Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 март 2021, 10:15

Рәшит САБИТ. Фәйхүнәнең мәхәббәте. Хикәя (2)

..."Шулчак кемдер ишек какты. Фәйхүнә, сагаеп: “Кем анда?” – дип сорады. “Мин бу, мин,” – диде тыштагы кеше тын гына. Аны шундук тавышыннан таныды Фәйхүнә һәм ашыгып килеп ишекне ачты. Харис Сәяхович тупсаны атлап керү белән муенына асылынды кыз һәм, йөрәгеннән ташып чыккан сөю тойгысыннан нишләргә белми, аның күкрәгенә сыенып:– Яратам, яратам, – дип пышылдады"...

(Дәвамы.)
Харис Сәяхович тагы нәрсәдер әйтмәкче иде, коридорда аяк тавышы ишетелде. Жыештыручы икән, бүлмәләрне карап, тикшереп йөри. Аны күрү белән Харис Сәяхович сөйләшү темасын үзгәртте:
– Фәйхүнә Айдаровна, күргәзмә әсбапларыңны барлап, таушалган, бөкләнгән урыннарын юнәтеп, төзәтеп куй. Яңа уку елына әзер булсын!
Алар икенче катка күтәрелгәндә, Харис Сәяхович Фәйхүнәнең аркасыннан җиңелчә генә кагып алды. Кызның куанычтан башы түшәмгә дигәндәй булды. “Ул да миңа ваемсыз түгел, ул да мине ярата”, – дигән уй аның йөрәген җилкендерде.
Укытучылар бүлмәсендә күргәзмә әсбапларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнгәндә дә күңеленнән китмәде Харис Сәяхович. “Нинди хәл соң бу?” – дип аптырады кыз үз-үзенә. Училищеда укыганда әллә ничә егет артыннан йөрде. Аскар исемлесе кичәләрдән озатып куя, концертларга, театрга бергә баралар иде. Әмма аралары дуслыктан узмады. Шулай беркемне дә йөрәгенә якын алмады. Мәхәббәтнең үз вакыты буладыр, күрәсең.
***
Республика башкаласында, районнарда укытучыларның август киңәшмәсен үткәрү традициягә әйләнгән. Аны педагогик коллективлар үзенчә бер бәйрәм кебек каршы ала. Анда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге, укыту, тәрбия эшендә мөһим проблемалар турында сөйләшү белән бергә, алдынгы педагоглар хезмәтенә бүләкләр, әйтик, Русиянең, республиканың атказанган исеме, мәгариф отличнигы билгеләре бирелә. Шулай ук монда педагогларга күп кенә мәгариф оешмаларының Мактау граммоталарын, төрле номинациядә бүләкләр тапшыру – гадәти хәл.
Корманай мәктәбе укытучылары да район үзәге Бүребайга барырга мөмкин чаклы матуррак киенеп, төзәнеп килгәннәр. Иртәнге тугызынчы яртыга автобус мәктәптә булырга тиеш иде. Ни өчендер көттерә. Үзенең “Лада”сында Харис Сәяхович килеп туктады. Машинасының ачык тәрәдәсеннән башын чыгарып: “Автобус юлда, берничә минуттан монда булыр, – диде һәм көлемсерәде. – Үпкәләмәгез, ике кызыбызны – Әлфия белән Фәйхүнәне үзем белән алам. Әйдәгез, кызлар, арткы урындыкка утырыгыз. Бер иптәш мине юлда көтәргә тиеш. Ул минем янга утырыр”.
Директор машинасы белән кузгалып та китте. Авыл очында көтәргә тиешле кешесе күренмәде. Тукталып, машинадан чыгып, Харис Сәяхович карадып алды. “Ахры, берәрсенә утырып киткәндер. Бәлки йоклап калгандыр”, – дип үзалдына сөйләнде ул һәм, тагын машинасын гөрләтеп, алга җилдерде. Бер алты – җиде чакырым киткәч, Әлфия чак кына Харис Сәяховичның иңенә кагылып:
– Безнең авыл тәңгәлендә машинагызны туктатыгыз әле. Кереп, әнине күреп, күлмәгемне алыштырып чыгам, – диде.
– Ярый, Әлфия, – диде директор борылмый гына.
Машина шоссе юл белән урман эченнән бара. Фәйхүнә Харис Сәяховичның оста водитель булуына соклана, ни өчендер куанып та куя. Аның күңелендә мәхәббәт тойгысы күптән бөреләнде. Ул инде чәчкә атарга әзер.
Урманга чыккач та, киң ялан башлана. Юлның сул ягында бер илле метрлап эчтә зур булмаган авыл Әлфияләрнеке икән. Харис Сәяхович яртылаш артка борылып:
– Кайда туктыйк, Әлфия? – дип сорады.
– Авылга кереп тормагыз, читке урамның урта тәңгәлендә безнең йорт.
Машина туктагач, Әлфия йортлар ягына йөгереп китте. Харис Сәяхович кабинадан чыгып, тирә – юньгә караш ташлап:
– Бик матур авыл! Урман якында гына. Авылдың аръягында – тау тезмәләре. Таулардан аста елгамы, инешме бар. Әнә, ярлары күренә. Урманлы, таулы, елгалы авылны яратам мин, Фәйхүнә...
Фәйхүнә кабинадан ачык ишек аша:
– Безнең авыл да нәкъ шундый инде, – диде.
– Авылыгыз матур алайса.
– Матур!
– Әй, Фәйхүнә, син үзең дә бик матур шул.
Харис Сәяхович кабинага, Фәйхүнә янына кереп, аны кочаклап алды:
– Сине күрү белән ошаттым.
Фәйхүнәнең йөрәге дарслап дибеп, бөтен эчке доньясын ләззәтле ялкын биләп алды. Бу минутта тәүге яшьлек мәхәббәте чәчкә атты. Йөрәгенең иң түреннән ургып чыккан сүзләрен әйтте:
– Мин дә сине яраттым.
Харис Сәяхович күкрәгенә сыенган яшь кызны рәхәтләнеп кат-кат үпте, әмма уяулыгын да югалтмаган икән. Авыл ягыннан Әлфиянең шәп-шәп атлап килгәнен күреп, тиз генә үз урынына чыгып утырды һәм Фәйхүнәгә: “Безнең мөнәсәбәт турында беркем дә белергә тиеш түгел. Әлфия ахирәтең дә”, – дип кисәтеп куйды.
Әлфия кабинага кереп утыруга, артта мәктәп автобусы да күренде. Харис Сәяхович, дәртләнеп, машинасын зур тизлек белән куды...
Киңәшмә төгәл ун сәгатьтә башланды. Районның мәгариф бүлеге начальнигы гадәттәгечә доклад белән чыгыш ясады. Фәйхүнә аны бераз тыңлагандый итте дә, күкрәгендә кайнаган куанычы татлы хыялларын уятты. “Харис Сәяхович мине ярата, ярата шул, – дип кабатлады ул. – Мин дә аны яратам, яратачакмын. Аңа тормышка чыгармын. Матур-матур балалар үстерербез. Бездән дә тату, бездән дә бәхетле гаилә булмас…”
Көтмәгәндә Әлфия Фәйхүнәнең кабыргасына төрттө: “Карале, безнең мәктәп турында сөйли бит”, – дип пышылдады.
Фәйхүнә, хыялыннан арынып, докладчыга игътибарын юнәлтте. “Корманай мәктәбе соңгы елларда дәрәҗәсен нык төшерде. Укучыларның өлгереше үтә уртача. Кая элекке өлгеле мәгариф учагы? Юк ул, сүнде. Ни өчен? Житәкчелек тарафыннан таләпчәнлек җитешмәде. Мәктәптә тәртип какшады. Педагогик совет утырышлары онытканда бер үткәрелде, ата-аналар белән эш үз агышына куелды. Мондый хәл белән безнең мәгариф бүлеге килешеп яши алмый. Корманай урта мәктәбенә яңа директор тәгаенләдек. Ул энергияле яшь кеше, быел гына университет тәмамлаган егет. Харис Сәяхович Корбанов үзенә йөкләтелгән җаваплы вазифаны аклар, дип өметләнәбез”...
Докладчының “егет” сүзен ишеткәч, Фәйхүнәнең уйлары янә канатланды: “Әйе, егет шул Харис Сәяхович, минем егетем”. Куанычы эченә сыймый иде аның. Бүгенге киңәшмәдәге сүз боткасы аның кәефенә туры килми иде. Чәчәкле киң болынга барып, үзенең шатлыгын чәчәкләргә сөйлисе, ару-талу белми чырылдаган чикерткәләр, нидер көйләгән төкле турылар белән уртаклашасы килде, күктә, югарыда очкан торналарга, кыйгыр кошларга: “Мин сөям, сөячәкмен!” – дип кычкырасы килде.
Фәйхүнә, йокыдан уянгандый, башын күтәребрәк алга төбәлде. Күрше авыл мәктәбеннән урта яшьләргә җитеп барган ачык чырайлы ханымга атказанган укытучы исеме бирелүе Фәйхүнәдә соклану, “мин дә бервакыт шундый дәрәҗәгә ирешермен әле”, дигән кебегрәк тойгы уятты.
Менә Мактау граммоталарны тапшыру китте. Укытучылар бер-бер артлы бүләкләрен алып төшәләр. Корманай мәктәбен дә бөтенләй үк онытмаганнар икән. Әлфия Юмагулова тел һәм әдәбиятен укытудагы уңышлары өчен мәгариф бүлегенең Мактау граммотасына лаек булган икән. Ахирәте бүләген тотып үз урынына килеп утыргач, Фәйхүнә аны иңнәреннән кочып: “Котлыйм!” – диде шыпырт кына. “Уңган кыз шул, телен, үз халкын ихлас ярата”, – дип уйлап куйды Фәйхүнә. Ул да тырышып эшләячәк. Укытучы хезмәтен авыр, диләр. Фәйхүнәнең уенча, авыр түгел ул. Әмма мәшәкатьле. Һәр дәрескә әзерләнергә, дәфтәрләр тикшерергә, ата-аналар белән даими очрышып торырга... Кыскасы, эш муеннан. Ләкин алар Фәйхүнәне куркытмый. Тик мәхәббәте генә юлдаш булсын.
Уку җылы башланды. Фәйхүнә беренче сыйныфка ундүрт баланы кабул итеп, һәркайсысы белән танышып чыкты. Мөмкин чаклы ягымлы булырга тырышты. Аларга мәктәптәге тәртип, үз-үзеңне тоту, дәреслекләргә, укытучы абый-апаларга, өлкәннәргә мөнәсәбәт турында сөйләде. Мөлдерәп аңа карап утырган сабыйларны Фәйхүнә тәүге көннән үк үз итте. “Мин сезне үз балаларымдай яратачакмын, уңышыгызга куаначакмын, ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышырмын”, – дип уйлады. Балалар да, аны аңлагандый, Фәйхүнә Айдаровна дип түгел, берничә көннән якын күреп “апа” дип эндәшер булдылар.
Фәйхүнәнең эшләре шулай көйле генә китте. Әмма мәхәббәт мәсьәләсендә аның күңеле бик үк хуш түгел. Харис Сәяхович белән икәүдән-икәү очрашканнары юк. Дөрес, сөйгәне аны мәктәптә, кеше күрмәгәндә генә бер-ике тапкыр кочаклап, аркасыннан кагып: “Син минем йөрәгемдә”, – дип китте. Гашыйк күңелне бу гына канәгатьләндерәмени?!
Директор кеше бәсен саклый, күрәсең. Мәдәният йортына чыкмый. Яшь-җилкенчәк арасында кыланып, биеп йөрергә түбәнсенәдер инде. Абруе төшүдән шикләнәдер. Шулай уйлады Фәйхүнә.
...Әлфия янә Мәдәният йортына барырга җыенды. Шунда күзе төшкән егетне күрергә, мөнәсәбәтен җайларга тели. Ул, Фәйхүнәгә карашын төбәп:
– Барыйк инде, берүземә уңайсыз бит, – диде.
– Үзең беләсең бит, Фәрвәҗ...
– Курыкма. Озата килсә, саубуллашып кереп китәрсең. Нигә исең китә...
Фәйхүнә теләр-теләмәс кенә киенде. Яңа методик әдәбиятны карап чыгарга иде. Ахирәтең үтенгәч, нишләмәк кирәк.
Әлфия белән Фәйхүнә мәдәният йортына килеп керүгә аларны Фәрвәҗ каршы алды:
– Исәнмесез, кызлар, – диде ул, ихлас елмаеп.
– Исәнме, Фәрвәҗ, – диде Әлфия, үз күргәндәй.
Фәйхүнә Әлфиягә ышыкланыбрак бер почмакка басты. Ул ахирәтенең кулбашы аша Фәрвәҗне күздән кичерде: “Болай матур гына егет икән, кызлар карамаслык түгел. Тик минем сөйгән егетем бигрәк чибәр шул. Дәрәҗәсе дә зур. Хәер, шушы егет урынында булса да аны сөяр идем”.
Ул арада танцы башланды. Фәрвәҗ Фәйхүнәнең алдына килеп басты һәм, кулын сузып, ым бирде. Алар бер-берсенә тотынышып, зал буйлап әйләнеп киттеләр. Фәрвәҗ, техникумда бию түгәрәгенә йөреп, танцы хәрәкәтләренә ныклап өйрәнгән иде. Фәйхүнәгә аның белән җиңел һәм вальска әйләнеп йөргәндә үзенчә бер канәгатьлек кичерде.
Бу юлы да залны айкап йөртте аны Фәрвәҗ. Күпләр аларга сокланып та, аптырап та карады. Танцы азагына табан гына Фәрвәҗ сүз башлап: “Фәйхүнә, сине күрү өчен генә укуга ике көнге соңлап барам”, – диде. “Юкка дәресләреңне калдыргансың”, – диде кыз. “Барыбер сине күрүемә шатмын”, – диде егет, вальс тәмамладыр алдыннан.
Фәйхүнә ахирәтен күреп, елмаеп куйды. Үткән юлы каракай егет танцыга килмәгәч, күңелсезләнгән иде. Бүген, әнә, Әлфиягә ябышып йөри. Танцыдан соң кызны Фәйхүнә янына китереп куйды да читкә китмәде. Ике ахирәткә карап шаярткандай итте:
– Кызлар, сезгә танцы бик тә ошый, ахры.
– Сезгә ошамыймыни? – дип, Әлфия егетенә елмаеп карады.
– Ну... шушый да, тик сезгә ошаган кадәр үк түгел инде.
Көлешеп алдылар. Шулчак яңа музыка яңгырады. Каракай егет – Әлфияне, Фәрвәҗ Фәйхүнәне танцыга алып төшеп китте...
Егетләр кызларны мәдәният йортыннан озатырга чыкты. Әлфия егете белән култыклашып әкрен генә атладылар. Фәйхүнә ашыгып, алгарак китте. Фәрвәҗ аңа чак-чак ияреп:
– Нигә кабаланасың, Фәйхүнә? Мин сине тотып ашамам бит, – диде.
– Ашыгыч эшем бар, – дип алдашты Фәйхүнә.
– Иртәгә ял көне бит.
– Ә мин кич утырып эшлим. Ул бер көнлек кенә эш түгел.
Егет кызның хәйләсен сизенеп, кулыннан тотты:
– Фәйхүнә, мин синең белән җитди сөйләшергә телим. Тыңлап бет... Мин армия хезмәтеннән соң гына укырга килдем. Киләсе елда урманчы булып кайтам. Әти-әни янына. Тормышыбыз җитеш. Бөтен нәрсәбез бар. Тик минем яраткан кызым юк. Үткән атнада сине күрдем дә... бик тә ошаттым. Шунна бирле һич тә күңелемнән китмисең.
– Бик тиз, – диде Фәйхүнә һәм телен тешләде: үзе дә бит Харис Сәяховичны күрү белән “һушы китте”.
Хәер, бу – яшьлекнең аерылмас юлдашы. Уңасыңмы, туңасыңмы – ул хакта уйламыйсың – күрәсең дә капланасың.
– Әйе, бик тиз, – диде Фәрвәҗ. – Яшем җиткән, бүгеннән өйләнергә әзермен. Риза гына бул.
– Фәрвәҗ, өйләнү өчен бер якның гына яратуы җитми, икенче якныкы да кирәк бит.
– Очрашып йөрик әлегә, әкренләп яратырсың, мөгаен.
– Юк, Фәрвәҗ, миндә әлегә андый кәеф юк. Сау бул!
Алар шулай аерылышты.
***
Атнакич дәресләрдән соң Әлфия Харис Сәяхович бүлмәсенә ашыгып килеп керде. Директор кызның үтә борчылуын йөзеннән чамалап, сорый салды:
– Ни булды, Әлфия?
– Яраткан, чынында, мине карап үстергән картинәм бик каты чирләп киткән, – диде кыз, елый язып. – Әле генә мобильный аша хәбәр иттеләр. Мине иртәгә дәресләрдән азат итсәгез иде.
– Тәк-тәк, – диде директор алдында, пыяда астында яткан расписаниегә карап, – иртәгә җомга көн бит әле. Өч кенә сәгать дәресең бар. Ярый, синең урынга башка укытучыларны кертергә туры килер. Бүген үк китәсеңдер бит?
– Бүген үк. Рәхмәт, Харис Сәяхович! – диде кыз һәм килгәндәге кебек ашыгып ишеккә юнәлде.
Харис Сәяхович куанып, шапылдатып, учын учка бәреп алды. “Фәйхүнә туташ белән иркенләп күрешәбез болай булгач. Кочыклыйм, үбәм һәм...” – диде дә соңгы сүзне әйтергә тәрәзгә төшкән кояштан оялды бугай...
Бүлмәдә берүне калгач, бигрәк тә күңелсез иде Фәйхүнәгә. Харис Сәяхович белән иркенләп очраша, аңлаша алмаулары күкрәгендә сүнмәс бер куз булып тора. Кызның аны күрәсе, күңеле булганчы сөясе, сөеләсе килә. Бер китап алып, укырга тырышып карады. Юк, берни башка керми, йөрәк түрендә – ул гына, китми дә, югалмый да. Башка берни белән мавыгыр хәл юк. Инде ярты төн җитеп килә, йокы да алмый, ичмасам.
Шулчак кемдер ишек какты. Фәйхүнә, сагаеп: “Кем анда?” – дип сорады. “Мин бу, мин,” – диде тыштагы кеше тын гына. Аны шундук тавышыннан таныды Фәйхүнә һәм ашыгып килеп ишекне ачты. Харис Сәяхович тупсаны атлап керү белән муенына асылынды кыз һәм, йөрәгеннән ташып чыккан сөю тойгысыннан нишләргә белми, аның күкрәгенә сыенып:
– Яратам, яратам, – дип пышылдады.
– Мин дә сине яратам, – диде Харис Сәяхович һәм кызны күтәреп алды да, сул яктагы тимер караватка салып, үбә башлады. Иреннәреннән генә түгел, муененнан, күкрәгеннән, күкрәгендәге йомрыларыннан. Фәйхүнәнең колагына туң күңелне дә уятырлык ягымлы сүзләр агылды: “Жаныкаем, нинди чибәрсең син! Дөньяда бүген синнән дә чибәррәк кыз юктыр. Минем өчен. Яраттым үзеңне, гүзәлем, назлыкаем...
Бу үбүләр, назлы да, иркә дә сүзләр Фәйхүнәнең күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәтте. Ул йомшарды. Аңарда Харис Сәяховичка каршы торырдай көч юк иде инде. Алай гына түгел, тыны белән тартып алырдай булып аны үзе теләде. Ул аңа чиксез ышана, кияүгә чыгачак аңа, гомерлек юлдашы булачак. Йөрәккә үтмәле сүзләр сөйләп, Фәйхүнәне тынычландырды Харис Сәяхович. Хәер, кыз артык борчылмады да. Төн уртасы узгач, Харис Сәяхович: “Иртүк юлга чыгам, авылга әти-әни янына кайтып киләм,” – дип, китү ягын карады. Фәйхүнә аны озаткач, озак кына йоклый алмый уйланып ятты.
***
…Атнага якын инде Фәйхүнә сөйгәне белән очрашканы юк. Дөрес, мәктәптә аны күрә, тик ул сизелер-сизелмәс елмаеп күз кысудан, кешеләр юкта йөрәккә ятышлы берничә сүз әйтеп китүдән узмый. Ә ахирәте каракай егет белән ике-өч көн саен очрашып тора. Беркөнне мактангандай сөйләнеп торды әле: “Минем Аскарым, Яңа елга өйләнешербез, ди. Ярата шул мине. Колхозда техника буенча бригадир булып эшли ул. Машиналар үз кулыбызда булачак, ди. Менә дигән йорт салырбыз! Бәхетле яшәрбез, Әлфия, ди”.
Фәйхүнә аңардан әзрәк көнләшеп куйды. Ул да мактаныр иде – Харисы директор шул. “Ике арадагы мөнәсәбәтне берәү дә белергә тиеш түгел, – дип кисәтте. – Югыйсә, укытучылар, авыл кешеләре арасында гайбәт таралыр”, – ди. Анысы да дөрес инде. Гайбәт чыгып, арабызны бутаулары мөмкин”.
Ниһаять, Харис Сәяхович коридорда Фәйхүнәне очратып, кеше-фәлән юкмы дип, тирә-юньгә карап алгач:
– Мәктәптән укытучылар, җыештыручылар кайтып беткәч, минем кабинетка кил. Шунда очрашыйк, – диде шыпырт кына.
– Ярый, – дип, баш какты Фәйхүнә.
Күңеле күтәрелде кызның. “Сөйгәнем әти-әни янына кайтып килде. Бәлки өйләнү турында сүз кузгаткандыр әле”, – дип уйлады ул.
Фәйхүнә кайтып кергәндә, Әлфия ашау-эчү хәстәренә керешкән иде. Ул да, тиз генә чишенеп, ахирәтенә ярдәмгә кушылды.
Кыздырылган бәрәңге, ак май белән икмәк ашап, сөтле чәй эчкәч, кызларның доньялары бөтәйде. Әлфия дәрес әзерләргә утырды, ә Фәйхүнә бераз гына бизәнеп-төзәнеп алды, яраткан зәңгәр күлмәген, җылы кофтасын киде.
– Кая, берәр җиргә барасыңмыни? – дип сорады Әлфия.
Фәйхүнә, теләр-теләмәс кенә:
– Йөреп киләм әле, – диде.
Ул чыгып китте, Әлфия дәрес әзерләвен дәвам итте. Күпмедер утыргач, “Грамматика” китабының юклыгын шәйләде. Китаплары арасыннан эзләде, сумкасын актарды – юк. Шунда исенә төште: дәрестән чыккач, “Грамматика” белән план дәфтәрен Укытучылар бүлмәсенең тәрәзә төбенә куеп торган иде бит. “Кая, барып алыйм инде”, – дип торып китте. Аягына артсыз тапочкасын эләктереп, мәктәпкә юнәлде. Укытучылар бүлмәсеннән китап белән дәфтәрен алып, коридордан директор бүлмәсе яныннан үткәндә шыпырт кына сөйләшкән тавыш ишеткәндәй булды. Ипләп кенә ишеген тартып карады – бикле. “Әһә, эчтә кешеләр бар. Болай бикләнеп, ни кылалар икән?” Әлфия ишеккә колагын куйды, күңелендәге ниндидер серне ачу теләгенә каршы тора алмады. “Бәрәкәт, монда Харис Сәяхович белән Фәйхүнә бит, – дип гаҗәпләнде ул эченнән. – Тукта, нәрсә сөйләшәләр икән?”
Харис Сәяхович: “Бик ошаттым мин сине, җаныкаем. Синең кебек чибәр берәү дә юк монда".
Фәйхүнә: “Мин сине йөрәгемнең иң кайнар тойгылары белән яратам. Моңа кадәр беркемне дә болай яратканым юк иде. Дөрес, үсмер чагымда бер малайны якын күреп йөрдем. Әмма аның белән очрашмадым. Бераздан аны оныттым. Сиңа булган хис – тойгыларым яшьлегемнең җуелмас бизәге булачак. Бәлки, безгә кешеләрдән курыкмаска, ачыктан-ачык очрашып йөрергә кирәктер”.
Харис Сәяхович: “Юк-юк, что син, ни в коем случае... Безнең очрашып йөрүбезне беркем белмәскә тиеш, җаныкаем”.
Фәйхүнә: “Кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Ярый, синеңчә булсын”.
Харис Сәяхович: “Күп сүз китапка яхшы. Әйдә очрашуыбызның рәхәтен күрик, җаныкаем”.
“Үбешәләр ахры, – дип уйлады Әлфия. Чыннан да беравык тавышлары тынып торды. Аннан директор бүлмәсенең уң кулдагы диваны шыгыр-шыгыр килә башлагач, кыз чак кычкырып җибәрмәде, авызын учы белән ябып, песи кебек басып, ишек төбеннән китте.
***
Әлфиянең картинәсе авыр хәлдә булганлыктан, атна саен кайтып йөрде. Картинәсен ярата иде ул. Асылда, Әлфияне ул карап үстерде. Әнисе авылда бердәнбер дәвалаучы – фельшер буларак, үз эшеннән, дөнья хәстәреннән бушамады. Әтисе, механизатор кеше, көн-төн кырда, кышын мастерскойда булды. Балаларны элекке укытучы – картәниләре тәрбияләде. Әлфиянең педагог һөнәрен сайлавы да күпмедер дәрәҗәдә аңа бәйле...
Ял көннәрендә аның бүлмәдә булмавы Фәйхүнә белән Харис Сәяховичка кулай гына иде. Алар кавышып тордылар. Еш елаттылар бүлмәдәге тимер караватны.
Харис Сәяхович үзенең үткән тормышы, бүгенге эше, уй-хыяллары турында ачылып сөйләп бармый. Өйләнү, тормыш кору турында бөтенләй ләм-мим. Әмма мәхәббәт сүзләре, назлаулары белән җаныңа үтеп керә. Фәйхүнә, ничек кенә булмасын, аны өзелеп сөя һәм үзен бәхетле саный. Мәктәптә дә эшләре уңай бара. Үзенең “кошчыкларын” көннән-көн ярата төшә. Ата-аналар белән дә танышып, бәләкәй дусларының физик һәм рухи үсешләре турында хәстәрлек күрә...
Ә беркөнне Фәйхүнә дәресләрлән соң үзен начар хис итте. Температурасы күтәрелгән кебек, башы авырта, күңеле болганып тора. Октябрь уртасы, салкын җил исә, күктә соры болытлар өерелә. “Суык тигәндер, ахры, мәктәпкә юка киенеп бардым бит”, – дип, участок хастаханәсенә кереп чыгарга булды.
Аны урта яшьләрдәге, ап-ак халатыдай ак йөзле, зәңгәр күзле ханым кабул итеп, температурасын, кан басымын тикшерде, үпкәсен, йөрәген тыңлады, яткырып, корсагының төрле урыннарына баскылап карады. Фәйхүнә торып, үзен тәртипкә китергәч:
– Сиңа бераз суык тигән. Ләкин көйсезлекнең төп сәбәбе ул гына түгел, син авырлысың, – диде.
Фәйхүнәне аяз көнне яшен суктымыни, телсез калды. Врач аңа ниндидер дарулар язып бирде, киңәшләр әйтте. Кыз аны тыңларлык хәлдә түгел иде. Ашыгып, бер сүз әйтми чыгып китте. Табибә ханым, аптырап, башын чайкап куйды да: “Шушы яшь кенә укытучыны Фәрвәҗ озатып йөри, дигәннәр иде. Кара син аны, шул арада орлыгын салып та өлгергән. Хәзерге яшьләрне аңламассың”, – дип, үзалдына сөйләнде.
***
Әлфия, вакытын чамалап, олы юлга, тукталышка чыкты. Озакламады, Бүребайдан рейс автобусы килеп туктады. Ике яклы ишек шыгырдап ачылу белән кыз салонга үтте; буш урыннарны карап, эчкә бакты. Шулчак аның күзенә яшь баланы кочаклап алдына утырткан таныш йөз чалынды. Аня исемле урыс кызы иде ул. Әйе, Әлфия соңгы ел укыгандагы таныш кыз. Хәзер, әнә, бала анасы булган. Тулай торакта күрше бүлмәдә яшәгәч, еш очрашалар, сөйләшкән чаклары да булды. Аня аны шундук таныды; елмаеп, янындагы буш урынга күрсәтте. Әлфия килеп утыру белән:
– Нихәл, исәнме, Аня? – дип сәлам бирде.
– Слава Богу, исән-саубыз, – диде Аня.
– Нинди язмыш белән безнең якларга килеп чыктыгыз?
– Бу якта туганнарыбыз бар. – Шулчак баласы, тынгысызланып, ыңгыраша башлагач, Аня иелеп аны тынычландырды да: – Әлфия, үзеңнең эшләр ничек соң? Укытасыңмы? – дип сорады.
– Корманай мәктәбендә әдәбият укытам.
– Мәктәптә хәлләр ничек соң?
– Әйбәт. Яңа директорыбыз – яшь егет. Тырыша.
– Өйләнмәгәнмени?
– Өйләнмәгән. Бик чибәр. Күз атучылар бар үзенә. Минем белән бергә яшәгән яшь укытучы аны ярата ... да бугай.
– Очрашып йөриләрмени? – дип сорады Аня.
Аңа карап, йөзенең үзгәреп китүен шәйләде Әлфия. Үзенең артыгын ычкындыруын, Аня белән Харис Сәяхович арасында ниндидер бәйләнеш булу ихтималын сизенеп:
– Очрашуларын күргәнем юк. Без ул укытучы белән бер бүлмәдә яшибез. Болай берни дә сөйләми. Тик мин аларның бер-берсенә симпатия белән карауларын тоям, – диде.
Аня шуннан соң тынычланды бугай. Ул Әлфиягә карап елмайгандый итте:
– Харис Сәяхович минем ирем бит.
– Шулаймыни?.. – Әлфиянең күзе дүрт булды. – Син минем сүзләрне Харис Сәяховичка әйтә күрмә инде.
– Борчылма, – диде Аня һәм баласын күтәреп, селкеткеләп йоклатырга тырышты.
“Әл дә артыгын ычкындырмадым. Бәлагә калыр идем югыйсә, – дип уйлады Әлфия һәм Фәйхүнә өчен йөрәге әрнеп куйды. – Тәүге олы мәхәббәте җимерелде инде болай булгач. Ничек кичерер бу хәлне. И Аллакаем...”
Автобус Корманай тәңгәленә килеп туктагач, Аняны алдан үткәрде, үзе арттарак калды. Харис Сәяхович машинасы белән каршы алырга килгән икән. Шунда ук ул Аняга автобустан төшәргә булышты, аны кочаклап үбеп: “Кадерлем, ару гына килеп җиттегезме? – дигәч, баланы кулына алды. – Нигә мине көтмәдегез? “Эшем беткәч тә машинам белән барып алырмын”, – дип звонить иттем бит”.
“Кара ничек кәнтәйләнә, – дип эчтән генә нәфрәтләнде Әлфия. – Әйкәем, үзенең өйләнүе турында хет бер сүз чыгарса! Икейөзле бәндә икән”
Аня автомобильнең алгы урындыгына утырып, баланы кулына алгач, Харис Сәяховичка караш ташлап алды:
– Сине көтмәдек инде. “Якты күздә килеп төшик”, – дидек.
Харис Сәяхович автомобиленә үзе утырыр алдыннан Әлфияне күреп:
– Әйдә, безнең белән, – дип, машинасының арткы ишеген ачты.
Теләсә-теләмәсә дә утырырга мәҗбүр булды Әлфия. Болай мәктәпкә кадәр, күп дигәндә, бер чакрым чамасы инде. Автомобиль кузгалып киткәч, Харис Сәяхович, хатынына карамый гына:
– Аня, мин, бала белән мәшәкатьләнеп юлга чыкма; миңа дигән йортны ремонтлыйлар, әзер булгач та машинам белән кайтып алырмын, дигән идем. Нигә алай көтмәгәндә килергә булдыгыз? – дип сорады.
– Шулай килеп чыкты инде, – дип, Аня абыйсы белән җиңгәсенең үзләренең “Тойота”сында кунакка килүләрен, әти- әнисенең шатлануын, абыйсының: “Әйдә, иреңнең ничек яшәвен күреп кайт”, – дип җилдереп, Бүребайга алып килүен сөйләп бирде. – Абый авылга ук китереп куярга иде. Көтмәгәндә, хакимият башлыгы аны ашыгыч эш белән чакырып алды. Шуннан сиңа шылтыраттык. Син, соңрак киләм, дигәч, автобуска утырдык та киттек.
Алар сөйләшкән арада Әлфия: “Харис Сәяховичны безгә директор итеп җибәрергә Аняның абыйсы ярдам иткәнднер, мөгаен”, – дип уйлады һәм янә Фәйхүнәне исенә төшереп, йөрәге әрнеде.
Мәктәп тәңгәлендә машинадан төшкәч, Әлфия тагын шунысын уйлады: Харис Сәяховичның хатыны килүе турында Фәйхүнәгә әйтергәме, юкмы? Тагын бер уйлап алгач: “Юк, әйтми торыйм, бүген тыныч йокласын. Әйтсәм, төнне пошыргаланып, елап үткәрүе мөмкин. Иртәгә ишетәчәк, дөнья мәшәкате, балалар хәстәре белән җиңелрәк кичерер, мөгаен...
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: