Әнүр, күзләренә зур биноклен куеп, озак карап торганнан соң, тыела алмыйча:
– Әхтәр, әнә күрәсеңме, безнең боланнар кайткан, безнең боланнар! – дип шатлыклы тавыш белән кычкырып җибәрде. – Алар арасында ят болан да бар. Ак болан. Тизрәк бул инде, Әхтәр! Ак боланның күзен бергә карыйк. Син дә биноклеңне ал. Кара әле, Әхтәр, аларны монда нәрсә арбап китерде икән? Безнең як үләннәрен үз итеп, төягебездә ак боланнар калырмы икән? Тиз бул, Әхтәр, ашык яныма! Боланнарның күзләрен карарга. Беләсең килсә, аларның керфекләре озын, карашы уйчан, сагышлы.
– Хәзер карыйм, – диде Әхтәр.
– Алар көлә дә, елый да беләләр. Үз күзләрем белән күргәнем бар. Әйе, ышан сүземә, Әхтәр! Әллә елыйсың инде?! Мин бит елаганыңны беркайчан да күргәнем юк. Син бит миңа караганда түземлерәк. Аю белән көрәшкән, аны җиңгән егет бит син. Кулыңа ал биноклеңне. Менә мин таудагы кыяга болан күзен уеп ясарга хыялланам. Ә болан күзе эченә, беләсеңме, кемнең сурәтен төшерәчәкмен? Гөлчирәнекен. Икебез генә ярата торган Актау кыясына болан күзе ясарбыз, яме!..
– Әнүр, китмә, китмә, минем янә болан күзен бик тә күрәсем килә. Әнүр, Әнү-үр! Сызгырма, тукта, ашыкма әле, Әнүр, боланнарны куркыта гына күрмә, ишетәсеңме? Синең белән сөйләшер сүзләрем бар. Әнүр, алар арасында Елгыр бармы? Безнең Елгыр үзгәргәнме? Тукта, китмә! Гөлчирә турында сорашасым бар. Исеңдәме сабантуйдагы бәйге? Синең Акмаңгаең минем Канатыма гашыйк булган иде бугай, ә? Яллары бергә үрелгән иде, безгә күрсәтмичә генә аны Гөлчирә үргән иде, ахры. Икебезнең дә атларыбыз, бер-беребезне ташлашмыйк дигәндәй, бергә килделәр, беренче урынны алдылар.
Гөлчирәне күрергә дип ашкынып, атка атланып бардым. Шунда бераз бер-беребездән көнләшеп, кызышып та киткән идек, көч тә сынашып алдык. Ни белән бетәр иде бу тарткалашу, ярый әле шунда ике атның мәхәббәтен күреп телсез калдык. Безне, бәлки, ике атның әнә шул мәхәббәте мәңгегә дуслаштыргандыр. Гөлчирә синең белән калды. Ышан, мин сиңа беркайчан да хыянәт итмәдем, ышан... Гөлчирәү... – дип кычкырып жибәрде Әхтәр һәм шул уңайга уянып та китте.
Оеган аякларын яздыра алмыйча озак җәфаланды. Таш төрмәнең тынчу, бер кешелек караңгы карцеры Әхтәрне исертсә дә, йокысыннан айнытмады. Ул, янә күзләрен йомып, төшнең дәвам итүен теләде... Кинәт аның дусты Әнүр озын керфекле ак боланга әверелде. Ак болан исә, Әхтәрне көтмичә, кояшлы урманга кереп югалды. Әхтәр караңгы тау итәгендә үзенең биноклен эзләде. Әнә, Ак болан аны үзе артыннан урманга әйди. Әхтәр, кулларын сузып, аның белән сөйләшергә теләсә дә, болан телен онытты да куйды. Ни булган соң аңа, ни булган? Йә, Ходай, нишләп аның тавышы беткән? Ул Әнүр белән кечкенәдән хайваннарны яратып, кошлар телен өйрәнеп үсте, сызгырып сөйләште, сайрый да белә иде. Урмандагы һәр кош оясын таный иде икесе дә, чөнки Әхтәрнең картәтисе Азнагол бабай – Урман каравылчысы. Ә алар – урман кочагын татыган егетләр. Хезмәттән кайткач, икесе дә берьюлы күрше авыл кызы Гөлчирәгә үлеп гашыйк булдылар.
Көтмәгәндә олы, зәңгәр хыяллары караңгы төн белән алмашынды. Кайда соң ул дөреслек, кайда? Шул сорауларга Әхтәр караңгы, юеш, салкын камерада җавап эзләде. Таба алырмы икән? Таш стеналарны җимереп, ничек дөреслекне табарга? Их, күңеленең әрнүләре, күңеленең иңрәүләре...
Күзләрен йомып онытылса, Ак боланга әверелгән дусты Әнүр белән очрашты, ә күзләрен ачса, караңгылык пәрдәсенә төренде, куркыныч, җанны изә торган шомлык үз кочагына алып, күңелен камчылады. Ул, тешләрен кысып, бар булмышыннан ярдәм сорады. Бу газаплы коточкыч озын көннәр белән төннәр куркыныч, шомлы төш кенәдер, дип уйларга, газаплы уйларыннан кансыраган җанын тынычландырырга тырышты. Хәтта үз-үзенә ышанмыйча, төрмә камерасының юеш стеналарын куллары белән кабат-кабат капшап карады. Ниләр генә диеп иңрәсә дә таш стеналар телсез иде. Шулай да таулар, урманнар иле белән сөйләшү үзе бер бәхет, бетмәс-төкәнмәс байлык бит ул шушы минутларда, дип уйлады Әхтәр.
Салкын стенага терәлеп, янә күзен йомды, янә уйларга чумды. Әнә, күз алдында таныш куаклар арасыннан үзенә төбәлгән болан күзе, ә болан күзендә – Әнүр. Коткарыгыз, бөтенләйгә боланнар белән китсә, ниләр генә эшләрмен? Әхтәр, соңгы тапкыр ярдәм сорагандай, тимер ишеккә сугарга тотынды. Ә үзе бары бер генә сүзне кабатлады: «Әнүр, Әнүр...»
Камераның ике катлы тимер ишегендәге авыр йозакны ачканда Әхтәр, яртылаш аңын югалткан килеш, идәнгә егылды. Дежурда торган врач, халатының соңгы төймәләрен каптырып, муенына элгән ак маскасын кесәсенә салды да, тар камера идәнендә яткан көчле, чибәр егетне күргәч, сокланып: «Вәт егет, Тарзан, Урал батыры», – диде. Аңын югалткан Әхтәргә иелеп, аның кан тамырын тикшерде. Кесәсеннән мамык алып, нашатырга манды да, егетнең борын төбенә якын китерде.
...Әхтәр янә үзенең урман итәгендәге мең төрле чәчәкләрне иркәли-иркәли сыйпап, иснәп йөри иде. «Бу нинди иссез чәчкәләр соң? Нигә алар шулай төссез? Нигә?» – дип тирән тын алды да, күзен ачып, аптырап калды: камера яктырып киткән, янында ак халатлы врач басып тора.
– Нәрсә булды сиңа, егет кеше? – дип сорады ул.
Әхтәр яртылаш исерек кеше сыман:
– Ярый чәчәкләрнең төсе, исе бетмәгән, врач иптәш. Югыйсә бу боланлы дөньяда нинди генә ямь калыр иде? Ярый әле бу – төш, төш кенә, – дип пышылдады.
Ә камераның ишегенә сөялгән какча буйлы прапорщик:
– Бу саташа, бума чирле, ахры, аны психик авырулар яткан бүлеккә күчерергә кирәк, доктор. Гел болан күзе дип саташа, төш күрә. Болан ите ашап үскәнгә шулай таза ул, кабахәт җан, үгез кебек бит, карагыз әле! Үзенең дустын болан дип аткан, юри аткан, кызы өчен аткан, диләр. Аның үзен атарга кирәк, – дип, лачт итеп читкә төкереп куйды.
Әхтәр «аткан» дигән сүзләрне ишеткәч кенә айнып киткәндәй хис итте үзен. «Ничек инде дустымны, җан дустымны мәңге онытылмас Гөлчирә өчен атыйм ди?.. Тукта, тукта, мин бит Әнүр белән болан көтүендә йөри идем. Кулымда корал юк иде бит, ә рәсем ясау өчен пумала һәм буяулар гына иде. Ә нигә соң мин монда әле? Ни булды соң? Кем гаепле?»
Исеректәй чайкала-чайкала камерадагы эскәмиягә барып утырды да ике кулы белән башын тотты.
Врач чыгып, авыр ишекләр сыкрана-сыкрана ыңгырашып ябылгач, тынчу бүлмәдә караңгылык урнашты. Гәүдәсен басып изәргә торган таш стенаны җимереп, онтаклап ташлыйсы килде. Ләкин кулын күтәреп бер генә хәрәкәт ясарлык та хәле юк иде. «Без бит Әнүр белән икәүләп урмандагы җанварлар дөньясында үз кешеләр идек. Кышкы чатнама салкыннарда, җәйге челләләрдә шул мәхлукларга ярдәм кулы сузучылар идек, – дип уйлады. – Ни өчен шулай килеп чыкты әле?» – дип җәфаланды карцердагы яшь егет.
Әхтәр, камераның таш стенасына карап, бик озак үрсәләнеп ятты. «Без бит кешеләр, нигә бу дөньяда ышаныч дигән нәрсә юк соң? Нигә мине карцерга ябып, сакчылар куярга? Мин юлбарыс яисә бүре түгел бит. Без, кешеләр, хәтта ерткыч хайваннар капканга эләккәндә дә аларга ярдәм кулы сузабыз. Нигә бу читлек?»
Аның уйларын бүлеп, янә тимер ишек ачылды. Ишек читлеге аша гына тимер савытта өстенә пешкән балык салынган бодай боткасы, юка гына итеп маргарин ягылган ярты кисәк икмәк һәм бер кружка компот китергән санитар: «Мә, ал, аша! Ничәнче көн инде бер тәгам ризык капканың юк», – дип карлыккан тавыш белән сөйләнә-сөйләнә азык сузды. Әхтәр санитарның нәрсә әйткәнен әллә аңламады, әллә үзенең уйларын бүлдергәнгә ачуланып, арты белән борылып утырды. «Не хочешь, не надо, значит, голодуешь? Пиши заявление!» – диде санитар, ни әйтергә дә белмәгәч. Ул ризыкны таш идәнгә беркетелгән кечкенә өстәлгә куйды. Ямьсез тавышлы прапорщик: «Ничего, он жирный, ачыкса – ашар әле», – диде дә ачуланып, авыр ишекне ябып, шыгырдатып бикләп куйды.
Янә шомлы тынлык урнашты. Бераз вакыт үткәч, ишек янындагы раковинадан шыбырдап су ага башлады. Әхтәр, кранга якын ук килеп, иелеп су эчәргә кереште. Тау чишмәсенең суын эчкәндәй, бераз онытылып торды.
Кызганычка каршы, су озак акмады, кинәт туктап калды. Менә ул ишек артында кемнеңдер сызгыруын ишетте. Бу бит аның телендә, аңа таныш көйне көйләп сызгыра. Бәлки, ул минем белән сөйләшер, дигән өмет туды Әхтәрнең күңелендә.
...Янә суд эскәмиясенә утырырга. Ничек бар, шулай сөйли. Нигә соң ышанмыйлар, кат-кат сорап җанны телгәлиләр. Тугыз ел бит, тугыз ел! Бәлки, ул гөнаһсыз боланга, аның дустына кул күтәргән кеше иректә йөридер, иректә? – дигән сорау янә газапларга тотынды Әхтәрне. Үзен-үзе белештермичә, бар көчен җыеп, камераның таш стенасына сугарга кереште. Суккан саен стенаның һәрбер ташы аңа боеккан болан күзе белән сагышлы караш ташлагандай тоелды. Ул, хәле бетеп, сүзсез генә камераның караңгы почмагындагы тимер торбаларга беркетелгән һәм тактасы ярылып, араланып беткән агач эскәмиягә барып утыргач кына, беләге буйлап җылы кан акканын тойды. Моңа аның әлләни исе китмәде. Кинәт, нидер югалткандай, тирә-ягын капшанырга тотынды. Буй җитмәслек биек, бәләкәй тәрәзәдән караңгылык пәрдәсен ертып якты нурлар агылды. Бу нурлар Әхтәрнең карашын аяк астына әйдәде. Ул шунда яткан шырпы кисәген үрелеп алды да, эскәмиянең ничәмә еллар буена пәке белән уелып исемнәр, еллар, айлар, көннәр язылган тактасына, шырпы белән беләгеннән тамган канына манып, үз телендә: «Болан күзле Әнүр, хуш! Гөлчирә, онытмам сине!» – дип язып куйды. Аны камерадан алып чыгып киткәндә бу сүзләрне агачка сеңдергән кан кибәргә дә өлгермәгән иде әле...