Авылда ялгыз әнисе Вәлидә белән үскән кыз иде Гөлфия. Ни өчендер әтисе хакында бер дә сорашмады ул. Кечкенәдән әнисенә авыл тормышының бар авырлыкларын бүлешеп күнеккәнгәме, башка кызлар кебек дәртле дә булмады, күбрәк үз-үзенә бикләнеп, вакыты булганда бар сорауларга җавапны китаплардан эзләргә ярата иде. Мәктәптә белем ягыннан башкалардан калышмаса да, акча ягыннан мөмкинлеге чамалы булуын аңлап торганга, әллә нинди югары үрләр хакында хыялланмады. Әнисенең авыл халкына тегү тегеп, тамак туйдырганын күреп үсте ул. Алай гына түгел, мәктәпне тәмамлаганда үзе дә тегү машинасында ярыйсы гына эшләргә өйрәнгән иде инде. Кайвакыт күлмәк-фәлән кисеп булышкан әнисе янына килә дә: “Менә якасын болайрак уйсаң, матуррак булмыймы?” – дип әйтеп куя. Вәлидә кызының тегү эшенә кулы ятуына бик тә канәгать, гомере буе кешеләрне сөендереп, киендереп яшәде үзе. Күпме рәхмәт сүзләре ишетте. Тегүче һөнәре – хатын-кыз өчен менәмен дигән эш. Гөлфиясе дә ким-хур булмас, Аллаһы боерган булса! Шулай уйлый иде ялгыз ана һәм шулай булды да. “Район үзәгендә яңа көнкүреш комбинаты ачыла, анда тегүчеләр кирәк икән”, дигән хәбәрне ишетү белән, шунда юл тотты Вәлидә. Бәхеткә каршы, комбинат директоры итеп элек-электән район үзәгендә ниндидер җитәкче вазифада эшләп йөргән авылдашлары Вакыйф Нәсихович билгеләнгән булып чыкты. Ул Вәлидәнең гозерен тыңлагач, кызны берсүзсез алырга булды. Тик башта һөнәрчелек училищесына тегүчеләр курсына укырга җибәрергә тәкъдим итте.
Укып, осталык серләренә төшенеп кайткан кыз тегү эшенә кереште. Цехта күбесенчә яшьләр булганлыктан, эшләве дә күңелле. Көнозын ниләр генә сөйләшмиләр, торганы бер тормыш мәктәбе. Авылда үскән, тыйнак характерлы Гөлфия өчен коллективта эшләү бигрәк мавыктыргыч. Биредә шатлыгыңны да, хәсрәтеңне дә яшереп кала алмыйсың, алдан үзең сөйләп бирсәң кулайрак. Югыйсә, барыбер беләчәкләр. Цех җитәкчесе Фәрзәнә Хәбировна аеруча үткер, һәркемне үтәли күрә кебек, һәр тегүченең эшенә күз төшерү белән, кемнең ни дәрәҗәдә оста икәнен бәяләп өлгерә, хаталар булганда төзәттерү юлын да бик тиз таба.
Гөлфиянең кулы эшкә ятуын беренче көннәрдән үк чамалады җитәкче. Аның ятимә булуын, әнисенең авылда яшәвен, ярдәмгә мохтаҗ икәнен дә белеште. Биредә хезмәт хакының тегүдән кергән табышка бәйле булуын аңлатканнар иде инде тегүчеләргә. Күбрәк хезмәт хакы алыйм дисәң, заказчыларны җәлеп итүнең төрле отышлы юлларын табырга кирәк. Кибетләрдә кием-салымга кытлык кичергән халык инде тегү цехы ачылганга куанып бетә алмый иде. Ә беркөнне Фәрзәнә Хәбировна ниндидер шатлыгы бар кеше кебек, аеруча якты елмаеп килеп керде.
– Сөенче, кызлар! Безгә эшсез утыру түгел, тын алырга да вакыт калмаячак, – диде ул мөһим серен ачкан кебек. – Алдагы атнадан хуҗалыклардан, төрле оешмалардан махсус заказлар кабул ителәчәк.
Кызлар беразга сүзсез калдылар.
– Заказлар болай да җитәрлек лә ул, – дип әйтеп куйды шунда кемдер.
– Сүз күпләп махсус эш киемнәре тегү турында бара, кызлар. Механизаторларга, терлекчеләргә матур һәм уңайлы итеп махсус эш киемнәре тегү безнең цехка йөкләтелде. Ләкин шәхси заказларны да читкә куеп тора алмаячакбыз.
– Җитешә алмаганда сменадан тыш эшләргә ярыймы соң? – дип сорап куйды Гөлфия.
– Мин нәкъ шул турыда сөйләшергә теләгән идем дә инде, – диде цех җитәкчесе кызның кыюлыгына игътибар итеп. “Бик тырыш, инсафлы балага охшаган, – дип уйлап куйды ул эчтән генә Гөлфиягә тагын бер караш ташлап. – Заһир энекәшкә килен итеп төшергәндә начар булмас иде”.
Шул көннән башлап, ул аны аерым бер күзәтү астына алды, башкаларга караганда күбрәк ярдәм итәргә, кызның күңелен үстерергә тырышты. Заһир исә – район үзәгендәге оешмаларның берсендә шофер булып эшләүче, өйләнмәгән, шактый олыгаеп баручы егет иде. Бер өлкәнрәк, туган тиешле абыйсының зур гына түрә булуыннан файдаланып, артык мин-минлеклегә дә әйләнеп киткән иде инде. Гел отышлы рейсларны гына карап йөри, коллективка яңа машина кайтса, тизрәк хуҗа булырга тырыша. Аның мондый кыланышын гаиләдәге биш бала арасында бердәнбер ир бала булуы, әнисе Һәдиянең улын артык очындырып үстерүе нәтиҗәсе дип тә бәяләргә булыр иде. Өйләнми олыгаеп баруы да әнисенә ошаган кыз таба алмаудан иде булса кирәк. Шуңа да апасы Фәрзәнә Гөлфиядә әнисе Һәдия карчыкка охшарлык сыйфатларны күргәндәй булды – эшкә тырыш кыз начар холыклы булмас, ятимлеге баш иеп яшәргә дә өйрәткән булырга тиеш. Ул акрынлап кыз белән дуслашырга һәм аны Заһир белән таныштырырга әзерли башлады. Тормыш тәҗрибәсе чамалы булган Гөлфия Фәрзәнә Хәбировнаның “кармагына” ничек капканын сизми дә калды. Аның йөзендә җитәкче ышынычын һәм ярдәмен тоеп эшләү күпкә җиңелрәк иде шул.
– Сиңа ярәшергә бер кыз таптым әле, – диде Фәрзәнә Заһирга, беркөн авылга, төп йортка әниләре Һәдиянең хәлен белергә баргач.
– Ай-һай, апа, миңа бәлки ошар да. Өйдәге “прокурорга” ошар микән соң? Авызым бер генә тапкыр пешмәде ич.
– Ошар, бары да уйланылган, мин әйткәч, димәк, юкка түгел.
– Кайчан таныштырасың кызың белән?
– Берәр көнне вакыт табып минем янга, цехка кереп чык, күрерсең.
– Бик оста, уңган, тырыш бала.
Бу сөйләшүдән соң күп тә тормый кереп чыкты апасы янына егет, кызны да күрде. “Аһ!” итеп гашыйк булмаса да, ярамаслык кыз түгел, танышып карарга кирәк дигән фикергә килде. Бу хакта Фәрзәнә апасына әйткәч, анысы уеның барып чыгачагына ышанычлырак итеп эш йөртә башлады. Гөлфия авылга ялга кайтасы көнне туры китереп, сиздерми генә артыннан юлга чыгарга да, утыртып авылга илтеп куярга, бериштән кызны сөйләндерергә дә дигән план корылды.
Гөлфия җай чыккан саен кайтырга тырыша авылга. Нишләптер әнисе бик еш чирләштерә башлады. Беркөнне җыелыш үткәргәндә директор Вакыйф Нәсихович: “Озакламый эшчеләр өчен ике катлы торак йорт төзи башлаячакбыз. Фатирлар беренче чиратта бик мохтаҗларга һәм хезмәт алдынгыларына биреләчәк”, – дип сөйләгән иде. Бу хәбәр Гөлфия өчен аеруча куанычлы булды, авылдагы өйләре бик искергән, кышларын бөтенләй җылы тотмый. Фатирлы булса, әнисен рәхәткә чыгарыр иде, ичмасам. Үзенең дә юлда йөреп күпме вакыты әрәм була, бер күлмәкне артык тексә дә, акча ич. Әлегә Фәрзәнә апасы корган план гына сер булып кала иде. Теге көнне кайтыр юлга чыгып басу белән машина очрагач, сөенеп бетә алмады. Шоферы да якты йөзле булды, авыл башына кадәр китереп куйды.
Нишләптер әлеге машина аңа еш кына очрый башлады. Берсендә ялдан соң эшкә килгәч, Фәрзәнә Хәбировна кыздан җаен китереп, башкаларга ишеттерми генә сорап куйды:
– Я, Гөлфия, авылга кайтып килдеңме? Юлда озак тормадыңмы?
– Юк, Фәрзәнә Хәбировна, машина тиз очрады.
– Кызларга тиз очрый инде ул. Кара, кызыкай, теләсә кем белән бәйләнә күрмә...
– Юк инде, бик инсафлы егеткә охшап тора. Дөресен әйткәндә, аның егетме, түгелме икәнен дә белмим әле.
Без капчыкта ятамы? Сер озакламый чишелде. Гөлфия үзен машинага утыртып йөрткән кешенең Фәрзәнә Хәбировна белән сөйләшеп торганын күреп калды. Кеме икән ул Фәрзәнә Хәбировнаның? Цех начальнигыннан бу хакта сорау әдәпсезлек булыр иде, ә беләсе килә. Икенче юлы кайтканда егетнең үзеннән сорамый булдыра алмады. “Минем бертуган апам ул, – диде Заһир бер дә исе китмичә генә. – Ул сездә цех начальнигы булып эшли”. Бу танышуның ахыры кыз ярәшү белән төгәлләнде. Артык зурдан купмый гына туй ясадылар да, Заһирлар авылында, аның әнисе Һәдия карчык белән бергәләп яши башладылар.