Авыл авыл инде. Анда “өеңдәге хәлне күршеңнән сора”, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Гөлфиянең дә иреннән качып китүе турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Кая, ничек качуын гына белгән кеше юк иде. Заһир исә хатынының өйдә юклыгын башта исләмәде, абзардагы ач маллар мөгрәшә башлагач, айнып киткәндәй булды. Ничек инде моңа кадәр баш иеп яшәгән хатын каядыр китәргә батырчылык иткән?! Аның Суфиян картларга керештереп йөргәнен белә иде, малларын караштырды да, күршеләренә юл тотты.
– Кая яшердегез Гөлфияне? – диде ул керә-керешкә, Сәйдә карчыкка тишәрдәй итеп карап.
– Ничек яшерик ди. Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Бар чагында кадерен белергә иде. Сарык бәрәне түгел лә ул, адәм баласы, – диде Сәйдә карчык Заһирдан да ачулырак тавыш белән. Гөлфия хакындагы серне җиде “йозак” астына бикләгән иде инде ул. Заһирга башын иеп чыгып китүдән башкасы калмады.
– Ну да, булдырасың инде, карчык. Гөнаһадан курыкмыйсың, – диде, көлеп, Суфиян карт карчыгына.
– Нинди гөнаһа инде... Исерек башны алдаганга гөнаһа була димени! Күптән кирәк иде, әнә үзенә калгач, айныган бит.
Ул арада балаларның да ялга кайтыр вакытлары җиткән иде. Өйгә килеп керүгә тәмле аш исләре чыкмагач, Гадел дә, Айзирәк тә аптырап китте. Әллә соң әниләре авырып ятамы? Алай дисәң, бүлмәләр буш. Өй эче дә ничектер шыксыз, күңелсез. Менә әни булмаса, ничек авыр икән! Моңа кадәр күбрәк әтиләрен өстен күреп өйрәнгән балалар бүген әнинең никадәр кирәк икәнен беренче тапкыр тойгандай булдылар. Айзирәк әлеге дә баягы Сәйдә әбиләренә юл тотты.
– Белмим шул, балам, әниең кая киткәнен дә әйтеп китмәде. Балаларны үзем эзләп табармын гына диде. Ташламас ул сезне, ташламас. Менә бераз акча калдырды, абыең белән икегезгә бүлеп алырсыз, – дип, карчык кызның кулына акчалар тоттырды. Сер әлегә тагын ачылмый калды.
Бер-берсенең җан җылысын тоеп яшәгән Морат белән Гөлфиянең гаилә тормышы көннән-көн нурлана барды. Ләкин балалары белән очрашып, аңлашмый булмый. Ничек итеп аларның күңелен яраламый гына тормышны көйләп җибәрергә икән? Аңлармы аны балалары? Яңа гаиләсенә килерләр дип өметләнми ул, очрашып торсалар да, риза булыр иде. Ләкин ничек итеп? “Вакыт барсын да хәл итәр, артык бетеренмә”, – ди аның эчтән ничек борчылуын аңлап торган Морат. Ул инде балалар әнисе янына килеп яшәсәләр дә каршы түгел, Гөлфия генә кире китмәсен.
Түземлеге тәмам бетте Гөлфиянең, тәвәккәлләп, балалары укыган шәһәргә юл тотты. Кызының укудан кайтуын ул яшәгән гомум торакта көтеп торды. Әнисен күрүгә Айзирәк йөгереп килеп муенына сарылды.
– Әнием, кая булдың син? Нишләп әтине калдырып киттең? – дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады кыз.
– Барысын да аңлатырмын, кызым. Башта абыең янына барыйк әле, – диде Гөлфия, кызының сорауларына ничек җавап бирергә белми.
Алар өчәүләп кафега кереп утырдылар. Гөлфия балаларына күп итеп ашарга китертте. Инде кайчаннан бирле аларга тәмле итеп пешереп ашатканы булмаганга, үзен гаепле кеше кебек тоя иде. Аның өчен генә дә түгел инде. Ничек сүз башларга белми җафалана иде ул, укуларын, ничек яшәүләрен сораштырган булды. Сизеп тора, әниләренең юкка килмәгәнен балалары да аңлый, тизрәк барсын да беләселәре килә.
– Балалар, мине ничек аңларсыз, белмим, дөрес адым ясадыммы, ялгышмы? Һәрхәлдә минем әтиегез янында яшәрлегем калмаган иде инде. Кыскасы, мин икенче кеше белән гаилә корырга мәҗбүр булдым, – дип әйтеп салды ул, ни булса да булыр дигәндәй.
Айзирәк, әнисен беренче күргәндәй, күзләрен зур ачып, катып калды. Шунда гына ул аның тазара төшүен, матурланып китүен, пөхтә итеп киенүен шәйләп алды. Моңа кадәр йорт арасында сәләмә киемнән, көне-төне гел ниндидер эш өстендә күреп күнеккәнгә, кайвакыт әнисенең үз-үзен шулай карамый, ничек эләкте, шулай йөрүенә ачуы да килә иде аның. “Әти ничек яратсын инде мондый сүнгән хатынны”, – дип уйлап куйган чаклары да була иде. Әнә ничек үзгәргән әнисе! Димәк, нидер җитмәгән икән аңа, әтисенең игътибарымы, яратуымы? Газиз исә, һәрвакыттагыча, аз сүзле бала иде, әле дә күтәрелеп бәрелмәде:
– Моңа кадәр нишләп түзеп яшәдең соң? – дип әйтеп куйды.
– Мин ул йортта гомер буе хезмәтче генә булдым, минем белән исәпләшмәделәр. Эшсез калгач, әтиегез хәмер сөременә батты, кабат дөрес юлга чыгарырга минем генә көчем җитмәде. Алай да сез үскәнче, аңлый башлаганчы дип түздем, әле дә түзәр идем, әмма һәр көнне кул күтәрә башлавы түзәрлегемне калдырмады. Башкача торыр җирем булмагач, әлеге кешегә барырга ризалык бирдем. Ул әйбәт кеше, сезнең дә кайтып йөрүегезне тели.
Балалар инде нинди хөкем чыгарыр дип, тынып калды Гөлфия.
– Юк инде, әни, бәлки сиңа әйбәттер дә, безнең үз әтиебез бар, исерек булса да, ул – безнең әти! – диде Гадел әнисенең бу адымы белән бөтенләй риза түгеллеген белдереп. – Хәтерлисеңме, Айзирәк, без үскәндә башка бала-чаларны кызыктырып, әти безне машинага утырта да, урман-кырларга алып чыгып китә иде. Бергәләп җиләк җыя, буада балык тота идек.
Их, шунда Гөлфия дә булса! Әтиләренең кылган аз гына яхшылыгы да балаларның хәтерләренә уелып калган, ә әниләренең йорт эшенә күмелеп, кечкенә күңел ачудан да мәхрүм ителүе хакында уйлаучы булмаган. Хәлбуки, Заһир хатынына караганда машинасы янында вакытын күбрәк уздыра иде шул. Гомумән, ирле тормышның ни рәхәтен күрде соң ул? Юк, күрмәде. Михнәт дарьясында гына йөзде. Үзеннән шактый өлкән иренең кайчан кайтып керәсен көтеп, йокысыз төннәр үткәрде. Төн уртасында кайтып кергән чаклары да күп иде. Бәлки шофер хезмәте шулай булгандыр, әллә читтән сөю дә эзләдеме – Гөлфия ул кадәресе белән бер дә кызыксынмады, баш иеп яшәвен белде. Бәлки алай кирәкмәгәндер, үзе артык җебек булгандыр. Әйе, әйе, үзе ирен тота белмәгән икән шул, хәзер генә исенә төште дә, ләкин соң инде.
– Әти белән уртак тел таба алмавыңа үзең гаепле инде, әни. Бәлки, син аны бөтенләй яратмагансыңдыр. Бәлки, ул – сине... Мин сине берничек тә аклый алмыйм, ничек уйласаң да уйла. Әгәр анда яшәп каласың икән, безне юк дип исәплә, – диде Айзирәк, әнисенә салкын караш ташлап.
– Тагын бер кабат ныклап уйлагыз әле: биредә мин генәме гаепле? Мин дә бит бәхетле булырга теләгән идем...
Башкача сөйләшү файдасыз иде. Гөлфия күз яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен тизрәк торды да, кафедан чыгып китте.
Авыр уйлар белән кайтты ул шәһәрдән. Сабыр итәргә кирәк, аңларлар алар әниләрен. Бәлки Заһир белән сөйләшеп караргадыр. Ул да үзе яраткан кешесен табып яшәсә, эчүеннән туктар, бәлки, балаларга да үз сүзен әйтер. Шактый өлкәнәйгәч аерылышкан кешеләр юк түгел бит тормышта. Бу хакта Сәйдә апасы белән киңәшләшми булдыра алмады.
– Мин үзем сөйләшеп карыйм әле, – диде карчык.
Заһирдан ниндидер яхшылык булырына ышанмый иде ул. Чыннан да, Заһир бик ачулы иде Гөлфиягә. Ул аның кая киткәнен дә белеп өлгергән инде. ”Икесен дә бәреп үтерәм!” – дип ярсыды ул, Сәйдә карчык сүз башлагач. Аны өеннән куып ук чыгарды.
Гөфиягә бәхет сынау өчен генә бирелгән диярсең, әйбәт кенә яшәп ятканда Морат чирли башлады. Хастаханә юлын күпме генә таптасалар да, файдасы тимәде, йөрәген әрнетеп, хатынына әйтәсе җылы сүзләрен әйтеп, фатихасын калдырып, ел ярым дигәндә бакыйлыкка күчте. Кояшы сүнде Гөлфиянең, өстәвенә, балалары да һаман аның белән очрашудан баш тарталар иде. Моратның өендә яшәвен дәвам итте ул. Ләкин авылда ялгыз кешегә мал-туар асрап яшәү авырга туры килә шул. Яше дә олыгаеп бара. Әлегә кадәр Суфиян карт белән Сәйдә карчык ярдәмнәреннән ташламыйлар иде дә, хәзер алар үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Моратның үлемен дә бик авыр кичерде картлар. Озак та тормый, Суфиян бабасын да җирләделәр. Балалары гел шәһәрдә булганлыктан, ялгыз калуны Сәйдә апасы башына да сыйдыра алмый иде.
Гөлфия калган малларын төяде дә, карчык янына күчеп килде. Шулай итеп, Заһир белән күрше булып яши башлады. Нишләсен, аның күзенә чалынмаска тырышырга кирәк, башкача мөмкин түгел. Балалар әниләренең кабат авылга күчеп килгәнен ишеткәч, кереп, үзләренә кайтырга димли башладылар. Кире кага алмады Гөлфия улы белән кызының сүзен, бик авыр булса да, теге вакыттагы кебек антын бозып, кабат атлап керде Заһирның тупсасын. Тик алар бер-берсенә бөтенләй чит кешегә әйләнгәннәр иде инде. Гөлфиянең күңелен гомеренең иң матур чорларын кимсетелү, кагылу-сугылу белән үткәргәне өчен рәнҗеш әрнетсә, Заһирны хатынына булган яратуын гомер буе белдерергә куркып, аның акрынлап сүнә баруы өчен гаебе зурлыгын аңлау көйдерде .
Бер өйдә чит кешеләр булып яшәү көннән-көн авырая бара иде. Заһир аңа авыр сүз дә әйтми, башын да күтәреп карамый. Гөлфия өстәлгә әзерләп китергән ашны утырып ашый да, рәхмәт әйтеп торып китә. Шәһәрдән балалар кайтканда күбесенчә ихата-кура тирәсендә йөрергә тырыша я каядыр чыгып китеп югалып тора. Күпмедер вакыт үткәч, Гөлфия ике арадагы киеренкелекне бераз йомшарту өчен нидер эшләргә кирәктер дигән уйга килде.
Көннәрдән бер көнне телевизор карап утырган җирдән сүз башлады ул.
– Заһир, дөресен генә әйт әле, синдә миңа карата аз гына булса да ярату хисе бар идеме?
Озак кына уйланып утырды ир кеше.
– Булгандыр инде, югыйсә өйләнмәгән булыр идем.
– Ә нигә мин качып киткәч, эзләп килмәдең?
– Эзләп барсам, юньлелеккә булмас иде, ярый әле сабыр иткәнмен.
– Ә нигә кабат өйләнмәдең?
– Бу сорауга җавап бирү авыр. Кайбер хатыннар үзләре үк тәкъдим ясаган иде, нигәдер җаным тартмады. Иң мөһиме, балалар мине ташламады ич. Мин дә өйләнеп, өйгә чит кеше кертсәм, алар кая барыр иде? Әти дә, әни дә аларга хыянәт итә булып чыга түгелме соң?
– Менә бу хакта мин уйлап бетермәгән икәнмен. Монысы өчен зур рәхмәт сиңа.
“Эх, гомереңдә бер булса да “яратам” дип әйтсәң, ни булыр иде!” дигән уй йөгереп үтте Гөлфиянең башыннан. Тамагына ниндидер төен килеп утырды, күзләренә яшь тулды. Тегү цехына килгәнче бер тапкыр да егетләр кулын тотып карамаган кыз үзеннән шактый өлкән егет белән танышкач, аны яратамы, юкмы икәнен аңларга да өлгерми калды, Заһирда ышанычлы, төпле акыллы ир-егет күреп, кияүгә чыгарга ризалык бирде дә куйды. Аннары дөнья мәшәкате басты... Мәхәббәт хакында сөйләшергә ничектер кыюлыгы җитмәде, яшьлек хисләре акрынлап сүнде, тормышлары бутала башлагач та, бу хакта уйламады. Бәлки, Заһирны үзенә баш игән хатын табу канәгатьләндергәндер, бер-береңә “яратам” дип кабатламасаң да яшәп була ич. Гөлфия Морат белән кушылгач, аның һәрдаим иркә сүзләр әйтергә, үзенең күңел җылысын бүлешергә тырышуын баштарак гаҗәпләнү катыш кабул итте. Аның өчен бөтенләй яңа яшәү рәвеше иде бу. Шулай да үзен аның янында иркен тота алмавына, Моратның мәхәббәтенә мәхәббәт белән җавап бирә алмавына борчылып, кайчакта төннәр буе йоклый алмый ята иде. Гөлфиядә сөю хисе кабынмаган килеш сүнгән иде, күрәсең.
Заһир Гөлфия ташлап киткәннән соң, хәмер белән араны кинәт кенә өзгән иде. Ләкин гомер буе хуҗалык эшләренә күңеле ятмаган ир үзенә урын таба алмый җафаланды. Дөньяда яшәүнең ни кызыгы калды инде? Өстәвенә, йөрәк авыртуы үзен көннән-көн ныграк сиздерә башлады. Хастаханәгә барудан баш тартты, Фәрзәнә апасын да тыңламады. Хатыны кире кайткач, күңеленә бераз җылы кергәндәй булды, ләкин үткәннәрне кире кайтарырга соң иде инде. Гөлфия ике йорт арасында йөгергәләде, Сәйдә апасын да тәрбияләде, Заһирны да бала урынына карады. Заһир төнлә кинәт башланган йөрәк өянәгеннән дөнья куйды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп өлгерә алмады.
Кыш салкын килде быел. Әледән-әле бураннары да чыгып кына тора. Ишек алдына шулкадәр күп кар яуды, көрәп бетерерлек тә түгел. Яныңда балаларың булмагач, кемнән ярдәм көтәсең. Улы да, кызы да укып бетергәч, шәһәрдә калу ягын карадылар. Авылга кайтыгыз, дип тә булмый, эше бармыни биредә. Гаилә коргач, бик сирәк кайтулары күңелен кыра-кыруын. Нишләсен, үзләре рәхәт яшәсә, Гөлфия аларга бер дә кысыласы түгел. Әлегә түзәргә була, өе җылы, пенсиясе килеп тора, мохтаҗлык кичерми. Әле дә оныкларына бәйли башлаган оекбашын алды да, диванга аркасын терәп, җайлап утырып, телевизорын ачып куйды. Аннан татарның бик чибәр бер җырчысы башкаруында моңлы җыр агыла иде...
Кадерлесе идем кадерлемнең,
Бәхетемнән язмыш көнләште,
Ялгызлыктан җаным өшегәндә
Җылы итеп миңа эндәштең..
Мин җылыга шундый мохтаҗ идем,
Арыган иде йөрәк сагыштан,
Күкрәгеңә башым куйдым ялгыш,
Мин генәме шулай ялгышкан...
Шушы җырны ишеткән саен тирән уйга кала Гөлфия, әйтерсең лә, ул аның эчендә яшеренеп яткан сагыш-хәсрәтләрен әйтеп бирә кебек. Язмышына төшкән авыр сынауларны үтә алдымы, әллә тормышы гел хаталардан тордымы? Ул хаталар өчен ул гына гаепле идеме? Күпме уйласа да, җавап таба алганы юк әле аның. Хаталар өчен үкенүдән дә файда юк, үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел. Барысын да кабат күңелеңнән уздырып, яшәргә генә кала. Шулай уйланып утырганда ишек ачылып ябылгандай булды. Аннан тыш салкынын төяп кергән, тун якасын күтәргән хатын-кызны башта танымый торды Гөлфия. Ул да булмый, кызы Айзирәк аптырап басып торган әнисен килеп кочаклап алды.
– Ай, кызым, нишләп бер хәбәрсез кайтасы иттең бу салкында? Кияү кая, кермимени? – диде ул, көтелмәгән кунакка бераз гаҗәпләнеп һәм тунын ычкындыра башлады. – Бөтенләй туңгансың бит, кызым, әйдә тизрәк җылын, – дип, аркасына мамык шәлен китереп япты да, плитәгә чәй куярга йөгерде.
Нинди куаныч, хәлен белергә кызы кайткан, салкын дип тормаган! Каушавыннан нигә тотынырга белми иде әни кеше. Кияү генә нигәдер һаман керми, машинасын куеп булыша торгандыр инде.
– Кияү белән кайттыгызмы, кызым, машинасын куярга урын да юктыр инде, кар көридер, – дип үрсәләнде ул, Айзирәк янына чыгып утырып.
– Үзем генә кайттым, әни. Юньсез кеше булып чыкты ул, миннән яшерен икенче гаиләсе булган, акчасын тикшерә башлагач, түзмәде, чыгып китте, – диде Айзирәк, әнисеннән яклау эзләгәндәй, аңа сыенып.
– Мин аның бик хәйләкәр кешегә охшаганын баштан ук сизгән идем дә, минем сүзләрне тыңларга теләмәдең бит, кызым.
– Әйе, ялгышканмын шул, әнием. Нигә язмышлар шулай кабатлана икән? Мин теге вакытта сиңа артык каты бәрелгәнмен икән, әнием, мине гафу ит, яме.
– Мин дә шулай баш ватам, кайсыбыз хаклы булгандыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ни дисәң дә, бәхетле булуның сере, мөгаен, яши белеп яшәүдәдер. Аны яшь чагында аңлап бетереп булмый икән шул. Ярый, бәхетләрең алда көтеп торсын...