Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 март 2021, 10:30

Рәшит САБИТ. Фәйхүнәнең мәхәббәте. Хикәя (3)

...Чын мәхәббәт хыянәтне, икейөзлелекне, ялганны беркайчан да гафу итми. Еллар үтү белән оныткан кебек булсаң да, вакыт-вакыт исеңә төшеп, берничә минут йөрәгең әрнеп алачак. Тәүге мәхәббәте, өмет-ышанычлары җимерелгән Фәйхүнә дә әлеге кичерешләрен, сүнмәс-сүрелмәс куз кебек, йөрәгендә гомергә йөртәчәк...

(Ахыры.)
***
Харис Сәяховичның мәктәптә укыган чакта ук хатын-кызга күзе очлы булды. Авылларында бер кызны ошатып, яратып йөрде. Тик кыз, икенче бер егеткә бәйләнеп, яратып өлгергән иде. Хариска карамады. Әмма Харис чибәр иде, аңа күз атучылар булмый калмады. Шуларның берничәсе белән очрашып, аларны гыйффәтсез калдырып, исән-аман котылды.
Укырга сәләтле иде егет. Университетка үз көче белән, конкурстан үтеп керде. Монда чибәр кызлар күп иде. Харисның “очлы күзе” әле берсенә, әле икенчесенә барып кадалды. Үзенең хатын-кызга ошавын белә иде егет. Авылдан килгән күп кенә татар, башкорт кызларын алдап, ташлап китте. Берничәсе авырга калып, елый-елый хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Әмма марҗа кызы Аня, авырга калгач, елап та йөрмәде, хастаханәгә дә йөгермәде, туп-туры деканатка барды. Декан Иван Васильевич Харисның хатын-кызлар белән шаяруы турында бераз хәбәрдар иде. Бу очракта, кулында кызның зар кәгазе дә булгач, егет белән сүзне коры тотты. Авырлы кызга өйләнмәсә, университеттан куу белән янады. Харис алдашып котылырга тырышып карады: янәсе, кыз аның белән генә түгел, башкалар белән дә җенси мөнәсәбәткә кергән. Әмма үзе анык кына беркемне дә күрсәтә алмады.
Декан, гадел һәм педант кеше буларак, Хариска тайшанырга урын калдырмады: “Я өйләнәсең, я университет белән саубуллашасың: икенең берен сайла”, – диде.
Егет тарих факультетының соңгы курсында укый. Кышкы сессия чоры иде. Шундый вакытта, менә-менә университетны тәмамлыйм, дип йөргәндә, куылып кит, имеш. Юк, моңа юл куярга ярамый. Иптәшләре, әти-әнисе, туганнары алдында хурлык булачак бу. Кайгыга калды Харис. Бердән, кызны яратып бетерми; икенчедән, әти-әнисенең: “Үзебезнең мөселман кызына өйлән”, – дигән сүзе дә күңеленнән китми. “Нишләргә? Хурлыктан бары өйләнеп кенә котылып була. Ярый, – диде ул, – өйләнү бар, аерылышу да юк түгел. Киләчәктә күз күрер...”
Шулай өйләнде Харис.
***
Фәйхүнә авырлы булуын белгәч, югалып калды, капыл ябырылган хәсрәттән нишләргә дә белмәде. Тик бераздан соң гына: “Минем сөйгән кешем бар бит. Бу хакта аңа әйтермен. Ул бит мине ярата. Өйләнү хәстәрен күрер, мөгаен”, – дип уйлады. Әмма күңеленнән шөбһә китмәде. Шулай да Харис Сәяховичның шушы хәлендә аны ташламасына, аның вөҗданына ышана иде Фәйхүнә. Ни дисәң дә, мәктәп директоры!..
Совет чорында мәктәпләргә җитәкче итеп сыналган коммунистларны, әхлакый яктан тотанаклы кешеләрне тәгаенлиләр иде. Совет власте таркалгач, туган-тумачалык, протекция заманы китте. Илдәге һәртөрле җинаятьчелек, коррупция, азгынлык, наркомания кайдан килә дисең? Әхлаксыз, вөҗансыз кешеләрнең, күбесенчә, кемнәрнеңдер ярдәме белән властька, җитәкчелеккә үрләтелүе нәтиҗәсе бит ул.
Иртән укытучылар, дәресләр башланганчы, бераз яңалыклар белән уртаклашып алучаннар. Бу көнне дә шулай булды. Укытучыларның берсе Харис Сәяховичның хатынының яшь баласын күтәреп килүе турында хәбәр итте.
– Бәрәкәт, – диде икенче укытучы, – без аны монда егет кеше дип йөрибез.
– Ир кеше: “Мин өйләнгәнмен”, – дип кычкырып йөрмәс инде, – диде өченчесе.
Харис Сәяхович турында тәүге сүзне әйткән урта яшьләрдәге чандыр ханым, янә сүзгә кушылып:
– Хатыны марҗа икән, – диде.
– Әй-кәем, – диде кайсысыдыр.
Фәйхүнә бу сүзләрдән соң, тынсыз булып, катып калды. Әлфия аның башта агарынуын, аннан күгәрүен шәйләп, аны жәлләүдән йөрәге кысылып куйды. Фәйхүнә үзенең халәтен коллегаларына сиздермәс өчен, журналлар, уку әсбаплары сакланган шкафка борылып, нидер эзләгән булып кыланды. Аннан, сыйныф журналын алып, шыпырт гына укытучылар бүлмәсеннән чыгып китте. Коридорда, мөлдерәп, күз яшьләре агылды. Тегеләй-болай йөреп яткан балаларга күрсәтмәс өчен кульяулыгы белән битен сөрткәләде. Аннан, бәдрәфкә кереп, яшьләренә ирек куйды. Чак кына тынычлангандый булгач, күзләрен юып, сөртенеп, дәрескә керде. Балалар белән ыгы-зыгы килеп, мавыгып китеп, әрнүләрен онытуын-онытты. Ләкин вакыт-вакыт, алдануы, авыры исенә төшеп, кычкырып елап җибәрәсе килде. Шулай да соңгы дәрескә кергәч, түземен югалтты Фәйхүнә, ихтиярыннан тыш күзләре яшьләнде. Аны тиз генә сөртеп:
– Балалар, мин чирләп торам. Коридордан тавыш-тынсыз гына чыгып, өйләрегезгә кайтыгыз, – диде.
Мәктәптән бүлмәсенә ашыкты. Кергәч тә, караватка капланып, ачы кичерешләрен басарга теләп, туктаусыз иңрәде...
Бүлмәгә Әлфия кайтып керде. Аны күргәч тә тыела алмады елавыннан Фәйхүнә. Ахирәте янына килеп, башыннан, аркасыннан сыпырып:
– Фәйхүнә, түз, сеңлем. Мин беләм ни өчен елаганыңны. Үтә ул, онытасың син аны, – диде. “Каян беләсең?” – дип сорамады Фәйхүнә, иңрәвен дәвам итте. – Мине дә бер егет озаткалап йөрде. Хәтта: “Яратам”, – диде, ышандым. Тәүге мәхәббәтем иде ул. Әмма, мине ташлап, башка кыз белән китүен белгәч, ничек әрнеп елаганнарымны үзем генә беләм. Үләсем, дөньядан китәсем килде ул чакта. Шөкер, түздем. Менә хәзер Аскар белән очрашабыз. Әлбәттә, теге чактагы олы мәхәббәт юк. Шулай да ул миңа ошый. Әйбәт егет ул. Матур гына дөнья көтәрбез дип уйлыйм.
Фәйхүнә, иңрәвеннән туктап, күзләреннән агылган яшьләрен сөртә-сөртә:
– Юк, хәзер беркемне дә ярата алмам, – диде төшенкелек белән. – Моннан ары яшисем килми. Агын суларга ташланыйммы, утларда яныйммы? Бу газапны кичерүдән үлем яхшырак.
Әлфия аңа ачулы күзләрен төбәп:
– Авызыңнан җил алсын, – диде. – Андый сүзне сөйләмә. Аллаһ сакласын! Ана, Фәрвәҗ белән очраш. Күрешеп, сөйләшеп йөре. Мин әйтте диярсең, мәхәбәттә алдануыңны җиңелрәк кичерерсең.
Әлфия аның авырга калуы турында да белсә, бәлки, башкачарак сөйләр иде. Шулай да аның сүзләре Фәйхүнәгә уңай тәэсир итте. Ул, бөгәрләнеп диварга карап яткан килеш, үз халәте турында җитди уйлар хәлгә килде: “Миңа нишләргә соң? – дип аяныч белән үз -үзенә сорау куйды ул. – Күкрәгем астында яралган баланы нишләтергә? Ирсез бала табу – бик тә оять гамәл бит. Ярый, бернигә карамый таптым ди. Шушында алып кайтыйммы? Укытучы башы белән уйнаштан бала тапты, диячәкләр. Авылда ялгызы яшәп яткан әниемә күтәреп кайтыйммы? Ул бөтен галәм алдында минем өчен оялып, сарыга сабышачак. Асылынып я суга ташланып үлсәм, әни бәгърем авыруга сабышачак я акылдан язачак. Инде бөтен күңелем белән яратып өлгергән ундүрт “кошчыгымны” ташлап китимме? Юк! Юк! Миңа бердәнбер юл – хастаханәгә, абортка. Шуннан башка юл юк. Хәвефле юл. Бала табу бәхетеннән мәхрүм калуым ихтимал. Нишләргә соң? Нишләргә?..”
Чын мәхәббәт хыянәтне, икейөзлелекне, ялганны беркайчан да гафу итми. Еллар үтү белән оныткан кебек булсаң да, вакыт-вакыт исеңә төшеп, берничә минут йөрәгең әрнеп алачак. Тәүге мәхәббәте, өмет-ышанычлары җимерелгән Фәйхүнә дә әлеге кичерешләрен, сүнмәс-сүрелмәс куз кебек, йөрәгендә гомергә йөртәчәк...
Укытучылар бүлмәсендә Харис Сәяховичның үзен генә очраткач, Фәйхүнә, тыныч булырга тырышып:
– Сезне егет кеше дип, бик нык ялгышканмын. Хатыныгыз, балагыз турында бер сүз дә әйтмәдегез, – диде.
– Сөяркәгә хатын турында әйтеп тору не обязательно, – диде Харис Сәяхович исе дә китми.
– Мин сөяркә булдыммыни сезгә?
– Шулай килеп чыга. Борчылма, – дип, Харис Сәяхович күз кысты. – Киләчәктә дә без очрашып йөрербез. Хатын бер-ике көннән китә. Аның әле бер ел укыйсы бар. – Ул, елмаеп, янә күз кысты. Аның бу гадәте Фәйхүнәгә үтә оятсызлык, мәгьнәсезлек булып күренде бүген.
– Юк, мин курчак түгел, моннан соң беркайчан да очрашмабыз, – диде кыз. Аның күзләрендә корылык, эчке бер нәфрәт чагылды.
Харис Сәяхович нидер әйтергә авызын ачкач, туктап калды. Бүлмәгә берничә укытучы килеп керде. Фәйхүнә әйтәсен әйтеп өлгерде инде.
Ул кайтырга чыкты. Ерактан ук коридор ишегенә якын гына бер ханымның басып торганын күрде. “Берәр баланың туганыдыр”, – дип уйлап алды Фәйхүнә. Килеп җитәр-җитмәстән үк:
– Исәнмесез, – дип эндәште.
– Здравствуй, – диде теге ханым русча.
Фәйхүнә аңа карап алды. Ике бите кызарыбрак тора, йөзендә бераз сипкеле бар. Чәчен егетләрчә кичтергән. Өстендә яшкелт костюм.
– Сез Әлфия белән бергә торасызмы? – дип сорады ханым.
– Әйе...
– Мин – Харис Сәяховичның хатыны. Сез минем иремә күз атасыз. Аны аздырырга тырышасыз икән...
Фәйхүнәнең болай да күңеле рәнҗүле. Әлеге ханымның сүзләре авырткан җиренә суккан кебек булды. Ачу катыш ярсу белән:
– Әйе, бик кирәк иде синең ирең миңа, – диде һәм өстәп куйды: – Эткә таяк шикелле.
Һәм Фәйхүнә коридор ишегенә таба атлап китте. Ханым шактый кычкырып:
– Әгәр минем ир белән “шаяруыңны” туктатмасаң, смотри, бу мәктәптән шампан пробкасы кебек очачаксың. Белеп куй! – диде.
Фәйхүнә бүлмәсенә кереп, йөрәге чыкрауга әрнеп: “Уф!” – диде дә караватына капланды.
***
Дәресләрдән соң Фәйхүнә, ашыгып, автобус тукталышына юнәлде. Хастаханә кичке җиде сәгатькә кадәр эшли икән, өлгерәчәк ул. Жомга көнне анда килүчеләр дә азрак ди. Бүген авырны кайчан төшертергә белешеп кайтачак ул.
Тукталышка җитәрәк берәүнең каршы килгәне күренде. Автобустан төшкәндер. Фәйхүнә үз кайгысы белән аңа игьтибар да итмәде. Аралар якынайгач кына таныды: Фәрвәҗ икән. Жылы кара кепка, кара куртка кигән, чалбары белән очлы башлы туфлие дә шул ук төстә. Килеп җитәр-җитмәстән ул киң елмаеп:
– Фәйхүнәкәй, исәнлекме? – дип, күрешергә кулын сузды.
– Фәйхүнә теләр-теләмәс кенә кулын бирде, җавапка бер сүз дә әйтмәде. Фәрвәҗ аның күзләренә карап: – Нишләп болай суырылдың? Әллә чирлисеңме? – диде.
Фәйхүнә аяк башына карашын төбәп:
– Чирлим шул, – диде.
– Әйт, Фәйхүнә, нинди чир ул?
– Сер ул, Фәрвәҗ.
– Сине күрергә дип, ашкынып кайтып киләм. Минем бер серем дә юк дияргә була. Армиягә кадәр очрашып йөргән кызым бар иде. Ул көтмәде, тормышка чыкты. Кайтканнан бирле беркемгә күзем төшкәне юк. Сине күргәч тә ошаттым. Хәзер көн-төн күңелемнән китмисең. Нинди сер ул? Нинди чир ул? Әйт, Фәйхүнә, тартынма. Бәлки ярдәм итәрмен. Монда, больницада ике туган апам врач булып эшли.
Фәйхүнә уйга калып торды: “Врач апасы “сер”не белә. Фәрвәҗгә сөйләве ихтимал. Лутчы үзем әйтим. Егет кеше “сер”не читкә чыгармас”. Әмма Харис Сәяховичны исенә төшерү белән тамагына төер килеп тыгылды. Аны көч-хәл белән йотып:
– Фәрвәҗ, икейөзле бер бәндәдән алдандым мин, – диде. – Менә авырымны төшерергә Бүребайга китеп барам. Кешегә сөйли күрмә! Сау бул! – дип, китәргә ашыкты кыз.
– Ләкин Фәрвәҗ аны кулыннан эләктереп алды.
– Тәүге баланы төшерү куркыныч икәнен беләсеңме?
– Беләм, башка чарам юк.
Ул үзенең хәлен сөйләп бирде. Егет аны якын күреп:
– Фәйхүнә, чык миңа кияүгә, – диде. – Мин сине ихлас яратам. Ә бала... – егет бераз гына елмайды, – ул бигрәк тә сиңа охшаган кыз яки малай булса, сөенеп кулга алачакмын. Һәрхәлдә, минем балам булачак. Әтисе турында аңа беркайчан да әйтмәбез. Авылда минем әти белән әни генә. Алар миңа күптән үк: “Өйлән, улым, онык белән оныкаларны күрсәк, үлсәк тә үкенмәбез”, – диләр.
Егетнең хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышуы Фәйхүнәнең күңелен йомшартты: күзләреннән ике тамчы яше бәреп чыкты.
– Рәхмәт, Фәрвәҗ! Мин сиңа тагылырга теләмим. Хуш! Китим. – Кулын егеттән тартып алырга теләде, тегесе җибәрмәде:
– Мин сине яратып, сөеп өйләнәм. Менә бүген кайткач та әти-әни белән сөйләшәм. Унбиш-егерме көннән туй ясарбыз. – Һәм Фәрвәҗ аңа каты гына эндәште: – Әйдә, кайтыр якка!
Фәйхүнә бераз тартылып барды да, егет белән кулга-кул тотынышкан килеш, янәшә атлап китте.
Эпилог
Жәйнең ямьле бер көнендә, ниһаять, Фәйхүнә баладан котылды. Сау-сәламәт, халык әйтмешли, шалкан кебек кыз бала тапты.
Фәрвәҗ, урман техникумын тәмамлап, белгечлек дипломын костюмының куен кесәсенә салып, яңа гына кайткан мәле иде. Жиңел машинада хатыны белән баласын алып кайту өчен Бүребайга җилдерде. Фәйхүнәне үтә нык сагынган иде. Ул, бала күтәреп, хастаханә коридорында күренгәч тә, көмеш тәңкәдәй балкып, каршысына барды:
– Нихәл, җаным, исәнлекме, саулыкмы?
Фәйхүнәне саклык белән кочаклап үпте. Аннан баланы кулына алып, йөзенә карады да:
– Каралы, Фәйхүнә, кызыбыз сиңа охшаган бит. Ул күзләре, кашлары, борыны – һәммәсе синеке. Мин сине яраткан шикелле яратачакмын. Ә инде әти белән әнинең, оныкаларын күреп, түбәләре түшәмгә диячәк.
– Рәхмәт, Фәрвәҗ! Мин сине дә, әти-әниебезне дә яратам.
Фәрвәҗ көлеп җибәрде:
– Әйткән идем бит: “Мине яратачаксың”, – дип.
– Әйткән идең, тик ул чакта мин беркемне дә яратмам кебек идем. Әмма тормыш сабаклары, аңлый белсәң, күп нәрсәгә күзеңне ача икән. Борынгылар хак әйткән: “Кешенең йөзенә карама, йөрәгенә кара”, – дип...
Фәйхүнә Корманайга кайтып, бераз хәл алгач, пособие юллау өчен белешмә алырга мәктәпкә барды. Харис Сәяхович бүлмәсендә үзе генә иде. Фәйхүнәне якты йөз белән каршы алып:
– Исәнме, исәнме, Фәйхүнә! Балагыз туган икән. Котлыйм! Кем исемле? – дип кызыксынды.
– Гөлчәчәк исемле. Фәрвәҗ шул исемне яратты.
Харис Сәяхович белешмәне бик тиз эшләп, кул куеп бирде дә, карашын Фәйхүнәгә төбәп:
– Шушы бүлмәдә очрашуларны онытмадыңмы? – дип ымлады.
– Онытмадым. Ләкин Фәрвәҗгә тиешлене сиңа биргәнем өчен үкенәм.
– Үкенмә, Фәйхүнә. Син бит мине яраттың.
– Яраттым. Ләкин ул кысыр ярату булды. Андый яратуның беркемгә кирәге юк. Кайгы-хәсрәттән башка кешегә нәрсә бирә ул?!
– Ә мин сине оныта алмыйм. Яратканмын икән. Әйдә, тагын очрашабыз.
Фәйхүнә, ачуы кузгалса да, тыныч булырга тырышып:
– Юк! – диде кискен генә. – Фәрвәҗгә гомер дә хыянәт итмәячәкмен. Шундый саф күңелле гүзәл кешене очратуым белән бәхетлемен. Ә хыянәтче хатыннар беркайчан да бәхетле булмый. Гөнаһларын Ходай да ярлыкамый аларның.
Харис Сәяхович Фәйхүнәне озаткач, үкенеч белән башын селкеп куйды: “Менә кемгә өйләнергә кирәк булган”. Ул авыр көрсенеп куйды.
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: