың да китәсең. Йә Хода, төшендә дә мондый йортны күргәне юк иде. Бу иркенлек, бу киңлек! Санасаң, бүлмәләрнең исәбен югалтырсың. Ул диван-кәнәфиләрнең затлылыгы, ул тәрәзә пәрдәләренең матурлыгы! Ә Тәнзиләнең фатиры? Эт оясына охшаган: бәләкәй, тар.
Аягына элгән йомшак чүәген өстерәп, хуҗа артыннан атлаган хатын, бер яктан, байлык эченнән саркыган матурлыкка соклана, икенче яктан, аңардан курка да иде.
Кая басарга, кая утырырга белмичә җөдәде: күргәзмә залындагы кебек, бернәрсәгә дә кагылырга ярамыйдыр кебек.
– Тартынма, үз өеңдә дип хис ит,– диде Ильяс. – Мин саунаны кабызып киләм.
Юк, ул үз өендә кыланганнарны кылана алмый монда. Шап итеп диванга ава алмый, дөбер-шатыр урындык күчерә алмый... Әнә бит, нәфис күн белән тышланган диван аңа карап шәрран яра: «Миңа утырма, мин кыршылам!» «Миңа да, миңа да төртелмә, – диешә кәнәфиләр.– Без дә кыйммәтле күннән!»
Идәненә хәтле кисәтә: «Каты басма, чүәгеңне лыштырдатып атлама, имән паркетның ялтыравыгын бозасың!»
Тәнзилә, аптырап, диварга сөялгән иде, гәүдәсен корт чак¬кандай турайтты. Алтынсу төсләр йөгертелгән обой сыдырылмагае!
Бәлки, аш-су бүлмәсендә үземне иркенрәк тотармын, дип (хатын-кызның законлы урыны бит) анда кергән иде, кызгылт паласта, тәпиләрен сузып, ак мәче йоклый. «Артык җәелмә, биредә мин хуҗа»,– дигәндәй, сыңар күзен генә ачып карады да кире йомды.
– Чәй куясыңмы? – арттан Ильяс куып җитте. – Краннан агызма, әнә теге савытта чишмә суы бар.
– Соңрак эчәрбез, – диде Тәнзилә. – Мин сусамадым әле.
– Мине сагындыңмы соң? Сагыну сусаудан көчлерәк. – Ир аны кочакламакчы иде, хатын читкә тайпылды.
– Безнең якынаерга маташуыбыз,– диде Тәнзилә, кызарып.
– Мин тимерне кызуында сугарга яратам. Ишектә күренүгә үк сиңа «минеке» дип тамга суктым инде. Өйләнәм!
– Ә минем теләк чутланмыймы?
– Күзләреңнән укыдым, син дә миңа гашыйк. Нигә ояласың? Оялма!
«Сайра, тал ботагын сындырганчы сайра, сандугач»,– дияр иде хатын, каршысында башка бер тел бистәсе чиләктән иләккә су бушатса. Ә моңа ышанырга йөрәк үзе куша.
...Түгелмәсен дип, бәхет савытын сак кына күтәреп өенә кайткач та, йокламыйча уйланып ятты Тәнзилә. Ильяс күркәм ир булачак, ягымлы, игьтибарлы, тырыш. Күр, нинди чибәр йорт та төзегән. Моңарчы өйләнмәве генә сәер. Югыйсә шәһәр тулы хатын-кыз, берсе очрамаса, икенчесе очрар иде. Күрәсең, Тәнзиләнең насыйбын саклаган Ходай, һәм, көне җиткәч, икесен кавыштырган. Ильясны бары тик ул гына, ә аны бары тик Ильяс кына бәхетле итәчәк бит! Кешеләр кебек парлашып кунакка, концерт-театрларга йөрерләр. Ялгыз башың дуслар арасына да бик сыймыйсың. Шуңа күрә мәҗлес-бәйрәмнәргә дә ихластан чакырмыйлар. Ирле хатын, юан булса да, инә тишегенә сыя, ирсез хатын, ябык булса да, сыймый икән шул.
«Тимерне кызуында сугарга яраткан» кеше, гаҗәп, атна буе күзгә чалынмады. Бәла-казага тарымады микән, дип пошынган Тәнзилә аның эшенә шылтыраткан иде, чит илдә, ун көнлек командировкада, диделәр. Хатын бик сәерсенде. Ерак юлга җыенганда ярты кәлимә сүз әйтергә, һичьюгы, шылтыратырга вакыт тапмады микәнни?! Әле үзләре җитди адым ясамакчылар. Кайткач, килер, билгеле, ә Тәнзиләгә нәрсә дияргә? Үзен ничек тотарга? Үпкәсен белдерергәме яки битараф кына:
– Кайда югалдың? – дияргәме.
Ильясның кайтыр көннәре якынлашкач, ул дус кызыннан киңәш сорарга уйлады. Асия кешенең бикле күңеленә оста гына ачкыч яратучы журналист иде, Тәнзилә бутала-бутала нәрсәдер аңлатырга тотынгач:
– Син аның холкын һәм хатын-кызга мөнәсәбәтен белмисең, белсәң, утлы табада биемәс идең, – диде. – Кая адресы, әңгәмә оештырабыз, шунда барысын да ачыкларбыз,– диде.
Өч көннән Асия дустына өй ачкычы белән блокнот тоттырды.
– Кичә кайтты сөеклең. Мин киңәшмәгә чабам, өстәлдә кампитр көйләнгән, син күчереп бастыр әле. Сөйләшү кызык кына чыкты, әрәм итмим, гәзиттә бастырам, – диде.
Болай дөрес тә булмый инде... Асия аша Ильясның серен ача, имеш. Барыбер «бастырам», ди бит. Блокноттан укымаса, гәзиттән укыр иде Тәнзилә. Үзе сөйләгән, яшермәгән, димәк, дөньяга чыгарырга ярый, шул исәптән Тәнзиләгә дә белергә ярый...
Асия табибның эшенә артык кагылмаган иде. Гомерендә меңгә якын операция ясаган... Хуш, әйбәт. Чү, гаилә турында нәрсә ди? «Ир – баш, ир – хуҗа, аның һәр сүзе – закон». Үтәлерлек икән, көн дә бер закон төзеп куйсын. Ә менә монысы Тәнзилә интегеп эзләгән сорауга җавап. «Өйдә хатын-кыз – иренең күләгәсе. Аңа таләпләрем: күп сөйләшмәсен, каршы дәшмәсен, ачулы чыраен күрсәтмәсен, дык-дык басып йөрмәсен һәм беркайчан да минем белән бәхәсләшмәсен...»
Кинәт актриса үзен кабат Ильясның хан сараенда итеп күрде. Мәрмәр баскыч, зиннәтле җиһазлар, бәллүр савыт-саба... Ул, кымшанырга да куркып, бер читтә утыра. Идәнгә басса – паркет бозыла, диванга төртелсә – күне кыршыла, суласа – түшәмдәге затлы люстра селкенә... Әнә Ильяс кайтты. Ярты төн бит инде, кайда йөрде икән? Юк, сорамый, юк, бәхәсләшми Тәнзилә. Ярамый, ярамый, күләгә генә ич ул!
Күз алдына китергән күренештән хатын көлеп җибәрде. Кире авызын җыялмады, аңарда көлү өянәге кузгалган иде. Бу көлүдә җанның авыртуы да, газап та бергә укмашты. Дерелдәгән бармаклар ялгыш кампитрның башка төймәсенә баскан иде, экранда робот-кеше пәйда булды һәм инглизчә, чәт-чәт килеп, аны битәрләргә кереште. «Әллә башың эшләмиме?» дигәндәй, чигәсен дә боргычлады. Аннан кызу-кызу нидер язды да: «Укы»,– дип, шуңа төртеп күрсәтте.
– Ильяс түгелсеңдер лә, бәйләнмәле,– диде Тәнзилә.– Син хаклы, ялгыштым. Бәхәсләшмим бит инде, тик кенә торам.
Хатын, урындыгыннан егылып төшеп, идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Аңа ничек тә елыйсы килү теләген басарга кирәк иде.