Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 апрель 2021, 09:50

Азалия МИҢНЕӘХМӘТОВА. Кечкенә коткаручым

...Бүреләр һәм аюлар бу урманда яшәмиләр, дигән уй белән кызу-кызу алга таба атлыйм. Ярты сәгатьләп баргач, мин үземнең адашканлыгымны аңладым...***БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы быел да "Җанлы сүз" әдәби конкурсын оештырды. Бәйгегә килгән эшләрдән бер үрнәк тәкъдим итәбез.

Әнинең: “Син әзерме?” – дигән тавышын ишетәм. Тиз генә сумкамны аркага эләм, аш бүлмәсеннән әни ашамлык тутырган контейнерны алам һәм мәктәпкә чабам. Көн дә шул ук хәл кабатлана. Ләкин бүген мин йоклап калганмын… Ярты сәгатькә соңрак тордым.
Мин мәктәптән бик ерак яшим, ике катлы коттеджда. Шуңа күрә мәктәпкә бер сәгать буе барырга туры килә. Соңга калмас өчен бар көчемә чабам, заправканы узам... һәм абынып-мәтәлеп барып төшәм. Шулхәтле йөгереп арыганлыктан, егылу шатлыгыннан әзрәк ятып торам, үзем тирә-якны күзәтәм. Сумкам каен агачы төбендә ята.
Сикереп торып, өстемне каккалап алгач, урман яклап сукмактан барырга уйладым. Алай юл кыскарак шикелле. Бүреләр һәм аюлар бу урманда яшәмиләр, дигән уй белән кызу-кызу алга таба атлыйм. Ярты сәгатьләп баргач, мин үземнең адашканлыгымны аңладым. Нишләргә? Телефонның, һәрвакыттагыча, зарядкасы беткән. Абый белән икебезгә бер зарядник безнең. Әмма ул, нишләптер, миңа бик эләкми.
Юлны белмим, мәктәпкә барыбер соңга калдым, дип уйлап, бер нарат төбенә үземнең кофтамны җәеп утырдым һәм әни җибәргән тәмле алманы алып, авызымны гына ачкан идем… әкрен генә улаган тавыш иштелде. Бүре… Башка килгән иң беренче уй шушы булды. Сикереп торганымны сизми дә калдым! Ул да түгел, урман ягыннан бәләкәй генә бер көчек йөгереп килеп чыкмасынмы! Мине күрү шатлыгыннан әрле-бирле сикерә, койрыгын болгый. Сумкамда пешкән каз боты барлыгы исемә төште һәм мин аны көчеккә суздым. Аның тәмләп ашаганына карап, нык итеп өйгә кайтасы килүемне аңлап алдым.
Көн инде төшкә авышты. Без яңа дустым белән әле дә кайтырга юлны таба алмыйбыз. Мин инде нык арыдым. Көчек кайсы якка алып бараса, шунда бардым. Ул шатлана-шатлана чаба, мин аның артыннан йөгерәм. Һәм... Могҗиза… Мин иртән егылган урынга килеп чыктык. Шул шатлыктан, көчекне күтәреп алдым да өйгә чаптым. Өйдәгеләр мине эзләп арыганнар, елап беткәннәр. Алар безне күргәч и шатландылар. Әни көчекне үзебездә калдырып торырга рөхсәт итте хәтта. Бәлки аны берәрсе эзлидер, дип, белдерүләр элдек. Әмма аны эзләүче булмады. Моңа шатландык кына. Һәм минем кечкенә коткаручым безнең гаилә әгъзасына әйләнде.
Дүртөйле районы Мәскәү авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе – Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Фото: pixabay.
Читайте нас: