Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 март 2021, 11:40

Фердинанд БИГАШЕВ. Чукоткада. Хикәя (3)

...Айлы, йолдызлы төн. Алда иксез-чиксез тундра җәйрәп ята. Лира ашыгып алга атлый. Әгәр егылса, туңачак. Күтәрелерлек хәле булмаячак. Алга барырга кирәк. Нәрсә булса да, алга барырга, баланы сакларга.Әнисенең сөйләгәннәрен хәтерләде. Ул геолог булган. Моннан утыз ел элек, Лирага авырлы чагында, перевал-базага кайтырга туры килгән...

(Ахыры.)
– Хәзер, Лира! – Солодухин башын какты. – Хәзер барабыз. – Ә үзе авызын тутырып ачып иснәде генә. – Сейчас! Әз генә ял итәбез дә кузгалабыз...
– Куып җитәрбез, – дип мыгырданды Самойлов. – Әгәр кире кайтсаң, безнең ориентировканы онытма – чишмә белән елга кушылган урында…
– Егетләр, әйдәгез... әйдәгез! Йокламагыз! Туңасыз бит!!! Калырга ярамый! Әйдәгез!!! – Чарасыздан яшькә төелгән Лираның чакыруын-үтенүен ишетүче, тыңлаучы булмады...
Ялгыз
…Ул китте.
Шуны гына көткән кебек, һава аязды. Вак болыт кисәкләре, гүя судагы боз кебек, эреп юк булды. Ай да чыкты, йолдызлар да күренде. Суытты. Нишлиләр икән егетләр? Өшерләр бит!
– Күтәрелегез, егетләр... Әйдәгез... әйдәгез! – әкрен генә үзалдына сөйләшеп барды Лира, үзенең битеннән елга булып яшьләре акты.
Егетләр аны ишетәләр, әнә, аның белән бергә атлыйлар... Шулай дип саташты ул..
Айлы, йолдызлы төн. Алда иксез-чиксез тундра җәйрәп ята. Лира ашыгып алга атлый. Әгәр егылса, туңачак. Күтәрелерлек хәле булмаячак. Алга барырга кирәк. Нәрсә булса да, алга барырга, баланы сакларга.
Әнисенең сөйләгәннәрен хәтерләде. Ул геолог булган. Моннан утыз ел элек, Лирага авырлы чагында, перевал-базага кайтырга туры килгән. Полевой сезон беткән вакыт. Ул да шулай ук тарткалап, дәртләндереп алып кайткан иптәшләрен. Лираны юлда табып ятасы килмәгән. Әзме-күпме уңайлыклары булган базага барып җитәргә тырышкан. Көчле хатын булган Лираның әнисе.
Лира һаман үзен тегендә, привалда, иптәшләре янында, дип хис итте. Менә ул аларны юлга чыгарга кыстый. Менә үгетли дә, җыенып, бөтенесе дә юлга чыгалар.
– Әйдәгез... Әйдәгез.... Егетләр...
Төн, ай, йолдызлар. Лира актыккы көчен җыеп атлый. Бирешмәскә! Егылмаска! Йокыга талмаска! Алга, бары тик алга!
Лира йомшак мүк белән капланган, эре чуерташка охшаган түмгәккә басканын сизми дә калды. Аягы шуып китте дә чапылдап сулы чокырга чумды. Ул егылды, сүгенеп җибәрде. Итегенә су тулды. Калтыраган аяклары тотмый башлады. Ятып йоклыйсы килде. Мылтыкны ташлады. Башкача аны күтәреп барырга көче юк. Искереп беткән косметика, юк-бар тулы сумкасын да калдырды. Факториягә барып җиткәч, яңаны алыр әле.
Әллә егетләр янына кире барыргамы? Ләкин аның карынында баласы бар. Баланы сакларга кирәк. Кире привалага бару, димәк, вакытны югалту, һәлак булу дигән сүз. Ул баласын, бәгырь итен саклау, яшәтү, дәһшәтле әҗәл кулына бирмәү өчен бөтенесен дә эшләячәк, ул бирешмәячәк!
Ул ире турында уйлап куйды. Менә ул Лираның газапланулары турында бернәрсә дә белми, ә ул тырышып, аның баласын күтәреп йөри... Шулай килеп чыкты: ире бүтән партиягә эләкте. Аның да мәшәкатьләре күптер. Эшсез ята торган кеше түгел. Инде башкача аерым йөрмәсләр.
Бу уйлар аны тынычландырды. Ул иренең якынлыгын, гүя тын алышының кайнарлыгын тойды. Терсәккә терсәк бергә атлаганын сизде.
Кайчак менә адаштым, менә юл тапмам дип, шик-шөһбәгә батты. Ләкин елга әнә янәшәдә генә, димәк Лира дөрес бара...
***
...Иртән сакчы ир балок-йокы йортының күтәрмәсенә чыкса, иң астагы баскычка башын салып яткан бер хатынны күрде. Үзе ыңграшкан да кебек. Сакчы аны таныды – Лира Максютова, аш пешерүче, исемсез елгадагы геология-разведка партиясеннән.
Култыклап, хатынны балок эченә алып керделәр. Лира бераздан һушына килде. Чәй эчкәч, җылынгач, вакыт юкка уза, дип, ашыга башлады. Егетләр көтә, дип, вертолетка утырып, юл күрсәтергә очып китте.
Ирләрнең һәркайсы үз капчыгында тыныч кына ята иде... Йокы капчыклары һәм киемнәре бозга әверелгән. Битләренә төшкән сирәк-мирәк кар бөртекләре эреми, мәңгелек йокыга талган йөзләрне ак элпә сыман каплый бара...
Озакламый Лира жиде айлык кыз тапты. Теремек, алсу йөзле, нәни генә гүзәл кыз бала...
Фото: Pixabay.
Читайте нас: