Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 апрель 2021, 10:05

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Мин генәме гаепле? Хикәя (1)

...Сәйдә карчык күршесе Гөлфияне чәй эчереп, тынычландырып, бүлмәгә кертеп яткырды да, карты янына чыгып кунаклады. – Минем бер план бар иде, хупларсыңмы? – диде, Суфиянга сораулы караш ташлап. – Я, сөйләп кара соң. – Әллә димен, Гөлфияне иреннән аерып, Моратка димлибезме?..

Озын күлмәк итәкләрен түшле алъяпкыч бавына кыстырып, ак яулыгын артка каерып бәйләп, өйалды күтәрмәсенә чыгып баскан Сәйдә карчык абзар- кура тирәсендә мәш килеп йөргән картына бераз тын гына карап торды. Тазалык, пөхтәлек ярата аның Суфияны, яшьтән үк шулай булды. Әле дә, йорт тирәсендә бәйли торган киндер алъяпкычын буган да, малларны көтүгә кугач, утар тирәләрен себереп, тәртипкә китереп йөри. Эшне җиренә җиткереп башкармаса, күңеле булмый инде аның. Шулай итмәсә, тотынмый да ул аңа. Әнә йорт-җирләре дә яшеллеккә күмелеп, балкып утыра, әйтерсең лә аерым бер утрауга урнашканнар. Суфиян карт яшьтән үк кайда нинди ятрак агач күрсә, шуны алып кайтып утыртты. Башкалар чиләк күтәреп, әрәмәгә шомырттыр, баландыр җыярга киткәндә, аның карчыгына ындыр артына гына чыгасы. Нинди генә куак юк анда! Бакчада эшләп арыганда икәүләп шунда барып утырып, җаннарына ял да алалар, җитмәсә. Матурлап эшләнгән койма-капка, йорт башлары да картның оста куллары белән бизәлгән. Сәйдә карчык картының әле тиз генә эштән туктарга исәбе юклыгын аңлагач, эндәшми булдыра алмады:
– Карт дим, карт, кер әле! Чәй дә суына, сөйләшәсе сүз дә бар.
– Нәрсә, ут капканмы әллә? Иртә таңнан нинди важный эш тагын?
– Сиңа иртәме, кичме, барыбер түгелмени? Кеше язмышы турында сөйләшергә кирәк.
– Кеше язмышы турында дисеңме? Кулдан бик эш килә торган кешеләр инде без хәзер!
– Я, ярар, күп сөйләнмә, әйдә дигәч, әйдә.
Суфиян карт өйгә кергәндә бер як читтәрәк күзе-башы шешенеп, кан савып беткән, яшенә төелеп утыручы хатынны күреп, башта танымый торды. Ныклабрак караса, күршедә генә яшәүче Гөлфия икән. Мондый күренешнең инде беренче генә түгеллегенә күнеккәнгә, артык гаҗәпләнмәде ул.
– Я, әйдәгез әле, башта кайнар коймак белән чәй эчеп алыйк, – диде Сәйдә карчык, чынаякларга хуш ис бөркеп торган һинд чәен агызып.
– Син капканы бикләп куйган идеңме?- диде нидер исенә төшкәндәй Суфиян карт. – Ышанасың ул җәһелгә, монда да кереп җитәр, тавыш күтәрергә дә күп сорамас.
Сүз әлеге елап утырган хатынның ире Заһир турында икәнен барысы да аңлап тора иде.
– Әллә, димен, Гөлфиягә ярдәм итик микән, карт, күпме газапланырга була, ул да адәм баласы бит, – дип сүзен дәвам итте Сәйдә карчык картына сораулы караш ташлап.
– Ничек итеп? Андый юньсез кешене без генә җиңәрлекме?
– Юк инде карт... Безгә аның кирәге дә юк. Гөлфияне башка юл белән коткарырга кирәк иде димен.
– Үзең кара инде, карчык, андыйга хатын-кыз остарак була, – диде Суфиян карт, минем эш шуның белән тәмамланды дигәндәй.
Чәйгә амин тотып, өстәл яныннан торып китү ягын карады. Түр якка чыгып, телевизорны кабызды да, диванга барып утырды. Карчыгы өстәлне җыештыргач, көн эсселәгәнче бакчага чыгып, бераз бәрәңге утап керергә иде исәпләре. Иреннән кыйналып, картлар янына яклау эзләп кергән Гөлфияне кабат кызганып куйды ул. Аллаһыга шөкер, Сәйдәсен гомергә дә алай рәнҗетмәде. Ярты гасырга якын бергә гомер итү дәверендә төрле чаклар булгандыр, әмма хатын-кызга кул күтәрү дигән уй килеп тә карамады башына. Әнә балалары да бу килештән сүз тигезерлек түгел, гөрләшеп дөнья көтәләр. Сәйдәсе дә олы җанлы хатын булып чыкты, бианасы белән бергә картайдылар, дисәң дә була, өйдәге тынычлыкка күпләр соклана иде. Гафирә карчык, Суфиянның әнисе ягъни, өч-дүрт ел элек кенә бакыйлыкка күчте. Хәзер менә шулай, аның фатихасы белән пар күгәрченнәрдәй яшәп яткан көннәре.
Сәйдә карчык күршесе Гөлфияне чәй эчереп, тынычландырып, бүлмәгә кертеп яткырды да, карты янына чыгып кунаклады.
– Минем бер план бар иде, хупларсыңмы? – диде, Суфиянга сораулы караш ташлап.
– Я, сөйләп кара соң.
– Әллә димен, Гөлфияне иреннән аерып, Моратка димлибезме?
Башта элеге сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермәгән Суфиян карт беразга өнсез калды.
– Ничек? Ир хатыны ла ул. Кеше хатынын димләп буламыни?
– Ир хатыны, дип, гомер буе бер ир рәхәте күрмәгәнгә ир хатыны буламыни? Күпме изелеп яшәргә инде аңа! Балалары үскән, аңларлар әле әниләренең хәлен.
– Үзең кара инде, – диюдән ары сүз тапмады Суфиян карт.
Сәйдә карчыкка шунысы да җитә иде. Хәзер ничек итеп өйләнми яшәп яткан энесе Морат белән Гөлфиянең язмышын бәйләү хакында уйлыйсы гына калды.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле сакланды.
***
Автор хакында
Гөлфинә Сәлимова 1951 елның 24 июлендә Илеш районы Яңа Нәдир авылында туып үсә. Мәктәптә укыганда ук журналист булырга хыялланса да, гади авыл кызына бу юнәлештә юл күрсәтүче булмый. Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Партия, совет эшләрендә актив катнашкан кызны 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп алалар. Ә 1979 елның апреленнән үзенең теләге буенча район “Маяк” гәзитенең партия бүлегенә хәбәрче итеп җибәрәләр. Шул рәвешле ул биредә утыз елдан артык хезмәт сала, хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Гөлфинә Мирзаян кызы һаман тынгылык белми, лаеклы ялга чыккач та язуын дәвам итә. 2014 елда аның авторлыгында район гәзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап дөнья күрә һәм тәҗрибәле журналист гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Шул рәвешле үзе дә сизмәстән иҗат эшенә тотына ул. Беренче хикәясе 2015 елда республика “Өмет” гәзитендә дөнья күргәч, иҗтчыга яңа канатлар куелгандай була. Язмалары район һәм республика матбугатында басылып тора. Аның хикәяләре “Акчарлак-2018” республика әдәби альманахына кертелде. Шулай ук 2018–2019 елларда район “Маяк” гәзите янындагы “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән берлектә чыгарган китапларда дөнья күрде. Үткән ел үзнәшер юлы белән “Таулар белән серләшәм” дигән китабын чыгарды. Ул 2019 елның мартыннан “Балкыш” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә.
РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: