Күршесендәге дүрт ел буе буш торган йортка сентябрь азагының елак бер көнендә Зифа гаиләсе белән шәһәрдән кайтып яши башлагач, ялгызы олыгая барган Зөлхидә башта сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Авылның бу очында карчык үзе генә калды диярлек. Яшьләр күбесе авылда калмый. Үсә торалар, эш эзләп, яшәргә чара эзләп, шәһәргә китә баралар. Зөлхидәнең күршеләре, фани дөньяның бетмәс мәшәкатьләрен калдырып, бакый йортларына күчә торалар. Гомере буе үзе генә яшәгән Зөлхидә өендәге ялгызлыкка күнегүен күнекте кебек. Тирә-юньдә күршеләр булмау гына кыен. Таң атып, Ходай тагын бер көн биргәненә сөенеп күзне ачкач, кеше йөзен күрәсе, кеше сүзе ишетәсе килә. Зөлхидә көн аралаш диярлек кибеткә барып әйләнә әйләнүен, тик кибет кибет инде, терәлеп торган күрше йорты түгел.
Зифа белән ире Өршәтнең йөк машинасыннан әйбер бушатып ятуларын күреп, Зөлхидә икеләнә-икеләнә генә булса да, күршеләре янына барып күреште. Икеләнүенең сәбәбе дә бар иде шул. Зифаның моннан дүрт ел үлгән анасы Сөния белән Зөлхидә нигәдер гомере буе килешеп яши алмадылар. Бакчасына Зөлхидәнен чебеше керсә дә, Сөния ызгыша-ызгыша йөгереп чыкты. Юк-бар сәбәп өчен кызып китеп, әйтмәгән сүзен калдырмый иде мәрхүмә. Күршесенең өеп куйган саламының бер учламы үз ягына очып төшсә дә тавыш кузгата иде. Зөлхидә ике арага тавык-чебеш очып чыкмаслык итеп биек койма тоттыргач, тагын ярамады Сөниягә. “Минем ишегалдына кояш төшми, сүт коймаңны”, – дип тиргәште. Йортымны сүтеп, тынычрак җиргә күчереп салырга мәллә, дип уйланган чаклары да булмады түгел Зөлхидәнөң.
Ә Зифа күрше апасы белән әнисе арасындагы гауганы оныткан иде, ахры, Зөлхидә белән җылы гына күреште. Бәлки, үскәндә үзенең дә, әтисенең дә үзәгенә үткән, ызгышка нокта куясы килгәндер, кем белсен. Сөния кызын үзе яратмаган кешеләр белән сөйләштерү түгел, исәнләштерми дә иде. Үскәндә Зифа анасының зәһәр холыклы булуы аркасында әз ишетмәде. Авыл хатыннары, әйтерсең лә, кызның чын исемен белмиләр иде. Үскәнче аңың исеме “Усал Сөния кызы" булды. Әнисе кызын күпме генә үзе кебек үткер, усал итеп тәрбияләргә тырышса да, холык ягыннан Зифа әтисенә, юаш, басынкы Барыйга тартым иде.
– Шәһәрдә кеше фатирында бик күп түләп торабыз бит, Зөлхидә апа. Эшләп тапкан бөтен акча диярлек шуңа китә. Ә монда менә дигән йорт буш тора. Шулай үзара килешеп, авылга кайтып яшәргә булдык. Өршәт бер айга Себергә вахтага китә. Үлмәбез әле ул кайтканчы, – дип Зифа Зөлхидәгә үз хәлләрен аңлатты. Зөлхидә, бергәләп вак-төяк әйберләрне өйгә ташыган арада, аяк астында .чуалган өч яшьлек малайга игътибар итте. Зифа белән Өршәтнең уллары Мадис үзеннән зур төенчекне сөйрәп маташа иде. Сап-салкын, дым тарткан йортка баланы алып керәсе килмичә, карчык, өегез җылынганчы, әйберләр урнаштырганчы, дип малайны үзе белән ияртеп алып чыкты. Авылга бер генә булса да яшь гаилә кайтуы кимеп барган авыл халкы өчен зур сөенеч булса, авыл очында ялгызы яшәп яткан Зөлхидә өчен күршеләре булу икеләтә шатлык иде.
Дөньяны яңа ача башлаган Мадис, кызыксынып, күрше әбисенең һәр почмагына хәтле тикшереп йөргәндә, Зелхидә җәһәт кенә коймак җиткезде, чәй яңартты. Малайдан күз яздырмаган карчык аның бетмәс-төкәнмәс “Бу нәлсә? Бу нәлсә?” – дип яудырган сорауларына җавап бирергә дә өлгерде. Әти-әнисенең бер бөртек кенә баласы булса да, малай көйсез, башка менә торган бала түгел иде. Аның йөз-килбәте белән мәрхүм дәү әтисе Барыйга тартканын күреп, Зөлхидә
торган саен гаҗәпләнә барды. Кәкре аяклары белән салмак кына атлауларына хәтле охшаган! И бу Ходайның кодрәте! Кеше үзе күптән юк, ә аңа суеп каплагандай охшаган дәвамы менә йөреп ята!
Шул арада коймак та, чәй дә өлгерде. Зөлхидә күршеләрен чакырып алды да дүртәүләп чөкердәшеп чәй эчтеләр. Аның кеше аягы сирәк баскан йорты бермәлгә җанланып, яктырып китте. Карчыкның күптән елмаю кунмаган йөзе ачылды, күзләренә нур кунды, булганы белән күршеләрен кыстап сыйлый-сыйлый, үзе туктаусыз сөйләште. Мадисны Зифа кичкырын гына кереп алды. Алар чыгып киткәч, өйдә тагын тирән тынлык урнашты. Ә Зөлхидәнең колагыннан малайның йомшак, иркә тавышы китмәде. Шушы берничә сәгать эчендә карчык тәтелдек сабыйга ияләшеп өлгерде. Матур, тулы гаилә карчыкка тагын ялгыз тормышының нинди ямьсез, шыксыз, салкын икәнлеген исенә төшерде. Йөрәгендәге җуела төшкән яралары, сулкылдап, тагын сызларга тотынды.
Тумыштан бер аягы кыскарак Зөлхидәнең дә, тормышка чыгып, гаилә корып, балалар үстереп, кешечә яшисе килмәде түгел. Тик тормыш көтәргә бик нык хатынның кулыннан килмәгән эше булмаса да, башка яктан бәхете түгәрәк булмады. Яшь чагыңда аксак, зәгыйфь кызга карамадылар. Олыгая төшкәч соратып килүче булса да, беркемгә кирәкмәгән, хәмер колларына әверелгән адәм актыклары белән бәйләнәсе килмәде. Ир назы күрмәсә күрмәде, гөнаһтан курыккан хатын җилбәзәк уйлы ирләрне үзенә якын җибәрмәде. Вакыт үтә торды, өлешенә тигән көмешенә риза булып, яши бирде Зөлхидә. Инде олыгайган көнендә алтмышны узган карчыкның ни баласы, ни оныклары юк. Ходай бирәсе сынауларны кабул итәргә әзер булса да, 3өлхидә, гомеренең соңгы сәгате сукканда ялгыз калудан курка иде.
Көзге яңгырның ишетелер-ишетелмәс моңсу җырын тыңлап, йокы алмый яткан Зөлхидә, күңелен кузгаткан Мадисны исенә алып, үзалдына елмаеп куйды. Бу хәтле булса да булыр икән! Дәү әтисенә шулчаклы охшар икән! Иреннәрен кыймылдатып сөйләшүенә хәтле Барыйга охшаган.
Күршесе Сөниянең үзен яратмавының сәбәбе Барыйда икәнлеген белә иде Зөлхидә. Барый сабыр, басынкы холыклы булса да, басылуның да бер чиге була икән шул. Бер кичне Зөлхидә үз ихатасына гомергә аяк басмаган Барыйның алпан-тилпән атлап килеп кергәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмады. Җиңел, җилбәзәк уй белән керде мәллә дигән шик-шөбһөсен бер мизгелдә таратты Барый Зөлхидәнең: “Зөлхидә, туйдым бу ызгышлы-тавышлы тормыштан. Риза булсаң, бөтенләйгә керәм. Теләсәң, күчеп китәрбез...” Зөлхидә үз колакларына ышана алмыйча, Барыйга якынрак килеп иснәп тә карады. Ап-аек ирдән артына авып китәрдәй сүзләр ишеткән хатын бер тын өнсез торды да берәгәйле итеп җавап бирде: “Барый, кеше бәхете урлап, мине бәхетле була алыр, дисенме? Сайлап алган парың. Үзең көйлә тормышыңны”, – диде дә ишекне ачып Барыйны озатты. Ә күрше капкадан чыгып килгән ирен күреп, Сөния йөгереп, керде дә бер гаепсезгә берсеннән-берсе агулы сүзләрен яудырды: “Аксак! Кеше ирен бозып ятасың! Беркем сиңа өйләнмәде, өйләнмәячәк тә! Берүзең катарсың әле картайгач!” Сөния Зөлхидә турында, ирем белән йөри, дип сүз чьгарды. Гөнаһтан курыккан иманлы хатын турындагы бу нахак сүзгә гайбәтчеләрдән башка ышанучы булмаса да, 3өлхидәнең йөрәге аз сызламады.
...Иртәгәсен, торып әз-мәз кыймылдауга Зөлхидә янына “хәл белергә” ягымлы Мадис кереп җитте. Шулай ике күрше йорт арасындагы өзелгән җепләрне кечкенә малай яңарта башлады, күзгә күренмәгән күпер төзеде. Кулына гомергә бала тотып карамаган Зөлхидәнең күңелендә аналарга, дәү әниләргә генә хас наз уянды. Соңлап булса да, Ходай карчыкның итәгенә бала утыртты, инде сүнгән өметләрен, хыялларын яңартты. ‘Кеше баласы" дигән уй Зөлхидәнең зиһененә кереп тә карамады. Өршәт еракка эшкә киткәч, Зифа, кул эше тотып, кич утырырга керде. Елашып-көлешеп үткәннәрне искә алдылар. Кешелекле кызы аша Зөлхидә үзен рәнҗеткән Сөнияне кичерә алды һәм күңелендә әйтеп бетергесез җиңеллек тойды. Карт көнендә юаныч булган шушы балалар өчен Барый һәм Сөния рухына дога кылды Зөлхидә. Иңнәрен басып торган ялгызлык, ятимлек тойгысы әллә кая чигенде. Соңгы дигән газаплы янында бер мәрхәмәтле җан булмыйча, бер ярдәмчесез калу турындагы авыр уйлар аны бүтән борчымады. Таң белән уянуга иң беренче уе “оныгы" турында булса, кич ятканда балаларын алыштырган күрше гаиләгә Ходайдан бәхет сорады.
Тиздән Зифа авылдагы башлангыч мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашты. Әнисе мәктәптә чакта Мадис Зөлхидә янында кала иде. Малай карчык янына уенчыклары белән күченеп бетте диярлек. Үз баласы булмаган Зөлхидә тәүге тапкыр бала карауның мәшәкатьле дә, татлы да тәмен тойды. Ялга кайткан Өршәт, күрше әбекәйгә дип, Себер күчтәнәчләре алып кайтты. Кемнән ишеткәндер, өч яшь ярымлык Мадис беркөнне үзенә “дәү әни” дип эндәшкәч, Зөлхидә, малайны кулларына күтәреп, бәхетеннән күкрәгенә кысты.