Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 март 2021, 11:15

Фердинанд БИГАШЕВ. Чукоткада. Хикәя (2)

– Коля, йокларга уйлама да! – дип эткәләде аны Лира. – Йокы вакытында туңып үлүең мөмкин. Сизми дә каласың. Туңар алдында кеше бигрәк тәмле йоклап китә, диләр. Матур төшләр күрә... Коля, йоклама, – дип төрткәләде аны Лира тагын.Ирләрнең берсенең дә тамак ялгыйсы килми иде. Кем ничек ауган, шул килеш йокыга да талдылар.

(Дәвамы.)
Биш айлык иде инде авыры. Һәм яшь хатын, баласын югалтмас өчен бар көчен салды. Ничек кенә авыр булмасын, баланы сакларга һәм исән-сау табарга – шундый сүз бирде ул үз-үзенә. Моның өчен бөтен чарасын күрде. Янында беркем дә юк чакта, нәние белән “бәләкәем”, “матурым” дип шым гына сөйләшеп тә ала ул.
Кружкадагы су кайнап чыкты. Беренче бәләкәй йотым Бурундуковка тәтеде. Йотым дип әйтерлек тә түугел. Кайнар куе чәй иреннәрне чылатып, авызны яндырып, бөрештереп кенә алды.
Шунан кружка Валяевка күчте. Юучы Петро Харченко, чираты житкәч, кружканы алды да, тәүдә, кулында авырлыгын үлчәгән кебек тотып торды. Эчүе белән түгел, кружканы кулында тотуы белән ләззәтләнде ул. Чәпелдәп, бәләкәй генә йотым ясады да, кружканы яңадан Колька Бурундуковка бирде. Колька, учакка “утын” өстәп, суынып өлгергән чефирны яңадан җылыта башлады
– Солодухин авыр гәүдәсен күтәреп, аякларына басканчы, Лира мылтыкны ялт итеп алган да – бах аюга! – Коля Лира турында һаман сөйләп туя алмый иде.
Шигъри исемле бу татар кызына бүген бөтенесе дә бүтән күзләр белән карыйлар иде. Улмы дисәң – ул. Ул түгелдер дисәң, ул да түгелдер кебек. Күбесе “миннән булмас иде” дип уйлады.
Чефир эчкәләп, электән булган вакыйгаләрне искә төшерделәр. Шуңа охшашрак вакыйга былтыр Төмән ягында булган иде.
– Аны Петро сөйләсен. Ул булды анда былтыр, – диде Солодухин, сүзгә кушылып.
– Ханты-Мансый тайгасында булды бу хәл,– дип башлады тыңлаучан, эшчән, кылыйрак күзле Владивосток “мужигы” Петро Харченко. Аның турында болай әйтәләр иде: каравын кыек караса да, күрүен туры күрә.
– Вертолетта тайгага килеп життек, геологларны алмаштырырга. Безнең смена. Һавадан карыйбыз – палатка өстендә аю утыра. Бу нәрсә, дип уйлыйбыз. Хуҗалары күренми. Күрәсең, аю тегеләр йоклаганда палаткаларын аударган да, тегеләрне таптаган. Без җиргә кунып тормадык, кире базага аучылар артыннан киттек. – Петро кружкадан бер йотым уртлап, кружканы кире куйды. – Кире очып килдек ике аучы-хант белән. Аю шунда, палатка өстендә без киткәндәгечә утыра. Табышын саклый. Вертолетны лагердән ераграк куйдык, таештабан качып өлгермәсен өчен. Аучылар тәмам якынайды, ә аю палатка өстендә. Кан исенә исергән, күрәсең. Кешеләрне күреп, арт аякларына басты да, каршы килә башлады. Хантлар куркаклардан түгел. Моңа караганда гаяррәкләрен күргәәннәре дә бар. Ярты адым да артка чикмәделәр. Атып ектылар аюны.
– Ә геологлар кайда булган?
– Өчесе дә палаткадалар иде. Ике ир, бер хатын. Күрәсең, палаткадан чыга алмаганнар. Аю аларны таптап изгән. Аңлы рәвештә эшләгән бу эшне. Кеше ашаучы аю булган бу. Андый аюның баш төзелеше икенчерәк була, ияге алгарак чыккан була. Белмим, дөрестерме, юктырмы, безгә шулай диделәр.
– Аюның итен нишләттеләр? Соңынннан базага алып киттеләрме? –дип сорап куйды Санька Валяев.
– Түшкәсенең өстенә биек итеп агач өеп, көне буе яндырдылар...
– Шулкадәр итне күккә очыру кызганыч булмадымы аларга? – Һәрвакыт ач, һәрвакыт кулына нәрсә генә эләксә дә ашарга әзер торган Валяев шаккатты. – Үзләренә истәлеккә тиресен дә калдырмадылармы?
– Юк! Алар аюны яндырмадылар, ә аның эчендә утырган яман көчне, тәртип бозган яман җанны яндырдылар.
– Әгәр ул аюның итен ашасалар, алар үзләре дә кеше ашаучыларга әверелер иде, – дип, нәтиҗә ясады аңлатты Самойлов.
– Яндырганнар, димәк, дөрес эшләгәннәр! Димәк, хантлар әхлакый чиста халык... – дип, көтмәгәндә әйтеп куйды Солодухин, түмәрдән күтәрелеп.
Лира Максютова да үзе турында искә төшерде:
– Ә без түшкә белән нәрсә эшлибез?
Ул әңгәмәгә катнашмыйча, тыйнак кына тыңлап тора иде. “Кухня хуҗасының”, әлбәттә, итне нишләтәчәкләрен беләсе килә иде. Кайту вакыты да якынлаша. Тозлап куярлармы?
– Колька Бурундуков! Петро! Костер ягыгыз! – дип боерды, көтмәгәндә, Солодухин.
– Нигә? – дип аптырады Лира – Мич янып тора бит!
– Ягыгыз, мужики! Зу-у-ур итеп учак ягыгыз! – Солодухин беркемне дә тыңламады.
Дисциплина яраткан Петро бөтенесен дә начальник кушканча эшләде. Көн буе яндырдылар кеше ашаучы аюны. Тиресен дә истәлеккә калдырмадылар.
Факториягә
Радиограмма алдылар: иртәгә көн бүгенге кебек начар булачак. Гомумән, прогноз куанычлы түгел иде. Атна буена көчле җил, яңгырлы кар көтелә. Кышның болай иртә килгәне юк иде бу якларга. Вертолет та озак булмаячак. Үз көчләренә генә таянырга кала.
Планда каралган эшләр тәмамланды. Эшсез утыруда мәгънә юк. Базадан Факториягә җәяү кайтырга рөхсәт сорадылар. Фактория – елга буенда урнашкан йөк базасы. Анда яр өстендә "балок" дип аталган берничә йорт тора. Балок-ашханә, балок-хуҗалык балогы, балок-йокы йорты. Факториягә тракторлар белән корамаллар, азык-төлек алып китереп бушаталар да соңыннан вертолетлар беләнме, елга буйлапмы, тиешле урынына җиткерәләр. Элек анда “Фактория” исемле балок-кибет тә бар иде. Җирле аучылардан кыйммәтле җәнлек тиреләрен шул кибет аша сатып алалар иде. Аучыларга исә күкерт, ядрә, ау кирәк-яраклары, азык-төлек, хуҗалык әйберләре сатыла иде. Кибет ябылды, әмма перевал-базаны гадәт буенча, Фактория дип йөртәләр.
Факториягә кайтырга рөхсәт булмады, ләкин отрядка үзләре теләгәнчә эшләү мөмкинлеген бирделәр. Геологлар юлга азык-төлек әзерләделәр, эш корамалларын саклауга куйдылыр. Иң азакка калган мәшәкатьне дә башкардылар: шлихт пробасын алдылар. Беләселәре килә иде: торган җирләрендә алтын-көмеш бармы, юкмы?
Отрядка бирелгән заданиедә махсус бүлек бар иде: “исемсез елга болынын бер километрга өч проба белән тикшерергә”. Борауладылар, амонит салдылар. Шартлаттылар ярны. Һәм нәрсә күрделәр дисезме?! Кыя-таш та түгел, ком-таш та, туңган балчык та түгел, ә кар! Ап-ак кар! Йөзләрчә еллар буе беркем тимәгән ап-ак кар! Геологлар лагеры җәй буе боз линзасында торган. Бер метр туфрак катламы мәңгелек бозлыкны яшергән.
Бу хәл геологлар өчен бик гаҗәп булды. Алар карны, көлеп, алтын-көмеш чыганагы дип атадылар.
– Әйтәм, учак астында җир чокырлана башлады. Ул да булса, алтын-көмешне эретә башлаган икән, – дип көлде Колька Бурундуков.
Ниһаять, азык-төлекне, йокы капчыкларын төйнәп, биш ир һәм бер хатын юлга чыктылар. Әкрен генә кар ява иде. Сай гына кичү аша чыгып, тундрага керделәр.
Факториягә адашмый барып җитәр өчен, елганы күздән югалтырга ярамый. Бүген, хәлләре бар чакта, утыз километрны үтәрләр, калган ун-унбиш километрны – иртәгә. Бер көндә көчләре җитмәс – аркаларында авыр рюкзаклар, аяк асты – түмгәк тә түмгәк, сазлык.
Юлга чыгып китәр алдыннан азаккы мәртәбә лагерь урынын әйләнеп чыктылар. Учак урыны янында уйланып тордылар. Колька Бурундуков үзенең язган шигырен укыды. Ул шундый сүзләр белән тәмамлана иде:
Хуш бул учак – якты йолдыз,
Килә алмам сиңа башка...
Коля Бурундуков ике йокы капчыгы күтәргән иде – Лираныкын да, узенекен дә, ипи һәм консервлар да аңарда. Лирадан әйбер күтәрттермәделәр. Аның кулында үзенең сумкасы гына.
Кызыл резин итек, яшел штормовка, чалбар кигән. Кара спорт башлыгы өстеннән капюшоны маңгаена кадәрле төшерелгән. Аларга күп сопкалар үтәсе бар иде, алар арасында сансыз чишмәләр, чиста сулы бәләкәй инешләр. Пыяла кебек үтә күренмәле суның төбендә чуерташлар. Бәрделәр йөзә, аккан суга каршы торып, ризык аулыйлар. Бәләкәй чишмәләр һәм елгачыклар әлеге исемсез елгага коя. Анысы – зуррагына. Ә ул инде бөтен суларны Чукотканың иң зур елгасына – Анадырьгә алып китә...
Кайбер урыннарда, сопкалар арасындагы тар тирән чокырларда кар катламы еллар буе эремәгән. Ул каткан, ташка әйләнгән. Сазлык арасындагы түмгәкләр мүк белә капланган. Анда бассың, ул таралып, аяк шуып китә.
Ун, егерме километр үттеләр. Туктамыйча бардылар да бардылар. Арыдылар, хәлдән тайдылар. Туктасалар, күтәрелә алмабыз дип, туктамадылар. Кайбер урыннарда кедр япмасы шул кадәр куе иде – хәтта атларга бирми. Җитмәсә, елның бу вакытында Чукотага хас булганча, куе юеш кар ява башлды. Һава очкан ак карлар белән тулгач, манный боткасына ошады бу, дип, чагыштыру ясады Коля Брундуков.
Яуган карга да, авырайган юеш киемнәренә дә карамыйча, алар караңгы төшкәнче бертуктаусыз алга омтылдылар. Резин итектә аяклар тирли. Ахырда, Солодухинның итеге аягын кырып, ул аксый ук башлады. Коля Бурундуковны нигәдер бизгәк тотып, калтырата башлады. Петро һәм Самойлов, хәлдән таеп, саташкан кебек баралар.
Азаккы сопканы үттеләр. Елга үзәне буенча киттеләр. Алдан Солодухин бара, аның артыннан – Лира һәм калганнар теркелди.
Соңгы привал
– Ял итәбез! – дип кычкырды Санька Валяев, елгага чишмә кушылган урынга барып җиткәч, һәм шунда ук рюкзагын салып ыргытты.
Бу урын маршрут картадасында күрсәтелгән иде. Моннан Факторияга кадәр тагын унбиш чакрым. Димәк, алар бүген утызны үттеләр. Ә ул гүя алтмыш чакрым булып тоелды.
– Привал! – дип рөхсәт итте Солодухин.
Кар, башлангандагы кебек үк, кинәт туктады. Суытып та җибәрде...
Учак кабызырга, бәдрәфкә барырга, елгадан су эчеп алырга, коры-сары капкалап алырга, аяк чолгауларын киптерергә...
Коля Бурундуков учак яндырырга теләмәде. Кедр ботакларын сындырып, җиргә түшәде дә, йокы капчыгына кереп ятты. Шунда ук йоклап та китте.
– Коля, йокларга уйлама да! – дип эткәләде аны Лира. – Йокы вакытында туңып үлүең мөмкин. Сизми дә каласың. Туңар алдында кеше бигрәк тәмле йоклап китә, диләр. Матур төшләр күрә... Коля, йоклама, – дип төрткәләде аны Лира тагын.
Ирләрнең берсенең дә тамак ялгыйсы килми иде. Кем ничек ауган, шул килеш йокыга да талдылар.
Лира монда йокларга калмаячагын белә иде. Ирләргә аптырады. Ник бөтенесе дә бирештеләр соң? Көне шундый булды микәнни? Әллә кояшта давылмы?
– Хәзер, Лира! – дип тынычландырды аны Солодухин. – Хәзер, кадерлем, хәзер барабыз! – Ә үзе йокы капчыгында ята бирде. – Хәзер менә әзрәк ял итеп алабыз да кузгалабыз.
Петро мәрткә киткәндәй тирән йокыда иде.
– Аю түшкәсен калдырасы булган! Менә аны ашар идек… – дип, капчыктан башын чыгарып көлде Санька Валяев
– Бар, Лира, Факторияга берүзең, – әллә саташа иде Солодухин, әллә үз аңында иде. – Атла әкрен генә елга буйлап. Мылтыкны ал. Без сине куып җитәрбез Безнең өчен курыкма. Туңмабыз... Без, геологлар, төрле эшне үткән халык... Куып җитәрбез... – Әйе... Куып җитәбез... – дип раслады Самойлов. – Син әкренләп атлый тор...
– Курыкма... Куып җитәрбез... – Петро да ризалыгын белдерде һәм гырлавын дәвам итте.
Лира аңлады: ул аларны күпме үгетләмәсен, йокыларыннан уята алмаячак. Нишләргә? Калырга?! Калса – һәлак булачак. Үзе дә, бала да! Өзелә Максютовлар населе. Әнә ничек тыпырчына бәләкәй кеше. Яшисе килә! Факториягә бар, әнием, ди. Атла! Атла, Лира! Балаң өчен атла!
– Тор, Коля, йоклама, – дип, ул шурфовщикны эткәләде.
Ләкин Коля гүя аңсыз кебек иде. Ул гына да түгел, калганнары да шул халәттәләр.
– Әйдәгез... Әйдәгез, – дип, илереп кычкырды Лира. – Әле берсен, әле икенчесен уятырга тырышып, битләрен уды, күкрәкләрен төйде, кулбашларын селкетте.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: