Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 апрель 2021, 22:29

Табут. Марат КӘБИРОВ.Хикәя

Ә йокы бүлмәсендә, киң караватның нәкъ Нәгыйм йоклый торган төшендә, авызын киң ачып, кара төстәге буш табут тора иде.

Уфаның бу бистәсендә дә башкаларындагы кебек чуар халык яши иде. Берәүләре очын очка ялгап җан асрый, икенчеләре балда-малда йөзеп байлык туплый, һәм боларның берсе дә тыныч күңел белән яши алмый иде. Беренчеләре ярлылыктан арыну турында уйланып башын катырса, икенчеләре караклардан, адәм талаучылардан дер калтырап гомер сөрә, шул куркуларын бераз киметү өчен, бозау зурлык этләр асрыйлар иде.
Кичке якта урамнар, йорт аллары эт иярткән кешеләр һәм кеше иярткән этләр белән мыжгып тора. Ул этләр үзара сугышып китсә, хуҗаларының йөзендә алыш дәрте кабына, алар ярсу көярмәнгә әйләнәләр иде. Ә инде яраткан мәхлуклары җиңеп тә чыкса, алар горурлыкның үзенә әверелә. Гомумән, янында эте булган адәм үзен башкалардан бер башка югарырак хис итә. Беренчедән, ул синең матди хәлеңне күрсәтә, икенчедән, эт ул – кодрәт, таяныч. Бер ым кагу белән, дошманыңны ботарлап ташларга әзер торган хайван янында кеше үзен КЕШЕ итеп тоя.
Ә үзләре эт асрамаган бәндәләр боларга нәфрәт белән карый. Бигрәк тә урам буенда уйнаган балалары өчен борчыла. Маэмай, тешләмәгән хәлдә дә, сабыеңны куркытып чиргә сабыштырырга мөмкин, һич югында... Нәниең күпме генә газиз булмасын, аның эт тизәгендә аунаган киемен юу әлләни зур ләззәт бирми. Шул ук вакытта, үз гаиләсен дә туйганчы ашата алмаган адәмгә, кемнеңдер этен затлы-татлы ризыклар белән сыйлавы коточкыч гаделсезлек булып күренә, ачуын кабарта иде. Шулай булса да, бу халык үз нәфрәтен ачып салырга ашыкмый, чарасыз сабырлык белән яши бирә иде.
Бер подъездда яшәүче Нәгыйм белән Әүхәт икесе ике төркемгә карасалар да, очрашканда исәнлек-саулык сорашып, дус-тату гына гомер сөрә иде. Әүхәт бозау зурлык этен сөйрәп подъезддан чыга, сөйрәлеп эштән кайтып килүче Нәгыймне күреп, ирененә мыскыллы елмаю куна, әмма күршесе якынаюга колачын җәеп дигәндәй сәлам бирә. Нәгыйм дә алчак йөзен кызганмый. Әмма Әүхәт машинасына кереп утыру (белән (үзеннән бигрәк, этенең . арткы урыннарга җәелеп урнашуы белән), чыраена ачуы бәреп чыга.
Ярлының байга нәфрәте, күршенең күршедән көнләшүе дөнья яралганнан бирле килә, һәм ул дөнья беткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Нәгыйм белән Әүхәт тә тыштан ялтырап, эчтән калтырап шулай озын-озак дус-тату гомер итәселәр иде.
Әмма көтмәгәндә-уйламаганда юп чыккан бер вакыйга бөтенесен дә җимерде дә ташлады. Барсына да Нәгыймнең биш яшьлек улы сәбәпче булды. Ял көне иде бу. Урамда августның салкынча яңгыры сибәли. Мондый вакытта балаң урамга уйнарга чыктымы – кер юу машинаңны әзерләп куй. Шуңа да әнисе улын өйдә генә тотты. Иртәдән бирле «урамга чыгасым килә» дип такылдаган малаен «яңгыр туктагач уйнарсың» дип юатты. Тирә-якны томалап вак-вак сибәләгән яңгырның тиз генә үтмәячәген белә иде ул. Әмма кичке алтылар тирәсендә болытлар таралды, хәтта кояш та яңа гына уянган сыман томанлы күзләре белән җиргә бакты.
– Әни! Яңгыр туктады! – дип сөрәнләде шуны гына көткән малай. Ул арада урам буенда йөрүче бер-ике бала да күренде.
– Әнә, Артур да чыккан, Эльмир да чыккан,– дип чәбәкәй итте малай,– мин дә...
Башта каршы килергә теләсә дә, улының инде аякларына киеп өлгерүен күреп, әнисе тыелып калды. Йөрсен, әйдә, бүген барыбер кер юасы бар иде.
Улы чыгып сызуга вак-вак эшләр белән булашкан арада сәгатькә дә күз салып алды. Ире һаман юк. Төш вакытында ук мунчага дип киткән иде. Чират зур микән, әллә берәр иптәшен очратканмы? Хәер, ничек кенә булса да бераз тамак чылатып кайтачак инде ул, пинжәгенең яшерен кесәсендәге унлыкны эләктергән. Ярар, ул көн дә бәйрәм итми, әйдә, артыграк җибәрмәсә, зарар юк.
Нәгыйм артыгын гына түгел, ә бөтенләй салмаган иде. Кесәсендәге бөтәрләнеп беткән унлыкны учына йомып прилавкаларга күз аткалады атуын да, тик акчасын жәлләде. Болай да җитми әле, ичмасам, берәр файдага тотыныр. Тиздән менә улының туган көне. Болай уйлаудан аңа рәхәт булып китте, чынлап та, бераз кысыбрак тотканда, акчаның рәхәтен күреп була түгелме соң? Тәмәкене дә ташларга кирәк. Шулай уйлап, улына су сиптерә торган пистолет сатып алды.
Күптән кызыгып йөри иде, туган көненә бүләк итәр. Малаеның ничек сөенәчәген күз алдына китергәч, үзенең дә күңелен шатлык ялмап алды, адымнары җиңеләйде. Өйләренә килеп җиткәндә акчаны ничегрәк файдалы тотыну хакында уйлана иде ул. Кинәт колагына үзәк өзгеч тавыш килеп бәрелде. Күтәрелеп карауга йорт алдында аунап яткан улын, аның янында ырылдап торган таныш этне күреп, тәне эселле-суыклы булып китте. Ул кулындагы сумкасын ыргытып, улы янына йөгерде.
Эт урыннан да кузгалмыйча бер малайга, бер Нәгыймгә гаепле кешедәй ялварулы карап утыра бирде. Нәгыйм улын күтәреп алганда гына мескеннәрчә ырлап куйды.
– Тешләде-е-е, – дип үкседе малай, кара-кызыл төскә кергән күлмәк җиңенә ымлап. –У-у-у, авырта-а-а...
– Котырттыңмы соң әллә?
– Юу-ук, ул үзе-е-е, үзе-е-е...
Малай алдый иде.
Нәгыймнәрнең өендә этләр һәм аларның хуҗалары турында сүз еш була. Андый сөйләшүләр малайның да колагына керә иде. Әти-әнисенең сүзләреннән аның биш яшьлек акылы зур гәүдәле этләрнең барысы да начар, чөнки алар безгә тиешле тәм-томны ашый, урлашып һәм хәрәмләшеп баеган бәндәләргә табына, дигәнрәк нәтиҗә ясый иде. Шуңа күрә дә Әүхәт абзый беренче катта яшәгән бер танышына кереп, эте ялгыз калу белән, бу начар җан иясен акылга утыртмакчы булып, кулына күсәк алды.
Аның сүзләренә ышанды Нәгыйм, чөнки ышанырга тели иде ул. Малайның ярасы әлләни зурдан түгел иде, атна-ун көндә эзе дә калмаячак. Әмма Нәгыймнең күңел ярасы тирән иде. Гомер буе тир түгеп тә җитеш тормыш күрә алмавы, үзенең кемнәрдер тарафыннан алдану-талануларга чыдап яшәве һәм башка бик күп гаделсезлекләр озак еллар буена салган җәрәхәтләрне шәрран ачып ташлады әлеге хәл. Әүхәтнең һәм башка шуның ише тагын бик күпләрнең тәкәббер кыланышы, мәсхәрәле карашы, икейөзле елмаюлары күз алдына килеп басты. Үзе генә нужа бабай астында яшәү җитмәгән, хәзер изелү-кимсетелүләр улына күчә. Ул да гомерен шулай әтисе кебек үткәрер микәнни инде? Шушы уйлардан туган ачы нәфрәт үч алу теләге уятты. Ул кечкенә, әмма һавадагы тузан бөртеген дә бер селтәүдә икегә ярырдай үткен балтасын тотып, подъезд алдына юнәлде.
Акыллы эт хуҗасын көтеп һаман үз урынында утыра иде...
Әүхәт танышында озак кына торды. Уртак эшләре бар иде, шуны аткару турында җентекле план кордылар. Уйлары тормышка ашса, мул гына сумма кесәләренә керәчәк. Шуңа да күтәренке кәеф белән чыкты ул иптәшеннән. Шатлыгын тизрәк кем беләндер уртаклашасы килде.
– Лимон! Лимон! – дип чакырды ул мәйданчыкка чыгу белән. Этнең тавыш-тыны булмагач, йорт алдына атлады. Этнең канга баткан гәүдәсен күрүгә ни уйларга, ни кылырга белми катып калды. Лимонның, акыллы, шаян, көчле Лимонның менә шулай кан эчендә ятуына ышана алмады ул.
Лимон затлы нәселдән булган зирәк эт иде. Гади эшченең ике айлык хезмәт хакына җитәрлек акчага бер танышыннан сатып алган иде аны Әүхәт.
– Алдамыйм сине. Менә күрерсең, мондый алтын өчен бу бәя генә аз әле. Сиңа дус итеп кенә, – дигән иде танышы. Тәү күрүгә үк күңеленә ошагач, Әүхәт сатулашып тормады. Әмма көчек үз бәясен азсынды, ахыры, кайткан көнне үк фәлән миллионлык коверны пычратып бер эшкә дә ярамаслык хәлгә төшерде. Хатынының за¬лы тунын өзгәләп ыргытты, импортный итеген чәйнәде. Шулай итеп, үз бәясен бер җиңел машина хакына күтәреп куйгач кына тынычлана төште.
– Ха-ха-ха... – дип чын күңелдән хахылдады саткан танышы, Әүхәтнең ризасызлыгын ишеткәч. – Бу гына пүчтәк. Бераз үссен әле, бише белән кайтарачак. Күрерсең менә... Но өйрәтергә кирәк инде бераз... Ә исемен Лимон дип куш син аңа... Ха-ха-ха...
Сүзләре дөрескә чыкты да. Бераз үсә төшкәч, тәртипкә дә өйрәнде, иң тугры һәм ышанычлы сакчысы да булды. Әүхәтнең мөлкәтен генә түгел, ә гомерен саклап калган чаклары да бар иде хәтта.
Шул Лимон менә кара кан эчендә ята. Әүхәт аның гомерен саклый ала алмады. Ул чүгәләп этенең канлы маңгаеннан сыйпады. Җилкәсе, муены, кабыргалары үткен балта белән чапкаланган. Бу кадәр ерткычлыкка кемнең кулы барды икән? Кем үтерде икән Лимонны? Ни өчен? Әүхәтнең акылы бу сорауга җавап эзләп чәбәләнде. Бу, һичшикшез, эшкуар көндәшләренең эше инде. Әүхәтне өркетергә телиләрме? Тик ни өчен бу кадәр ерткычлык? Нигә атып кына үтермәгәннәр? Безнең белән шаярма, бу хәлнең синең белән дә булуы бар диюләреме? Лимон ни сәбәпле шулай бик тиз бирешкән? Югыйсә, ул куркынычны әллә каян тоя торган сизгер җан иде бит. Димәк, монда Әүхәтнең үз әйләнәсендәгеләренең кулы уйнаган. Ачыкларга, тиешле чара күрергә кирәк.
Әүхәт яралы дустын яудан алып чыккандай Лимонны сак кына күтәреп авыр адымнар белән фатирына атлады. Лимон аның тугры дусты, көрәштәше, таянычы иде.
Менә ул юк... Ниндидер ике аяклы ерткыч аның башына җиткән.
Ишекне ачып җибәрү белән агарынып өнсез калган хатынына да игътибар итми залга узды Әүхәт. Лимонны идән уртасына салды да хәлсезләнеп креслога ауды. Аның өчен, гүя, дөньяның мәгънәсе югалган иде.
Бераздан хатынның калтыранып сулкылдавы ишетелде. Тавышка йөгереп чыккан алты яшьлек улы келәм уртасында яткан Лимонны күреп бер мәлгә катып калды, аннан соң ачыргаланып эткә ташланды да аның канлы муеныннан кочаклап үбә-үбә ярсып еларга тотынды.
– Ли-мо-оон! Ли-и-мон! Ниш- ләт-те-ләр си-не, Ли-мо-о-он-н... Үл-мә ин-де, Ли-мо-он. Терел инде, Ли-мо-он! Әт-ти, әт-ти-и...
Әүхәт улының бу кыланышын әрнеп күзәтте, әмма аны ничек юатырга, ничек тынычландырырга да белми иде ул. Үзе дә аның хәлендә инде, юк аннан да авыррак халәттә иде ул. Йөзендәге мускуллары тартышып-тартышып куйды, төйнәлгән кашлары астыннан караган күзләре сагыш, әрнү, нәфрәт чәчте. Бераздан аның йөзе яуланмас кальгага, күзләре боз диңгезенә әйләнде. Ул урыныннан авырлык белән кузгалып телефонга юнәлде.
– Ике табут кирәк,– диде кырыс тавыш белән.– Лимонны үтергәннәр. Подъезд алдында. Үтерүчене табыгыз.
Өйдәгеләр кинәт килгән кайгының тәүге шаукымын үткәреп, бераз тынычлана төште. Әүхәт инде үзен кулга алып, юынып, киемнәрен алыштырып өлгергән иде. Кыңгырау шалтырады. Табут китерделәр. Лимонның гәүдәсен залдагы келәмгә төреп табутка салдылар да, хуҗалары соңгы тапкыр хушлашкач, өйдән алып чыгып киттеләр.
– Икенчесе кайда? – дип сорады Әүхәт килгән егетләрнең берсеннән.
– Тегендә. Анысы үтерүчегәдер бит инде?
Әүхәт дәшмәде. Бераздан кырыс кына сорады:
– Кем?
– Җитдиләр арасында юк. Тикшердек. Бәлки, очраклы хәлдер?
– Очраклы хәл?! – диде ул, һәр иҗегенә басым ясап.
– Гафу итегез... Тиздән ачыкланыр.
– Барыгыз. – Монысын ул әтиләрчә ягымлылык белән әйтте. Егетләрнең эшеннән канәгать иде.
Димәк, көндәшләренең эше түгел. Бәлки үз хезмәткәрләре арасыннандыр? Әүхәт күңеленнән генә иң якын кешеләрен барлады. Ләкин бер кемне дә аерып алалмады, шикләнсәң барысыннан да шикләнергә, ышансаң ышанырга мөмкин, һәр солдатның кесәсендә генерал погоны ята.
Телефон шалтырады. Трубканы алып бераз торуга Әүхәт бөтенләй үзгәрде. Ул гаҗәпләнүнең үзе иде.
– Кем? – дип сорады ул үз колакларына үзе ышанмыйча. – Безнең Нәгыймме?! Аскы каттагымы? Малаен? Ярый.
Соңгы сүзен ул бөтенләй тыныч тавыш белән әйтте. Әле генә ишеткәннәре Әүхәтнең аңына сыймый иде. Аның белән бер подъездда яшәгән Нәгыйм, мескен генә бер бәндә... Гомере эчендә бер егетлек эшләргә дә тәвәккәллеге җитмәгән бозау ир... Ни үзен, ни гаиләсен карый алмаган бер булдыксыз... Бу чынлап та Әүхәтнең башына сыймаслык хәл иде. Бу Лимонны яңа туган бозау сөзеп үтергән, яисә, песи талаган дигән кебегрәк яңгырый иде. Ләкин Лимон үлгән һәм аны Нәгыйм ерткычларча үтергән. Ни өчен? Лимон аның улын тешләп алган. Ни өчен? Ул бит үз подъездында яшәгән бер генә кешегә дә тими, аларны ничектер үзенеке итеп карый, дус күрә, аларга ышана иде. Ә бала-чагага бөтенләй зыян итми иде Лимон. Алар белән уйный, шаяра. Әмма тырнамый да, тешләми дә иде. Бәлки, Нәгыймнең улы аңа үзе барып ябешкәндер. Әйтик, таш ыргыта яки чыбык белән тондыра. Лимон бер түзә, ике... һәм... Мәхлук бит ул.
Икенче табутны үтерүче өчен сораткан иде Әүхәт. Лимонның башына җиткән кеше үзе дә гүрдә ятарга тиеш! Ул моны гадел хөкем дип карый һәм үз уеннан кире кайтмаячак иде.
...Табутта Нәгыймнең үле гәүдәсе ята. Кара кайгыдан хәлсезләнгән хатыны әле һаман да үксеп-үксеп елаган улын кочаклаган да калтыранган куллары белән аның башларыннан-битләреннән сыйпый, тынычландырырга тырыша... Ә Нәгыйм ята. Аңа барыбер...
Моны күз алдына китерүдән Әүхәт үз-үзеннән чирканып куйды. Юк, Нәгыймнең хатынын, баласын кызганудан түгел. Ул урам буенда нәни балаларны кыйнап йөргән пәһлеванны, тычкан белән алышучы арысланны уйлады. Нәгыймне үтерү – аның үзе кебек мескеннәргә генә мөмкин булган түбән һәм чиркангыч нәрсә. Әүхәт моны эшләсә, үз үзен ихтирам итүдән туктар иде. Әүхәт – арыслан, ул тычканнар белән түгел, ә үз тиңнәре белән алышыр һәм җиңәр өчен туган. Ә Нәгыйм нәрсә? Яшәсен әйдә. Төптәнрәк уйласаң, аның гомере үзе үк җәза түгелмени? Шунда Әүхәтнең башына кызык фикер килде, ул хәтта сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды...
Нәгыйм үзенең нинди хәтәр гамәл кылганын соңарып кына аңлады. Болай итәргә ярамый иде. Әүхәт ишеләрдән үч алуы өчен сөенүен курку хисе алыштырды. Андыйларга ышаныч аз, көтмәгәндә-уйламаганда үтереп ташлаулары, кыйнап имгәтүләре бар. Балаңа яки хатыныңа зыян салырга да күп сорамаслар. Юкка гына бәйләнде әле ул. Югыйсә, улының ярасы яра дип әйтерлек тә түгел бит. Чынлап тешләмәгән инде ул, чынлап тешләсә өзеп тә чыгарыр иде.
Ләкин моның өчен генә үкенмәде ул. Үзе иң явыз җәлладларча үтергән эт кызганыч иде аңа. Карышса, сугышып маташса да алай ук булмас иде әле. Гаепле кеше сыман мөлдерәп карый иде бит ул. Нәгыйм балтасын күтәргәч тә, качырга, каршылык күрсәтергә ниятләп тә карамады. Әйтерсең лә үзенең җинаять эшләгәнен белә, үкенә һәм теләсә нинди җәзаны да кабул итәргә әзер иде. Нәгыйм үзен иң аяусыз, иң кабәхәт, иң хы#янәтчел бер бәндә итеп тойды. Нәгыйм кебекләрнең җитешсез тормышында, ярлы һәм бай кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә бу этнең ни гаебе дә, ни гөнаһасы бар иде инде?!
Ул үз-үзенә урын тапмады. Җанын әрнү һәм үкенү өзгәләде. Кылган хатаңны төзәтеп булмаячагын аңлау ут өстенә ялкын өстәде. Әле этнең мөлдерәмә тулы, эчкерсез карашлары, әле канга батып тартышкан гәүдәсе күз алдына килде. Бер гаепсез эт бит, бер гаепсез эт... Шул (мәхлук урынына Әүхәтнең үзен үтерсә дә болай булмас иде, билләһи...
Нәгыйм төнне йокысыз үткәрде. Ә иртәсен өчесе өч якка, улы бакчага, хатыны белән үзе эшкә киттеләр. Эштә дә шомлы уйлардан арына алмады. Кылган җинаяте өчен Әүхәт үч алыр, ул үч алмаса, Ходай Тәгалә җәза бирер сыман тоелды. Төш узуга башы тубалга әйләнде, күз алдында төрле төстәге ут шарлары биеште. Эш эшләрлек рәте юк иде аның, авырып торам бугай дип, китәргә рөхсәт сорады.
Өенә кайткач, йокы даруы эчеп булса да, бераз онытылып, хәл алып торыр. Югыйсә, гел болай уйланып, якты дөнья белән бәхилләшүең дә бар.
Подъездга җиткәч, адымын тизләтте. Әүхәт белән очрашудан да, җинаять урынында асфальтка таралып каткан канны күрүдән дә курка иде ул. Лифт төймәсенә басты, әмма аның төшүен көтеп тормыйча, баскыч буйлап йөгерде. Тыны кысылды. Калтырана-калтырана ишекне ачты. Бер нәрсәгә дә игътибар итмәстән ваннага кереп, битләрен юды. Ничектер җиңелрәк булып китте. Кухняга керде. Шүрлектән үзенә кирәкле даруны алып, берничә төймә капты,аны салкын су белән йотып җибәрде. Йоклап алырга кирәк. Йокларга, ял итәргә. Даруның хикмәтеме, буыннары йомшара, тәне изри башлады. Йомшак түшәккә аву нияте белән йокы бүлмәсенең ишеген ачты. Ачты да шундук шып туктап коточкыч тавыш белән кычкырып җибәрде. Бүлмә ишеген шапылдатып ябып, залга ташланды. Буыннары тартмаудан чайкала-чайкала бер-ике адым атлады да идән уртасына сузылып төште. Бераздан гырлау тавышы ишетелде. Ул йоклый иде.
Ә йокы бүлмәсендә, киң караватның нәкъ Нәгыйм йоклый торган төшендә, авызын киң ачып, кара төстәге буш табут тора иде.

Фото: dom-angelov92.ru
Читайте нас: