Галимә әби бер көн чирләп китте. Иртән башы чатнап авыртып уянды, тамагыннан аш үтмәде, кичкә хәле тәмам мөшкелләнде. Икенче көнгә башы ул кадәр ук авыртмаса да, бөтен тәне сызлады, урыныннан да торалмады әбиебез.
Сентябрьнең бик ямьле, аяз, табигатьне чагу төсләргә күмгән соклангыч мәле иде бу. Карчык барлы-юклы бәрәңге-кишерен күптән алып урнаштырып куйган. Инде булганына шөкер итеп, өйне сылап-сыйпап җылытыштырып ак кышларны гына көтәсе иде. “Илаһым, бу кышларны да исән-сау чыгарга язган булса иде”, – дип теләк теләп йөргәндә, менәтерәк, чирләп егыл имеш...
Шулай уйланып бер генә көн ятмады Галимә әби. Күршеләре үз мәшәкатьләренә чумыптыр инде, әбинең күздән югалганын сизмәделәр. Уллары бик сирәк кайтып хәл белешә, малай кешенең шул инде – айга бер кайтуларына да зур рәхмәт. “Их, бер генә булса да кызым булмады бит”, – дип, ничә елагандыр әби шушы көннәрдә генә. Кыз кыз инде ул, әнә Закирәнең кызы үзе дә әйләнгән саен “әнкәй!” дип йөгереп кайта, җитмәсә, ешрак хәл белергә дип, телефон да суздырды.
Шулай дүрт көн ятып, әбиебез инде язмышына баш иде. “Үлгәч, бозылганчы ятмасам гына ярар иде, Илаһым, ис-кос кергәнче, берәрсе килеп тапсын гына иде”, – дип ялварды. Җитмеш алты яшь бик күп булмаса да, инде ашары ашалган, яшәре яшәлгән, дигәндәй. Уллары – башлы-күзле, кош-кортны да бетерде балалар сүзенә күнеп. Күптән бакыйлыкка күчкән карты да көтеп көтек булгандыр...
Хәер, бер җан иясе бар әле әбинең, песие – Песикәе ятим калыр инде. Үзе кебек карт песине алучы да булмас шул инде. Шаян песи баласы булса, хет бала-чага кызыгып алыр, дияр идең. Карты исән чакта Мияубикә дип йөрттеләр. Бабай бигрәк песи җанлы иде, мәрхүмкәй. Шуны кыстап-кыстап ашатып, сыйпап кына йоклатып, мәш килә торган иде. Карты үлеп киткәч, гел шуның белән сөйләшеп, акрынлап исеме югалды – Песикәй булып кына калды. Песикәйнең исә бер дә әбисез калуына риза буласы килмәде. Гел әбинең аяк очына ятып йоклады, иртән мияулап аны кашыгаякка чәй эчәргә чакырды.
– Хәлем, хәлкәйләрем юк шул, Песикәй, – дип җавап бирде аңа әби уе белән генә.
Ярый ла янына бер чүмеч су китереп куйган иде янына, азлап кына песи белән икәүләп шуны эчтеләр. Песикәй хуҗасының күңелен күрергә ничек кенә тырышмасын, файдасы булмады. Бүген исә базга төшеп тоткан тычканын Галимә әби алдына китереп салды. Үзе йомшак кына итеп мияулап та куйды: “Аша, янәсе, терел давай!”
Әби күзен ачкан саен тычканга карады – кара әле, рәхмәт яугыры, һаман ашап куймаган, инде шул гына җитмәгән иде. Шулчак тычкан өстенә әллә каян килеп кергән зур яшел чебен килеп кунды. И яратмый шул чебенне әби, инде менә күкәй салыр, бер шәптә ак личинкалар килеп чыгыр, тычканны черетеп, ашый башларлар, өйгә сасы ис таралыр. Әбине югалтып кергән куршеләр ни дияр?!
Бик озак үзен-үзе үгетләп, тиргәп, көчен җыеп ятканнан соң, әби акрын гына урыныннан торып утырды. Каһәр суккан тычканны ничек тә алып ташларга кирәк иде. Әби стенага тотынып, калтыранган куллары белән тычканны чак койрыгыннан тотып, мичкә илтеп ташлады. “Таза көлдә кортлый алмас”, – дип уйлады ул. Шуннан кинәт хәле бетеп, өстәл янындагы эскәмиягә утырды, хәер, хәтта утырып торырга да хәле җитмичә, башын өстәлгә салды.
Әбиенең ниһаять торып китүенә шатланып, Песикәй аның аяк астында бөтерелде, бертуктаусыз мияулады. Бераз йөрәге кагуы тынычлангач, әби башта чиләктән бер стакан су алып, аны йотлыгып эчте. Шуннан песиен кызганып, ах-ух килеп суыткычтан магазинның бер ай торса да бозылмаячак сөтен салып бирде. Тагын хәле бетеп, башын өстәлгә салды, күз аллары караңгыланды, колагы шаулады. Шулай тагы бераз хәл алгач, әбинең күзе чәйнүгенә төште. Бер торып монда кадәр килгәч чәй куеп эчәргәме әллә? Әнә бит монда килеп җитә алды, эх бер чынаяк кына чәй...
Ничек итсә итте, чәй куеп, әби сөтләп, куе итеп, шикәрләп чәй эчте. Маңгаеннан бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты. Ничек сагындырган икән чәйкәй!!! Өстәлгә башын терәп, бераз хәл алгач, тагын берне ясап эчте. Аннан инде, күзләренә яшәү нуры кайтып, битләренә җиңелчә алсулык йөгергәч, тагын урынына барып ауды. Ләкин монсы инде үлем көтеп яту түгел, чәй эчәсе килсә, торып чәй куюын, бәлки әле иртәгә бернәрсәсез генә булса
да, тавык шулпасы пешереп ашавын планлаштырып ял итәргә, хәл җыярга, терелергә дип яту иде. “Нәрсәсе бар инде, – дип уйлады ул, суыткычтан тавык кисәген алып, сулы кәстрүлгә салып куйсаң, акрын гына пешеп утыра инде ул газ өстендә.
Шулай итеп Песикәй үзенең тырышлыгы, тугрылыгы, яратуы белән Галимә әбине үлемнән алып калды. Ярый ла янына бер чүмеч су китереп куйган иде янына, азлап кына песи белән икәүләп шуны эчтеләр. Песикәй хуҗасының күңелен күрергә ничек кенә тырышмасын, файдасы булмады. Бүген исә базга төшеп тоткан тычканын Галимә әби алдына китереп салды. Үзе йомшак кына итеп мияулап та куйды: “Аша, янәсе, терел, давай!” Хикәянең дәвамы – сайтта.
Фото: ttps://yandex-images.naydex.net/9f5Mt4P08/ab1e19Z