Чәчмә әсәр
6 Апреля 2021, 07:05

Зәйфә САЛИХОВА. Мунча. Хикәя

– ...Әминә, сорарга да уңайсыз инде, миңа иртәгәгә бераз акча кирәк иде, хезмәт хакын бирмәделәр, берәр мең биреп тора алмассыңмы? Булган акчаны, үзең беләсең, малай, Рәзилә алып китте. Аннары, мунча яккан идем, бер ялгызыңа мәшәкатьләнеп ягып та йөрмәссең. Әйдә мунча юынырга кер, шунда, булса, акча да алып керерсең.Әминә бер тын ни “ә”, ни “җә” дияргә дә белми торды. Ул арада күршесе: “Әйдә, кер, кер, юын, мунчаның пары да, суы да җитәрлек”, – дип, трубкасын салып та куйды...

Кичкә таба буран көчәйгәннән-көчәйде. Ажгыр җил, мине ишетәсезме дигәндәй, тәрәзә капкачларын шакылдата, түр тәрәзә алдында утырган ялгыз миләш агачын селкетепме-селкетә, аның ботаклары пыялага бәрелеп-сугылып ала... Иртәнгә тагын юлларга, сукмакларга көрт тулачак...
Ярый әле иртәгә шимбә, эшкә ашыгасы юк, дип уйлап куйды буран котыруын күзәтеп, залның урам якка караган тәрәзәсе янында басып торган Әминә. Болай булгач иртәгә башта ишегалдын, урам юлына илткән сукмакны кардан тазартасы булыр, аннары өйләрен җыештырасы, идәннәрен юасы... Кызы Камилә бер айга якын инде сессиядә, читтән торып университетта укый, Самарада. Ә ул берүзе менә дөнья көтә: эшенә бара-кайта, этен, песиен ашата, карын чистарта. Ир-ат буламагач ни, ана, быел мунчасына утыны да җитәр-җитмәс. Ир үлде – итәк ертылды, дип белеп әйтә шул ул халык. Әмәлгә калганда көрәгенең дә сабы какшаган, менә чыгам, менә чыгам дип, селкенеп тора. Ире, Дамиры исән булса-а, кыш буе кар тазартып та чиләнмәс, утыным җитмәс дип кайгырмас та инде. Бигрәкләр иртә китте шул ул бу якты дөньялардан – рак дигән явыз чир гүәрдиндәй ирне екты да салды, тәҗрибәле табиблар эшләгән операция да коткара алмады. И-и, ул гынамы, зират бит башланмаган шырпы кабы кебек шыплап тулган. Тормыш яхшырганнан-яхшыра сыман, ә җир куенына керүчеләрнең исәбе-саны юк... Зираттагы фотолардан гел яшьләр, әле җир җимертеп, сөеп-сөелеп яшәр ир-егетләр, хатын-кызлар карый. Күпме халык юлларда аврияләрдә һәлак була, эчкечелек, наркомания афәтләреннән кырыла...
Күңелсез уйларга бирелгән Әминәне сискәндереп, кинәт телефон шылтырады. “Кем булыр икән бу, кызы дисә, аның белән көндез генә сөйләште?”
– Алло, кем әле бу, тыңлыйм?..
– Әминә, исәнме, бу мин әле, күршең Рәис.
– Әйе, таныдым, ни йомыш, Рәис?
– ...Әминә, сорарга да уңайсыз инде, миңа иртәгәгә бераз акча кирәк иде, хезмәт хакын бирмәделәр, берәр мең биреп тора алмассыңмы? Булган акчаны, үзең беләсең, малай, Рәзилә алып китте. Аннары, мунча яккан идем, бер ялгызыңа мәшәкатьләнеп ягып та йөрмәссең. Әйдә мунча юынырга кер, шунда, булса, акча да алып керерсең.
Әминә бер тын ни “ә”, ни “җә” дияргә дә белми торды. Ул арада күршесе: “Әйдә, кер, кер, юын, мунчаның пары да, суы да җитәрлек”, – дип, трубкасын салып та куйды...
***
Икеләнеп торса да, Әминә әзер мунчага барырга булды. Уңайсызлыкка уңайсыз инде: Рәиснең хатыны әйбер, әлеге шул дөнья тулган чүпрәк-чапрак алырга Мәскәүгә китте. Шәп, чукынычык, Әминә кебек ташка үлчим эш хакына карап тормый, Мәскәүдән, күмәртәләп сату базарыннан сумка-сумка әйбер алып кайта да оешмадан-оешмага йөреп сата – акча эшли. Әлбәттә, сатып алган хакына түгел инде. Ул аның товарын мактавы! Иң шәп сатучыларың,чегәннәрең, үзбәкләрең бер читтә торсын, валлаһи! Алмас җиреңнән аласың.
Ә малайлары Камилә шикелле сессиядә, Уфада. Ярый инде, уңайсыз булса да. Иртәгә әле буран әллә басыла, әллә юк... Бер үзенә өйдән су ташып, кар астыннан утын чыгарып мунча якканчы. Бер уңай акча да бирер, үзләре кирәк чакта ярдәмгә килүдән бер дә баш тартмыйлар.
Әминә шампунен, исле сабынын, алмаш киемнәрен, сөлгесен пакетка тутырып, искә пәлтәсен, аягына пимасын киеп, кесәсенә меңлеген тыкты да ишеген бикләп күршеләренә юнәлде. Шөкер, буран әле юлны күмәргә өлгермәгән, басыла да төшкән кебек. “Акчаны мунчадан чыккач кертеп бирермен, рәхмәт әйтмичә чыгып китү килешмәс”, – дип ният итеп куйды ул капкадан кергәндә.
Рәхмәт яугыры, керүенә үк Рәис ишегалды утын кабызып куйган, үзе күтәрмәдә басып тора иде.
– Әминә, мунча ишеге ачык, бүтән керер кеше юк, рәхәтләнеп, озак итеп юын, чыкканда ишеген бикләп чыгарсың, ачкычы шунда, – диде Рәис. Шаяртып: “Аркаңны ышкырга барыйммы?” – дип тә өстәмәкче иде дә, уеннан кире кайтты.
– Рәхмәт инде, күрше, – дип кенә әйтә алды Әминә.
Кесәсендәге меңлеген сузмакчы иде дә, Рәис кереп тә китте. Ярый инде, мунчадан соң бирермен әле дип уйлап, Әминә мунчага юнәлде.
***
Күршесе Рәиснең алтын куллы кеше, балта остасы икәнен яхшы белә, күреп тора Әминә. Ул йорт-җире, абзар-келәтләре әллә кайдан ялт итеп тора. Ә мунчасын әйткән дә юк!
Ялгыз хатын тышкы ишекне бикләп алды да шул минуттан рәхәтлек дөньясына чумды. Мунча чоланында бәләкәй генә өстәл, аның өстендә радиоалгыч уйнап утыра, талгын музыка тормыш мәшәкатьләреннән арын дигән сыман тыныч, рәхәт бер халәткә көйли. Стенага эленгән көзгегә карый-карый, Әминә өс киемнәрен салды. Булгач та булыр икән: мунча алды да җып-җылы, аягаста палас... Аның үзенекендә тизрәк эчкә керергә кирәк, югыйсә баштанаяк салкын өтеп ала.
Чишенеп беткәч, Әминә тагын көзгегә күз салды: кырык биштән узса да, буй-сыны шул, матур килеш сакланган; бераз уңайсызлынау һәм сагаю оялаган күзләреннән моңсу сагыш сирпелгән хатын карап тора иде. Көзгедәге үзенә оялчан елмаеп, Әминә мунча ишеген ачты. Буран, ялгызлык салкынлыгыннан арындырырга теләгәндәй, хатынның тәненә каен себеркесе исе килеп торган эсселек ябырылды.
Җыйнак кына мич, стеналарда оста кул уйган агач бизәкләр, пар ягына ыспай ишек, сабын, шампунь, гель ише нәрсәләр куярга эшләнгән матур киштә... Барысы, барысы мунчаны пакьләнү, сафлану, тазарыну дөньясы итә иде. Әминә зур җиз табакка мул итеп су салып бөтен тәнен – башыннан алып аяк очларына кадәр юып төшерде, чәчләрен чылатты. Аннар пар ягына кереп, болай да эссесе чажлап торган ташка су салып, ләүкәдә хәле беткәнче чабынды. Оста куллар бәйләгән пөхтә каен себеркесенең хуш исен иснәде. Мунча алдына чыгып хәл алганнан соң чәчәләрен кат-кат шампунь белән юды, мунчаласын сабынлап тәннәрен ышкыды. Яңадан тугандай булды ул. Шушы кадәр рәхәт мунча өчен юынырга чакырган күршесенә рәхмәт тойгысы көчәйгәннән-көчәйде. Мунчадан чыккач, Алла боерса, өендә мәтрүшкәләп, баллап чәй эчәр...
Үзе артыннан мунчаны тәртипкә китергәч, Әминә ашыкмый гына алмаш киемнәрен киде. Ул тагын да матурланган: бит очлары алмадай кызарган, ак тәне җиңеләеп, сафланып калган иде. “И мунчалары, үзләренә тигезлектә яшәп, озын-озак куанычка булсын”, – дип күңеленнән теләкләр тели-тели, Әминә мунча ишеген бикләде.
***
Сөенеч вә рәхәтлектән балкып өйгә килеп кергән Әминә Рәиснең телефоннан сөйләшүен абайламый да калды:
– Рәхмәт инде, Рәис, мунчагыз шулкадәр әйбәт: ул пары, ул сулары, ул себеркесе. Кулларыгыз-аякларыгыз сызлаусыз булсын, Рәзиләң белән тигез гомер итеп, бергә рәхәтен күрегез, – дип тезде дә тезде ул.
Телефон тотып торган Рәис кулы белән алга үтәргә кушты, гафу үтенгәндәй бер телефонга, бер аңа карап, тыңлый бирде. Әминә үтеп, акчасын өстәлгә куйды. Рәхмәтен Рәис ишетмәде, сөйләшеп бетсен инде дип, ишек төбендә туктап калды.
Күрәсең, телефонның теге башында Әминәнең тавышын ишеттеләр, кем ул, дип сорадылар, бугай.
– Кем булсын, күршебез, Әминә, – диде Рәис трубкага. Аның бу җавабы телефоннан сөйләшүчегә бер дә ошамады, күрәсең. “Нәрсә эшләп йөри ул анда, төнлә, синең янда?” – дигән сорау яңгырады булса кирәк.
Рәиснең йөзе үзгәреп китте, ул бу әдәпсезлекне, гаделсезлекне көтмәгәнгә күрәме, сүз таба алмый торды, аннары каушый-каушый, ашыга-ашыга:
– Син нәрсә, Рәзилә, ул миңа акча кертте, мин аны мунчага чакырдым, барыбер утырып кала, – дип аңлатырга тотынды.
Тик аны Рәзилә инде тыңламый иде, бугай.
– Әле син анда, мин югында күрше бичәләре белән мунча керәсеңме, безнең мунчада аркаларын ышкыйсыңмы? – дип ямьсез тавыш белән кычкыруы Әминәгә дә ишетелде сыман. Һәр сүзен ишетмәсә дә, ул моны күңеле, йөрәге белән тойды.
Нишләргә белмәгән Рәис шап итеп трубкасын куйды һәм хатыны өчен гаять уңайсызланган хәлдә:
– Ә үзе ниндидер дусларында, табын артында, – диде әллә үзенә, әллә Әминәгә.
Әле генә мунчадан тазарынып, пакьләнеп чыккан гөнаһсыз хатынның өстенә бер чиләк пычрак су сиптеләрмени: йөзе агарынып китте, күзләренә яшь тулды... Ул, елап җибәрмәс өчен, Рәискә күтәрелеп карамыйча гына тагын бер тапкыр “Рәхмәт” диде дә чыгар ишеккә ташланды.
– Әминә, тукта, тынычлан!
Рәис өстенә киеп тә тормыйча аның артыннан иярде. Капкадан чыкканда Әминәне куып җитеп, җиңеннән тотып алды. Рәзиләгә рәнҗегән хатын туктарга да, аны тыңларга да теләмәде, ычкыныйм дип тартылуы булды, бөтен гәүдәсе белән кар күмгән сукмакка барып төште. Җан ачуы белән сикереп торды да, иске пәлтәсенең төймәләре ычкынып куенына, кыска кунычлы пимасына тулган карны кагып та тормыйча, көрт ера-ера өенә атлавын белде.
***
Автор турында
Зәйфә Миргазиян кызы Салихова 1957 елның 28 мартында Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында туган. Мәтәүбаш сигезьеллык мәктәбен, Бәләбәй педагогия училищесын, Башкортстан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Аскын районының Үрмияз, Бәләбәй районының Акбасар авыллары мәктәпләрендә укыта. Чирек гасыр – журналистикада, Бәләбәй районы, аннары шәһәр һәм районның берләштерелгән гәзитендә эшли, соңгы чорда мөхәррир урынбасары йөген тарта. Үзнәшер юлы белән чыккан «Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез» (шигырьләр), «Ак җыр» (чәчмә) китаплары авторы. 2019 елда Башкортстан «Китап» нәшриятында «Офык яктысы» күмәк җыентыгында хикәяләре басылды.
Озак еллар «Бәләбәй утлары» әдәби берләшмәсен җитәкли. Ай саен гәзит битләрендә «Бәләбәй утлары» сәхифәсен оештырып килде, 2010нчы елда берләшмә әгъзаларының әсәрләре тупланган «Төсләр балкышы» дигән китап дөнья күрде. «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестиваленең жюри әгъзасы буларак, республикабызның төрле районнарында яшәүче һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатын туплауга, һәр ел саен нәшер ителүче
«Салават күпере» җыентыгын төзүгә күп көч сала. Мәкаләләре, хикәя-нәсерләре, шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында даими дөнья күреп тора. «Тулпар» журналы (2007-2008), «Өмет» гәзите (2019) үткәргән хикәя конкурслары лауреаты. Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре.
Читайте нас