Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 апрель 2021, 10:55

Мәгъсум ХУҖИН. Przyiaciqlka. Хикәя

Яшьлегеңне сагынган чакта ялгышуың да ихтималдыр. Һәм мондый ялгышу гөнаһ саналмыйдыр.

Ял итәргә мин Ялтага гына барам. Моның сәбәбе онытылмас хатирәләр белән бәйле түгел, сәбәп бик гади – еракка китеп беренче тапкыр ял итүем шушы мөлаем шәһәрдә булды, һәм шул ягымлылыгы аннары ялга бүтән җиргә йөрергә ирек куймады. Туган төбәгемне күрергә ашыккандай киләм мин монда. Шуңа күрә алданрак – ял итү вакытым башланудан берничә көн элегрәк тә баргалыйм. Быел да шулай иттем, өч көнгә алдан килдем. Фатир эзләмәдем, авырлык белән генә иң мәртәбәле “Ореанда” кунакханәсенә урнаштым. Ноябрь бетеп килсә дә, анда чит ил кешеләре генә яши иде бугай, көз-кыш айларында да әйбәт мосафирханә үзебезнекеләргә бик тәтеми.
Көндезге унике тулар алдыннан ресторанда тамак ялгарга исәп иттем, аннары кичкәчә шәһәрдә (сагынылган!) йөрергә иде ниятем. Ишекне бикләгәндә, күрше бүлмәдән бер ханым чыкты, безнең күзләр очрашты, аның турырак сызылган кара кашлары сикереп куйды, һәм ханым башлап исәнләште. Кунакханәнең бормалы коридорында, кайсы якка барырга белмичә, басып калдым – кунакханә лабиринтына ансат кына төшенмәле түгел иде.
– Ресторанга барасызмы? – дип сорады ханым.
– Шулай иде дә...
– Әйдәгез. Бу якка.
Инде аеры-йоры утыру уңайсыз тоелды, һәм ханым тәкъдимемә каршы төшмәде. Шөкер, килгән генә көн, кесә буш түгел, бер ханымны бер тапкыр сыйлаудан гына саекмас.
Кара озын чәчле (аны ул ике толымга үргән, җилкәсенә салган мамык шәленнән толым очлары күренеп тора), якты күзле (бәлки, озын кара керфекләре янәшәсендә күзләре елтырлыгы җетеләнәдер), җитез хәрәкәтчән (әмма кабаланучан түгел) бу ханым Польшадан килгән икән. Урысча әйбәт сөйләшә, тел галимнәре әйтмешли, чыжылдаучы тартыкларында полякча яңгыраш сизелә сизелүен – бу авазларны без аларча җырлатып яңгырата атмыйбыз. Исемен сорагач.
– Пани, дип эндәшегез, – диде.
– Әмма бу мөрәҗәгать итү сүзе, исем түгел.
– Әмма, пани, дигәч, исемне әйтү мәҗбүри дә түгел, – дип минем сүзләрне кабатлап ук диярлек җавап кайтарды ул. – Өстәвенә миңа шулай эндәшүләренә әле күп вакыт узмады, чын панига әйләнә башлавыма ике генә ел. Ә сез кайдан? |
– Казаннан. Татарстаннан.
Ул миңа бик озак төбәлеп карап торды, шуннан соң гына җиңелчә елмайды, һәм алсуланган бит урталарында нәни чокырчыклар күренде.
– Татарчам начар, – дип мине гаҗәпләндерде ул, күзләрем маңгаема сикереп менде бугай, шуңадыр сүз әйтә алмадым. Халәтемне күреп, Пани тагын елмайды. – Аз белә татарча, – дип уйланып калды, аннары: – Аз беләм, – дип төзәтте.
Пани Пенза ягында туган, соңрак Беларусьта яшәгән. Хәрбиләр гаиләсеннән, әти-өнисе – поляклар. Татарчага Пензада яшәгәндә өйрәнгән. Ул моннан ике ел элек Польшага киткән, туганнары монда калган. Хәзер Пани туган иленә сәяхәткә кайткан.
Ресторанда акча түләргә җыенгач, Пани кул хәрәкәте белән генә мине тыйды һәм долларлар чыгарды.
– Мин түли, – дип елмайды ул, аның елмаюында серлелек сизелде. – Мин сез бурыч... – Карышсам да, Пани ирек куймады, күзләре уйнаклап, зәһәрләнеп алды хәтта. – Мин сезгә бурыч... дип кабатлады.
Нинди бурычы булырга мөмкин иде аның миңа. Әлбәттә, ул бурычлы түгел һәм була да алмый, чөнки минем аны беренче күрүем иде. Ярар, Паниның шаяртуыдыр, дип уйладым, әллә ресторанда сыйлану бурычын аңа мулрак итеп кайтарырга мәҗбүр булырмынмы – күңелне шундый корт та тешләде. Әмма фаҗига ясамыйк – килгән генә көн, хәзергә кесә төбе күренми. (Акча турында мондый уйларымның бик тә чамалы булуын соңыннан төшендем лә соң...)
Ресторан минем' бүлмә ягында иде. Ишекне ачканда, Пани янымда басып торды, һәм мин аңа бүлмәмә керергә ишарәләдем.
– О-о,–диде ул, – сезнең монда бик иркен икән! Ике бүлмәме?
– Өчәү бугай, – дидем һәм сул, дивардагы ишекне каплаган калын пәрдәгә күрсәттем. – Анысына кереп карамадым әле.
Пани бу сүзләргә игътибар итмәде, уртадагы өстәл яныннан урындыкны тартты, аның терәлгеченә мамык шәлен куйды да, сул терсәге белән өстәлгә таянып:
– Каршыма утырыгыз, – диде. – Ләкин якын утырмагыз. Арабыз ерак кирәк. Минем хакта начар уйларга мөмкин табылмасын.
Хатын-кыз белән икәүдән генә калгач, җебеп төшү гадәтемне, мине күңелне чеметмичә генә идарә итәргә кирәклеген төшенгәндер, күрәсең, Пани. (Мондый уйларымның бик-бик чамалы икәнлеген соңыннан төшендем лә соң, хәзергәчә үземне шул... шул уйларым өчен битәрлим).
– Сез минем толымнарымның чынлыгына ышанып җитмисез кебек, – диде Пани һәм ике толымын да уң җилкәсе аша алга алып салды.
– Поляк кызлары толым йөртмиләр, дип белә идем.
– Кыз... – дип көлемсерәде Пани. – Минем ике улым үсә. Олысы унике яшьтә. – Һәм ул сүзне кинәт бүтәнгә борды. – Ә сез миңа ничә бирер идегез?
Аңа текәлдем, көләч йөзендә яше язылган кебек иде.
– Утыз ике.
– Дөп-дөрес. Рәхмәт. Мине яшьрәк күрсәтергә тырышмадыгыз. Югыйсә ир халкы хатын-кыз күңелен шулай кыланып яуламакчы була. – Пани тагын көлемсерәде, сул кашын биеккә үк сикертте һәм күрәзәлек итеп:
– Ә сезгә кырык яшь, – диде. Ул толымнары очларын бөтерде. – Толымнарым – татар кызлары арасында үсүем истәлеге, – дип баягы фикеренә әйләнеп кайтты. – Мамык шәл бөркәнүем дә – татар апаларыннан үрнәк алуым.
Мин эндәшмичә утыра бирдем. Үз халәтемне аңламый идем, үз тәртибемә бәя бирерлек көчем юк иде – эчмичә исерә бара идем инде әллә...
– Мин сезне диңгездә йөзәргә чакырам, – дип урыныннан торды Пани. – Сәгать өчтә диңгезгә ике сәгатьлек сәяхәт башлана. Сезне портта көтәрмен. Соңламагыз. ...
Теплоход тын диңгездә ялгызы калды. Ялта таулары инде күренми. Тирә-юньдә берни юк, су да су... Диңгез эченә беренче керүем иде, соңгысы да шушы булды. Тасвирлап бетермәле түгел иде диңгез тәэссоратын...
Без, Пани һәм мин, палубадагы тимер киртәгә таянып, диңгезгә карап барабыз. Диңгез, аны, Кара, дип атасалар да, зәңгәр булып күренә, чуалышып беткән суүсемнәре бихисап...
Буфеттан сый алырга киттем. Килгәндә, Панига бер ир якынлашуын күрдем. Пани янында күз ачып йомган ара гына булды ул, бу бәйләнчек затны сүзе белән еракка очырды Пани, үз дәрәҗәсен белүче горур кеше икән ул. Шуңа күрә аңарга соклануым артты.
Сапкынча җил исте. Пани җыерылып куйды, яшькелт җәйге пальтосының якасын күтәрде, ул яланбаш иде.
– Шәлне сезнең бүлмәдә онытканмын. Хәтерсез, – дип үзен битәрләде.
– Соң, мин шәлегезне алып төштем ич! Менә – дипломатта!
Пани миңа төбәлеп карады, күзләреннән кинәт берәр бөртек яшь тәгәрәде.
– Рәхмәт. Сезнең кебек кеше белән гомер итәргә җыенган идем мин...
Моңа каршы:
– Мин – начар кеше, – дип мескенләнүдән ары уза алмадым.
Аның шуннан соңгы күрәзәлек итү сүзләре мине хәйранга калдырды, юк, алай гына түгел, ә тәмамысы тилертте.
– Сез моннан күп еллар элек, төгәл әйткәндә, унсигез ел элек, бер япь-яшь кызга, синнән башкага өйләнмәячәкмен, дип әйткән булгансыз. Һәм сүзегездә торгансыз, ягъни өйләнмәгәнсез, дип ышанам.
Дөрес әйтте, мин хәзергәчә буйдак. Әмма моны раслап сүз әйтмәдем, бу очракта эндәшмәү минем файдага идедер.
– Ә мин, сездән яшьрәк булсам да, инде аерылышырга да өлгердем. Аерылырга теләмәгән идем. Иремне кумадым, үзе безне ташлады. Чибәррәкне, бәлки, уңганракныдадыр, яратты. Бәхетле яшәсеннәр. Әйе, мин дә ямьсезләрдән һәм дә булдыксызлардан түгел. Беләм боларын. Тик дөнья чибәрләр белән тулы... Сез минем сүзләремә гаҗәпләнәсезме? Җилбәзәк икән бу пани, дип уйлыйсызмы? Ә соравыма ничек җавап бирәчәгемне әйтимме? Пани, сез минем хакта алай түбән уйламагыз, сезнең үзегезне түбәнсетергә тырышкан һәр сүзегез минем күңелне кыя, диячәксез. Һәм сез моны ихластан әйтәчәксез. Тыйнаклык кылып маташмагыз, дип тә өстәячәксез.
Пани бу очракта да хаклы иде. Әмма мин сүз әйтә алмадым, юк, тәмамысы мәлҗерәгән идем. Гашыйк булудан түгел иде бу халәт. Күрәсең, Паниның күңел байлыгы сыртыма сылап салган идедөр. Әйе, кырыс холкымны әшәкелек түгел (бу кадәресенө каршы тору сәләтем, шөкер, көчле), бәлки йомшак күңел байлыгы гына сындыра ала.
– Мин бүген китәм. Сез мине озатыгыз. Без диңгез сәяхәтеннән кайтуга кунакханәгә такси киләчәк. Заказ бирелгән, – диде Пани һәм сәгатенә күз төшерде. – Әйберләрем җыйналган. Мине Симферопольгә хәтле озатуыгызны телим. Карышмагыз. Шул ук такси белән кире китәрсез.
– Поездгамы? – дип мәгънәсез сорап куйдым.
– Ерак арага самолетта гына очам. – Пани тагың елмайды. – Мин самолетта туганмын. – Аның күзләре кысылды, нәрсә турындадыр тирәнгә чумып уйлады бугай. – Шуңа күрә самолетның мәтәлүеннән дә курыкмыйм.
...Таксиның арткы бүлемендә янәшә утырып бардык без. Ялтаны чыккандагы озын таудан күтәрелгәндә, Пани:
– Арыдым, – диде һәм башын җилкәмә салды.
– Аэропортта сезгә бер сүз әйтәм...
Шофер аны, ниндидер чит ил телендә сөйли, дип уйлады бугай, Паниның татарчасына төшенмәкче булып, күзләрен кысып тыңлады да, берни аңламагач, сөйләшүгә игътибар итмәде. Безне “Ореанда” кунакханәсеннән алып китте бит ул, ә анда төрле-төрле милләт кешеләре тукталуын шофер әйбәт беләдер. Әмма аңарга Пани сөйләвен бүтән ишетергә туры килмәде, аэропортка җиткәнче Пани җилкәмә башын салып йоклады. Мин исә, аны уятудан куркып, селкенмәдем дә, хәтта сулыш алуымны да сирәгәйттем бугай. Бәлки, ул йокламагандыр, бәлки, безнең күңелләр юл буена серләшкәннәрдөр. Сүзсез генә...
Самолетка утырырга китәр алдыннан гына Пани:
– Сез мине оныткансыз, – диде. Күзләрем тагын маңгаема сикерде бугай, сезне белмим, дигәнне аңлатырга тырышып, башымны чайкадым. Пани тагын яктылык бөркеп елмайды. – Сез алай кинәттән кире какмагыз. Элгәре хәтерләргә тырышыгыз. Сезнең моннан унсигез ел Витебск шәһәренә сәяхәт кылганыгыз булмадымы?
– Минем...
– Юк инде, – дип бүлдерде Пани, – үзегез генә уйланыгыз. Хәтерләгез! – диде дә юлдашлары артыннан йөгерде.
Тагын нидер әйтте, тик аның бу сүзен ишетмәдем.
... Алай... Әйе, моннан күп еллар элек, дөрес, унсигез ел элек, Витебск шәһәрендә булган идем. Беларуська сәяхәтем университетны тәмамлагач үземә үзем бүләк ясавым иде...
Туңдырма аласы иттем. Чиратка яшүсмер кыз да килеп басты. Мин дүрт туңдырма сорагач, ул:
– Бер үзегезгәме? – дип гаҗәпләнде.
– Сезнең белән икебезгә.
– Минем акчам бар.
– Мин сезне сыйларга телим.
Ул кыстатмады. Түгәрәк өстәл янына барып бастык. Кыз техникумның, нефтьчеләр техникумының беренче курсын тәмамлаган икән. Аңа, яшь җилкенчәккә, миндәй сәер абый белән очрашу кызык тоелды булса кирәк, ул сүздә үзен иркен тотты.
– Сез безгә нинди максат белән килдегез соң? – дип сорады ул.
Их-х, телемне корт чаккыры!..
– Кәләш эзләп ил гизәм! – дип һич тә уйламаганны әйтеп салдым.
– Таптыгызмы соң?
– Менә сезне ошаттым!
– Мин яшь әле. Миңа ундүрт кенә яшь тулды.
– Ә мин сез үсеп җиткәнче көтәрмен! Шул чакта килермен дә сезне урлап качармын!
Кызыема уен ошап китте, ул күзләрен кысып елмайды да:
– Мин сезне көтәрмен... – дип шаяртты.
– Сез миңа шәһәр күрсәтеп йөрмәссезме?
Бу кадәресе, әлбәттә, иң киме йөзсезлек иде. Ләкин кыз миңа ачуланмады.
– Шәһәрне әйбәт үк белмим әле. Монда күченүебезгә бер генә ел. Аннары, сезне телегез озатып йөри ала. – Төртмәле сүзләреннән соң бераз уйланып торгач: – Ә сез нинди телләр беләсез? – дип өстәде. Еракларга сәяхәт иткәч, сез күп телдә сөйләшәсездер.
Телләр белмәвемне әйтергә мәҗбүр булдым. Шулай да, университетта укыганда, чит телләр өйрәнергә тырышып каравымны искәрттем.
– Кайсы телне? Әллә телләрнеме?
– Әйтик, полякча.
– Полякча бер сүз әйтегез әле.
– Пшияцулка! – дип хәтеремә беренче килгән сүзне кычкырып ук ярып салдым.
Бу сүзнең, дус кыз, дигәнне аңлатуын хәтерли идем, әмма, ялгыш-начар сүз әйтмәдемме икән, дип шөбһәгә дә уралдым. Шулай булса калса...
– Мин булырмын сезгә Пшияцулка, – диде Витебскиның кара күзле кызы һәм, рәхмәт әйтеп, йөзенә мәрхәмәт һәм олыларча акыл җәеп, эре адымнар белән китеп барды.
Әйе, бу сүзнең мәгънәсен, бәлки, төгәл үк белеп бетермәгәнмендер, ялгышканмындыр. Ләкин аның тәгаен мәгънәсен эзләп беркайчан да сүзлек актармадым, сүзлекнең шул тирәсен бөкләп үк куйдым. Ялгышымның төзәлүеннән курыктым. Хәзер дә, шушы юлларны язганда, хатамнан чыгудан куркам.
... Пани! “Ореанда” чибәре! Син моннан күп еллар элек, төгәле –унсигез ел элек Витебскида мин очраткан кыз булдыңмы? Мин, аңгыра җан, сине хәтерли алмадыммы? Син, Пани, бурыч турында сейләүлөрең белән Витебскида очрашуыбызны искәрттеңме? Син, теге чакта мәгънәсез шаяртуыма ышанып, мине урлап качуымны көткән идеңме? Әйтче шуны, Пани!..
Сине гел эзләрмен, калган гомерем буе эзләрмен сине, Пани! Каршыма очрасаң, мәрхәмәтле һәм горур күзләреңнән танырмын! Артыңнан барсам, чуклы мамык шәлең астыннан күренгән толым очларыңнан танырмын! Пани!...
Ә-ә, самолетка утырырга юлдашларың артыннан йөгергәндә, син, Пани, нәрсә дидең?
– Пшыяцулка!..
– Ргzукzy mi sie! – дип җавап бирәсем калган да бит... – Сагынам! Пшыкшы ми сең!..
Болай тәрҗемә итүем дөрес түгеллеген беләм, миңа күңелсез, дигәнне, САГЫНАМ, дип тәрҗемә иттем. Тик, Пани, моның өчен миңа ачуланмагыз. Яшьлегеңне сагынган чакта ялгышуың да ихтималдыр. Һәм мондый ялгышу гөнаһ саналмыйдыр.
– Пшыяцулка! Ргzyjaciolka!

Фото: yablor.ru
Читайте нас: