Фәйхүнә директор бүлмәсенең ишеген кыюсыз гына ачып, эчкә үтте. Аны күрү белән каршы стена буендагы өстәл артында утырган яшь кеше ни өчендер урыныннан күтәрелде. Аның коңгырт шома йөзе, озынчарак килешле борыны, шомырттай кара күзләре кызның игътибарын шунда ук җәлеп итте. “Нинди чибәр егет”, – дип эченнән генә сокланып куйды һәм аңа карашын төбәп:
Егет тә Фәйхүнәнең күзләренә туры карап:
– Исән генәбез әле. Әйдә, якынрак килегез, – диде, каршысындагы урындыкка ымлап: – Утырыгыз. – Кыз өстәл артыннан урын алгач, үзе дә урындыгына чүкте.
– Сез безгә башлангыч сыйныф укытучысы булып килдегезме? Мәгариф бүлегеннән кичә шылтыратканнар иде.
– Әйе, – диде Фәйхүнә, – быел гына педучилище тәмамладым.
Директор шатлангандый елмайды. Айдай ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, аксыл чәчләре кулбашларына төшеп торган кызга ул да ваемсыз калмады бугай.
– Хуш! Төкле аягыгыз белән, – диде бераз гына шаярткандый. – Мәктәбебездә сезнең кебек яшь чибәр укытучыны күрергә тели идем. Әйткәндәй, танышыйк әле. Мин Харис Сәяхович булам.
– Мин – Фәйхүнә Айдар кызы.
– Исемегез җисемегез кебек күркәм, – диде директор, кызга туры карап. Аның очкын чәчеп торган күзләре Фәйхүнәнең нәкь йөрәгенә төбәлгән кебек булды, күңелен назлаучы бер хис бөтен күкрәген биләп алды. Үтә тәэсирләнү аркасындамы, кызның тавышы, ничектер тамагыннан кысылып, әкрен чыкты:
– Кайчан эш башларбыз икән?
– Иртәгәдән. Сезне фатирга урнаштырыйм әле.
Ул өстәл артыннан чыгып, торып баскан Фәйхүнәнең иңенә кулын куеп, ишеккә юнәлде. Чыккач, алар янәшә атлап киттеләр.
Харис Сәяхович Фәйхүнәне мәктәптән илле адым чамасындагы бер катлы кирпеч бинага алып килде. Аның иркен генә коридоры, берничә бүлмәсе бар икән. Директор иң беренче ишекне шакыды. “Керегез”, – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. Керүгә юантык каракай кыз каршы алды.
– Исәнме, Әлфия, – диде директор, Фәйхүнәгә күрсәтеп: – Сиңа өйдәш алып килдем. Каршы түгелсеңме?
– Нигә каршы булыйм ди. Ялгызыма күңелсез иде.
– Ярый алайса, бер-берегезгә ярдәм итеп, серләшеп яшәгез!
“Нинди итагатьле, күңелчәк егет”, – дип, сокланып уйлап куйды Фәйхүнә. Директор саубуллашып чыгып китте. Әлфия аның артыннан ук:
– Чибәр, чукынган, күзләре очкынланып тора. Быел гына университетны – БДУны
[1] тәмамлаган. Килгәненә ун-унбиш кенә көн әле, – дип таныштырды.
Фәйхүнәнең: “Өйләнгән микән?” – дип сорыйсы килсә дә тыелды, күңелендә өерелгән тойгысын сиздерүдән шикләнде. Аның урынына:
– Яшь кенә, ничек директор итеп куйдылар икән? – дип кызыксынды.
– Бүребайда, бәлки, “йонлы кулы” бардыр, – диде Әлфия. Аннан Фәйхүнәгә карап: – Бәй, нишләп һаман басып торасың? Утыр, ял ит. Хәзер чәй куеп җибәрәм, – дип, почмактагы дүрт комфоркалы электр плитәсендә утырган чәйнеккә үрелде.
Фәйхүнә бүлмә уртасында торган өстәл кырындагы ике урындыкның берсенә утырып, карашын бүлмә буйлап йөртте: “Иркен генә, монда яшәргә була, – дип уйлады. – Стенадагы сап-сары чәчкәдәге көнбагыш сурәтләре төшкән обойга карап сокланып куйды: – Матур! – Кара-каршы ике стена буена урнаштырылган ике тимер караватка күз ташлап: – Берсе, сул яктагысы минекедер. Уңдагысының җәймәсе җыерылган, Әлфиянекедер. – Ике караватның да, бигрәк тә сулдагысының, аеруча җыйнак итеп җыештырып куелганын күздән кичереп: – Мин киләсене белгәч, Харис Сәяхович хәстәрлек күргәндер, мөгаен,” – дип фикер йөртте кыз.
Ул да булмый, чәй өлгерде. Өстәл артында озак кына сөйләшеп утырдылар. Кич мәдәният йортына танцыга бардылар. Фәйхүнәнең барасы килмәгән иде – Әлфия үтенгәч, күнде инде.
Танцы залы матур гына. Идәннәре сап-сарыга буялган, стенәләр агартылган. Түшәмгә эленгән ике кәндил балкып тора. Кыскасы, зал буйлап рәхәтләнеп өерелеп, әйләнеп йөрергә була.
Яшьләр дә күп кенә. Авыл зур шул. Жомга көн булгач, шәһәрдән кайтучылар да байтактыр.
Танцы башлану белән бер егет Фәйхүнә алдына килеп басты. Уртачадан калкурак буйлы, озынчарак ачык йөзле. Танцыга төшкәч тә үзе белән таныштырды: Фәрвәҗ исемле, урман техникумында укый икән. Кичәнең азагына кадәр Фәйхүнә яныннан китмәде. Аннан Әлфия белән икесен озата килде. Күктә тулган ай елмая, җылы. Жәйнең азаккы көннәре гаҗәп матур.
Егет үзенә ышана иде, күрәсең. Элек күрше авыл балалары яшәгән мәктәп-интернатына килеп җиткәч:
– Фәйхүнә, бәлки, беразга калырсың? – диде.
Соравы дорфа яңгырады шикелле. Егет аптырап, югалып калгандай:
– “Нигә” дип ни... Сөйләшеп утырырбыз, – диде һәм: – Шундый матур кичтә, – дип өстәде.
– Рәхмәт! Бүген генә килдем, арыганмын, – диде Фәйхүнә.
Әлфия белән үзләренең әлеге интернат бүлмәсенә таба атлады. Кергәч, Фәйхүнәгә ахирәте:
– Нигә беразга калмадың? Әйбәт егет ул, – диде.
– Күңелем тартмады, – диде Фәйхүнә һәм Әлфиягә күз салды: ул ни өчендер кәефсез күренә иде.
Икенче көнне укытучылар бүлмәсендә Фәйхүнәне берничә укытучы һәм Харис Сәяхович каршы алды. Кыз: “Исәнмесез”, – диде уңайсызланып кына.
– Исәннәрбез әле, – диде Харис Сәяхович кичәге кебек һәм кулы белән Фәйхүнәгә ишарәләп: – Менә, таныш булыгыз: яңа, яшь коллегабыз Фәйхүнә Айдар кызы. Үз итегез, кирәк чакта ярдәм итегез, – диде. Фәйхүнә аңардан күзләрен ала алмады: директорның матур гына соры костюмы, ак күлмәгенә бәйләнгән аклы-каралы галстугы, уртачадан озынрак буй-сыны – һәммәсе ошый, йөрәген дәртлерәк типтерә иде. Аның күз карашын Харис Сәяхович та “тотты” һәм сизелер-сизелмәс күз кысып куйды. Фәйхүнә сак кына елмаеп җавап бирде. Бу, асылда, сүзсез аңлашу кебек иде. Укытучылар коларадо коңгызы турында кызып-кызып сөйләшү аркасында аларга игътибар да итмәделәр.
Шулчак Харис Сәяхович: “Сез эшләячәк беренче сыйныф кабинетын күрсәтим әле үзеңә”, – дип Фәйхүнәне укытучылар бүлмәсеннән алып чыгып китте. Беренче катка төшкәч, иркен коридордагы иң төптәге бүлмә беренчеләрнеке икән.
Фәйхүнә Харис Сәяхович белән янәшә атлаганда үзен канатлыдай хис итте. Үзе дә аңлап бетермәгән куаныч биләп алды. Ул сизә: Харис Сәяхович та аны үз күрә, алай гына түгел, Фәйхүнәне канатлы иткән тойгыны ул да кичерәдер...
Сыйныф кабинетына килеп кергәч, Фәйхүнә, дулкынланып:
– Нинди иркен, якты! – диде.
Көньякка караган зур тәрәдәдән кояш нуры бөркелә. Ак буяу белән тигез итеп буялган парталар бүлмәне нурландырып балкып тора. Харис Сәяхович, шуларга күрсәтеп:
– Утыз укучуга исәпләнгән болар. Тик бездә беренче сыйныфка унбишләп кенә бала килә. Авыл зур булса да, яшьләр күп түгел.
– Илдә демография мәсьәләсе кискен тора шул, – диде Фәйхүнә.
– Әйе, хәзер яшьләр бер-ике баладан артыгын тапмый. Серен беләләр, – дип, Харис Сәяхович Фәйхүнәгә елмаеп карады һәм кулын кызның иңенә куйды. – Сиңа карасам, йөрәгем әллә нишләп, күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый. Бигрәк матурсың шул, Фәйхүнә.
– Оялтасыз бит, Харис Сәяхович, – диде Фәйхүнә, бит алмалары кызарып.
– Нигә ояласың? Мин чынлап әйтәм...
[1] БДУ – Башкорт дәүләт университеты.
Рәшит Сабит (Рәшит Мәхмүт улы Сабитов) 1937 елның 27 мартында Башкортстанның Гафури районы Ялгыз Каен авылында колхозчы гаиләсендә туа. Туган авылында урта мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлагач, Стәрлетамак авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укып чыгып, Ялгыз Каен МТСында тракторчы булып эшли, урта мәктәп тәмамлый.
1957-1960 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән соң Урта Азиягә китә, бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. 1961 елда БДУның филология факультетына укырга керә, аны тәмамлап, Башкортстанның Кырмыскалы районы Сәвәли урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1968-2000нче елларда төрле редакцияләрдә эшли.
Әдәби иҗат белән ныклап кызыксынуы университетта укыган чордан ук башлана. 1980нче елда «Яшьлегем йөзе» дигән тәүге шигъри китабы дөнья күрә. Балалар өчен күп санлы шигырьләр, хикәя-повестьлар, дистәләгән китаплар авторы. Соңгы елларда, нигездә, яшьләр, өлкәннәр өчен иҗат итә.
2004-2012 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе. Русия Федерациясенең матбугат отличнигы. 1984нче елдан СССР һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.