Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 апрель 2021, 14:30

Илгиз ӘХМӘТОВ. Тәүге тамчы. Нәсер.

"Тулпар"ның "ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛ" конкурсына...Бар да дөрес булсын өчен, кайчак бер генә бөртек өмет тә юк икәнлеген анык белә торып та, шулай бушлыкка омтылган чакларым аз булмады. Нәкъ шушы тамчы кебек. Иңгә-иң атлаган иптәшләремнең барлыгын тоеп, алар сулышыннан ышаныч, рухи көч туплап, бурычыбызны бары тик бердәм генә үтәп булуын тәнемнең һәр күзәнәге белән аңлап. Яз килсен өчен. Җиңү килсен өчен!

Тып-тын. Кемдер күзләремнән сыйпаган кебек... Шундый нәфис, шундый йомшак итеп. “Уян инде, очкыным минем! Кояшның беренче нурлары бәхет өләшә!” Мин назланып борылып ятмакчы булам. Картыем. Тагын... Берничә генә минут... Тик күземә кояш нурлары төшә. Шул назлы кояш нурлары картыемдай сыйпаган икән битемнән. Колагымда шул ук йомшак сүзләр ишетелгәндәй: “Уян, акыллым! Һәр көн яңа бәхет белән туа. Бәхет – кояшның беренче нурларында...”
Йокы бүлмәсенең тәрәзәсе көнчыгышка караган, пәрдәнең ябылып бетмәгән өлешеннән кояш карый – нурлары минем күзләремә төшә. Күпме еллар үтеп киткән. Кайда гына каршыламадым беренче таң нурларын. Кайда гына... Илебезнең иң ерак көнчыгыш ноктасыннан Кронштадкача. Мәңгелек бозлы котыптан Кавказ тауларынача. Алай гынымы – Җир шарының мин аяк басмаган ноктасы да аз бит хәзер. Ә кояш... Ул мине, кайда гына булсам да, картыемның йомшак куллары белән битемнән сыйпый!
Торасым килми. Хәтер төпкеленнән төрле елларда булган хатирәләр калкып чыга. Өчәр тәүлек күз дә йоммый бурыч үтәгән чаклар, авырлыклар, югалтулар...
Шундый ягымлы итеп елмая ул. Тәүге нурлар дөньяга караган мизгелдә минем бөтен барлыгымны тутырган бердәнбер теләк: “Кояшкаем! Тынычлык бүләк ит дөньяга!” Үзем дә сизмәстән пышылдыйм бу сүзләрне.
Шул назлы нурларда, төрле төскә кереп, нидер чагылып китә: нәкъ тәрәз каршында өй кыегыннан җиргә сузылган боз-сөңге очыннан бүгенге көннең беренче тамчылары җиргә омтыла. Бүгенге көннең? Юк ла, быелгы елның беренче тамчылары!
Тып-тып... Алар – яз илчеләре. Яз, ниһаять, яз! Атналар буе күк гөмбәзен тоташ каплаган күңелсез соры болытлар, безнең түземлекнең чиген озак сынаган күз ачкысыз бураннар, чатнама суыклар да артта. Тәмам, кыш тәмам!
Әнә, тәрәзә каршындагы боз-сөңге буйлап кыяр-кыймас кына бер тамчы аска, җиргә омтыла. Күпме көткән ул бу мизгелне! Безнең кебек үк зарыгып, өметләнеп көткән. Нәкъ минем кебек. Безнең кебек.
Җемелдәп, беренче назлы нурларга иркәләнеп, аска омтыла. Боз-сөңгенең иң очына барып җитә дә, туктап кала: кыяр-кыймас кына аска карый, куркыбрак та торган кебек. Бер мизгел... Тагын бер мизгел... Тамчыны үзе кебек үк шаян, шулай ук җиргә омтылучы бүтән тамчылар куып җитә. Моңа кадәр куркыбрак та, базнат итә алмый да торган тамчы көч җыя, инде кыюлагы да арта.
Нинди зур тәвәккәллек таләп итә, күпме рухи көч сорый беренче булып адым ясау! Иң соңгы ноктага барып җитеп, алга – билгесезлекә ташлану...
Бар да дөрес булсын өчен, кайчак бер генә бөртек өмет тә юк икәнлеген анык белә торып та, шулай бушлыкка омтылган чакларым аз булмады. Нәкъ шушы тамчы кебек. Иңгә-иң атлаган иптәшләремнең барлыгын тоеп, алар сулышыннан ышаныч, рухи көч туплап, бурычыбызны бары тик бердәм генә үтәп булуын тәнемнең һәр күзәнәге белән аңлап. Яз килсен өчен. Җиңү килсен өчен!
Күпме өмет, күпме ышаныч шул бер тамчыга! Беренче тамчыга! Табигатьне, тоташ дөньяны уятып, яңа тормыш башлануын хәбәр итүче беренчегә...
Берничә минут үтәр. Инде кыектан тамчылар берсе арты икенчесе ярыша-ярыша алга омтылырлар. Хәрәкәт тыелгысыз. Тарих алга бара. Тамчылар, гөрләвекләр булып алга омтыла. Башта – якындагы инешкә, анда инде үзләре кебек үк тамчылардан торган бүтән гөрләвекләр белән бергә кушылып, ташкын булып – алга, тагын да зуррак җиңүләр яулау өчен – Иделгә.
Тоташ ташкын... Шушы агымдадыр баягы беренче тамчы да. Әлбәттә, шундадыр. Ә бәлки, кайдадыр җиргә сеңеп калгандыр. Тоташ ташкында бер тамчының язмышы беркемне дә кызыксындырмый...
Күземдә яшь бөртеге хасил була. Нәкъ шул беренче тамчы кебек. Чиста. Саф. Мәңге яшь иптәшләремнең намусыдай.
Иркәләп, юатырга теләгәндәй кояш нурлары битемнән сыйпый, күзләремдәге яшь тамчысында чагылып балкый. Бөтен дөньяны нурга күмә. Юк! Онтылмаячак беренче тамчылар! Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Мәңге күңелдә балкыр йолдыз нурыдай!
Язның беренче тамчылары...
***
Автор турында
Илгиз Әхмәтов – Илеш районының Дөмәй авылыннан. 1962нче елның 1нче гыйнварында якты дөньяга аваз салган. Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Ул диплом алган елны яшь белгечләрне Ерак Көнчыгышка эшкә чакыралар. Илгиз Тимерзаһит улы беренчеләрдән булып чакыруны кабул итә һәм гаиләсе белән ерак якларга юллана. Икенче югары белем ала – Томск дәүләт идарә системалары һәм радиоэлектроника университетын тәмамлый. Төрле урыннарда эшли. Бүгенге көндә туган авылында яши, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. “Озын-озак кайту юлы” повестеның русчасы (“Долгая дорога домой”) “Идел” журналында басылып чыкты.
Читайте нас: