Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 апрель 2021, 17:46

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каеш. Хикәя

...Үләр алдыннан ул миңа карават кырыена тезләнергә кушты.– Колагыңны якынрак китер, анаң ишетмәсен, улым, – ди­де. – Серем сиңа гына атала, ишет тә күңелеңә сеңдер, берүк анаңа ычкындырма. Юкса йөрәге шартлап ярылыр, матуркаем­ның. Озак яшәсен ул, минем өчен дә яшәсен, – диде. – Улым... сырлап-бизәкләп маташмыйм, турыдан атам, гуспителдә бер ха­тын белән таныштым мин...Мин инде мыек үстергән егет идем. «Фронт мәхәббәте» турында күп ишеттем. Ир-ат, гадәттә, «шаярдым» дип әйтергә ярата.– Шаярдыңмыни, әти? – дидем мин дә. – Укол кадаганда кулыннан сыйпадыңмы?Әти минем ерылган авызымны тиз каплады:– Бу җитди нәстә, малай актыгы, теш агартма, – диде. – Онытма: атаң өч ел гуспителдә аунады. Ул хатын мине арбага салып өенә юындырырга апкайта иде. Буласы булды шунда...– Хуп, – дидем, учымны-учка шапылдатып. – Кара хыя­нәтең турында әнигә ләм-мим.– Моның белән генә эзләр күмелмәде бит әле, улым, – диде әти йомшарып. – Агачта җимеш өлгерде...Гыйбрәтле хикәянең дәвамы – сайтта!

– Дөньяда безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр очрый ул, очрый...– Хаҗи карт, туктап сулыш алды да,– аның бөтенесен дә аңларга да кирәкми, ишетәсеңме, кайберсенә тимәскә кирәк, шулай, эһе,– дип өстәде. – Тукта, – диде аннары, боерган тавыш белән. – Тукта, кузгалма, тыңлап бетер. Язуыңның сүз сыярдай урыны калса, кыстырып җибәрерсең, мин сиңа бер нәстә сөйлим. Рас бусагамны атлап үткәнсең, буш кул белән китмә, һе, Хаҗи картта хикмәтләр капчык-капчык, диделәрме? Капчыгыбыз тулы, Аллага шөкер. Без, хәзерге заман ирләре кебек, катын ашатканга кинәнеп, бот күтәреп тилбизер карап ятмадык, без тормыш көттек. Нужа бабайны куганда намәләр генә күрмәдек. Әнә сугышның икенче елы иде, Сәрбиҗамал апа күрше авылдан теләнеп-соранып кайтканда, Руша урманында ун көн адашып йөрде. Руша белән авыл арасы ике чакрым. Өендә алты бала. Моны көрәк-сәнәк күтәреп эзләргә чыктылар. Көзге салкында туңып үлгәндер дип тә шикләнделәр. Бүре оясыннан тапканнар. Ничек ерткычлар ботарламаган, алар да ач бит! Сөйләмәде шуны. «Бүреләр сыртын куеп җылытты» иде бар сүзе. Әле мин аннан да шәбрәкләрен беләм. И-и, безне кузгатсаң, тел гел тегермән ташы инде, әйләнә дә әйләнә. Безнең әти, авыл күлмәгенә сыймыйча, Донбасс якларына китеп күмер чабып кайтты. «Өс-башын бөтәйткән, акча җыйган», – дип мактанды әни күрше апаларга. Ә мин: «Әтинең бил каешы бар», – дип, малайларның күзен кыздырдым. Әти: «Чын каеш бу, улым, чын күн», – дигәч, каешның дәрәҗәсе тагын да үскән иде. Алты яшьлек бала күннең нәрсә икәнен дә аңламый бит әле, әти әйткәч, дөнья бәясенә торырлык әйбер, димәк, эһе. Беркөнне әти: «Улым, син умыртып аша, билең юанайса – каеш сиңа»,– димәсенме! Иртә-кич күзем акайганчы ипи белән бәрәңге бүсәм, малайгынам. Үзем көн дә бау белән билне үлчим. Калынаямы, юкмы? Өметләр зурдан: каеш билгә кунган минутта ук малайлар мине командир итеп сайларга тиеш. Менә ниләр турында хыялланасың ул, һе-һе. Вәләкин синең хыялларыңны сугыш дигән аждаһа каба да йота. Каеш тәтемәде шул миңа, әти белән ул да сугышка җыенды. Аның очын әз генә ярдылар да кургашын кәгазьгә төргән нәни догалыкны тыкты­лар. «Әтиеңне үлемнән дога саклар», – диде әби. «Нимечне дөмектергәч, каеш синеке, валлаһи, улым, – дип, башымнан сый­пады әти. – Ашавыңны кысма, мин кайтканда каеш сиңа та­ман гына булыр».
Һе, алабута ипие кимереп бил юанайтырсың ди, көчкә җан асрадык без ул елларда.
Дүрт елдан соң әти яраларыннан савыкмыйча кайтып кер­де. Миңа ун яшь иде инде, вәләкин каеш онытылмаган иде. Тик мин тилмереп көткән бүләгемне атамның билендә күрмә­дем. Ул, гаебеннән оялгандай, кызара төшеп:
– Сугыш бит, улым, – диде.
Әни мине тиргәп ташлады.
– Чүп-чар таптырып, атаңның күңеленә авыр ясама, сиңа кайсы кадерлерәк: шул күн кисәгеме, сау атаңмы?
Сүз дә юк, әти кадерле иде, вәләкин каеш та беренче мәртә­бә кызыккан әйберем иде...
Гаиләбез бүтән ишәймәде безнең. Әти сыкрана-сыкрана гына гомер кичерде. Яралары гелән-гелән сызлагач, айлар буе куз­галмыйча урын өстендә яткан чаклары да ешайды аның. Без инде: «Бүген-иртәгә китәр, ахры», – дип, аны төннәрен дә сак­лый идек.
Үләр алдыннан ул миңа карават кырыена тезләнергә кушты.
– Колагыңны якынрак китер, анаң ишетмәсен, улым, – ди­де. – Серем сиңа гына атала, ишет тә күңелеңә сеңдер, берүк анаңа ычкындырма. Юкса йөрәге шартлап ярылыр, матуркаем­ның. Озак яшәсен ул, минем өчен дә яшәсен, – диде. – Улым... сырлап-бизәкләп маташмыйм, турыдан атам, гуспителдә бер ха­тын белән таныштым мин...
Мин инде мыек үстергән егет идем. «Фронт мәхәббәте» турында күп ишеттем. Ир-ат, гадәттә, «шаярдым» дип әйтергә ярата.
– Шаярдыңмыни, әти? – дидем мин дә. – Укол кадаганда кулыннан сыйпадыңмы?
Әти минем ерылган авызымны тиз каплады:
– Бу җитди нәстә, малай актыгы, теш агартма, – диде. – Онытма: атаң өч ел гуспителдә аунады. Ул хатын мине арбага салып өенә юындырырга апкайта иде. Буласы булды шунда...
– Хуп, – дидем, учымны-учка шапылдатып. – Кара хыя­нәтең турында әнигә ләм-мим.
– Моның белән генә эзләр күмелмәде бит әле, улым, – диде әти йомшарып. – Агачта җимеш өлгерде...
– Нинди «җимеш»?! – Ике күзем белән әтигә кадалдым.
Ул газап белән йөзен җыерды да:
– Синең энекәшең бар, – диде. – Малай миннән туып калды, исемен дә белмичә киттем. Күреп торасың, мин алар белән унөч ел хәбәрләшмәдем. Анаңнан шүрләдем, улым. Чи­рем дә каты иде.
Үлем бугазына терәлгән кешегә ничек сугасың ди! Әгәр әти аякта басып торса, мин аны, әлбәттә, уңлы-суллы яңаклар идем.
– Хуп, кайдадыр аяк астында чуалмыйча гына энекәш сә­ләмәсе яши икән, яшәсен! Дөнья киң вә иркен, сыярбыз, – дидем. Эчтә күкрәкне яндырып нәфрәт уты дөрли иде. Хыя­нәтче әти!
Соңрак бу ут сүрелде. Үч белән яшәргә ярамый, балакай. Әти минем өскә соңгы шартлагычын томырды:
– Энекәшең берәр заман синең капкаңны шакыр ул, күңе­леңне иркен тот, Хаҗи, каеш ике башлы: бер очында дога, икен­че очында – безнең адрес, – диде.
Балачак хыялындагы каешымны урлаган «энекәш»не ки­нәт күралмас булдым. Ул минем дошманыма әйләнде дә куй­ды. Аны күрмәс өчен мин аңа мең каеш өстәп бирергә әзер идем. Әтине җирләгәч, әни дә озакламады...
Йорт иске иде, тоттым да нигезне алмаштырдым, авыл чи­тендә яңасын тергездем, әйбәт кенә кызга өйләнеп, туйлар гөр­ләттем. Эшлим, ашыйм, йоклыйм, уйлыйм, планнар корам, вәлә­кин җаннан тынычлык качкан, әтинең теге сере үтерә. «Кайда­дыр энекәш яши» дигән уй миемне кайната. Шуның йөзенә берәр багасым да килеп куя. Җепнең очы кайда соң? Рәчәй зур. «Үлгәндер ул, исән кеше рәзе хәбәр салмый инде», – дип тә пошынам. Адресыбыз каен башында түгел, каешта. Гомер күрмәгән энекәшне сагына ук башладым. Ике туган, ике бөр­тек җан ласа без.
Аптырагач, серне катынга тиштем. Кыз-катын андый нечкә мәсьәләләрдә тирән сөреп маташмый икән.
–Юкка башыңны катырма, сугышта шаярган Сабир аб­зыйның өчәү кайтты. Өч марҗа. Сабир туктаган бер шәһәрдә өйләнгән, ди. Шәһәр саен кара чәчле баласы, ди. Синең энекә­шең күптән «Әти кайда?» дип, күзен тондырып чабар иде, туф­рак ияседер, мәрхүм.
Чынлап та, «энекәш үлгәндер» дип, әлеге вакыйгага нокта куйдым да тынычландым. Балта остасы идем мин, авылга җиде ят качакларны китереп тутырдылар да миңа эш артты. Әле анда, әле монда чакыралар. Күршебездә дә Шамил исемле бе­рәү төпләнде. Вәләкин ул миннән, булыш, дип ярдәм сорамады. Сәер бәндә иде бу кеше. Аның белән исәнләшсәң – сәламең җилгә оча, каршы очраса – йөзен читкә бора. «Бала-чагасы белән хатыны күчеп килсә – чырае яктырыр әле, – ди ха­тын. – Чит җирдә ялгыз башыңа читен шул».
Мин барыбер яңа күршене өнәмәдем. Бәләкәй генә өй сал­ды да шуны биек койма белән уратты. Рәшәткә очына болыт тия, валлаһи! «Кеше яратмый, ахры», – диде катын. Миңа да шулайрак тоелды. Ишегалдындагы бозау хәтле этенә дә мәрхәмәтсез иде ул. Көн саен хайванны чината-чината кыйный иде.
Беркөнне мөрәүвәтсез күршене бүлнискә озаттык. Кильки кәнсирвәсе ашап агуланган. Бәйдәге эте ач бит моның. Шыңшып-шыңшып елый хайван. «Хаҗи, этне ашат син»,– диде катын, кулыма табагы белән итле бәрәңге тоттырды. Ачлыктан киселгән эт, беренче керүемдә чылбырын өзәр дәрәҗәгә җитеп, һавага сикерде. Икенче керүемдә, ырылдаган гына итенде. Тәмле ашата-ашата тәки ияләштердем мин моны. Тамак астын да кашыттыра.
– Хуҗаң ник кыйный соң сине, үзең акыллы гына хайванга охшагансың? – дигән идем, эт, нидер аңлатырга теләгәндәй, башын аякларыма куйды.
– Бар, иректә чап! – дип, мин аның муенындагы каешын ычкындырмакчы идем, каеш ике кат бөкләнгән иде. Көчкә чиштем. Эт ачык капкадан урамга – иреккә ыргылды, ә мин, тез буыннарым йомшарып, артыма утырдым. Кулымда... әти каешы иде!
Хаҗи карт, иң кызык җирендә генә хикәятен өзде дә, гәүдәсен кымшайтмыйча, озак кына хәрәкәтсез торды.
– Каеш ничек яңа күршегезгә килеп эләкте икән? – дип сорарга өлгермәдем, бабай янә җанланды.
– Әйтәм бит аны, безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр дә очрый дөньяда. Шамил әтинең теге малае иде, балакай...
Фото: https://pbs.twimg.com/media/Dt_mCX9WsAACoRI.jpg:large
Читайте нас: