Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 апрель 2021, 12:04

Венера МӘҖИТОВАдан шәп хикәя. Үч

Бер генә тойгы — бәхилләшә алмыйча китү ихтималлыгы гына үзәген өзә. Нишләп 18 ел буена уйланмады икән ул шул хакта. Килененә карата кылган начарлыкларының кайчан да булса бер үзенә әйләнеп кайтачагын чамаламады. Ни өчен ул гомере буе килененнән үч алу тойгысы белән яшәде?

Урра! Иртәгә иртән Рәмис эшкә китә. Себергә – озын акча артыннан. Гөлнара бу көнне түземсезлек белән көтә. Ух, китсен генә Рәмисе, тупсадан атлап кына чыксын, беләчәк ул нишләргә кирәген, беләчәәәәк! Йокы бүлмәсендә яткан теге җен корткасының иманын өшкерәчәк! Нәкъ үзе кебек рәнҗетәчәк!
Гөлнара күңеленә шундый уй килүгә куанып, учларын учка уып куйды, нәфрәтле карашын бианасы яткан бүлмә ягына таба борды. Үзенә генә ишелерелек итеп: “Зәһәр еландай чакларың үттеме, әәә, убырлы карчык?” — дип пышылдады.
Аһ, күп көтте бу көнне Гөлнара! Бик күп көтте. Аллаһтан сораплап-ялварыплар көтте. Рәмис эшкә китәсе көн төшләренә кереп йөдәтте. Бик нык теләсәң, теләк кабул була диләр бит ул... Ниһаять, менә ул көн дә килде.
Рәмис аны-моны сизмәсен өчен Гөлнара кулыннан килгәннең барын да эшләде: юлга дип каз кыздырды, пироглар, өчпочмаклар пешерде. Хәзинәдә булганы белән Себергә китәсе сумканы шыплап тутырды.
Кичен чәй эчәргә утыргач, Рәмис, алда нидер буласын сизенгәндәй, ипләп кенә сүз башлады:
— Гөлнара, үзең беләсең, авылда юньле эш юк. Эш булмагач, акча да юк. Синең идән юганга алган 7 меңең белән генә тормышны алып барып булмый. Әгәр нужа чабудан тартмаса, урын өстендә яткан әнкәйне калдырып Себер ягына аягымны да атламас идем. Илмирны быел укырга кертәсе бар. Гөлназ да, кара әнә, буйга ничек үсеп китте. Киемнәрне аңа да яңабаштан аласы була. Эшләп кайткач, Уфага кибетләрдә йөрергә барырбыз. Сиңа да берәр матур күлмәкме, кофтамы алырбыз. Син ни... мин югында әнкәйне әйбәтләп кара инде, яме. Каравың әнкәйгә булса да, савабың үзеңә булыр.
Чирләмәгән булса, кыштыр-кыштыр гына үз көенә йөреп торыр иде дә соң, менә бу каһәр суккан инсульт бәрде бит үзен. Каян килеп чыкты диген шул чир? Инсульты җиңел генә, параличламый гына узган булса, әйбәт буласы иде дә. Хәзер, әнә безнең ярдәмнән башка кашык та тота алмый. Мөлдерәп күзгә карап ята, - диде дә Рәмис, тамагына төер тыгылуын тоеп, калагы белән чынаягындагы чәен болгатырга тотынды.
Гөлнараның күңеленең бер кылы зыңлап куйгандай булды. Рәмисне кызганудан йөрәге өзгәләнде. Ләкин бу минутлык кына хис булды. Рәмисне җәлләү тойгысын шул ук мизгелдә бианасына булган нәфрәт хисе алыштырды. Эченнән генә:” Рәмискәем, җәлдер дә соң анаң. Теге вакытта еландай теле белән йөрәгемне агулаган мәлдә син мине кызганмадың шул. Анаң белән бер сүздә булдың. Әткәйләрем: “Балаларың хакына иреңне дә, бианаңны да гафу ит”, - дигәнгә генә аерылышмыйча калдым бит! Йөрәгемнән кара кан тамып торган ул мәлдә кем кызганды мине? Кем җәлләде ? Кем хәлемә керде? Синме? Елан агуыдай яман телле анаңмы? Беркем дә түгел бит! Ул яралар әле дә төзәлмәгән... сулык- сулык килеп әрнеп торалар. Юк, тагын бер кат, юк! Кызганасы эшем юк анаңны! “И Аллаһы Тәгаләм! Син барысын да белеп-күреп торучы бит! Үз җәзаңны бир шул яман телле бианама! Үзең хөкемеңне чыгар” – дип күккә карап күз яшьләре түккә мәлләрем аз булмады. Аллаһы Тәгалә ишетте теләгемне: дөядәй гәүдәле биананы урынга егып салды. Шулай шул ул дөнья....Бер алдын, бер артын күрсәтә торган. Теге чакта, минем йөрәгемне яшен камчысыдай теле белән көйдергән бу җен карчык та, мөгаен, көннәрдән бер көнне урын өстенә каласын уйлап та карамагандыр. Гел шулай җиргә каты басып, ут чәчрәтеп йөрермен генә дип уйлагандыр. Алай түгел шул ул дөнья, син дигәнчә генә дә бармый шул ул... Шуңа һәр сүзеңне әйтер алдыннан бер мизгелгә тукталып калырга, хакмы бу әйтеләсе сүзем, кеше рәнҗетерлек түгелме, дип уйларга кирәк шул ул. Кайбер сүзләр, авыздан очып чыгалар да, йөрәккә ук булып кадалалар. Кайбер сүзләр Агыйдел бозыдай туң күңелләрне дә эретеп җибәрәләр. Сүзнең көче әйтеп бетергесез зур шул . Гап-гади генә бер сүз кеше күңелен каната да, гап- гади генә бер сүз кеше күңелен канатландыра да ала шул. Әнә бит, 105 яшьлек күрше әби ни ди: “Берәрсе белән сөйләшеп китәрмен дә, авызымнан ялгыш сүз очып чыгар”, —дип әнкәем капка төбенә чыкмый иде” , —ди. Их, бармы икән ул дөньяда Миңнезадә әбинең әнисе кебек шундый кешеләр хәзер? Юктыр, мөгаен...Без, бүгенге заман кешеләре, әйтәсе сүзебезне җиде иләк аша түгел, бер иләк аша да үткәреп тормыйбыз: тотабыз да әйтәбез. Ә ник әйтмәскә? Бөтенесе ни уйлаганын йөзеңә бәреп әйтә торган заман бит: Инстаграмда, әнә, халык артистларга үзенең сүзен әйтә, сәяәсәтчеләрне дә энә теле белән төртеп-төртеп ала. Ирек бездә бүген! Сүз иреге!! Сүз идарә итә кешеләр белән! Сүз күп нәрсәләрне хәл итә. Кызганыч, җиде кат уйланып әйтелгән сүз түгел, уйланылмый әйтелгәннәре күбрәк йөрәкне өтә.
Рәмиснең:
— Хатын! Нәрсә уйга баттың? — диюе Гөлнараны уйларыннан айнытып җибәргәндәй булды.
— Юк , юк, кадерлем, нишләп батыйм, ди? Син юкта ямансу булыр дип кенә уфтануым инде. Ни генә дисәң дә, берүземә фәлән баш мал, балалар, әни кала бит! Ерып чыгалсам, димен инде....
—Чыгарсың, Гөлнаракаем, чыгарсың. Шәһәрдә үссәң дә, эшкә уңган-булган бит син! Менә әзрәк эшләп кайтам да, чөкердәшеп кенә яшәрбез әле, Алла бирсә. Аллаһның рәхмәте белән күрше авылда завод төзи башлыйлар, дип тә сөйлиләр. Шунда эшкә керермен. Гел яныңда гына булырмын, — дип Рәмис сак кына Гөлнарасының кулына кагылды.
Шулчак Гөлнарага әллә ничек кыен булып китте, күкрәк турын уңайсызлану тойгысы биләп алды. Битендә тимгел-тимгел таплар барлыкка килүен тойды. Әллә ирем хакына уйлаган уемны чынга ашырмаскамы, дигән уй күңеленә килеп керде. “Юк! Син моны эшләргә тиеш!” дип, икенче уе шунда ук монысына каршы төште. Гөлнара икеле-микеле уйлар өермәсендә калды. Йөрәге бертуктаусыз: “Нишләргә? Нишләргә?” дип типте. Бер якта — ире, урын өстендә яткан бианасы җәл булса, икенче яктан, 18 ел буена йөрәгендә йөргән үч алу тойгысы күңеленә тынгы бирмәде.
***
Гөлнара алга карап яши торган хатын. Төн артыннан көн туасы, болыт артыннан кояш чыгасы мәлне ул тыны белән тартып алырдай булып көтте. Ниһаять, Рәмисе ишекне ябып чыгып китте. Каникул чоры бит, балалары кичә үк югары очка —дәү әниләренә кунакка юлландылар. Өйдә биана белән икесе генә калдылар.
Гөлнара күңелендә зәһәр еланнар биешә башлаганын тойды. Бу сәгатьтә ул, гадәттә, бианасына ботка пешереп ашата иде. “Бүген ачка чәнкетәм мин сине! Ят шунда сидеңә-бугыңа буялып, бер йотым суга тилмереп”, — дип , ботка пешерәсе урынга аш салып җибәрде, өс-башын төзәткәләде. “Рәмис китте, җыена башладыгызмы әле?” — дип ахирәтләренә шалтыратып алды. Аннары, чит ил музыкасын акыртып куеп, идән юарга кереште. Биана ягына борылып та карамады. Өч сәгать дигәндә табыны корылган, өе җыештырылган иде инде.
Менә берәм-берәм ахирәтләре дә килә башладылар һәм һәркайсы өстәл артыннан урын алдылар.
— Хафаса апага хәер алып килгәнием. Кайсы бүлмәдә ул? — диде йомшак күңеле белән барысының да һушын ала торган Нәфисә.
Ахирәтенең бу сүзен ишетүгә, Гөлнараның йөзеннән кара күләгә шуышып узгандай булды:
— Китер хәереңне үземә. Керәсе булма шуның яныңа. Бер көн булса да күзем күрми торсын. Әйдәгез әле, ахирәтләр, ирем эшкә китү хөрмәтенә бергәләп күңел ачыйк әле, — дип, Гөлнара бианасы яткан бүлмәгә таба атлаган ахирәтенең юлын бүлде.
Нәфисәнең Гөлнараны үпкәләтәсе килмәде.
— Сезгә дип алып килгәч, кире апкайтмыйм инде. Балаларыңа бирерсең, — дип, кулындагы төргәген шкаф кырыена куйды да, табын артына килеп утырды.
Табын артына утыргач, иң беренче булып Гөлнара сүз алды:
— Кызлар-йолдызлар! Сезнең белән күптән очрашып шушылай матур итеп утырасы килә иде инде. Үзегез беләсез, ир өйдә чакта болай итеп күңел ачып булмый. Ул Себергә китәм дигәч үк күңелгә менә шушы сезне чакыру теләге килде. Уйланган эш — беткән эш, диләрме әле? Менә бу көн дә килде. Хатын-кызның бит аның эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел. Аңлыйм, эшегез дә күп булгандыр. Бер нигә карамыйча, чакыруымны кабул итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Әйдәгез, бүген бөтен борчу-мәшәкатьләрне онытып күңел ачыйк, серләшик, күңелләрне бушатыйк әле. Компьютерга перезагрузка кирәк булган кебек, без дә әзрәк үзебезгә перезагрузка ясап алыйк.
Гөлнара уңган-булганлыгы белән бар тирә-якта дан тота, ашның иң тәмлесен ул пешерә, салатның иң тәмлесен дә ул әзерли. Төш вакыты булганлыктан, барысының да карыннары ачкан иде. Ахирәтләр чәнечке-кашыкларын эшкә җиктеләр. Шулчак Гөлнараның исенә бианасы килеп төште. Ул исенә төшүгә, күкрәк турын янә үч алу тойгысы биләп алды: “Бүген ачка чәнкетәм мин сине, убырлы карчык! Без ашаганны тыңлап, авызыңны чәпелдәтеп ят, яме. Килен булып төшкән мәлләремдә тәмле ризыкларыңны яшереп ашаган чакларыңны исеңә төшереп ят!”— дип уйлап куйды, үзе исә эчендәге нәфрәт шарының иртә белән офыктан күтәрелеп килүче кояш сыман зурая баруын тойды. Ләкин табын артында утыручыларга аны-моны белгертмәде. Ачуын ипләп кенә басып куйды.
— И, Гөлнара, әйтсәм, әйтим инде. Бу Кырым шәрабе безнең- шапылдык авызлы авыл кызларының кече теленә дә йокмый. Күңел ачу мәҗлесе була дигәч, мин үземнең производствоны – “Сәмигулла” дусны алып килдем. Әйдә, шунсын да тәмләп карыйк әле,— дип, Гөлнур, кара сумкасыннан “Беленькая” язулы акбашны чыгарды.
— Иии булдырыр шушы Гөлнур. Сез әле дә булышасызмыни? Без күптән туктаттык инде, - дип сүзгә кушылды түбән оч урамыннан мәҗлескә килгән Алсу.
— Сез генә түгел, күпләр туктатты инде аны. Файдасын күргәч, без туктатмый тордык әле. Берничә ел чорма башында тотканнан соң, алып төшеп, аппаратны кабат эшкә кушып җибәрдек. Ни генә эшләсәң дә шул “акбаш” кирәк бит. Кибеттә аракы дип ни сатканнарын каян беләсең? Шуңа үзебезне барыбер үзебезнеке булыр, дидек.
Рюмкалар зең-зең килделәр. Ахирәтләрнең йөзләренә кичке шәфакъ яктысыдай алсулык йөгерде. Аш артыннан бәлеш чыкты, ахирәтләр көлешә-көлешә тәмле ризыклар белән сыйланды.
— И бигрәк тәмле әзерләгәнсең дә инде, Гөлнара. Шәһәрдә яшәп, шеф повар булып эшләсәң, фәлән йөз мең хезмәт хакы алырые, билләһи. Ятасың инде шушында – авылда әрәм булып,— дип, ахирәтләрнең берсе сүз энәсе белән Гөлнараның авырткан җиренә төртеп алды.
— Маңгайга шәһәр түгел, авыл язылган булгандыр инде, кызлар , —дип уфтанып куйды Гөлнара һәм голт итеп бокалындагы шәрабен эчеп җибәрде. Шәраб күңелне йомшарта, диләр бит ул. Гөлнараның да күңеле тулып китте, ике бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәп төште һәм ул, әкрен генә күңел йомгагын үткәннәргә таба тәгәрәтеп җибәрде:
—Шушында - җәһәннәм читендәге урнашкан бер авылда интегергә язгандыр инде миңа, кызлар. Иии, сөйләсәң —сүз, сөйләмәсәң түз, дигәндәй, тыштан караганда ялтырап торгандай булса да, чынлыкта исә бер рәхәт тә булмады бит минем тормыш. Килен булып төшкән көнемнән үк бианам үз итмәде. Энә сыман теле белән гел төртелеп кенә торды.Тегеләй эшләсәм дә, болай итсәм дә ярамады. Ишшу җитмәсә, иремне гел миңа каршы котыртты. Ничәмә кат сумкаларымны җыеп шушы бусага төбенә килеп басканымны бер үзем генә беләм. Балаларым әтисез үсмәсен, дип кенә бусаганы атлап чыкмадым. Әнә, күрәсезме, Ходай җәзалый үзен: бер кашык суга тилмереп, күземә карап ята. Ирем хакына карыйм инде, нишлим? 18 ел вакыт узаса да, йөрәктәге ул салган яралар гына төзәлмичә, без сыман йөрәккә төртелеп тора. Кызлар, әйтегез әле, нигә бианалар киленнәрен яратмыйлар икән ул, ә?
— Яратмый дип, минеке менә бер дигән иде. Балаларымны да карашты. Бәби ашларына кадәр үткәреп бирде, пешкән ризыкларыннан авыз иттермичә калдырмады. Берәр ризык пешерсә, кайнар көе ашагыз дип, йөгерә-атлый килеп җитәрие, мәрхүмкәем. И-иии, урынкайлары җәннәттә булсын инде бианамның. Белмим, бәлки, күңеле белән якын итмәгән дә булгандыр, әмма бер генә кайчан да тышкы яктан ул-бу сиздермәде. Синеке усалрак булды шул, эшкә килгәч, бианам авыр сүз әйтеп рәнҗетте, дип елап утырган чакларыңны әле дә хәтерлим әле. Үзең дә маладис булдың инде. Рәнҗетәләр дип кайтып китмәдең, балаларың хакына түзеп яшәдең. Мин булсаааам, түзә алмас идем... Җаһил биана яныннан беренче көнне үк чыгып качар идем.
Исеңдәме, берсендә безгә “Яңагым сынды! Яңагым сынды! Бианам битемә сукты!” — дип акырып елап килеп кердең. Рәмисең ерак юлга киткән иде. Бианам янында төн кунырга куркам дип, Илмирың белән бездә кунып чыгып киттең.
— Әстәгый, монысын ишетмәгән идем,нәрсәгә сукты соң ул сиңа, Гөлнара? — дип күзләрен түгәрәкләндереп сорады каршы як күрше Миләүшә. — Бианам миңа кул күтәрсәмееее, белер ием мина аны нишләтергә, үзенең йөзенә китереп тондырыр идем дә, ишекне шап ябып чыгып китәрием. Син шул килеш шул гыйбрәт белән яшәдеңме? Әле аны бәбине караган сыман карыйсыңмы? Абабаба....миннән алай булалмас иде...
Гөлнара дәшмәде, күңелен аңкы-тиңке китергән шәраб тәэсиренә бирелеп, тавышсыз гына елап утырды. Тынлыкны Гөлнарның тавышы бозды:
— Чү, чамалабрак сез, кызлар. Хафаса апа теге бүлмәдә генә бит ул. Ишетеп ятадыр безнең сөйләшкәнне. Карт кешенең күңелен рәнҗетә күрмик.
Бу сүз Гөлнарага корт чаккандай тәэсир итте:
— Ишетсә соң? Шуннан ни булган? Яңак чыңлатыр чаклары узган. Мине куркыта-өркетә торган күлмәкләре дә тузган. Ятсын шунда үткән тормышын уйлап, үзенчә нәтиҗә чыгарып. Аяк-кулы йөрмәсә дә, колагы шәп ишетә аның. Ишетсен барсын да — кычкырып сөйләгез! Шул җен карчыктан куркып тормагыз! Монда хәзер ул түгел, мин хуҗа! Миииин!!!! Миииин!!! Мииин! Аңлыйсызмы?! — дип, йодрыгы белән өстәлне төяргә тотынды Гөлнара.
— Тукта әле, аңлатыбрак сөйлә әле, нәрсә өчен сукты соң ул сиңа, ә? Гомердә ишеткән хәл түгел бит бу: биананың киленне яңаклавы.
— Нәрсә өчен булсын?! Сепаратны яндырып чыгарган өчен. Мин гаепле мени инде аңа сепарат янып чыкканга? Бәлки, чыннан да, вакыты җиткән булгандыр. Мамай заманыннан калган сепарат иде инде ул, югыйсә. “Нәрсә карап каттың? Монавың кадәр сөтне нишләтәм хәзер ачытаммыни?” — диде дә, бар көченә яңагыма сугып та җибәрде. Аның кулының катылыгы, әйкәем. Күз алларымнан утлы шарлар тәгәрәп узгандай булды инде. Гөрселдәп җиргә авасы идем, чак стенага сөялеп калдым . Үзе дә курыкты инде бераз. “Рәмискә әйтә күрмә инде, берүк”, — дип алларыма килеп тезләнде. Яшь чак-җүләр чак бит инде. Йөрәктән кан тамчылары тамып торса да, гафу иткәндәй булдым инде. Рәмискә дә белгертмәдем. Ләкин шул көннән башлап бианамнан үч алу тойгысы белән яши башладым. Күңелем сизә, ул мәл бик якында гына....
— Аббау, бирәк кабәхат булган икән, —дип куйды Нәфисә үзенең йомшак күңелле бианасын исенә алып.
—Я ярый, кызлар, үткән-беткән, диләр, күңел ачырга килеп күңелсез әйберләр турында сөйләшеп утырмыйк әле. Беребезнең дә бианасы укадан коелмаган. Беребезнеке дә үчтеки итеп тормый. Бианаларны ничек бар — шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк безгә. Ни генә дисәң дә, тормышны алар табып биргән баһадир уллар белән алып барабыз бит. Әйдәгез әле, кызлар, бу юлы рюмкаларны ирләребез өчен күтәрик. Алар исән-сау булсын өчен эчеп җибәрик, —диде Гөлнур һәм, нидер исенә төшергәндәй:
— Гөлнара! Бианаңның тавыш-тыны чыкмый. Исәндер бит, — дип сорап куйды.
— Исән булмый кая барасың? Аны әҗәл алганчы әле?! Йөзгә җитәр әле ул кабәхат, — диде Гөлнара йөзенә усаллык чаткылары чыгарып.
Шулвакыт түр яктагы йокы бүлмәсеннән “ыһ” дигән тавыш ишетелгәндәй булды. Барсы да башларын шул якка борды.
— Ни булды икән? — дип, Гөлнур шундук урыныннан күтәрелде.
— Утыр! — дип әмер бирде Гөлнара, Гөлнурның бу гамәлен яратмыйча. — Ни булсын аңа, дидем бит инде. Просто ишетмәгез ул ыһылдаган тавышны. Җәлләтәсе килеп юри шулай кыланадыр. Урыны чиста, өе җылы. Ятсын шундап әҗәлен көтеп, — диде дә Гөлнара, йөзен май кояшыдай балкытып:
— Кызлар! Миндә идея! Әйдәгез, яшьлекне искә төшереп дискотека эшләп алабыз! Бер көнне, шкаф җыештырганда, кассеталар белән магнитофон килеп чыкты. Булгач булсын күңел ачу ! Биик әле рәхәтләнеп, — дип, урыныннан сикереп торды һәм шкафтан соры төстәге “Панасоник” дигән язулы магнитофонны тартып чыгарды.
90нчы еллар бик популяр булган “Касабланка” көе яңгырый башлауга, барысын да өстәл артыннан торып түр якка үттеләр. Утны сүндереп, ялтыр-йолтыр янган шарны кушып җибәргәч, өйдә төрле-төрле төстәге нурлар җемелдәшә башлады. Ә ретро җырлар бер-берсен алыштыра барды. Бу вакытта: “Килен, килен , бер йотым су, бер йотым су кирәк...үләм... үләмм.. су эчәсем киләәәә”, — дип пышылдаган Хафаса карчыкны беркем дә ишетмәде.
Хафаса карчык, тамагы кибүгә чыдый алмыйча, иреннәрен чәпелдәтте , ике күзеннән туктаусыз яшь акты, уйлар йомгагы аны да еракка Гөлнара килен булып төшкән мәлләргә ияртеп алып китте.
Гөлнараны ул беренче күрүдә үк яратмады. Үзе бака кебек зур күзле, сөйкемсез йөзле булганлыктан, беренче чиратта, аңа киленең чибәрлеге ошамады. Хәер , ул гына түгел иде бугай сәбәбе. Гөлнараның әнкәсе Гөлнәфисә белән алар көндәшләр булдылар. Гөлнәфисә – Тимерҗанның тәүге сөйгән яры иде. Алар бергә булмасын өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде: Хафаса, сихерче карчыкларга барып бетте. Ничек итсә итте, әмма Тимерҗанны шул уймак авызлы чибәр кыздан тартып ала алды. Рәмисе кайтып “Гөлнарага өйләнәм”, дип әйткәч, башта тораташтай катып калды. Үгетләп тә, әйбәтләп тә әйтеп карады. Рәмисе тыңламады. Барыбер шуңа — көндәшенең кызына өйләнде. Гөлнара килен булып бусаганы атлап кергән мәлдә үк: ”Авызыңны ерып кергән буласың да, тормышыңны тәмугка әйләндерәм мин синең кызый, — дип, Хафаса үз-үзенә сүз бирде һәм 18 ел буена киленен гел пешекләп кенә торды. Теге чакны яңагын чаңлаткан мәлдә курыкты куркуын. Ләкин анысы да җил-давылсыз гына үтеп китте. Гөлнара чырыш та, тырыш та кеше булды. Нинди генә этлек эшләсә дә, Хафасаны кичерә килде. Шул кичерү Хафасаны күңелен тагын да усалландыра барды. Иии, уйласаң уелыплар китәрлек бит, кем уйлаган бер көн килеп шушы килен кулына калырмын, — дип, Хафаса тиз генә үткәннәрен күз алдыннан үткәреп алды.
Шулчак күкрәк турын ачы авырту ярып узгандй булды. Өнсез тавыш:
— Су... бер йотым су, — дип тилмерде. Тик суны китерүче булмады.
“Улым әйләнеп кайтканчы бер йотым суга тилмертер микәнни бу килен?” дип, хафасаның йөрәге тырналды. Тик, карчык бирешмәде: тел очы белән иреннәрен ялый-ялый су килүен көтте. Гомер буе кичерә белгән килен начар адымга бармас, ахирәтләре кайтып китүгә су китерер, дип өметләнде.
Шулвакыт доң иткән тавыш ишетелгәндәй булды. Хафаса сискәнеп үк китте. Әллә башка тондыралар инде, - дип, урыныннан калкынасы итет. Тик, аяк-куллары да, гәүдәсе дә кымшанып та карамады. “Доң, доң” иткән тавыш тагын да ешрак кабатлана башлады. Хафаса карчык: “И, Ходаем, бер Аллам, ни булыр икән бу?” — дип, колагын тырпайтарак төште. Шулчак музыка туктады да, Гөлнараның:
— Кызлар! Хәтерлисезме, мәктәп елларын? Исегездәме, Агыйделнең текә яры башында – Имәнлектә Пионерия көнен үткәргән мәлләр? Кызыл галстуклар, ак бантиклар тагып, барабаннар кагып мәйдан әйләнә идек. Әйдәгез әле, мәктәп елларын искә төшереп, шушы барабанның тузаннарын кагып алыйк әле. Ягез, кызлар, кайсыгыз оста барабан кагырга? Гөлнур! Син бит әйдәп баручы барабанчы идең. Әйдә, карап торма, ал таягыңны кулыңа! Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын! Барабан чыңы зыңлап торсын! — дип залны яңгыратып барабан кагып җибәрде.
“И, Ходаем бер Аллам, әллә чорма башында яткан иске барабанны алып төшкән инде? Шулайдыр. Рәмисенең мәктәп еллары төсе итеп саклаган барабанны алып кергәндер. Шулай шул ул, “акбаш” дигән шайтан адәм баласын әллә ниләр эшләтә шул. Югыйсә, барабан кага торган Гөлнарамы соң инде аның килене! Дөньяның бер уңганы-булганы бит ул! Хатын-кыз эчкечелек сазлыгына тиз бата диләр, берүк, эчкечелеккә бирелеп хараплар гына була күрмәсен инде килене. Аллаһ үзе туры юлга кертеп җибәрсен инде. Кайту белән Рәмисенә әйтер иде дә соң, авызыннан сүз түгел, өн генә чыга. Чарасызлыгын һәм көчсезлеген танудан Хафаса карчыкның күзеннән янә мөлдерәп яшь ага башлады. Күңелен үкенү тойгысы биләп алды. Бүген килеп кенә ул үзенең 18 ел буена дөрес эшләмәгәнен аңлады. Килененнән гафу үтенергә теләде. Бәһиллеген алмыйча, теге дөньяга китүдән курыкты. Йөрәге: “Их, их, нишләдем соң мин, карт дивана”, — дип сулкылдады.
***
— Кит инде, Гөлнара. Хафаса апа авырып яткан килеш барабан кагу әллә ничек бит... — дип әйтеп куйды Гөлнур.
— Хафаса апа, дип тешең төшә инде хәзер. Ул каккан барабаннарның чыңы менә монда — йөрәктә әле дә зың-зың килеп тора. Кагасыңмы, юкмы, дип сорыйм миннән. Син какмасаң, үзем кагам! - диде дә Гөлнара, тактка туры китереп, кага да башлады: ”Доң! Даң! Доң!...”
Кемдер музыка тавышын көчәйтеп җибәрде: өйдә шайтан үзе куркып чыгып качарлык пәри туе гөрләде.
Барабан бер кулдан икенчесенә күчте. Куркудан йортның бүрәнәләренә хәтле дерелдәп киткәндәй булды.
Барабанга таяклар катырак килеп бәрелгән саен, Хафаса күзләрен четердәтеп йомып-йомып алды. Бу барабан тавышы аның колагына әҗәлне чакыручы тавыш булып ишетелде. “И, Ходаем, улым кайтканчы үз хозурыңа ала күрмә. И, Ходаем, киленемне шайтан коткысыннан арала”, —дип пышылдады.
***
Бервакыт барабан тавышы да, музыка тавышы да тынгандай булды. Ишекнең ачылып-ябылганы, кунакларның таралышканы ишетелде. Хафаса да җиңел тын алып куйды. Баш миен: “Үлмәдееем... Яшим икән болай булгач!” — дигән тантаналы уй ярып узды. Шулчак тәне буйлап калтырану йөгереп узгандай булды. Сулышы кысылды. Өнсез тавышы бертуктаусыз: “Гөлнара! Гөлнара!” — дип пышылдады. Тик, Хафаса карчыкның әрнүле тавышын килене ишетмәде. “Килен дим, килен”, — дип тагын пышылдады ул тел очы белән ярылып беткән иреннәрен ялый-ялый.
Нәкъ шул мизгелдә Хафаса карчык үлемнең янәшәдә генә икәнен тойды. Юк, үлемнән курыкмый Хафаса. Әле генә пәри туе ясаган килененә дә ачуланмый. Бер генә тойгы — бәхилләшә алмыйча китү ихтималлыгы гына үзәген өзә. Нишләп 18 ел буена уйланмады икән ул шул хакта. Килененә карата кылган начарлыкларының кайчан да булса бер үзенә әйләнеп кайтачагын чамаламады. Ни өчен ул гомере буе килененнән үч алу тойгысы белән яшәде? Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә диләрме әле? Хәзер килен, әнә, үзе аннан үч ала. Артыгы белән ала. Алырлыгы да бар шул. Килен дә бит адәм баласы. Иии 18 елга кирегә әйләнеп кайтсамы, “ә” дигәненә “ җә” дип кенә торыр ие дә соң. Үткәннәргә юллар гына ябык шул. Терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый. Их, килеп керсә иде шушы мизгелдә килене. Авызын ачып “кичер”, дип әйтә алмаса да, күзләренә карап булса да гафу сорар иде. Күңелендәге авыр йөк белән караңгы гүрләргә кереп китмәс иде. Таш бәгырь түгел лә аның килене.... Нишләп кермәсен ди, керер әле аның янына. Эчендә җаны булса, тәк тә керми калмас. Бүген ахирәтләрен җыеп күңелен бушатканнан соң ачуы да, бәлки, басылып киткәндер... дип уйлап бетерүе булды, бар гәүдәсе буйлап утлы шар йөгереп узгандай булды. Бәхиллексез җибәрә күрмә, — дип ялварды Хафаса эченнән генә Аллаһы Тәгаләгә.
Шулчак түр якта табак-савыт шалтыраган тавыш ишетелгәндәй булды. Килә киленкәем, килә бәгырькәем, дип уйлап бетерүе булды, ишек шыгырдап ачылып китте дә, кулына чынаяк тоткан Гөлнара бусагада хасил да булды.
Аның яшьләнгән күзләрен күреп, Хафасаның ике бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште.
Гөлнара бианасына томырылып карап торды-торды да:
— Кичер мине, әнкәй, кичерә алсаң, — дип янына килеп утырды. Чынаяктагы җылымса суны сузды. Хафаса йотлыга-йотлыга чынаяктагы суны эчте. Кибегүе шулкадәр дәрәҗәгә җиткән иде, ым белән генә янә бер чынаяк су алып килүен сорады. Гөлнара йөгертеп кенә икенче чынаяк суны да алып килеп эчерде.
Чынаякны алып куюга, бианасының уң кулын үзенең учына салды. Карашлар очрашты. Хафаса киленең карашында үзенә карата ачу да, үч тә, нәфрәт тә күрмәде. Гөлнара бианасының күкрәгенә башын салып, ярсып елап җибәрде. Шулчак гәүдә тартылып куйгандай булды. Гөлнара, үз-үзен белештермичә:
—Юк! Юк! Юк! Әнкәй дим, әнкәәәәәй, үлә күрмәәәә! Хәзер мин сиңа карлыган яфрагы салып каты чәй ясап алып керәм! — дип кычкырып җибәрде.
Тик, җанны ярып чыккан бу тавыш кына ярдәм итә алмады. Бу мизгелдә Хафасаның җаны, тән кабыгыннан аерылып, күккә аша башлаган иде инде. Җансыз йөздә исә бәхиллек алудан уелып калган разыйлык хисе генә ярылып ята иде....

Фото: ru.dreamstime.com
Читайте нас: