Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 апрель 2021, 09:30

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Мин генәме гаепле? Хикәя (3)

“Иреңнең күңелен яулыйсың килсә, эшкә көн дә юылган күлмәк кидереп, җылы аш ашатып озат, кич якты чырай белән каршы ал”, – дип өйрәтте бианасы Гөлфияне килен булып төшкәч...

(Дәвамы.)
3
Яшьләр иртән район үзәгенә бергәләп эшкә китәләр, кич бергәләп кайтып керәләр. Һәдия карчык башта балаларының шулай парлашып йөрүләренә куаныч кичерсә дә, бераздан эче поша башлады. Көнозын өйдә берүзе, кош-корты, бакчасы бар дигәндәй, барсына да җитешергә кирәк. Иртән китеп, кич кайтып кына авыл дөньясын тәртиптә тотармын димә. Карчык инде шактый таушалды, дөнья дилбегәсен күптән улы кулына тапшырырга иде исәбе. Ә Гөлфиянең үз хәсрәте, фатир алып, әнисен күчереп китерергә теләгән иде, ә тормыш менә нинди борылыш алды. “Минем өчен тоткарланма, балам, охшаса, чык кияүгә, миңа җае килер әле”, – дигән иде Вәлидә кызының язмышына аркылы тәшәргә теләмичә. Кыз әнисенең сүзенә колак салса да, җаны тыныч түгел. Хәлен белергә баргалап йөриләр йөрүен, әмма иске, салкын өйдә җәфаланган әнисе исенә төшсә, җаны сызлана аның. Уйланып йөри торгач, ире Заһир белән сөйләшеп карарга булды.
– Көн дә йөреп эшләү бик уңайсыз ич, әллә эш урыныннан фатир сорап карыйсыңмы? – диде ул, юлда кайтканда.
– Син моны ничек күз алдына китерәсең? Минем әни ничек яшәр? Онытма, акыллым, мин төпчек малай буларак, төп нигездә яшәргә, әнине карарга тиеш, – диде Заһир, башкача сөйләшү файдасыз дигәндәй.
– Мин аны ташлыйбыз димим ич, Аллаһым сакласын, аны, һичшиксез, үзебезнең тәрбиягә алырбыз. Минем дә әни ялгыз ич, белеп торасың, район үзәгенә күченсәк, барып йөрергә якынрак булыр иде.
Әлбәттә, барып йөрү генә түгел, әнисен дә үз тәрбияләренә алырга иде исәбе Гөлфиянең. Бианасының кызлары бар, алар да ташламаслар иде әле.
– Бик кыюлыгың җитсә, әни белән үзең сөйләш, – диде Заһир, сөйләшүгә нокта куеп.
Һәдия карчык балаларының район үзәгенә күченү турындагы уйларын ишетергә дә теләмәде. Менә ышансаң, ышан, килене улын аңардан аерырга тели. Башта ук та улына әнисе белән генә үскән кызны алдырасы килмәгән иде дә бит, кызы Фәрзәнә нык торды. “Улыңның картаеп баруын онытма, тагын нинди кыз кирәк сиңа”, – дип шелтәләп ташлады ул әнисен. Нәсел-нәсәбен тикшерми туганлашырга ярамый иде, алар үзләре киң билгеле нәселдән бит. Әнә хәзер баш иеп кенә торасы урынга, бик тиз үз сүзен сөйли башлады, хәерле булсын.
“Иреңнең күңелен яулыйсың килсә, эшкә көн дә юылган күлмәк кидереп, җылы аш ашатып озат, кич якты чырай белән каршы ал”, – дип өйрәтте бианасы Гөлфияне килен булып төшкәч. Аның сүзләренә колак салып, һәммәсенә җитешергә тырышкан хатынына Заһир аз гына мактау сүзләре әйтештерә башлаган иде дә, Һәдия карчыкның ачуы әче камыр кебек күпереп түгелә башлады. “Хатынын әнә ничек кадерли, гомер буе “улым”, дип өзелеп торган анасын читкә тибәргә дә күп сорамас бу малай”, – дип борчыла ук башлады ул үзе дә сизмәстән. Көнчеллек идеме соң бу?
Шулай итеп, яшьләр авылда бөтенләйгә яшәп калды. Беренче балалары – уллары Гадел тугач, дөньялары ямьләнеп киткәндәй булды. Тик Һәдия карчык кына көннән-көн көйсезләнә, килененең эшләгән эшен яратмый, юктан да сәбәп табып, бәйләнү ягын карый иде. Гөлфия сизми калганда улына да киленнең килешсез якларын күп мәртәбәгә арттырып эләкләшү җаен эзли. Башта Заһир әнисенең сүзләрен олы кешенең гадәти көйсезләнүе итеп кенә кабул итте. Гөлфия бианасы белән араларының бозыла баруы хакында борчылу белдергәч: “Ә син аның көен табарга тырыш, килен кеше баш ияргә тиеш, миңа килгәндә белеп килдең ич әни барлыгын”, – дип кенә куйды.
Һәдия карчык түбәнсетеп, “ятим бәбкә”, дип мыскыллый башлагач, Гөлфия түзә алмады, Фәрзәнә апасына шылтыратып, килеп китүен үтенде. Ул арада Фәрзәнә ни генә кылсын соң? “Түз инде, апаем, олы кешенең әлләни гомере дә калмагандыр”, – диде ул Гөлфиягә, сабыр булырга киңәш итеп.
Үзеңә карата булган тупаслыкны кичерү ай-һай авыр шул! Бер тапкыр шулай ишек алдына чыкса, иртән генә юып, җеп тутырып элгән керләре җирдә сибелеп ята. Бу күренешкә гаҗәпкә калып, баласын күтәреп басып торган килене янына Һәдия карчык чыгып басты да: “Нигә карап торасың, алып кереп, кабат ю, керне дә агартып юа белмисең бит”, – дип җикеренде. Менә нидә икән “чикләвек”! Килен кеше керләрен кабат чайкап элде дә, юл сумкасына бала әйберләрен тутырып, бианасына эндәшеп тә тормастан, юлга чыгып китте. Җитте, башкача аяк басасы юк бу йортка, җирдә чыпчык та үлми, ул да югалмас. Әнисе янына шулай качып дигәндәй, бу якка әйләнеп карамаска дип, ант итеп кайтып китте ул.
Бала күтәреп килеп кергән кызын Вәлидә шатланып каршы алды, кунакка килгән дип уйлады, ахры. Сөйләшә торгач, акрынлап кызының кияүдән уңмаганлыгын аңлады.
– Кияү белән арагыз ничек соң? – диде ул сак кына, гаепнең кемдә икәнен ачыкларга тырышып.
– Ничек дияргә, ишетми ул мине. Әнисе ни сөйли, шуңа ышана. Ә бианайга чәчем белән җир себерсәм дә ярап булмый.
– Ярый, кызым, кияү килер әле, килми калмас, улыгыз хакында онытмас, – диде Вәлидә, ниндидер нәтиҗә ясарга ашыкмыйча.
Заһир улын күрергә берничә көннән соң гына килде. Төпле фикере юк иде аның, ни уйларга белми, әнисен дә рәнҗетәсе, улын да ятим итәсе килми. Ә кайда соң алтын урталык? Шулай ике арада йөри торгач, шактый вакыт үтте. Һәдия карчык: “Ятим, ир-ат күрми үскән кеше ир кадерен белми ул, ялынып йөрмә”, – дип, Заһирның колагына тукып кына торды.
Ул арада Гөлфия улын үстереп, балалар бакчасына бирде дә, эшкә чыкты һәм һәр көнне Фәрзәнә Хәбировна белән очраша башлады. Фәрзәнә апасы инде аны кире кайтырга димли иде. “Ир баланы әтисез үстерергә ярамый, аны бәхетсез итәргә телисеңме?” – дип, “йомшак” урынын капшарга тырыша. Тамчы тама- тама бозны тишә, дигәндәй, җиңелде Гөлфия, Заһирга ияреп, кабат бианай йортына килде. Озакламый Һәдия карчыкны да, әнисе Вәлидәне дә хөрмәтләп җирләделәр. Дөньялары бушанып калгандай булды. Ләкин йөрәк икенчерәк төрле, тагын да авырырак булып сызлана башлады. Ни өчен ул Заһирның әнисенә яхшы килен була алмады? Шулай булдыксыз идеме ул? Күңелендә бер дә начар уйлар юк иде лә...
Икенче балалары – кызлары Айзирәк тугач, Гөлфия район үзәгенә йөреп эшләүдән туктады. Көне-төне эштән бушамаган иренә исәп тоту мөмкин түгел, йорт мәшәкатьләре хәзер тулысынча аның җилкәсенә ятты. Сирәк-мирәк килгән заказларны кире бормый ул, тегүдән бер дә аерылмас иде. Әмма туксанынчы еллардагы акчасызлык мал тотып яшәүгә тагын да күбрәк этәрә иде. Шофер кешенең исә кузов төбен себерсәң дә, малга ашарга җыела дигәндәй. Заһир исә: “Тегүдән кергән өч тиен акча өчен вакытыңны әрәм итмә”, – дип, авылдан килгән кешеләрне дә кире борырга куша. Гөлфия ул юкта гына алган заказларын төннәр буе тегеп бирергә тырышты.
Тора-бара үзе эшләгән оешма таралып, Заһир да эшсез калды. Ир кеше өчен бу күренеш фаҗига белән бер иде. Моңа кадәр дә еш кына хәмер кулланырга хиресләнеп барган Заһир моннан соң вакытын эчүдән башка нидер белән уздыру турында уйлап та карамады. Башта эч пошканны басу өчен аз гына тотам дип уйлады, аннары чамасын югалта башлады. Гөлфия дә иренең эшсез калуын авыр кабул итте, болай да кәефе юк, бәйләнми торыйм, бәлки бары да җайланыр дип өметләнде. Хәмер сөременнән айныса, җайланыр иде дә. Заһирның көче исә көл кебек һавага очты, Гөлфиянең төне-көне ялваруларын колагына да элмәде. Бик кызып киткәндә хатынына кул күтәрергә дә күп сорамый. Әйтерсең, аны рәнҗетсә, дөньяга булган бөтен үче басыла. Ярый, балалар бу хәлләрнең күбесен күрмиләр. Авыл бәләкәй булганлыктан, анда мәктәп заты юк, балаларны район үзәгендәге интернат-мәктәпкә урнаштырдылар. Алар ялларда гына кайтып йөриләр. Гөлфия исә ничек тә аларның күңелен яраламаска, өйдәге хәлләрне белдермәскә тырыша. Ә бит аның соңгы вакытта өйдә кунмаган вакытлары ешайды, мунчага ягып, шунда төн чыккан чаклары да күп. Тик күрше-күләннән яшерермен димә, барсы да күреп-белеп торалар Заһирның кыланышын. Беркөнне күрше Сәйдә карчык:
– Гөлфия кызым, Заһирдан суктырмаска тырыш, исереп кайтса, чык та кит. Әллә кайда йөрисе булма, үзебезгә кер, синең өчен ишегебез һәрвакыт ачык, – дип әйтеп куйгач, хатынның күңеле тулды, әнисе эндәшкәндәй тоелды.
– Ярый, Сәйдә апа, җылы сүзең өчен рәхмәт. Болай озак яшәп булмас инде, балаларны шәһәргә укырга урнаштырсам, нидер уйларга туры килер, – диде, тирән уйга бирелеп.
– Шулай инде, кызым, исерекне төзәтү авыр, үзе акылына килмәсә, берни эшләр хәл юк, Аллаһ ярдәм бирсен.
Мәктәптә яхшы билгеләренә укыган Гадел белән Айзирәк бер-бер артлы төрле уку йортларына барып урнашкач, Гөлфия бу тамуктан котылу турында уйлана башлады. Һич көтмәгәндә килеп чыккан бер вакыйга аның ни кылырга белми аптырауларына үзе үк чик куйды. Нишләптер йокысыннан айнып торган Заһир машинасын каратырга дип, җыенып район үзәгенә китте. Озак кына торды. Төштән соң шылтыраган телефон тавышына дертләп киткән Гөлфия трубканы алыргамы, алмаскамы дип, бераз уйланып торды. Алгач, трубкадан иренең тупас тавышын ишетеп, тагын шомланып куйды.
– Ник озак тыңламыйсың! – дип җикеренде ир кеше. – Кызу итеп мунча як. Таза итеп җыештырып куярга да онытма!
Гөлфиянең: “Әллә берәр кунак киләме?” – дип соравын тыңлап та тормастан, элемтә өзелеп тә куйды. Як дигәч, ягарга инде. Мунчаны юыштырып, җыештырып килеп кергәндә Заһир да капка төбенә кайтып туктады. Машинадан бер-бер артлы төшкән, ярымшәрә хатын-кызларны күргәч, телсез калды хатын. Кемнәр булыр бу? Туган-тумача дисәң, гомергә дә күргән-белгән түгелләр. Шул арада алдан кергән Заһир: “Я, булдымы мунча?” – дип, телсез калган хатынына акаеп карап, әлеге хатын-кызларны җитәкләп, мунчага алып та китте. Фәхишәләрен алып килгән ич ире! Нинди хәшәплек! Нинди түбәнлек! Бу кадәресен көтмәгән иде Гөлфия. Инде ниләр кылырга? Авылда тагын сүз китәчәк. Урамга ни гарьлегең белән чыгарсың?! Иртән малларны көтүгә ничек куарсың?! Әйтерсең лә Гөлфия җинаять өстендә тотылган! Ни дисәң дә, аның ире диләр шул. “Бер ирне дә тота алмагач”, – дип авыз суын корытучылар юк түгел ич. Әлеге күренеш утка май өстәү белән бер булды инде. Хатыннарын озатканнан соң, Заһир исереп, өйалдына кереп аугач, Гөлфия, елый-елый, әйберләрен җыештырды да Сәйдә карчыкларга кереп китте.
– Күрше әби, ярдәм итегез, зинһар өчен, Суфиян бабай мине авылга гына илтеп куйсын инде, – диде ялварулы тавыш белән.
– Анда сине кем көтеп тора соң, кызым? – диде Сәйдә карчык, уйга калып. – Әниең исән булса инде... Йортыгызны да сүтеп алдылар, дигән идең.
– Туган тиешле апаларга барырга иде.
– Ул ничек каршы алыр да, аларда күпме яшәрсең икән? Әллә дим, минем бер уем бар иде, тәвәккәлләп карыйбызмы?
Шулай итеп Сәйдә карчык үзенең өйләнмичә олыгаеп барган энесе Морат хакындагы серен чиште. “Шулай кинәт кенә ташлап китмәсәң, ул җәһелдән котыла алмассың”, – дип, Гөлфияне кабат кияүгә бирергә димли башлады.
Бу – хатын өчен көтелмәгән хәл иде. Ничек инде ирең исән була торып, икенче кешегә барасың? Гомергә ишеткәне дә, күргәне дә юк андый хәлне.
– Ю-ук, Сәйдә апа, ни сөйлисең, гомергә булмаганны?
– Булмаган түгел, бар ул андый хәлләр, кызым. Ни рәхәт күрдең соң Заһирдан? Әллә белми дисеңме? Хатын дип санга сукса, алай кыланмый ул ирләр. Арытаба түзәрлегең калдымы соң аңа?
– Түзәрлегем калса, чыгып качмас идем.
– Соң, шулай булгач, тәвәккәллибез, балам. Бүгенгә син бездә кун да, иртәгәсен сине энем белән таныштырырмын. Рәхмәт укып бетерә алмассың әле, күрерсең.
– Балалар ни әйтер бит.
– Балалар хәзер үз юлларын алдылар инде, әллә кайтып, сине саклап ятарлар дип уйлыйсыңмы?
Икенче көнне иртәдән үк Сәйдә карчык Моратны чакыртып китерде дә, Гөлфия белән таныштырып, йортын күреп кил дип, ияртеп тә җибәрде. Инде ни булыр икән дип хәсрәтләнеп торса да, Гөлфия ул көнне дә, иртәгәсен дә әйләнеп килмәде.
– Түзеп торып булмас, карт, булмаса, үзебез урап килик әле авылдан, – диде карчык, Суфиян картка машинасын кабызырга кушып. Алар килеп кергәндә Гөлфия белән Морат ду кубып өй җыештыралар иде. Энесенең тау кадәрле, ак кирпечтән төзелгән өенә күптән хатын-кыз кулы кирәк иде дә, өйләнми вакытын үткәрде шул. Икесенең сөйләшә-сөйләшә эшләгәннәрен бераз тыныч кына карап торган карчык бу күренешкә куанып бетә алмады, уртак тел тапканнар, димәк. Суфиян карт, җаныңа гөнаһ аласың, дип, килеп җиткәнче колак итен чәйнәгән иде, югыйсә.
“Бераз яшәп карыйк әле”, – диделәр беравыздан Гөлфия белән Морат һәм матур гына яшәп тә киттеләр. Эшсөяр, тыныч холыклы ир Гөлфияне күптән көтеп алган тиң яры итеп кабул итте дә куйды. Хатын-кызның күңел җылысын тою аңа бик рәхәт иде. Нигә әллә кайчан өйләнмәдем икән, дип тә уйлап куя ул кайвакыт. Инде кире генә кайтып китә күрмәсен. Гөлфиянең дә тын алулары иркенәеп китте. Тик төннәрен генә куркып уяна, һаман Заһир авыр йодрыклары белән китереп сугар кебек. Иң курыкканы – балалар ничек кабул итәр әниләренең бу гамәлен?
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: