Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 апрель 2021, 12:40

Рита СОЛТАНОВА. Тукталышта

"Тулпар"ның "ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛ" конкурсына....Күп тә үтми, үзенең илле өченче маршрутыннан Нәфисә апам килеп төшә. Әй, сагынышканбыз! Кочаклашып күрешкәннән соң ул: “Әйдә тизрәк, суынганчы ашап ал”, – дип, аш тутырылган банка, икмәк һәм кечкенә мендәр суза. “Рәхмәт, Нәфисә апакаем! Ә мендәр нәрсәгә?” – дим...

“Рита-җаным, соңгы вакытта синнән бер хәбәр дә юк, кунакка да килеп чыкмыйсың, син кайда?” дигән сорау белән бүген иртүк миңа бик яхшы дустым шалтырата. “Әй Нәфисә апакаем, мин бит хәзер көн саен иртәдән кичкә кадәр тукталышта туңдырма сатам, вакытым юк!” – дип, мин аны бик нык аптыратам. Ул минем хәл-әхвәлем, эшләгән урыным, аның шартлары турында бөртекләп сораша да: “Хәзер үк юлга чыгам, көт!” – дип сүзен тәмамлый.
Күп тә үтми, үзенең илле өченче маршрутыннан Нәфисә апам килеп төшә. Әй, сагынышканбыз! Кочаклашып күрешкәннән соң ул: “Әйдә тизрәк, суынганчы ашап ал”, – дип, аш тутырылган банка, икмәк һәм кечкенә мендәр суза. “Рәхмәт, Нәфисә апакаем! Ә мендәр нәрсәгә?” – дим. Ул: “И бәгырем, бу минем арт ягыңны кайгыртуым, тимер урындыкка утырып ял итәм дидең бит. Сат әйдә туңдырмаңны, мин бу эсседә озак тора алмыйм!” – дип,үзе тизрәк кайтып китү ягын карый.
***
Шатлана-шатлана, мамык мендәргә утырып капкалаган арада, ни күзләрем белән күрим, олы башын кече итеп, йөгерә-атлый яныма Нәҗибә апам якынлаша. Ул кабалана-кабалана чәй тутырылган савытын тоттыра да пышылдап кына колагыма: “Ританың кәефен кырырга базнат итмәдем, утыра инде шунда чүп арасында! Акча беркайчанда җитми ул! Берәр чарасын күр!” – ди. “Нәфисә шалтыратмаса, килми идем!” – дип өстәп куя. Их, апакаем, үзенең алтын бәрабәренә тиң вакытына, кадерлеләрдән кадерле шигъри илһамына хыянәт кылырга мәҗбүр булган. Якташына ярдәм итми ничек түзсен!
Ул җәһәт кенә тукталышның йөзен бозып яткан нәрсәләрне җыеп, чүп савытына тутыра да йомшак мендәрле урындыкка килеп утыра. Эндәшми генә бераз ял иткәннән соң, тормыш сабагының алтын сүзләрен кабатлый: “Кешенең эш урыны һәрвакыт чиста булырга тиеш!”
“Рәхмәт, Нәҗибә апа, миңа моның өчен акча түләмиләр!” – дигән сүзләремне җавапсыз калдырып, китеп тә бара.
Ике-өч көннән ул миңа шәһәр урамнарында хөкем сөргән тәртипсезлек, чүп-чар мәсьәләләрен күтәргән мәкаләсен китереп тә тоттыра. Шәһәр гәзитендә басылып чыккан бу язмадан соң тукталышта гына түгел, үзебезнең яраткан бистәбездә дә күзгә күренеп, тәртип урнаша. Шундый игътибарлы һәм кайгыртучан дусларың булуга җитәме соң!
***
Мин бүген тукталыштагы суыткыч артында берүзем генә түгел. Янымда –туңдырма белән сыйланырга чыккан Валентина күршем. Ул бу тәмле ризыкны озак итеп, ләззәтләнеп ялый-ялый ашарга ярата. “Ыһ” та итми, биш-алтыдан калмый. Кайчагында җиденчесен дә сыпыртып куя! Шунннан туя! Ул күптәннән:“Эшлим, ашыйм, үземә үзем хуҗа!” – дигән ныклы фикер белән яши.
Шул арада җирдәнме, күктәнме – каяндыр, белмим – күз алдыбызда ап-ак кием кигән, зифа буйлы ханым пәйда була. Ни гаҗәп, ул кояшның гына түгел, безнең дә игътибарны үзенә җәлеп итә! Туңдырма алучылар күренми. Бөтен дөньябызны онытып, теге гүзәл затны күзәтәбез. Ул гүя унсигезенче гасырдан кунакка килгән!
“Әллә бу фәрештә микән?” – дип, Валяга мөрәҗәгать итәм. “Шушында күпме яшәп, мин моны беренче мәртәбә күрәм, их, киеме дә киеме! Әйт әле, Рита, аныкы кебек эшләпә, үтә күренмәле ефәк күлмәк алсам, миңа килешерме?” Соклануыннан күзләре яна. “Туңдырмаларыңны туктатсаң, һичшиксез килешер!” – дим. Валентина ризалаша.
Менә “фәрештә” күз уңыннан югала. Ә без икебез дә тиз арада ябыга башларга сүз куешып, көлешәбез...
***
Автор хакында
Рита Солтанова 1957 елның 26 сентябрендә Илеш районы Базытамак авылында дөньяга килгән. Базытамак урта мәктәбен тәмамлап, Бөре медицина училищесына укырга керә. Илеш районының үзәк хастаханәсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. 1980-1985 елларда Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып белем ала. Укытучы, тәрбияче, хәбәрче булып эшли. Берничә ел Казан шәһәрендә яши. Шигырьләре һәм мәкаләләре Башкортстан, Татарстан матбугатында, “Акчарлак” альманахында, җыентыкларда дөнья күрде. Әлеге вакытта лаеклы ялда. Иҗат эчендә кайнап, җәмәгать эшләрендә катнашып, туган авылына яши.
Читайте нас: